Конспект урока по татарскому языку Сөн буенда туган моң. (10 класс, русскоязычная группа)

Конспект урока по татарскому языку,посвященный творчеству поэта Роберта Миннуллина для учащихся 10ого класса русских групп. Максатлар:1.Шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү.2.Роберт Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле, дөрес дикция белән укырга өйрәтү.3.Әниләргә карата ихтирамлы булу, аларны хөрмәт итү. Җиһазлар:Ноутбук, проектор,  аудиомагнитофон, презентация (дәрес планына терәлеп күрсәтелә),  ( видеокассета: “Сөн буенда туган моң”, “Роберт Миңнуллин иҗаты һәм биографиясе”), аудиокассета: “Исә...
Раздел Иностранные языки
Класс 10 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Сөн буенда туган моң".

(Роберт Миңнуллин тормышы һәм иҗаты ).

Шигъри - музыкаль дәрес.

Сыйныф: 10 "А"( Рус төркеме).

.


Максатлар:

1.Шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү.

2.Роберт Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле, дөрес дикция белән укырга өйрәтү.

3.Әниләргә карата ихтирамлы булу, аларны хөрмәт итү.

Җиһазлар:

Ноутбук, проектор, аудиомагнитофон, презентация (дәрес планына терәлеп күрсәтелә),

( видеокассета: "Сөн буенда туган моң", "Роберт Миңнуллин иҗаты һәм биографиясе"), аудиокассета: "Исәнмесез", җырлар,китаплар күргәзмәсе.

(Дәрес башлангыйча, сыйныф бүлмәсендә Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган җырлар магнитофон аша яңгырый.Кыңгырау чылтырагач, магнитофон сүндерелә).

Дәрес барышы:

I.Дәресне оештыру.

Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган җырлар яңгырый. Теманы үзләштерергә уңай мохит тудыру.

II.Укытучы сүзе:

Исәнмесез укучылар, укытучылар һәм безне якын итеп килгән кунаклар! Бүген без сезнең белән шигъри - музыкаль дәрескә җыелыштык. Дәресебезнең темасы " Сөн буенда туган моң". Ул Роберт Миңнуллин тормышына һәм иҗатына багышланган.

1нче укучы:

Бәләкәй чакта мәктәптә

Ул бик әйбәт укыган.

Кызлар белән утырса да,

Бик тәртипле утырган.

Шулай да кайчагында

Дәресе калгалаган.

Аннан математикадан

"Өчлеләр алгалаган.

2нче укучы:

Еларга яратмаса да,

Аны еш елатканнар.

Еш кына елатсалар да,

Үзен бик яратканнар.

Ул әле дә үзен кеше

Ярата диеп белә.

Килешмәсә дә, йөри ул

Эшләпә киеп кенә.

3нче укучы:

Бик аз сүзле - бер дә юкка

Бик көенми ул артык.

Шөгыльлләнми спорт белән,

Шуңа күрә юантык.

Бераз гына юан булу

Аңа бик тә килешә.

Аны күргәч, кызлар гына

Ни өчендер көлешә.

4нче укучы:

Ул бик озын буйлы түгел

Һәм бик үк кыска түгел.

Уйнаган була гармунда,

Ләкин бик оста түгел.

Бик оста уйнамаса да,

Ул күңел биреп уйный.

Ул үзен, ни сәбәптәндер,

Талантлы диеп уйлый.

5нче укучы:

Балалар аны бик тиз таный,

Ә күбесе белми дә,

Шигырь укып көлдерә ул

Үзе никтер келми дә.

Сәхнәгә бер чыгып басса,

Сибә генә борчакны.

Ул үзе болай начар да,

Шәп тә түгел ул чаклы.

6нчы укучы:

Ул ипи дә бик ярата,

Үзе үстермәсә дә.

Хәтта кәнфит ашый, Хәер,

Ансы башка мәсьәлә...

Шундый кызык бер кеше ул.

Кем дисезме?

Мин ул. Мин -

Шагыйрь Роберт Миңнуллин

(Слайд күрсәтелә: Р.Миңнуллинның фотосүрәте).

