Структура уроков татарского языка и литературы в русскоязычных группах

Данная работа состоит из двух частей - теоретической и практической. В первой части описываются основные структурные этапы урока татарского языка в русскоязычных группах. Во второй части на примере урока в 10 классе на тему «Сәламәтлек -зур байлык» («Здоровье - большое богатство») подробно проанализированы и прокомментированы все этапы урока.Урок был проведен опираясь на коммуникативную технологию и одной из  целью было  развитие диалогической и монологической речи русскоязычных учащихся на урок...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Структура уроков татарского языка и литературы в русскоязычных группах.

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төзелеше.

Мин рус телле балалар белән эшлим һәм үземнең чыгышымда рус телле балаларга татар телен өйрәтү дәресләренең кайбер үзенчәлекләренә тукталып китәм.

Дәреснең түбәндәге структур этапларын билгелибез:

  1. Оештыру.

  2. Өй эшен сорау.

  3. Актуальләштерү.

  4. Яңа төшенчәләр формалаштыру.

  5. Ныгыту этабы.

  6. Йомгаклау. Бәяләү.

  7. Өй эше бирү.

Хәзер һәр этапта кыскача тукталып китик.

I.Оештыру.

Баланы тынычландыру, алдагы дәрестән әлеге дәрескә күчү.

Бу этапта балаларның яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен истә тотып төрле эш алымнарын кулланып була. Мәсәлән, һава торышы турында сөйләшү; мини-диалоглар, ситуатив күнегүләр куллану; балаларның хәлләрен сорашу, дежур укучы белән сөйләшү һ.б.

Укытучы түбәндәге сорауларны куллана ала:

- Бүген ничәнче число? Атнаның кайсы көне?

- Бүген көн нинди?

- Бүген көн җылымы? (Салкынмы? Җиллеме? Яңгырлымы? Кояшлымы?..)

- Синең кәефең ничек?

- Спроси у друга какое унего настроение.

- Спроси у друга не болит ли у него голова (горло, живот, рука, нога...)

- Спроси у друга сколько сегодня было уроков.

- Спроси у друга какую оценку он сегодня получил.

- Спроси у друга какая была домашняя работа һ.б

Димәк, без дәрес башында уңай психологик хәләт тудырабыз.

II. Өй эшен сорау.

Өйрәнелгән материалның ни дәрәҗәдә үзләштерелгәнен ачыклау.

Укытучы балалардан аңлашылмаган сорауларны ачыклый, материалның аңлашылмаган өлешен яңадан аңлата. Җавап биргән укучыны мактый.

III. Актуальләштерү.

Теманы үзләштерү өчен кирәкле белемнәрне искә төшерү

IV. Төп өлеш. Яңа төшенчәләр формалаштыру (дәреснең тибына бәйле).

Яңа лексика белән таныштыру (ЛКФ),

Яңа грамматик категорияләр белән таныштыру (ГКФ),

Текст өстендә эш (ЛГКК).

V. Ныгыту этабы.

Дәрестә нәрсә өйрәндек? Үзләштердек? (таблица буенча сөйләү; дәреслектән уку; ситуатив күнегүләр ярдәмендә ныгыту; тактада практик эш эшләү һ. б. күздә тотыла).

VI. Йомгаклау.

Ныгыту, йомгаклау бергә әңгәмә формасында бара. Нинди максат куйдык, нәрсәгә ирештек?(ачыклана)

Бәяләү. Билгенең 2 характеры бар: 1) объектив бәяләү.

2) стимуллаштыру (өстенлек итәргә тиеш),

һәр баланың үз "планкасы" бар. Берәүләргә билгене югарырак куябыз (стимул булсын өчен). Дәрестә һәр баланың эшчәнлеген бәяләргә кирәк, бигрәк тә кече һәм урта классларда.

VII. Өй эше бирү.

Укучыларның белем дәрәҗәләреннән чыгып, өй эшен дифференциаль бирергә кирәк. Күләме зур булырга тиеш түгел. Өй эше аңлатып бирелергә тиеш. Эшләмәстәй өй эшен бирергә ярамый.

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтүдә коммуникатив технология кулланып эшлибез. Бу технология буенча, укыту прцессын оештыруның төп механизмы булып цикллылык тора. Ягъни, билгеле бер материалны үзләштерү өчен кирәкле дәресләр саны цикл дип атала. Шуннан чыгып дәресләрнең типларын да билгелибез. Гомуми дидактика дәресләрнең 4 тибын билгели:

  • яңа төшенчәләр формалаштыру (ЛКФ, ГКФ) ;

  • ныгыту-камилләштерү (ЛКК, ГКК) ;

  • йомгаклау-кабатлау (ЛГКК) ;

  • контроль дәресләр (ДС, МС) .

Дәресләрнең структура үзенчәлекләре аларның типларына бәйле.

10 нчы сыйныфта үткәрелгән дәрестә тукталыйк.

Тема: «Сәламәтлек - зур байлык». «Зарарлы гадәтләрдән саклан» бүлегенең 1 нче дәресе.

