Урок «Гаилә -тормыш нигезе»

Разработка  урока  по теме «Семья-основа жизни  » для русско-язычных  учащихся 7  класса. по татарской  литературе.             На уроке  использованы  различные формы  работы  с учащимися: фонетические  упражнения  для  правильного  произношения  татарских  звуков, аудирование   для  проверки  понимания  татарской  речи на  слух. Знакомство  с новыми словами ,относящихся к  разделу  «семья» и  использование данной  лексики  в  разговорной  речи. Также  на  уроке использовались дифференцированны...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар әдәбияты, 7 класс (рус. группасы)

Тема: Гаилә - тормыш нигезе.

Максат: 1. Гаилә темасына караган "Күршеләребез " дигән текст белән танышу, аның эчтәлеген аңлый белергә өйрәтү.

2. Тыңлап аңлау, йөгерек уку күнекмәләрен, сораулар төзү, сорауларга дөрес җавап бирү күнекмәләрен камилләштерү , фикер йөртү сәләтләрен үстерү.

3. Укучыларда өлкәннәргә, әти-әнигә карата,уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, ярдәм итү теләге тудыру.

Тип: катнаш дәрес

Форма:әңгәмә

Технология: коммуникатив, шәхескә юнәлдереленгән укыту технологиясе.

Җиһазлау: интерактив такта, дәреслек , карточкалар

I.Оештыру өлеше.

-Исәнмесез,укучылыр,утырыгыз.

-Хәлләрегез ничек?

-Бер-берегездән ,әти-әниләрегезнең,әби-бабайларыгызның хәлләрен сорашыгыз.

-Таня, спроси у Альфии как дела у ее бабушки?

-Софья , спроси у Светы не болеет ли ее мама?

-Юля , спроси у Ильи не болеет ли его папа гриппом?

-Настя, спроси у Юлиана, не болеет ли у него голова?

-Влада, спроси у Насти нет ли у него температуры ?

Бик яхшы, сезнең үзегезнең дә, әти-әниләрегезнең, әби-бабайларыгызның хәлләре яхшы булгач, дәресне башлап җибәрсәк тә була.

II Актуальләштерү.

1)Дәреснең башында , гадәтәгечә, лексик-фонетик күнегү үткәрәбез:

Укытучы:

  1. Сүзләрне дөрес итеп укыйбыз.

  2. Бу сүзләрне әйтелешләре буенча ничә төркемгә бүлеп була?

Укытучы: алар ничек атала?

Укытучы: Калын әйтелешле сүзләр дип кайсы сүзләр атала ?

Нечкә әйтелешле сүзләр дип кайсы сүзләр атала?

Без сезнең белән кайсы темаларны үттек?

Кайсы темага кердек?

Укытучы: Гаилә дигәч, сезнең күз алдыгызга кемнәр килә?

Сез аларны яратасызмы?

Ә алар сезне яраталармы?

Алар сезнең өчен нинди кешеләр?

Димәк, гаиләдә сез яраткан, сезне яраткан , сезгә иң якын кешеләр яши. Сез минем белән килешәсезме?

III. Яңа тема : "Гаилә- тормыш нигезе."

нигез -это основа .

Семья- основа жизни.

-Укучылар , сез ничек уйлыйсыз кешенең гаиләсе булмаса ул кеше бәхетле буламы?

- Ә кайсы гаилә бәхетле була?

-Гаилә бит йорт кебек , йортның нигезе нык булса ,йорт та нык була .

-Укучылар, сезнең гаиләгез нык булсын өчен , сез нишлисез?

-Сез әти-әниегезгә ничек булышасыз?

Физкульминутка: Пантомима уены "Мин әнигә булышам»
1. Идәнне себерәм
2. Тузанны сөртәм.
3. Савыт-сабаны юам
4. Тузан суырткычы белән эшлим
5. Табын әзерлим.

6. Керне юам һәм эләм.

Укытучы: Менә шулай итеп һәрвакыт әти-әниегезгә булышсагыз. Аларның сүзләрен тыңласагыз, аларны яратсагыз, хөрмәт итсәгез .Менә шул чакта гыны сезнең гаиләгез нык, тату һәм бәхетле була.

Бүгенге дәрестә без ике гаилә танышабыз .

