Дәрес планы Китап-күңел көзгесе

-         Бүгенге дәресебезнең максаты – сезне, укучыларны, китап тәкъдим итә белергә өйрәтү, китап укуга кызыксыну уяту. Бүгенге көндә бу бигрәк тә актуаль. Бөтен дөньяны компьютерлаштырган заманда китап укучылар, китаптан нинди дә мәгълүмат эзләүчеләр саны кимегәннән кими бара. Ләкин борынгыдан Россия – иң күп укучы дәүләт булып саналган. Бернинди информацион технологияләр дә китап алып уку ләззәтен алыштыра алмый. -         “Әдәбият” гарәп теленнән, 2 өлештән тора: әдәп + ят. “Әдәп” – этика, учтивость, вежливость, благовоспитанность; “ят” кушымчасы нәрсәне дә булса бер урынга җыюны аңлата. Шулай бит. Димәк, әдәбият – ул әдәпле, тәртипле, тыйнак, миһербанлы һ.б. барча яхшы сыйфатларга өйрәтә торган әсәрләр җыелмасы. Һәр укучы нинди дә булса бер генә әсәр (ул мәкаль яисә роман булырга мөмкин) укыса да, үзенә нинди дә булса тәрбияви сыйфат алырга тиеш: ул я болай эшләргә ярый, я ярамый дигән фикергә килә.
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе





"Укыту эшчәнлеген формалаштыру аша, укучыларның иҗади

фикерләү сәләтләрен үстерү" регионара семинар-практикумга

7 нче сыйныфлар өчен әхлак дәресе планы








Китап - күңел көзгесе










Эшне башкарды:

Хуҗанбердиева Чулпан Тимергали кызы, Түбән Кама муниципаль районы "35 нче лицей" муниципаль бюджет урта белем бирү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Түбән Кама - 2015

Дәрес планы


Сыйныф: 7б (татар төркеме)

Тема: Китап - күңел көзгесе (бәйләнешле сөйләм үстерү)

Максат:

1. "Минем яраткан китабым" темасына сөйләшү аша бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту.

2. Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен ныгыту.

3. Укучыларда китап тәкъдим итә белү күнекмәләрен булдыру.

4. Татар әдәбиятына карата мәхәббәт хисе тәрбияләү, кызыксыну уяту, татар халкының күренекле әдипләренә карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Х. Туфан "Сайланма әсәрләре.- Казан:"Хәтер" нәшр., 2004. - 207 б.; укучылар алып килгән китаплар, китап тәкъдим итү үрнәге (план-схема слайдларда); татар халык мәкальләре.

Дәрес барышы.

  1. Исәнләшү.

  • Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз. Дәресебезнең төп өлешенә кереп киткәнче, укучылар, әйтегез әле, без "әдәбият", "әдәбият дәресе" дибез. Ә әдәбият сүзе нәрсә аңлата? Ул безне нәрсәгә өйрәтә?

  • "Әдәбият" гарәп теленнән, 2 өлештән тора: әдәп + ят. "Әдәп" - этика, учтивость, вежливость, благовоспитанность; "ят" кушымчасы нәрсәне дә булса бер урынга җыюны аңлата. Шулай бит. Димәк, әдәбият - ул әдәпле, тәртипле, тыйнак, миһербанлы һ.б. барча яхшы сыйфатларга өйрәтә торган әсәрләр җыелмасы. Һәр укучы нинди дә булса бер генә әсәр (ул мәкаль яисә роман булырга мөмкин) укыса да, үзенә нинди дә булса тәрбияви сыйфат алырга тиеш: ул я болай эшләргә ярый, я ярамый дигән фикергә килә.

Чираттагы бүгенге әдәбият дәресебез дә безне тәрбияләү максатыннан чыгып дәвам итә. Укучылар, әдәби әсәрләр укучыларга ничек барып җитә?

  • Китаплар, дәреслекләр рәвешендә.

  • Әйе, китаплар - укучыларга әсәрләр барып җитүнең иң уңайлы һәм кыска юлы. Китаплар аша безгә иң борынгы әсәрләр дә - х.а.и. әсәрләре, Кол Галинең нинди әсәре килеп җитә? Һәм шулай ук бүгенге көндә яшәүче авторларның яңа гына табадан төшкән әсәрләре дә үз укучыларын таба.

II. Актуальләштерү. Бүгенге бәйләнешле сөйләм үстерү дәресенең дә төп темасы - китап. Өй эше итеп сезгә, укучылар, нәрсә бирелгән иде?

  • Үзең яратып укый торган китапны алып килергә һәм тәкъдим итәргә әзер булырга.

  • Яхшы, укучылар. Барыгыз да алып килдеме?

