План - конспект по татарскому языку на тему Рәвешләрнең төзелешләре ягыннан төрләре

Урта сыйныфларда үтелә торган "Рәвешләрнең  төзелешләре  ягыннан  төрләре" дигән темага презентация тәкъдим итәм.  Бу материал татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларына кызык булачак. 1)        Укучыларның  рәвеш  төзелеше  буенча  булган  белемнәрен  гомумиләштереп  системалаштыру. 2)        Рәвешләрне  төзелеше  ягыннан  төрләргә  бүлү  һәм  дөрес  язу  күнекмәләрен  булдыру. 3)        Татар  теленә  мәхәббәт  хисе  уяту.
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Тема.



Максат.





Җиһазлау




Оештыру




Актуаль- ләштерү.





Уен-ярыш

үткәрү.





Музыкаль

үзәк

ярдәмендә

сайланма

диктант

язу.











Яңа тема

аңлату.


Таблица

өстендә

эш.









Карточка

лар белән

эш.






















Карточка

лар белән

эш.




Дәреслек

өстендә эш.



График

диктант.
















Дәрескә

нәтиҗә.






Өй эше.










Рәвешләрнең төзелешләре ягыннан төрләре.


  1. Укучыларның рәвеш төзелеше буенча булган белемнәрен гомумиләштереп системалаштыру.

  2. Рәвешләрне төзелеше ягыннан төрләргә бүлү һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру.

  3. Татар теленә мәхәббәт хисе уяту.

Дәреслек , такта , плакатлар , карточкалар , магнитофон тасмасында текст.

Дәрес барышы.


- Хәерле көн , балалар ! Утырыгыз ! Элек дәрестә кемнәр юклыгын билгеләп алыйк.

- ... .

- Укучылар ! Узган дәресләрдә без Сезнең белән рәвеш төркемчәләрен өйрәндек. Әйдәгез хәзер шуларны искә төшереп китик әле. Рәвешләр нинди төркемчәләргә бүленәләр ?

- Рәвешләр:саф, күләм-чама, охшату-чагыштыру,вакыт,

урын, сәбәп-максат кебек төркемчәләргә бүленәләр. (Кәгазьгә язылган рәвешләр, магнит ярдәмендә, тактага ябыштырылалар.)

- Балалар ! Хәзер без Сезнең белән ,,Кем дөрес җавап

бирә?" уенын уйнап алырбыз . Сез мин әйткән рәвешләрнең төркемчәләрен әйтә барырсыз.

- Элек , түбәндә , юри , кичә , әкрен , чәчәктәй , тиз , бераз ,

татарча , ерак.

- Сез бу уенда бик актив катнаштыгыз,барыгыз да булдырды . Ә хәзер читенрәк эшкә күчәбез. Сез музыкаль үзәк ярдәмендә бер текст тыңларсыз. Әлеге текст Сабантуй гәҗитеннән алынды. Сезнең бурыч − әлеге тексттан рәвешләрне язып алып, төркемчәләрен билгеләү.

Көзге яңгырлар сирәк булды, ә салкыннар иртә башландылар. Суыклар башлануга, төньяк кошлары да озак көттермәде, дәррәү кайтып төштеләр. Алар көзен өлгергән миләш, балан, нарат һәм чыршы күркәләре белән сыйландылар.

Чәрелдәвек гадәттә урманда яши, әмма аны шәһәр паркларында да еш күрергә була. Кышын шәһәр

бакчаларына, йорт-кура тирәсенә якын киләләр. Аларга азык табу авыр. Кошлар күп очракта өрәңге орлыклары белән тукланалар.

-Балакайлар!Әйдәгез тагын бер кат рәвешнең төркемчәләрен кабатлап китәбез.

- ... .

Әйтеп киткәнемчә , без бүген Сезнең белән рәвешнең төзелешләрен өйрәнеп үтәрбез. Таблица буенча аңлату.