Тип: ЛГКК

Максат:

1. Белем бирү максаты:

укучыларны «Сәламәтлек - зур байлык» хикәясенең эчтәлеге белән таныштыру.

2. Үстерү максаты:

татар сөйләмен аңлап, дөрес җавап бирү, үз фикерләрен әйтә алуга ирешү;

диалогик-монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

3. Тәрбияви максат:

спорт, сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксыну, зарарлы гадәтләргә тискәре караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Татар теле : 10 нчы сыйныф өчен дәреслек / Хәйдарова Р.З., Малафеева Р. Л.. - Казан: Мәгариф, - 39 - 41 нче битләр, мульти - медиа проекторы.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Уңай психологик хәләт тудыру. Дежур укучы белән сөйләшү.

  2. Актуальләштерү.

- Бүген без яңа бүлекне өйрәнә башлыйбыз. Аның исеме -«Зарарлы гадәтләрдән саклан».

- Нәрсә ул зарарлы гадәтләр?

- Нинди зарарлы гадәтләр була?

- Ни өчен без аларны зарарлы дип әйтәбез?

IV. Төп өлеш. Дәреснең тибы - ЛГКК. Тәкъдим ителгән текстта ("Сәламәтлек - зур байлык") таныш булмаган лексика аз, яңа грамматик категорияләр юк, шуңа күрә ГКФ, һәм ЛКФ элементларын без шул дәрес эченә керттек.

Грамматик категорияләр - инфинитив һәм исем фигыль укучыларга таныш һәм алар искә төшерү өчен бирелгәннәр.

IV. 1. Инфинитив нинди сорауларга җавап бирә?

- Исем фигыль нинди сорауларга җавап бирә? Бу сораулар ярдәмендә әлеге грамматик категорияләрне искә төшерәбез һәм таблица ярдәмендә ныгытабыз

- Бирелгән фигыльләрдән инфинитив һәм исем фигыль формаларын ясагыз:


Йөгерергә

Йөгерү

Сикерергә

Сикерү

Тартырга

Тарту

Юынырга

Юыну

Коенырга

Коену

Кызынырга

Кызыну

Чыныгырга

Чыныгу

Тартмаска

Тартмау

Эчмәскә

Эчмәү

Ашарга

Ашау

Ашамаска

Ашамау

Ясамаска

Ясамау

Сакларга

Саклау

Алга таба укучыларга күнегүләр системасы тәгъдим ителә. Алар "гадидән катлаулыга" принцибына таянып төзелә.

IV. 2. Как скажешь о том, что надо (можно, нельзя):

- купаться,

- загорать,

- закаливаться,

- бегать,

- не курить...(инфинитивның кирәк, кирәкми; ярый, ярамый хәбәрлек сүзләре белән куллануын искә төшерәбез)

IV. 3. Дәреслек, 39 нчы бит, 2 нче күнегү.

Дустыгызга сәламәт булу өчен нинди киңәшләр бирәсез?

Сез бу киңәшләр белән килешәсезме?

( Үрнәк: Иртән йөгерергә кирәк. Мин бу киңәш белән, һичшиксез, килешәм, чөнки иртән йөгерү - сәламәтлек өчен файдалы.

Тәмәке тартмаска кирәк. Мин бу киңәш белән, әлбәттә, килешәм, чөнки тәмәке тарту - сәламәтлек өчен зарарлы...)

Әлеге күнегүнең максаты - кереш сүзләрне кулланып, үз фикереңне дөрес итеп әйтә белүгә ирешү.

IV. 4. Дәреслек, 39 нчы бит, 3 нче күнегү.

Посоветуйте другу: (күнегүләр катлаулана бара, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итеп, киңәш бирергә кирәк). Җөмлә төзелешенә игътибар итәбез, инфинитивны кулланабыз: Мин сиңа иртән йөгерергә киңәш итәм.һ.б.

- бегать по утрам,

- умываться холодной водой и т.д.

IV. 5. Дәреслек, 40 нчы бит, 6 нче күнегү.

«Сәламәтлек - зур байлык» тексты белән танышу. Текст укучылар тарафыннан укыла. Бу уку методикада аналитик уку дип атала, ягъни текст алды этабы юк, яңа лексика һәм грамматика өстендә эш текст белән танышканда алып барыла.

(таныш булмаган сүзләр экранда бирелә):

Исерткеч эчемлекләр - алкогольные напитки

Булдыра - здесь: создает

Аралаштырырга - чередовать

Кыздырылган - жареный

җаваплы - здесь: в ответе

Әлеге сүзләр - пассив (рецептив) лексика, ягъни без аларны актив лексикага кертмибез, бары тик таныштырабыз гына. Пассив лексиканың күләме 20% булырга мөмкин.

Балаларның игътибарын текст алдында бирелгән сорауга юнәлдерәбез:

Сәламәт булу өчен тормышта нинди булырга кирәк?