Укытучы сүзе:

Ни өчен бу тема? Чөнки 2008нчы ел ул Роберт Миңнуллин өчен бик зур вакыйга. Аңа 60 яшь тула.. Шуңа күрә, без үзебезнең яраткан шагыйребез Роберт Миңнуллин турында күбрәк белергә тиеш, чөнки аның шигырьләрен кечкенә чактан ук өйрәнеп, төрле бәйрәмнәрдә сәнгатьле итеп сөйләүләребез әле дә күз алдыбызда тора.

(Слайд күрсәтелә. Укучыларның Р.Миңнуллин шигырьләренә багышланган

" Шигырь бәйрәме"ннән күренеш.)

Укытучы сүзе;

Бүгенге шигъри - музыкаль дәрестә сез шагыйрьнең биографиясе белән танышып китәрсез, аның иҗаты белән дә танышырсыз. Аның шигырьләренә язылган җырларны тыңларбыз, хәтта үзегез дә чыгышлар ясарсыз.

(7 нче укучы Р. Миңнуллин биографиясе турында сөйли, шул вакытта

"Әнкәй" дигән җыр фон булып яңгырый).

8нче укучы: "Гөлҗәүһәр" шигырен сөйли. ( Роберт Миңнуллинның әнисе турында ).

(Слайд күрсәтелә; Р.Миңнуллинның әнисенең фотосүрәте).

(Проектор аша видеоматериал күрсәтелә. (Р.Миңнуллинның балаларга сорау биргәне турында: " Сез әниләрегезне, әтиләрегезне ни өчен яратасыз?

Һәм әти - әнигә багышлаган шигырен укыйлар.).

9 нчы укучы "Әни кирәк" дигән шигырен сөйли.

Нәтиҗә: Димәк, әниләр безгә гомер буе юл күрсәтеп, җылытып, кадерләп торалар).

(Проектор аша видеоматериал күрсәтелә. Роберт Миңнуллин чыгышы күрсәтелә - Сабантуй вакытында, нигә шагыйрь булган эпизоды).

Укытучы сүзе:

Укучылар, үзегезнеө игътибарыгызны сыйныфта хәзерләгән китаплар күргәзмәсенә юллагыз

10нчы укучы чыгышы:

  1. " Яшь Ленинчы" ( " Сабантуй" ) газетасына эшкә килә.

  2. " Казан утлары" журналы редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли.

  3. Телевидениядә баш редактор була.

  4. 1986нчы елдан " Сабантуй" газетасының баш мөһәррире булып эшли башлый.

Димәк,Р.М. ул шагыйрь генә түгел, ә тәҗрибәле журналист та.

11нче укучы:

("Роберт Миңнуллин" дигән китаптан. " Мәгариф нәшрияты, Казан, 2004 ел.).


( Слайд. Шәүкәт Галиев фотосүрәте).

"Роберт Миңнуллин беренче китабын "Бәхетле булыгыз" дип атаган иде. Теләге нәшрият капусы ачылган чакка туры килгәндер: бик күп укучыларын бүхетле итте ул. Телдән төшмичә җырланган җырлары белән барлык өйләргә, күңелләргә килеп керде, үзен дә яраттырды.. Ә сабыйлар аны тәмам үз итте: шигырьләрен отып алып сәхнәләрдән сөйлиләр, җырларын җырлыйлар. Аны белмәгән татар баласы юктыр., - дип яза аның остазы Шәүкәт Галиев.

(Слайд Сибгат Хәким фотосүрәте бу китабы турында).

"Балачак бәйрәмнәре" китабы өчен сөенеп, 1985 нче елны Сибгат Хәким:

" Балалык шушындый бәйрәмнәрдән башлана. Мин иондый бәйрәмнәрнең күбрәк булуын телим! - дип язган иде. Бүген нәкъ ул теләгәнчә, балачак урамында янә бәйрәм. Роберт Миңнуллин 1994нче елда Халыкара Андерсен бүләгенә лаек булды.

