Ә. Гаделне искә алу кичәсе

 (Танылган татар шагыйре, кинодраматург, шагыйрь-публицист Әхмәт Гаделне искә алу кичәсе) Кичәдә Әхмәт Гаделнең улы Ихтияр Гаязов, Татарстан Республикасының  атказанган һәм халык артисты Мингол Галиев, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Шаһинур Мостафин, Татарстан Республикасының  атказанган уйлап табучысы Ринат Нуруллин, журналист Мансур Сафин, "Авыл офыклары" газетасының хатлар бүлеге җитәкчесе Идрис Ахметов  катнашты. Kичәнең планы: 1.3ур Мәшләк авылы зыяратына күмелгән ...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы

Балык Бистәсе муниципаль районы

3ур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбе











"Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең"

(Танылган татар шагыйре, кинодраматург, шагыйрь-публицист Әхмәт Гаделне искә алу кичәсе)

Ә.Гаделне искә алу кичәсе























Башкарды: 1категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вафина Валентина Ивановна



(Танылган татар шагыйре, кинодраматург, шагыйрь-публицист Әхмәт Гаделне искә алу кичәсе) Кичәдә Әхмәт Гаделнең улы Ихтияр Гаязов, Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артисты Мингол Галиев, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Шаһинур Мостафин, Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы Ринат Нуруллин, журналист Мансур Сафин, "Авыл офыклары" газетасының хатлар бүлеге җитәкчесе Идрис Ахметов катнашты.

Kичәнең планы:

1.3ур Мәшләк авылы зыяратына күмелгән Ә.Гадел каберенә зыярат кылу.

2.3ур Мәшләк авылы мәчетендә Ә.Гадел рухына дога кылу.

3. "Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең"-искә алу кичәсе

Kичә барышы.

1 а.б. Җилле - буранлы , карлы - болытлы 1942нче елның 2нче февралендә Мамадыш төбәгендә ифрат матур исемле татар авылында - Ак чишмәдә - Әхмәт Мөхәммәтһади улы Гаязов дөньяга килә.

2 а.б. Бөек Ватан сугышы тәмамланганчы Әхмәт Ак чишмә авылында яши. Көйгә,моңга күчкән чишмә тавышы, адашкан бураннар шәүләсе, яшерен серлелек бөтерчек Әхмәткә туган - як табигатеннән күчкәндер, мөгаен.

Ак чишмә, Әткәй уйный курайда , Әниемә шигырьләен уку

1 а.б. 1946нчы елда әтиләре Мөхәммәтһади армиядән кайткач, алар бөтен гаиләләре белән Саба районының Әбде урман хуҗалыгына күчәләр.

2 а.б. Гомумән, Әхмәтнең әтисе, урман белгече буларак, бер урыннан икенче урынга күчеп йөри, һәм Әхмәткә кечкенә яшеннән ук Татарстанның төрле районнарында яшәргә туры килә. Саба, Тәкәнеш, Алексеевск, Балык бистәсе районы булачак иҗатында тирән эз калдырган.

Авылым яңгырлары , Авылым шигырьләре укыла

1 а.б. 1959 нчы елда Балык бистәсе районы Котлы Бөкаш урта мәктәбен тәмамлый.Котлы Бөкәш урта мәктәбендә укыганда, сабакташы (куренекле шагыйрь) Равил Фәйзуллин белән ярыша-ярыша, рус телендә язган Әхмәт, дусты Равилдән урнәк алып, ана телендә шигырьләр иҗат итә башлый.

2а.б.Мәктәпне тәмамлагач, Лубян урманчылык техникумында махсус белем ала.

1962-1965елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армия хезмәтендә шашынып-шашынып үзенең каләмен сыный.

Хәрби газета редакциясендә солдат Әхмәтнең "Поиск" (Эзләнү) исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

( Туган ил Көз. Урман. шигырләре укыла)

1а.б. 1965нче елның ахырында хәрби бурычын үтәп туган якларына кайта һәм комсомол юлламасы белән Түбән Кама нефть-химия заводы төзелешенә эшкә китә. Түбән Камада ул тракторчы, төзелеш компрессоры механигы, газета хәбәрчесе вазифаларын башкара

2а.б 1966 нчы елда Балык бистәсе районының Шомырбаш авылында яшәгән әнисе янына кайта.Шомыртбаш сигезьеллык мәктәбендә немец теле укытучысы булып эшли.

.(Шомыртбаш урманнары. Туганнар )

1аб 1967-1972еллар арасында төрле төбәкләрдә Үзбәкстан өлкәсендә производство гимнастикасы инструторы, Тольяти шәһәрендә слесарь -монтажчы, аннан янә Түбән Камада тракторчы компрессочы вазифаларын башкара.

2.а.б. 1973нче елда гаиләсе белән Казанда төпләнә. Казан телевидениясендә-тәрҗемәче, Татарстанның республика халык иҗаты йортында ,Мәдәният министрлыгында методист булып эшли.

1977елда Әхмәт Гадел, читтән торып укып, Мәскәүдәге Максим Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый. 1979нчы елдан СССР Язучылар союзы члены.