Беренче гаилә турында текст тыңлыйбыз , ә икенче гаилә турында без дәреслектән укыйбыз.

Ләкин дәрес ахырында сез ике сорауга җавап бирергә тиеш буласыз.

1.Бу ике гаилә нәрсә белән охшаш?

2.Нәрсә белән аерылып тора?

Ә хәзер текст тыңлыйбыз ,игъбарлы булыгыз,

аннан соң мин сезгә сораулар бирәм ,ә сез җавап бирерсез.

1.Аудирование үткәрү.

А)Текстны тыңлау.

Б) Сорауларга җавап бирү.

Текста сүз нәрсә турында?

Гаиләдә ничә кеше?

Гаиләдә ничә бала?

Төпчек баланың исеме ничек?

Данил кая йөри?

В) Кайсы раслау дөрес түгел.

Данил балалар бакчасына шатланып бара.

Данил балалар бакчасына елап бара.

Абыйсы Данилны балалар бакчасына илтә ала.

Абыйсы Данилны балалар бакчысына илтә алмый.

Данил әнисен күбрәк сагына .

Данил әтисен күбрәк сагына.

Сез ничек уйлыйсыз, бу гаилә бәхетлеме?

Алар бер-берсенә ярдәм итеп яшиләрме?

Ә хәзер тагын бер гаилә белән танышабыз.

Дәреслекләрне ачабыз.

92нче биттә 2нче күнегүне табабыз.

Текст "Күршеләребез" дип атала.

Яңа лексика белән танышу.

1. Гомер итәләр ,көн итәләр, яшиләр- живут

Эш сөючән, эш яраткан ,эшчән- трудолюбивый

Бәя бирә- оценивает

2. Яңа лексиканы кулланып сүзтезмәләрне , җөмләләрне тәрҗемә итү.

Живет в деревне ,живут в городе,

Мои родители живу в городе .

Бабушка Лены живет в деревне.

Мой брат трудолюбивый,

Ее сестра трудолюбивая.

Трудолюбивые люди живут счастливо.

Дает высокую оценку.

За мою работу дали высокую оценку.

3.Текстны уку .(тәрҗемә итү)

4.Сорауларга җавап табу.

Без яшәгән йортта .......... яши.

Наил ........... .

Наил ............ булыша.

IV Дифферинциаль эш.

Беренче төркем. Хаталарны төзәт.

Күршебездә Фәрит абый белән Рәсимә апа яшәмиләр.

Улларының исеме Марат.

Наил үги әтисен һәм әнисен яратмый.

Наил аларга булышмый.

Рәсимә апа Наилне мактамый.

Икенче төркем .Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзе:

А) булыша, һәрвакыт, әти-әнисенә,ул.

Ә) Рәсимә, Наилгә, югары , бирә, бәя.

Б) Гаилә ,итеп, тату , яшиләр

Өченче төркем .Сорауларга җавап бир.

Наилнең үги әтисенең һәм әнисенең исемнәре ничек?

Наил нинди егет?

Ул әнисенә ничек булыша

V Ныгыту.

1.Бу ике гаилә нәрсә белән охшаш?

2.Нәрсә белән аерылып тора?

VI Белемнәрне тикшерү.

Тест

1.Артык сүзне тап.

А)гомер итәләр

Ә) яшиләр

Б) көн итәләр

В) катнашалар

2.Артык сүзне тап.

А) егет

Ә)ир кеше

Б)гаилә

В)малай

3.Текстның эчтәлегенә кайсы сорау туры килми?

А) Кайда төрле гаиләләр яши?

Ә)Рәсимә апа Наилне мактыймы?

Б)Алар ни өчен тәрбиягә бала алганнар?

В)Наил ни өчен әти-әнисен яратмый.

4.Текстның эчтәлегенә кайсы мәкаль туры килә?

А)Балалы гаилә-бәхетле гаилә.

Ә) Ир-баш,хатын-муен.

Б)Егет сүзе бер була.

5. Җөмләнең ахырын тап.

Алганда Наил ...... .

А)зур иде

Ә) кечкенә иде

Б)ялкау иде

В) матур иде

VII Билгеләр кую.

VIII Өйгә эш.





© 2010-2022