(Слайд Илдар Юзеев фотосүрәте):

" Дөньядагы иң зур алма" китабы Ганс Христиан Андерсен Дипломы белән бүләкләнде. Балалар әдәбиятында дөньякүләм югары дәрәҗә бу. Халкың яратуы халыкара бәягә тәңгәл килгәч, икеләтә куаныч. Бу - зур вакыйга, - дип яза Илдар Юзеев



Укытучы сүзе:

Роберт Миннуллинның " Кызык кеше" дигән шигыре дә Ганс Христиан Андерсен Премиясенә лаек булган китаптан алынып укылды.

12 нче укучы:

Ә менә 1998нче елда " Күчтәнәч" дигән шигырләр китабы өчен шагыйрҗгә Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә.

Әйдәгез әле, шул китаптан бер шигырҗ тыңлап китик. Ул " Кунакка килегез" дигән шигырь.

Антон Л.:

Җирнең иң матур җирендә

Татарстанда торам мин!

Малайлар һәм кызлар, сезне.

Кунакка чакырам мин.

Йөртербез сезне утыртып

Я " КамАЗ"га, я атка,

Ашыксагыз, үзебездә

Ясалган самолетка.

Саша А.:

Сезне үзебез үстергән

Ипи белән сыйларбыз.

Матур итеп Тукай, Җәлил

Шигырҗләрен сөйләрбез.

Ни телисез. Бар да булыр.

Көнҗяк та үзебездә.

Кирәк икән, котыбыда

Киләчәк үзе безгә.

Альбина Р.:

Тундрасын да, дңунглиен да,

Даласын да табарбыз.

Әгәр тайга кирәк булса,

Анысын да кабарбыз!

Олег Т.:

Безнең якның көзе дә бар.

Кышы, язы, җәе дә.

Бездә иген кырлары да

Диңгез булып җәелә.

Таудан да биек өелә

Ашлык көшелләре дә.

Чөнки эшчән, тырыш безнең

Якның кешеләре дә!

Элина Р.:

Безнең өстә - якты кояш

Һәм зәп - зәңгәр төсле күк.

Гомумән, бездә бик матур -

Нәкү сездәге төсле үк!

Яна Ш.:

Тагын ниме? Безгә килгәч,

Үзегез дә күрерсез.

Бездә - Идел буйларында

Булмас сезгә күңелсез!

Безнең якларны күрсәгез,

Сез шаккатыр идегез.

Дусларыгыз көтә сезне -

Татарстанга килегез!

Э.Р,: Аның бу китабы төрле темаларга бүленгән:

Оля К.:

  • Акбай цирк карый.

  • Балачак бәйрәмнәре.

  • Җиде абый тай җигә.

  • Җәйнең яшел аты.

  • Айга очтык.

  • Безнең авыл зоопаркы.

  • Энекәш кирәк миңа.

Э.Р.: Бу бүлекләр аерым китаплар булып та басылып чыккан.

( Китаплар күргәзмәсеннән шул китаплар күрсәтелә).

Физкультминут. Күзләргә күнегүләр ясала.


(Проектор аша видеоклип күрсәтелә.

Рафаэль Латыйпов башкаруында җыр яңгырый.


Э.Р.: Роберт Миңнуллин сүзләренә композиторлар җырлар язалар, ә менә аның китаплары өчен рәсемнәрне рәссамнар ясыйлар.

( Проектор аша видеоматериал күрсәтелә. Фәридә Хәсьянова турында сюжет).

Яна Ш:

Роберт Миңнуллинның " Хәрефләр дөньясында" дигән шигырь китабы чыкты, анда ул ике телдә язган:

  1. Татар теле.

  2. Латин графикасына нигезләнеп.

Аның шигырьләре шулай ук: рус, башкорт, удмурт, украин, эстон, беларус һәм башка телләрдә басыла.

Укытучы сүзе:

Хәзер шул " Хәрефләр дөньясындагы" шигырьләрне безгә кечкенә укучыларыбыз башкарырлар.


( 2А сыйныфы укучылары шул китаптан яттан шигырьләр укыйлар).

