• Преподавателю
  • Иностранные языки
  • Конспект урока по татарской литературе в 8 классе для русскоязычных учащихся по теме К. Даянның “Өзелгән чәчәкләр “ әсәре, 1 нче бүлек

Конспект урока по татарской литературе в 8 классе для русскоязычных учащихся по теме К. Даянның “Өзелгән чәчәкләр “ әсәре, 1 нче бүлек

Раздел Иностранные языки
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Коммуникатив укыту технологиясе буенча дәрес эшкәртмәсе.

8нче сыйныф

Төзүче: Насыйбуллина Дифинур Фәвәзис кызы,

Түбән Кама шәһәре

8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.



Дәрес төре: татар әдәбияты

Дәрес темасы: К. Даянның "Өзелгән чәчәкләр " әсәре, 1 нче бүлек.

Дәрес тибы: ЛГКК

Дәреснең максатлары:

  • алдагы дәрестә өйрәнгән лексик берәмлекләрне ( шәһәр бакчасы, чәчәк түтәле, эскәмия, хуш ис, ис килә, өзеп алды, хәсрәт) белү һәм аларны сөйләмдә актив куллану;

  • үзең һәм яшьтәшләрең эшли торган яхшы һәм начар гамәлләр турында фикер йөртә, үз фикереңне әйтә белү;

  • башка кешеләр тудырган матурлыкка соклану хисләреңне белдерергә өйрәнү;

  • укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, сөйләм үрнәкләре оештыра белү;

  • коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләреңне эзлекле итеп белдерә алу

Дәресне җиһазлау: дәреслек, 96-97 нче бит, слайдлар

Дәрес барышы.

  1. Дәрескә оештыру, уңай эмоциональ халәт булдыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез , укытучы апа!

- Хәерле көн сезгә!

- Сезгә дә хәерле көн!

- Бер-берегезнең кәефен сорашып алыгыз. (Укытучы үзе дә 2-3 укучының кәефен сорый).

II . Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү, яңа материалны кабул итүгә әзерлек.

  1. Электрон тактадагы рәсемнәр белән эш (1нче слайд).

  • Бүген дәрестә яхшы эшләү өчен, узган дәрестә өйрәнгән сүзләрне һәм сүзтезмәләрне искә төшерергә кирәк.

Конспект урока по татарской литературе в 8 классе для русскоязычных учащихся по теме К. Даянның “Өзелгән чәчәкләр “ әсәре, 1 нче бүлекКонспект урока по татарской литературе в 8 классе для русскоязычных учащихся по теме К. Даянның “Өзелгән чәчәкләр “ әсәре, 1 нче бүлекКонспект урока по татарской литературе в 8 классе для русскоязычных учащихся по теме К. Даянның “Өзелгән чәчәкләр “ әсәре, 1 нче бүлек

шәһәр бакчасы яшел эскәмия чәчәк түтәле

  • Как изменятся эти словосочетания, если они будут отвечать на вопрос кайда?

  • Хуш ис, ис килә, тәмле ис аңкый, өзеп алды, беркем дә, хәсрәт - тәрҗемә итү

  1. Ситуатив күнегүләр.

  • Скажите, есть ли в нашем городе городской парк? Где он находится?

  • Предложи другу после уроков сходить в городской сад.

  • Расскажи,что есть в городском саду .

  • Интересуйся у друга, бывает ли он в городском саду.

  • Обрати внимание друга на цветочную клумбу.

  • На клумбе растут красивые цветы. Вырази свое восхищение.

  • Поинтересуйся у одноклассника, какие цветы ему нравятся?

  • Скажи маме, что эти цветы очень вкусно пахнут.

  • Сообщи маме , что сестренка сорвала с клумбы 3 цветка.

  • Покажи другу скамейку возле клумбы, предложи туда присесть.

  • Друг ждет тебя около зеленой скамейки. Как он скажет тебе об этом по телефону?

  • Пригласи друга в ваш сад, скажи ему, что здесь никого нет.

  1. Ситуация буенча диалоглар төзү.