ТӨЗЕЛЕШЕ ЯСАЛЫШЫ МИСАЛЛАР СХЕМАСЫ

ЯГЫННАН

ТАМЫР ТАМЫР БИК, ТИЗ, АЗ, ЕШ,СОҢ

ЯСАЛМА ТАМЫР+ РӘВЕШ БАЛАЛАРЧА,КӨЗЕН,

ЯСАГЫЧ КУШЫМ- ТЕРЕЛӘЙ,КОЯШТАЙ.

ЧАЛАР

ПАРЛЫ ТАМЫР+ТАМЫР , ЭЛЕК-ЭЛЕКТӘН,

СЫЗЫКЧА АША ӘЛЕДӘН-ӘЛЕ,

ЯЗЫЛАЛАР ТОРА-БАРА

КУШМА ТАМЫР+ТАМЫР БЕРАЗ,БҮГЕН,БЫЕЛ

ТЕЗМӘ ИКЕ ЯКИ БЕРНИЧӘ ШУЛ АРАДА ,

ТАМЫРДАН ТОРА КӨННӘРДӘН БЕРКӨННЕ

- Хәзер мин Сезгә карточкалар таратам. Сез шундагы рәвешләрне төзелеше ягыннан төрләрен билгеләрсез.

Аз , тора - бара , көнозын , чын күңелдән,

күз ачып йомганчы , тиз - тиз , берзаман, еш.

- Балалар, без Сезнең белән төзелеше буенча рәвеш төр-

кемчәләрен карап киттек , шулай да ясалма рәвешләргә минем тагын бер кат әйләнеп кайтасым килә.

Ясалма рәвешләр төрле сүз төркеменә түбәндәге кушымчалар ялганып ясалалар.

КУШЫМЧАЛАР МИСАЛЛАР

-ЧА /-ЧӘ ДУСЛАРЧА , КЕШЕЧӘ

- ДАЙ /-ДӘЙ , -ТАЙ /- ТӘЙ АЮДАЙ , КОЯШТАЙ

- ЛАЙ / -ЛӘЙ БУШЛАЙ , ТЕРЕЛӘЙ

-ЛАТӘ / -ЛӘТӘ ИКЕЛӘТӘ , ОНЛАТА

-ЛАП /- ЛӘП ЧИЛӘКЛӘП , АЙЛАП

- ЫН /- ЕН КЫШЫН , КИЧЕН

- Хәзер мин Сезгә сүзләр яздырам , Сез шул сүзләрдә тамыр белән кушымчаны билгеләгез.

Коштай, яшьләй, бишләтә, язын, акчалата,урталай, тереләтә, айлап, бүтәнчә, кичен .

− Монысын да шәп башкардыгыз. Ә инде хәзер мин Сезгә сүзләр бирәм , Сез шул сүзләрдән үзегез рәвешләр ясарга тиеш буласыз.

Кыш-ын, көмеш-тәй,татар-ча,яхшы-лап,акча-лата, кояш-тай,буш-лай, аю-дай,ике-ләтә, кич-ен, минем-чә,

−Балакайлар! Хәзер дәреслекләребездән 85 нче күнегүне карыйк , биремен укыйк әле . ( Күнегү телдән башкарыла )

−Дәресебезнең ахырында график диктант язып алырбыз,һәм

һәр укучының бу дәресне ни дәрәҗәдә үзләштерүенә нәтиҗә ясарбыз. Бер бала тактада эшли.

Аз, татарча, кышын, көне-төне, тора-бара, көнозын,

бераз,чын күңелдән, тиз арада, бүген,быел,тиз-тиз, аннан- моннан,кичен, дусларча, тиз.

Тамыр . .

Ясалма . . . .

Парлы . . . .

Кушма . . . .

Тезмә . .

−Дәресне йомгаклап , тагын бер кат искә төшереп китик әле.

Бүген без нинди тема үттек ?

− .... .

−Төзелешләре буенча рәвешләр нинди төркемчәләргә бүленә?

− .... .

Дәрескә нәтиҗә ясала , билгеләр куела.

−Сез бүген барыгыз да актив катнаштыгыз . Хәзер өйгә эшне язып алыгыз. Өйдә төзелеше буенча төрле рәвешләр кулланып ,, Кышкы урман " дигән темага кечкенә генә инша язып килегез.



© 2010-2022