Казан –Татарстанның башкаласы

А.Ф.Сафиуллина, 2 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,  Бөгелмә муниципаль районы 12 нче төп  белем бирү мәктәбе.Дәрес планы.         I.            Кереш өлеш.1.        Дәресне оештыру.2.        Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.       II.            Белемнәрне актуальләштерү.1.        Өй эше тикшерү.2.        Фонетик-лексик зарядка.3.        Сүзлек эше.     III.            Төп өлеш.1.        Аудирование күнегүләре.2.        Ситуатив күнегүләр.     IV.            Ныгыту.1.   ... 2.        Билге кую.
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

А.Ф.Сафиуллина, 2 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Бөгелмә муниципаль районы 12 нче төп белем бирү мәктәбе.

Дәрес планы.

  1. Кереш өлеш.

  1. Дәресне оештыру.

  2. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Өй эше тикшерү.

  2. Фонетик-лексик зарядка.

  3. Сүзлек эше.

  1. Төп өлеш.

  1. Аудирование күнегүләре.

  2. Ситуатив күнегүләр.

  1. Ныгыту.

  1. Диалогик сөйләмне үстерү.

  2. Тәрҗемә итү күнегүләре.

  3. Казан шәhәре белән танышу.

  1. Өй эше бирү.

  2. Йомгаклау.

  1. Нәтиҗә ясау.

  2. Билге кую.

























Бөгелмә муниципаль районы

12нче төп белеем бирү мәктәбе

Казан -Татарстанның

башкаласы.

(6 нчы сыйныфның рус төркемендә

укучы балалар өчен татар әдәбияты

дәресенең эшкәртмәсе)

Укытучы: Сафиуллина А.Ф.

Бөгелмә шәһәре, 2014нче ел.

Тема: Казан -Татарстанның башкаласы.

Дәрес тибы: Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү (ЛГКК).

Максат: 1)Татарстан республикасы, аның башкаласы Казан турында булган белемнәрне тирәнәйтү, текст белән танышу;

2) Сөйләм культурасын үстерү, баету;

3) Туган ил белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиhазлау: К.С.Фәтхуллова "Татар теле" 6 нчы сыйныф өчен дәреслек, компьютер, проектор, CD -проигрыватель, тема буенча презентация материалы.

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше.

-Укытучы белән укучылар арасында уңай халәт тудырыла.

-Дежур укучы белән әңгәмә.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү.

2. Фонетик - лексик зарядка:

А) Прослушайте и укажите количество слогов в данных словах.

Казаннан, Чаллыдан, Чаллыга, Казанга, өйдән, мәктәпкә.

Ә) Послушайте и скажите, что изменено во втором предложении каждой пары.

1) Казан - зур шәһәрләрнең берсе.

Казан - борынгы шәһәрләрнең берсе.

2) Мин Әлмәттән Казанга барам.

Мин Әлмәттән Бөгелмәгә барам.

3) Казан -студентлар шәһәре.

Казан - студентлар, галимнәр шәһәре.

3. Сүзлек эше: 2 нче слайд

азык- төлек, тимер юлы, югары уку йорты, урта махсус уку йорты, шәhәрләрнең берсе, татар театры, курчак театры, машина җитештерү.

III. Дәреснең төп өлеше.

1.Аудирование күнегүләре: - текстны укытучы белән уку ( дәреслектән 1 нче күнегү 101 нче бит)

-чылбыр буенча уку.

2.Ситуатив күнегү. 3 нче слайд

Как ты скажешь о том, что :

Казань - один из древнейших городов.

Казань - город ученых и студентов.

В Казане развито машиностроение и пищевая промышленность.

В Казане есть русский драматический театр имени Качалова.

Ял минуты. ("Мин яратам сине, Татарстан!" җырын җырлау.

Р.Рәкыйпов сүзләре, Р.Андреев музыкасы)

IV. Ныгыту.

1.Диалогик сөйләмне үстерү.

А) Дәреслек 100 нче бит, 3 нче күнегү. Диалогны рольләргә бүлеп уку , сәхнәләштерү.

Ә) 4 нче слайд. Диалогларга кирәкле репликаларны өстәп язарга.

--- ... ?

---Казанда татар театрлары, курчак театры, Качалов исемендәге рус театры бар.

---Казанда нинди уку йортлары бар?

--- .... .

--- ... ?

--- Казанга су юлы белән дә, тимер юлы белән дә, самолет белән дә барып була.

2.Тәрҗемә итү күнегүләре.

А) Дәреслек 102 нче бит, 3 нче күнегү. Дөрес тәрҗемәне табып уку.

Ә) 5 нче слайд. Бирелгән җөмләләрне рус теленә тәрҗемә ит:

Казан- зур промышленность шәhәре.

Казанда миллионнан артык кеше яши.

Казан- борынгы шәhәр.

Казанда Г.Камал ис. татар дәүләт драма hәм академия театры бар.

Сөембикә манарасы Кремльдә урнашкан.

Б) Җөмләләрне дәвам ит.(карточкалар буенча)

Казан -студентлар ...

Казанда цирк, зоопарк...

Казанда урта махсус...

Казанга су юлы белән дә...

Казанда машина җитештерү промышленносте...

В) Җөмләләрдә билгеләнгән сүзләргә сорау куй.

Казан- студентлар шәhәре.

Казан- борынгы шәhәрләрнең берсе.

Безгә курчак театрыннан артистлар килде.

Г) 6нчы слайд. Сорауларга җавап бир.

Казан нинди шәhәр?

Сезнең анда булганыгыз бармы?

Казанда нинди тарихи hәм истәлекле урыннар бар?

Казанда нинди театрлар бар?

Сезнең Кол Шәриф мәчетен күргәнегез бармы?

3. Казан шәhәре белән танышу. 7-9нчы слайдлар.

V.Өй эше бирү.

Казан шәhәре турында сөйләргә өйрәнергә.

VI. Йомгаклау. Билге кую.

-Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?

-Сез Казан турында нәрсәләр белдегез?

Казан - Идел буе регионында иң зур мәдәният-сәнгать үзәкләренең берсе. Ул-Татарстанның башкаласы. Шәһәрдә җитмеш җиде милләттән булган 1 миллионнан артык кеше яши. Ул Россиянең өченче башкаласы статусын йөртә. Казанда күп төрле завод-фабрикалар, театрлар, уку йортары һәм спорт комплекслары урын алган.

2013 елда Казан шәһәрендә Универсиада уеннары узды.

© 2010-2022