Тукай безнең күңелдә

Габдулла Тукай (1886-1913) вошел в историю татарской литературы как великий поэт, заложивший основу новой национальной поэзии, как один из основоположников современного татарского языка. Творческая деятельность поэта продолжалась всего восемь лет. Он умер в возрасте 27 лет, оставив после себя свыше 10 тысяч стихотворных строк  (более 400 стихов, 9 поэм), около 50 листов прозы (350 рассказов, очерков и воспоминаний).  Тукай в своих стихах и поэмах стремился отразить культуру татарского народа, об...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тукай биографиясе - дөнья әдәбияты тарихындагы иң драматик биографияләрнең берсе. Шагыйрь узган юл озын түгел. Аның төп урыннары Кушлавыч - Кырлай - Өчиле - Казан-Уральск, яңадан Казан...

Мөхәммәтгариф улы Габдулла Тукаев элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында мулла семьясында туа. Габдулла биш айлык чакта әтисе үлә. Шуннан кулдан-кулга, авылдан-авылга. Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетелүләр..

1892 елның июнендә малай Кырлай авылына, Сәгъди абзый белән Зөһрә апа гаиләсенә килеп керә. Кырлайдагы тормышы яшь Тукайның күңлендә иң жылы истәлекләр калдыра. Соныннан ул Кырлай авылындагы яшәешен «Шүрәле» (1907) поэмасында, «Исемдә калганнар» дигән истәлекләрендә тасвирлый.

1907 елның көзендә, Тукай Казанга кайта. Ул үлемсез әсәрләренең күбесен шушында яза.

Габдулла балалык чорында байтак михнәтләр күрә, шуңа да саулыгы нык какшаган була.1910 елда ул үпкә чире белән интегә башлый. Шагыйрьнең саулыгы көннән-көн начарлана бара.

1913 елның 2 (15) апрелендә Казанның Клячкин шифаханәсенә бөек шагыйребезнең йөрәге тибүдән туктый.

Республикабызның беренче президенты Минтимер Шəрип улы Шəймиев: «Без егерменче гасырда Тукай белəн яшəдек, егерме беренче гасырда да аның белəн булырбыз. Тукай мирасы яшəгəндə, миллəтебез дə яшəр!» - диде. Әйе, аның əсəрлəре буыннан - буынга яшəп килə. Бүген дə без мəктəплəрдə аның үлемсез шигырьлəрен, əкият-поэмаларын үтəбез, тирəн уйларга салган көйлəрен, җырларын тыңлыйбыз. Белгəнебезчə, халык җырлары, көйлəре бөек шагыйребез тормышында гаять зур урын тоткан. Тукай кечкенəдəн үк үзе ишеткəн, тыңлаган җырларны, бəетлəрне җыеп, дəфтəренə язып барган. Вафатына күп еллар узгач, Г.Тукайның кулъязмалары табыла, анда 28 халык җыры теркəлгəне ачыклана. «Әллүки», «Тəфтилəү», «Туган тел» кебек җырлары шулкадəр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткəне сизелми дə. «Туган тел» җыры исə соңгы елларда аеруча еш яңгырый. Тукайның менə шул күпкырлы талантын искə алып, балаларга аны татар əдəбиятының иң якты йолдызларының берсе буларак таныту омтылышы белəн яшибез.



Тукай… Йөз меңнəрчə кешелəр зур горурлык һəм илаһи мəхəббəт белəн телгə алалар бу исемне. Халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыручы мактанычлы улларыннан берсе Габдулла Тукай еллар үткəн саен биеккəрəк күтəрелə бара, татар галəмендə халыкка хезмəт итү ягыннан аңарчы тиңдəше булмаган маяк булып балкый. Татар əдəбияты үсешенə Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткəн башка калəм иясен табуы кыен. Алай гына түгел, ул тугандаш төрки һəм Идел-Урал буйларындагы мари, удмурт, чуваш сүз сəнгатьлəренең чəчəк атуына да зур йогынты ясады. Дөресен əйткəндə, Габдулла Тукай элеккеге зур илдəге барлык халыклар өчен дə ят булмады, киресенчə, аның əсəрлəре тəрҗемə ителмəгəн, чын мəгънəсендə югары сəнгатьчə шигырьлəре яңгырамаган теллəрне табуы кыендыр. Г.Тукай татар халкын илебездə һəм дөнья күлəмендə танытуда илче хезмəтен үтəде дисəк тə, ялган булмас. Зур исəптəн караганда, Г.Тукай шагыйрь генə түгел, бəлки халкыбызның теле дə, рухы да, язмышы да. Ул чын мəгънəсендə татар халкының үз улы. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшəү көче бөркеп, туң катлауларны эретеп, күңеллəрне җылытып торучы мəңгелек кояш кебек үзенə бер илаһи көчкə ия. Әдəбият күгендə нибары җиде-сигез ел ялтырап, үз йолдызлыгын-шигъри мəктəбен булдырган остазның мирасы бай һəм күптармаклы.





Тукай безнең күңелдә



1886 - 1913



© 2010-2022