Текст белән танышкач, аңлашылмаган сүзләрне ачыклагач, күнегүләр эшләргә керешәбез. Күнегү - дәреснең структур берәмлеге. Һәр күнегү дәрес максатына хезмәт итәргә, дәрес материалының струртур өлеше булырга тиеш, һәм күнегүләр үзара бәләнештә булырга тиеш.

Текст өстендә эшләү, диалогик, монологик сөйләм формалаштыру дәресләрендә сөйләм күнегүләре өстенлек итә.

I V. 6. Күнегүләр эшләү:

1. Найдите в тексте предложения, в которых говорится о том, что: (укырга һәм сөйләргә өйрәтү күнегүләре)

  • Каждый человек сам в ответе за свое здоровье

  • Чтобы быть здоровым нужно заниматься спортом

  • Зимний воздух полезен для здоровья

  • Нужно соблюдать режим дня, чередовать умственный и физический труд

  • Правильное питание полезно для здоровья

  • Важно правильно, по погоде одеваться

  • Для сохранения здоровья самым первым условием является воздержание от употребления алкогольных напитков и курения

2. Ике раслаудан кайсысы дөрес?(эчтәлек буенча эзләнү күнегүләре).

а) сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк;

б) сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнмәсәң дә була.

а) иртәнге зарядканы көн саен ясарга кирәк;

б) иртәнге зарядканы атнага бер тапкыр ясасаң да була.

а) сәламәтлек өчен кыздырылган, майлы ризыклар файдалы;

б) сәламәтлек өчен җиләк - җимеш файдалы.

а) җәй көне чирәмдә яланаяк йөрү файдалы;

б) кыш көне яланбаш йөрү файдалы.

а) тәмәке тарту - сәламәтлеккә зыян китерә;

б) 1 - 2 тәмәке тартуның сәламәтлек өчен зыяны юк.

а) үзеңдә зарарлы гадәтләрне булдырмаска кирәк;

б) зарарлы гадәтләр миңа комачауламый.

а) сыра - исерткеч эчемлек, ул сәламәтлек өчен зарарлы;

б) сыра - исерткеч эчемлек түгел, аның сәламәтлек өчен зыяны юк.

3. Дәреслек, 40 нчы бит, 9 нчы күнегү. Текстка нигезләнеп, бирелгән схема буенча җөмләләр төзегез, инфинитивның барлык, юклык формаларын кулланыгыз:(Текст алдында куелган сорауга җавап бирәбез)

Сәламәт булу өчен (нишләргә? нишләмәскә?) ... кирәк.

(Спорт белән шөгыльләнергә,

Иртән зарядка ясарга яки йөгерергә,

Саф һавада күбрәк йөрергә,

Кышын чаңгы-тимераякта шуарга,

Җәен коенырга, кызынырга,

Велосипедта йөрергә,

Дөрес тукланырга,

Җиләк-җимеш ашарга,

Майлы, кыздырылган ризыкларны күп ашамаска,

Ел вакытына карап, дөрес киенергә,

Тәмәке тартмаска,

Исерткеч эчемлекләр эчмәскә кирәк)

4. Посоветуй другу (алдагы күнегүнең җөмләләре буенча)

5. Как скажешь о том, что ты:

- каждый день умываешься холодной водой;

- ходишь в бассейн (на аэробику, на каток, в спортивный кружок);

- либишь плавать в бассейне (в реке, в море);

- занимаешься гимнастикой (аэробикой, шейпингом);

- твой папа (дедушка, брат) не курит;

- курение - вредная привычка;

- бегать по утрам полезно для здоровья.

6. По данному образцу убеди друга в том, что:

( Үрнәк: Сыра эчү - сәламәтлек өчен зарарлы)

- бегать по утрам полезно;

- ходить зимой без шапки вредно;

- заниматься спортом полезно;

- курение вредно;

- кататься на лыжах (коньках) полезно;

- распитие пива (алкогольных напитков) вредно

V. Ныгыту.

Бирелгән схемалар буенча диалоглар төзү. (балалар 3 рәттә утыралар. Һәр рәткә бер тема һәм схема бирелә)

1) Тема: спорт белән шөгыльләнү.

- Тәкъдим итү;

- риза булмау;

- аңлату;

- сорау бирү;

- исбатлау;

- риза булу

2) Тема: зарарлы гадәтләр.

- киңәш бирү;

- риза булмау, фикерне кире кагу;

- исбатлау;

- риза булу, килешү.

3) Тема: дөрес туклану.

- яңалык әйтү;

- гаҗәпләнү, сорау бирү;

- тулы мәгълүмат бирү;

- килешү.

VI. Йомгаклау. Нинди максат куйдык һәм нәрсәгә ирештек.(сәламәт яшәү турында, сәламәт булу өчен нишләргә кирәк икәне турында сөйләштек)

Билгеләр кую.

VII. Өй эше.

  1. Төзегән диалогларын өйрәнергә,

  2. Сәламәт яшәү кагыйдәләрен сөйләргә өйрәнергә.



© 2010-2022