Балачагым ,Дуслык кояшы шигырьләре укыла

1а.б. Әхмәт аганың 1978елда Ташкентта "Чам" "Нарат "кырым татар телендә, 1982елда Казанда "Яшьлек урамы" 1985елда "Көмеш кылган җырлары" "Яшьлегем былбыллары" исемле китаплары дөнья күрә.

2а.б. 1983-1984нче елларда СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры булып тора. "Әхмәт Гадел җир-су, нигез, туфрак, буыннар язмышыны багышланган әсәрләрендә көчле. Шагыйрь иркенләп яза, үзенең табигый хәләтенә кайта, әрнү-борчулары сине уйландыра, ул хисләр, синең хисләр, синең борчуларга әйләнә. Кыскасы, шагыйрь укучы алдында җанын ачып сала. Бер нәрсәне дә яшерми -дип Сибгат Хәким 1985нче елда ук язган иде Ә.Гаделнең "Яшьлегем былбыллары" исемле җыентыгына кереш сүздә.

1а.б.Әхмәт Гадел Сибгат Хәкимнең фатихасын алганнан соң, тагын да көчлерәк, җитдирәк иҗат итә башлый. 1990нче елда "Серле күпер",1992нче елда"Дәрт",

2000нче елда " Йолдызлы чат",2002нче елда " Рух бәйрәме"

2003нче елда "Танылган болытлар "исемле китаплары исә Әхмәт Гаделне татар шигъриятендә үз йөзен тапкан, заман ритмын тоеп яшәгән, үзенчәлекле, шигъри алымнарга, сурәтле язу манерасына ия булган каләм остасы итеп таныта.

2А.б Шагыйрьнең дистәләрчә лирик шигырьләре Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан көйгә салына. Җырларының байтагына көйне автор Әхмәт Гадел үзе язган, үзе тудырган. (Исеме үк җырлап торган "Ак болытлар ага җырын Миңгол Галиев яратып башкара.)

Җыр Шәмсевәлиева Кадрия "Күңелеңә авыр алма" Әхмәт Гадел сүзе

1а.б. Әхмәт ага кинодраматургия жанрында да актив иҗат итә. Аның сценарийлары буенча Татарстанның дистәләгән күренекле шәхесләре- Минтимер Шәймиев, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Мансур хәсәнов, Мәгъсүм Насыйбуллин һәм башка бик күпләр турында документаль фильмнар эшләнде. Шуны да онытмыйк: Әхмәт Гадел-беренче татар мультфильмы авторы, тәрҗемәче һәм редакторы.

2а.б.1984елда Ашхабадта, 1987елда Мәскәүдә узган Бөтенсоюз кинофестивальләрендә лауреат булган. 1992-1997нче елларда киноматография дәүләт комитетында,

1997-1999нчы елларда Язучылар рәисе урынбасары булып эшли. Шулай ук , тормышның төрле якларын яктыртан публицистик мәкаләләр, очерклар авторы буларак та Әхмәт ага безгә яхшы таныш.

Кеше, Матурлык

2а.б. Әхмәт Гаделгә1992нче елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә.

1999нчы елда -ул Башкортстанның Фатих Кәрим исемендәге әдәби бүләккә ия була.

Эшчәнлегенең соңгы елларында "Шәһри Казан" газетасының әдәби -сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.

1а.б. 2012нче елның 13нче ноябрендә Әхмәт Гадел арабыздан китте. Васыяте буенча кабере зур Мәшләк авылы зиратында.

2а.б.Танылган татар шагыйре, кинодраматург, язучы-публицист Әхмәт Гадел (Әхмәт Һади улы Гаязов) татар дөньясына тирән эз калдырган шәхес. Ул иҗат иткән шигырьләрдә халыкның җаны, моңы, характеры чагыла.

1а.б. Xәзер сүз Әхмәт Гаделнең иҗатташ дусларына, якташларына бирелә.



  1. 3ур Мәшләк авылы зыяратына күмелгән Ә.Гадел каберенә зыярат кылу.

Ә.Гаделне искә алу кичәсеӘ.Гаделне искә алу кичәсе

Авылыбызның имам-хатибы-Нуриев Вәлиәхмәт Ә.Гадел рухына дога укый

Ә.Гаделне искә алу кичәсеӘ.Гаделне искә алу кичәсе

Сулдан уңга: Шаһинур Мостафин, Ринат Нуруллин, Ихтияр Гаязов, авылыбызның имам-хатибы Вәлиәхмәт





  1. 3ур Мәшләк авылы мәчетендә Ә.Гадел рухына дога кылу.

Ә.Гаделне искә алу кичәсеАвылыбызның имам-хатибы Нуриев Вәлиәхмәт

Ә.Гаделне искә алу кичәсе

Ә.Гаделне искә алу кичәсеӘ.Гаделне искә алу кичәсе

М.Галиев мәчеттә авыл картлары янында



  1. "Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең"-искә алу кичәсеннән күренешләр

Ә.Гаделне искә алу кичәсеӘ.Гаделне искә алу кичәсе

Бәйрәм кунаклары Шаһинур Мостафин

Ә.Гаделне искә алу кичәсеӘ.Гаделне искә алу кичәсе

Ринат Нуруллин Ихтияр Гаязов

Ә.Гаделне искә алу кичәсеМ.Галиев чыгышы

© 2010-2022