Урок по татарскому языку «Иярчен урын җөмлә»

Дәреснең темасы «Иярчен урын җөмлә». Дәрестә түбәндәге максатлар куелды: 1)Иярчен урын җөмлә турында мәгълүмат бирү. 2) Бәйләүче чараларны күрсәтеп, җөмләләр тикшерү. 3) Туган телне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.Түбәндәге материаллардан файдаланылды, дәреслек: Зиннәтуллина, К.З. Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 9 нчы с-фы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / К. З. Зиннәтуллина, Ф.Ф. Фаыйхова, Р. Х. Мирзаһитов.  - 5 нче басма. - Казан: Татар.кит. нәшр.,2011- 159 б. Дәрестә схемалар кулланылды. Дәрес башында үткән теманы кабатлап сораулар бирелде.Ныгыту этабында алган белемнәрне күнегүләр белән ныгытылды.Йомгак өлешендә дәрестә алган белемнәргә нәтиҗә чыгарылды. Шулай ук белемнәрне тикшерү өчен сораулар бирелде.Өй эше бирелде.
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Иярчен урын җөмлә.

Максатлар:

1) Иярчен урын җөмлә турында мәгълүмат бирү.

2)Бәйләүче чараларны күрсәтеп, җөмләләр тикшерү.

3) Туган телне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Материал: Зиннәтуллина, К. З. Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 9 нчы с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) / К. З. Зиннәтуллина, Ф. Ф. Фатыйхова, Р. Х. Мирзаһитов.- 5 нче басма.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2011.- 159 б.

Җиһазлау: схемалар.

Дәреснең методы: укытучы сүзе, әңгәмә.

Дәреснең тибы: яңа тема аңлату.

I.Дәресне оештыру:

1) Исәнләшү, дәрестә булмаган укучыларны билгеләү;

2) Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

II. Актуальләштерү:

1) Өй эшен тикшерү.

2) Үзләштерелгән материалны җөмләләр өстендә кабатлау.

III. Яңа белем- күнекмәләрне үзләштерү:

Иярчен урын җөмлә турында мәгълүмат бирү.

IV. Ныгыту:

54 нчы биттәге 74 нче күнегүне эшләү.

V. Йомгаклау өлеше:

- Укучылар, бүген дәрестә нинди тема өйрәндек?

- Ул баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә?

VI. Өйгә эш бирү:

44 нче биттәге, 62 нче күнегү.

Дәрес барышы.

-Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез!

-Бүгенге дәрестә барыгыз да бармы?

-Әйе.

-Бик яхшы. Үткән дәрестә ниниди тема үттек?

- Иярчен вакыт җөмлә.

- Аналитик вакыт җөмләләр баш җөмләгә нинди мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнәләр?

- Вакытта, чакта, белән, алдыннан, соң мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнәләр.

- Өйгә эш итеп 53 нче биттәге 72 нче күнегү бирелгән иде. Барыгызда эшләдеме?

- Әйе, эшләдек.

Укучылар, бүген без сезнең белән иярчен урын җөмләне карап китәрбез.

Иярчен урын җөмлә я баш җөмләнең урын хәле урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән урын хәлен ачыклый. Ул, урын хәле кебек үк, кайда? кайдан? кая? сорауларына җавап бирә. Мәсәлән: 1) Ул, вокзал аркылы чыгып, 2) трамвай туктый торган җиргә 1)китеп барды. ( И.Г.) җөмләсендә баш җөмләнең урын хәле урынында килгән;

1) Аяклары кая китсә, шунда таба баралар. (И. Г.) җөмләсендә шунда мөнәсәбәтле сүзе белән бирелгән урын хәлен ачыклый.

Аналитик иярчен урын җөмләләр баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнәләр. Мәсәлән: Башкалар, ерткычтан качкан кебек, кая туры килсә, шунда йөгерәләр. (Г. И.) Мондый җөмләләр рус телендә придаточные предлоңения места дип аталалар.

Синтетик иярчен урын җөмләләр җиргә (-дән, - дә), якка (-тан,та), урынга (-нан, -да) кебек бәйлек сүзләр ярдәмендә бәйләнәләр. Мәсәлән: Без, шөбһәләнә төшеп, шул тавышлар чыккан якка карап, алга атладык. (М. Г.) Дустым очраган урында мин озак басып тордым. (К. Н)

Ә хәзер экраннарга карагыз, схемалар һәм анда җөмләләр бирелгән. Шушы схеманы дәфтәрегезгә күчереп языгыз. (слайд)

Алга таба 54 нче биттәге 74 нче күнегүне дәфтәрләргә язып эшлибез. Бирем: Бирелгән җөмләләр арасыннан иярчен урын җөмләсе булган кушма җөмләләрне аерып языгыз, төзелеш ягыннан төрләрен ачыклагыз, схемаларын төзегез. 1нче җөмләне бергә эшлибез, калганнарын тактага чыгып язабыз.

1) Аңа ияргән студентлар да 2)атыш тавышлары яңгыраган якка йөгерделәр.

Калганнарын да шул ук тәртиптә эшләнә.

  • Укучылар бүген дәрестә нинди тема өйрәндек?

  • Бүген иярчен урын җөмлә турында уйрәндек.

  • Аналитик урын җөмләләр баш җөмләгә нинди бәйләүче чаралар ярдәмендә бәйләнәләр?

  • Мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә.

  • Яхшы укучылар, өй эшенә 54 нче биттәге 73 нче күнегүне эшләп килергә, без сыйныфта эшләгән тәртиптә эшләргә.

  • Сау булыгыз!



© 2010-2022