Конспект урока по татарской литературе в 8 классе для русскоязычных учащихся по теме К. Даянның “Өзелгән чәчәкләр “ әсәре, 1 нче бүлек-Вы пришли домой. На столе в вазе очень красивые цветы. Узнайте, кому они, выразите свое восхищение. Не забудьте выразить свои эмоции (Укучылар парларда эшлиләр, җавап бирәләр).

4. Рәсемнәр белән эш.

- Төркемнәрдә фикер алышыгыз, һәм әйтегез, кайсы чәчәкләр матуррак? Ни өчен?

Конспект урока по татарской литературе в 8 классе для русскоязычных учащихся по теме К. Даянның “Өзелгән чәчәкләр “ әсәре, 1 нче бүлекКонспект урока по татарской литературе в 8 классе для русскоязычных учащихся по теме К. Даянның “Өзелгән чәчәкләр “ әсәре, 1 нче бүлек

  • Минемчә, розалар бик матур, чөнки алар түтәлдә үсәләр. Розаларны карыйлар, аларга су сибәләр.

  • Икенче чәчәк башта матур булган. Ләкин аны өзеп алганнар.


  • А сейчас смотрите эти кадры и обсудите в группах, чем занимаются эти люди. Дайте вашу оценку к их действиям. Если какие-то слова забыли, напоминаю. у вас есть словари.

Конспект урока по татарской литературе в 8 классе для русскоязычных учащихся по теме К. Даянның “Өзелгән чәчәкләр “ әсәре, 1 нче бүлекКонспект урока по татарской литературе в 8 классе для русскоязычных учащихся по теме К. Даянның “Өзелгән чәчәкләр “ әсәре, 1 нче бүлек

Конспект урока по татарской литературе в 8 классе для русскоязычных учащихся по теме К. Даянның “Өзелгән чәчәкләр “ әсәре, 1 нче бүлек

III. Дәреснең максатын, бурычларын билгеләү.

  • Тагын бер тапкыр рәсемнәргә карагыз әле. Сез ничек уйлыйсыз, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

  • Яхшы, эшчән һәм начар, тәрбиясез кешеләр турында. Яхшы һәм начар эшләр турында.

IV. Текст өстендә эш.

  1. Әсәр белән танышу.

  • Без бүген язучы Кадыйр Даянның "Өзелгән чәчәкләр" дигән хикәясе белән танышабыз. Өзекне эчтән укыгыз һәм уйлагыз, Әхмәт, сезнеңчә, яхшы эш эшләдеме, әллә начармы?

Укучылар өзекне эчтән укыйлар,үз фикерләрен әйтәләр.

  1. Әсәрне чылбырлап уку.

  2. Әсәрнең эчтәлеге өстендә эш (укучылар дәреслекләрдән файдаланып сорауларга җавап бирәләр, җавапларны тактада һәм дәфтәрләрдә язалар).

  • Әхмәт кая килде? (Әхмәт шәһәр бакчасына килде).

  • Ул кая утырды? (Бакчада яшел эскәмия бар, Әхмәт шунда утырды).

  • Эскәмия янында нәрсәләр бар? (Эскәмия янында чәчәк түтәлендә бик матур чәчәкләр үсә).

  • Опишите цветы. ( Бу чәчәкләр бик матур, алардан тәмле ис килә).

  • Бакчада тагын кешеләр бармы? (Бакчада кеше ( беркем дә) юк).

  • Опишите действия героя. ( Әхмәт түтәлдән иң матур дүрт чәчәкне өзеп алды да өйгә кайтып китте).

  • Ул чәчәкләрне кемгә алып кайтты?( Ул чәчәкләрне әнисенә алып кайтты).

  • Выразите чувства мамы. (Әнисе бик шатланды:

  • Нинди матур чәчәкләр! Ак, кызыл, ал, сары! Улым, син аларны каян алдың? -дип сорады ул).

  • Ә Әхмәт?( - Шәһәр бакчасыннан өзеп алдым,- диде Әхмәт).

  • Как вы думаете, мама сейчас радуется? Как изменилось ее настроение? (Әнисенең кәефе бетте.Ул, ачуланып, "Бакчадан өздеңме?- дип сорады).

  • Как оправдал мальчик свое действие? (-Мине беркем дә күрмәде, - диде малай).

