План - конспект урока татарского языка

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Иҗади биремле изложение язу

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет: укылган әдәби текстны язма формада күрсәтә алу, логик бәйләнешне саклый алу,татар теленең дөрес язу кагыйдәләрен һәм әдәби нормаларын саклау.

Предмет: предметны тасвирлаганда, детальләрнең ролен белү, план, үз тексттыңны төзи, текстка, эчтәлеккә бәйле рәвештә, исем куша белү.

Шәхси:бирелгән текстның эчтәлеген язуга кызыксыну уяту, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, рухи матурлыкны күрә, тоя белү хисе тәрбияләү.

Дәрес барышы.

І. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

дәресне оештыру.

Исәнләшү, хәл сорашу.

2. Актуальләштерү

- Укучылар , хәзер елның нинди фасылы?

Көз көне нинди бәйрәмнәр билгеләп үтелә?

Ә өлкәннә көне ул нинди бәйрәм?

Сез әби, бабайларыгызны котларга онытмадыгызмы?

Без аларны шушы бәйрәм көнне генә искә алырга тиешме?

Сез үз әби- бабайларыгызга гына ярдәм итәсезме?

Ничек ярдәм итәсез? Нәрсәләр эшлисез?

3. Уку мәсьәләсен кую

- Хәзер без сезнең белән бер текст белән танышырбыз һәм шуның буенча изложение язарбыз.

ІІ. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Укучылар, мин хәзер сезгә текстны укырмын, ә сез аның эчтәлеген аңларга тырышыгыз, аңлашылмаган сүзләрне язып барыгыз, соңыннын сүзлек өстендә эш үткәреп алырбыз.

1. Текстны беренче мәртәбә уку.

Кайбер сүзләрнең язылышына, дөрес тыныш билгеләре кую очрагына игътибар иттерү:

1) Кереш сүзләргә игътибар иттерү. Алар арасында тыныш билгеләре.

2) Сорауларга җавап бирү:

Текстта сүз кемнәр турында бара?

Вакыйга кайчан бара?

Көзге көн текстта ничек тасвирланган?

Юллар ни сәбәпле бозга әйләнгән?

Бабай кулына нәрсә тоткан?

4. Текстны икенче тапкыр уку.

5. Укучылар белән бергәләп текстка план төзү.

План:

1. Көзге көн.

2. Юллар ялтырап торган бозга әйләнде.

3. Бабайның бер кулында-кәрзин, икенче кулында таяк.

6. Иҗади бирем белән таныштыру

Укучылар,сез ничек уйлыйсыз, текст тәмамланганмы? Сез аны ничек итеп язып бетерер идегез? Текстка нинди исем бирер идегез?

1-2 укучыдан сөйләтеп карау

7. Планга 4нче пунктны өстәү (Бабайга ярдәм)

8. Бер-ике укучыдан план буенча текстның эчтәлеген сөйләтү.

7. Изложение язу.

III. Рефлексив бәяләү.

Текст миңа .....

Текст безне.......өйрәтә.


© 2010-2022