Укытучы сүзе:

Бүгенге көнгә исә аның 30дан артык китаплары басылып чыккан.

Р.Миңнуллинга әдәби эшчәнлеге өчен аңа Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелә.

Абдулла Алиш исемендәге премиягә лаек була.

Фатих Кәрим премиясе лауреаты.

Альбина Р.:

Юмор - тапкырлык, йөгерек уй, дигән сүз. Китап битләрен ачкан саен үзеңне кызыклы дөньяга сәяхәттә кебек хис итәсең. Монда укучыны 150 күңелле һәм мәгънәле очрашу көтә.

Шигырь юлларында аҗагандай балкып - кабынып самими шаянлык уйный - тыйнак, әдәпле, затлы шаянлык. Без татарларга хас булганча. Р.Миңнуллин иҗатының бу хасиятен Сибгат Хәким бик төгәл бәяләген иде:

" Халыкчанлыкны эчтән җылытып, нурландырып җибәрә торган бер сыйфат - юмор. Балалар шигырьләрен моңардан башка күз алдына китерү алмыйм".

(Слайд Сергей Михалков фотосүрәте күрсәтелә)

Регина С.:

Рус шагыйре Сергей Михалков исә:

"Никто не любит читать скучные книги, пусть даже они очень полезные и умные. Роберт Миннуллин пишет весело и интересно… Но поэт в своих стихах не только развлекает. но и учит.». Стихи Роберта мне кажется, звучат, как курай - сладкоголосая свирель - вплетающая свою мелодию в богатую талантами татарской поэзии».

Нәтиҗә:Балалар көлергә, елмаерга, уйнарга, шаярырга тиеш.

Станисав И.:

1. Ә Илдар Юзеев, татар халык шагыйре болай яза:

«Дөньядагы иң зур алма» үстереп, аны 5кә генә түгел, 100 - 1000 бүлеп, балаларга өләште. Ул - олыларның да үз шагыйре».

Павел С.:

2. Львов писал о творчестве Р.Миннуллина

« он похож на свой народ. В его стихах живет глубинная правда, скромность. Главное в его стихах - настроение, самобытность, мировосприятие.

Олег Т.:

3.А литературный критик Салих Маннапов писал:

« Творческий поиск Роберта Миннуллина - не краткосрочное увлечение, а настоящее призвание, такое, как у признанных мастеров детской поэзии С. Маршака. С. Михалкова, А.Барто, Б.Рахмета, Ш.Галиева - это стремление к природной чистоте, познание мира и его первоосновах, это радость первооткрывателя».

(Проектор аша видеоматериал күрсәтелә.

Ильдар Юзеев - видео - шигырь укый

Р.Мицнуллинныц депутатлыгы турында.)


Укытучы сүзе:

Роберт Миннуллин журналист, шагыйрь генә түгел ул. Ә танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе. 1990 нчы елдан - Татарстанның халык депутаты.


Ныгыту: ( тестирование нигезендә):

1. Бүген без кем турында сөйләдек?

А. Композитор.

Б. Язучы.

В. Шагыйрь.

2. Р. Миңнуллин кайсы китабы өчен Г. -Х. Андерсен премиясе ала?:

А. " Бәхетле булыгыз".

Б. " Дөньядагы иң зур алма".

В. " Энекәш кирәк миңа".

3. " Күчтәнәч" дигән шигырьләр китабына ул нинди премия ала?

А. Муса Җәлил премиссы.

Б. Габдулла Тукай премиясы.

В. Фәтих Кәрим премиясы.


  1. Кайсы елдан ук ул депутат?

А. 1986.

Б. 2006.

В. 1990.


  1. Аның китапларын кем нәкыйшли?

А. Эльмира Ахтямова.

Б. Фәридә Хәсьянова.

В. Айсылу Батыршина.

Билге кую.

Өй эше:

Даталар белән карточкалар күрсәтелә:

1948, 1994, 1986,2006, 1998,1990, 1973, 1976.

Сорау: Бу елларда нинди күренекле вакыйгалар була?

Хронологик җәдвәлләр дигән таблица ясап, шуны тутырырга

© 2010-2022