  • Әнисе аны ничек ачуланды? Дәреслектән табып укыгыз әле. (- Бу миңа бүләк түгел, ә хәсрәт. Яхшы бала әнисенә хәсрәт китерми, -дип ачуланды әнисе).

  • Әнисе Әхмәткә нишләргә кушты? (Әнисе аңа чәчәкләрне шәһәр бакчасына илтеп куярга кушты).

  • Әхмәт нишләде? (Әхмәт чәчәкләрне газетага төрде һәм бакчага китте).

  • Әйдәгез, үзебез язган хикәяне тагын бер кат укыйк. (1 укучы кычкырып укый)

  • Әхмәт шәһәр бакчасына килде. Бакчада яшел эскәмия бар, Әхмәт шунда утырды. Эскәмия янында чәчәк түтәлендә бик матур чәчәкләр үсә. Бу чәчәкләр бик матур, алардан тәмле ис килә. Бакчада кеше ( беркем дә) юк иде. Әхмәт түтәлдән иң матур дүрт чәчәкне өзеп алды да өйгә кайтып китте. Ул чәчәкләрне әнисенә алып кайтты.(Әнисе бик шатланды:

  • Нинди матур чәчәкләр! Ак, кызыл, ал, сары! Улым, син аларны каян алдың? -дип сорады ул.

  • Шәһәр бакчасыннан өзеп алдым,- диде Әхмәт.

Әнисенең кәефе бетте.Ул, ачуланып, "Бакчадан өздеңме?- дип сорады.

  • Мине беркем дә күрмәде, - диде малай.

  • Бу миңа бүләк түгел, ә хәсрәт. Яхшы бала әнисенә хәсрәт китерми, -дип ачуланды әнисе.Әнисе аңа чәчәкләрне шәһәр бакчасына илтеп куярга кушты. Әхмәт чәчәкләрне газетага төрде һәм бакчага китте.

  1. Текст буенча диалогик сөйләмгә чыгу.

  • Еще раз просмотрите начало рассказа. Допустим, Ахмет по дороге домой встретился со своим одноклассником. Какой разговор состоится между ними? Работаем в парах.

Укучыларның җаваплары тыңлана, бәяләнә.

  • Әхмәт, исәнме!

  • Сәлам, Андрей!

  • Син кая барасың( йөгерәсең)?

  • Өйгә кайтам.

  • Нинди матур чәчәкләр! Син аларны каян алдың?

  • Шәһәр бакчасыннан өзеп алдым.

  • Бакчадан чәчәкләрне өзәргә ярамый!

  • Мине бакчада бер кеше дә күрмәде. Ә мин бу чәчәкләрне әнигә бүләк итәм. Ярар, мин киттем!

  • Сау бул, Әхмәт. Ләкин син дөрес эшләмисең.

V. Дәресне йомгаклау.

- Әсәрнең герое кем?Ә сез ничек уйлыйсыз, Әхмәт яхшылык эшләдеме, әллә начарлыкмы? Ни өчен сез шулай уйлыйсыз?

- Минем фикеремчә, Әхмәт начарлык эшләде, чөнки ул чәчәкләрне шәһәр бакчасыннан өзде.

- Минемчә, Әхмәт дөрес эшләмәде, бакчадагы чәчәкләрне өзәргә ярамый.

- Ул бит бу матур чәчәкләрне әнисенә алып кайтты. Ә әнисе ни өчен шатланмады?

- Чөнки Әхмәт начарлык эшләде. Ул - тәрбиясез малай. Ә яхшы бала әнисенә хәсрәт китерми.

- Минемчә, сез дөрес фикер йөртәсез. Ә Әхмәт сезнең дустыгыз булса, сез аңа нинди киңәш бирер идегез?

- Әхмәт, чәчәкләрне өзәргә ярамый. Монда кешеләр ял итә. Ә чәчәкләр бакчага матурлык бирә.

- Әхмәт, син начар эш эшләдең. Алай эшләргә ярамый.

- Әхмәт, әнигә кайгы китерергә ярамый!

- Мин дә сезнең киңәшләрегез белән килешәм.

VI. Өй эше бирү.

  1. 1 нче бүлекнең эчтәлеген сөйләргә.

  2. Әхмәт белән әнисе арасында диалог төзергә.

© 2010-2022