  • Бүгенге дәресебезнең максаты - сезне, укучыларны, китап тәкъдим итә белергә өйрәтү, китап укуга кызыксыну уяту. Бүгенге көндә бу бигрәк тә актуаль. Бөтен дөньяны компьютерлаштырган заманда китап укучылар, китаптан нинди дә мәгълүмат эзләүчеләр саны кимегәннән кими бара. Ләкин борынгыдан Россия - иң күп укучы дәүләт булып саналган. Бернинди информацион технологияләр дә китап алып уку ләззәтен алыштыра алмый.

Ә хәзер дәресебезнең төп өлешенә күчик. Мин сезгә аерым битләрдә китап тәкъдим итү үрнәген алып килдем, шул ук схеманы слайдларда да күрә аласыз. Хәзер аны таратам, игътибар белән укыйбыз, һәр бүлегенә аңлатма бирәбез (китап тәкъдим итү планын аңлату, тәрҗемә итү, сүзлек өстендә эш)

тактада: мөнәсәбәт - отношение, связь

килешергә - соглашаться, согласиться

тәкъдим итү - представление, презентация

гыйбарәт - заключается, выражается

мәсьәлә - вопрос, проблема, задача

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. Тәкъдим итү план-схемасы сезнең алдыгызда. Сезгә үрнәк өчен мин үзем яратып укый торган, кайберләрегезгә инде бәлки таныш автор - Хәсән Туфан җыентыгын алып килдем.

  • Мин XX йөз татар әдәбияты әсәрләрен укырга яратам. Минемчә, XX йөз - татар әдәбиятының алтын дәвере. Бу чор безгә Тукай, С. Рәмиев, Дәрдемәнд, Һ. Такташ, Х. Туфан, С. Хәким, М. Әгъләмов, Зөлфәт, И. Юзеев, Р. Харис һ.б. күренекле шагыйрьләрне алып килгән дәвер. Аеруча лирик әсәрләр - шигырьләр укырга яратам. Х. Туфан шигырьләре, Зөлфәтнең "Йөрәгемне былбыл чакты" җыентыгы, Р. Гаташ газәлләре - өстәл китапларым. Ә бүген мин сезнең хокукка Х. Туфанның "Хәтер" нәшриятында дөнья күргән "Сайланма әсәрләр" җыентыгын алып килдем. Китап "Хәтер" нәшриятында басылган. Китап 430 битле.

Хәсән Туфан - XX йөзнең иң аянычлы еллары - Сталин репрессиясе елларында яшәп иҗат иткән, үз җилкәсендә шул авырлыкны татыган шагыйрь. Һәм исән калган шәхесләрнең берсе. Исән калуында хатыны Луиза Салиаскарованың роле әйтеп бетергесез. Х. Туфан иҗаты белән без тулырак 9нчы сыйныфта танышырбыз. Ә хәзер сезнең хокукка мин яратып укый торган "Кайсыгызның кулы җылы?" шигырен тәкъдим итәм. Шигырьнең төп герое - автор үзе. Шигырьдә авторның олы кайгысы - хатынын югалту кичерешләре сурәтләнә. Мин бу әсәрне һәм, гомумән, бу җыентыкны иптәшләремә, дусларыма, сезгә укырга киңәш итәм.

Менә сезгә әсәр тәкъдим итү үрнәге. Ә хәзер сүз сезгә.

Кемнәр нинди китаплар алып килгән икән? Күрәм: монда Тукай җыентыкларын, Г. Әпсәләмов, Г.Исхакый әсәрләрен алып киләүчеләр дә бар. Ягез әле, такта алдына, китапларыгызны алыгыз һәм, минем ярдәм белән, сезнең китапларны тәкъдим итеп карыйбыз.

  • Иптәшегезгә нинди сорауларыгыз бар? Ул кайсы сорауларга тулы җавап бирмәде?

IV. Йомгаклау. "Китап - тормыш көзгесе", "Китап - белем чишмәсе" мәкальләрен ничек аңлыйсыз?

Өй эше. "Минем яраткан китабым" темасына инша язарга.

Билгеләр кую.


Заявка



Мәктәп исеме (тулысынча)

Укытучының тулы исем-фамилиясе

Эшнең төре, темасы

Түбән Кама муниципаль районы "35 нче лицей" муниципаль бюджет

урта белем бирү учреждениесе

Хуҗанбердиева Чулпан Тимергали кызы

Дәрес планы

"Китап - күңел көзгесе"

Полное наименование школы

ФИО учителя полностью

Вид работы, тема

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей № 35» Нижнекамского муниципального района РТ

Хужанбердиева Чулпан Тимергалиевна

План урока

"Китап - күңел көзгесе"

(Презентация моей любимой книги)


© 2010-2022