Урок-проект по татарской литературе Муса Җәлил-якты йолдыз

Дәрес-проект  “Муса Җәлил- якты йолдыз”          Проектның максатлары: 1.М.Җәлилнең  тормыш һәм иҗат юлы турында тулы мәгълүмат бирү,әсәрләре белән таныштыру.  2.Танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү.  3.М.Җәлил  әсәрләренә, шигърияткә карата, татар әдәбиятына, мәдәниятенә хөрмәт, мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү.  Проектның эш төрләре:  1. М.Җәлилнең  биографиясе белән тирәнтен танышу.  2. Муса Җәлил...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Казан шәһәре Мәскәү районы "94 нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нургалиева Гөлсинә Мидхәт кызы


Дәрес-проект "Муса Җәлил- якты йолдыз"

Проектның максатлары: 1.М.Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында тулы мәгълүмат бирү,әсәрләре белән таныштыру.

2.Танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү.

3.М.Җәлил әсәрләренә, шигърияткә карата, татар әдәбиятына, мәдәниятенә хөрмәт, мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү.

Проектның эш төрләре:

1. М.Җәлилнең биографиясе белән тирәнтен танышу.

2. Муса Җәлил музеена экскурсиягә бару

3. Муса Җәлилгә багышланган викториналарда катнашу.

4." Гомрем минем моңлы бер җыр иде..." иншалар язу.

5. Шагыйрьнең иҗаты белән тирәнтен танышу, сәнгатьле уку кичәсе үткәрү.

6. Презентацияләр бәйгесе "Муса Җәлил - патриот шагыйрь"

7. Проектларны төгәлләп, нәтиҗә ясау.

Проектның этаплары:

I Әзерлек этабы

Эшне оештыру:

  • программасын төзү

  • эш планы

  • үтәү барышын сурәтләү

Проект эшенә кереш:

  • проблема,максат кую

  • регламент

  • йөкләмәләрне бүлү

  • төркем формалаштыру

  • киңәшләр бирү

II Төп өлеш

Төркем белән эшләү:

  • чыганаклар белән танышу

  • техник чаралар куллану

  • рефлексия

Төркемара әңгәмә:

  • эзләнү эше

  • чыгышлар

  • иҗади эш (инша)

III Йомгаклау, нәтиҗә ясау өлеше

Эшләнелгән эшкә нәтиҗә ясау

  • йомгаклау

  • бәя,үзбәя

  • нәтиҗә ясау

Мәгълүмати чыганаклар

1.Сайтлар

2. Матбугат чаралары

3. Истәлекләр,фотографияләр

Проектның йомгаклау, нәтиҗә ясау өлешен сезгә тәкъдим итәм.

Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, шагыйрьнең әсәрләре буенча китап күргәзмәсе,М.Җәлилнең портреты, копьютер,интерактив такта,проектор,колонкалар

Дәрес барышы

I.Мотивлаштыру- ориентлаштыру.

1). а).Уңай психологик халәт тудыру;

"Җырларым" җыры яңгырый.(М.Җәлил сүзләре, Р.Яхин музыкасы)

-Исәнмесез кадерле балалар! Утырыгыз. Бүгенге татар әдәбияты дәресен башлыйбыз.

"Җырлап үттем данлы көрәш кырын,

Җырлап килдем тормыш языма ..."

М.Җәлил.

ә) Белемнәрне актуальләштерү.

Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына тугрылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды.

Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.

Укучылар, М.Җәлилгә багышланган проектның йомгаклау этабына җиттек. Бу дәрестә без бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерербез, шагыйрь иҗатына йомгак ясарбыз. Һәр төркем үзенең презентациясен яклар, М.Җәлил иҗаты, тормышы турындагы истәлекләрне тыңларбыз. Сөйләм телегезне тикшерү һәм үстерү максатыннан шигырләрен сәнгатьле укырбыз.

Укучылар, әйдәгез башта проект этапларын һәм башкарылган эшне искә төшереп үтик.

Көтелгән җаваплар:- Без төркемнәргә бүлендек, максатлар куйдык һәм йөкләмәләр алдык.

- Башта Муса Җәлилнең тормыш юлы белән һәр төркем индивидуаль танышты, аннары шагыйрьнең Казандагы музей-фатирына бардык.

-Икенче дәрестә викторина ярдәмендә Җәлилнең тормышы һәм иҗаты буенча белемнәребезне тикшердек, шигырьләрен сәнгатьле укып, анализладык.

- " Гомрем минем моңлы бер җыр иде..." темасына иншалар яздык, алар сезнең каршыгызда

Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Ә бүгенге дәрестә сез презентацияләрегезне якларсыз, һәр төркем үз йөкләмәсен ничек башкарганын бәяләрбез.

II Төп өлеш

  1. Укучылар, сүзне беренче төркемгә бирик.

(Беренче төркем укучылары чиратлап чыгыш ясыйлар.)

1 нче укучы: Безнең төркем Муса Җәлилнең тормыш юлын өйрәнде. Чыгышыбызны берничә этапка бүләбез, һәр чыгыш презентация белән бәйләнеп бара.

а) Муса Җәлилнең балачагы

ә) Мәскәүдәге тормышы,опера сәнгате

б) Муса Җәлилнең гаиләсе

Әйдәгез, алган мәгълүматларны ныгыту һәм яхшырак истә калдыру максатыннан, тест эшләп алыйк.

Тест биремнәре:

1.М.Җәлилнең туган елын курсәтегез.

а) 1902 б) 1904 в) 1906

2. М.Җәлилнең әтисенең исеме ничек?

а) Мөхәммәтгариф б) Мостафа в) Кәрим

3. Муса Җәлилнең кызы кем исемле?

а) Лилия б) Чулпан в) Ландыш

4. 1941 нче елда сугышта М.Җәлил кем буларак катнаша?

а) хәрби хәбәрче б) шагыйрь в) журналист

5. Муса Җәлил ничәнче елда әсирлеккә төшә?

а) 1941 б) 1943 в) 1942

6.Муса Җәлилнең әнисенең исеме:

а)Рәхимә б)Люция в)Әминә

7.Нинди мәдрәсәдә белем ала?

а)"Хөсәения" б)"Мөхәммәдия" в)"Галия"

8. Ничәнче елда Казанга килә?

а)1931 б)1922 в)1942

9.1945 нче елның 25 нче августында ничә җәлилченең гомере өзелә?

а)10 б)11 в)8

10. 1945 нче елның 25 нче августында җәлилчеләрнең гомерләре нинди төрмәдә өзелә?

а)Демблин б)Моабит в) Плетцензее

Менә интерактив тактада тестның дөрес җаваплары күрсәтелгән, үз эшләрегезне тикшерегез, билге куярга да онытмагыз.

Физкультминут (экранда, күзләр өчен)

2) Рәхмәт,укучылар. Чыннан да, чыгышыгыз бик кызыклы, эчтәлекле һәм нәтиҗәле булды. Сыйныфташларыгыз да игътибар белән тыңлаганнар, чөнки тест биремнәрен яхшы эшләделәр. Ә хәзер икенче төркемгә сүз бирәбез.

1 нче укучы: Безнең төркем Муса Җәлилнең иҗатын, аның турында булган истәлекләрне өйрәндек. Чыгышыбызны шулай ук берничә этапка бүләбез, һәр чыгыш презентация белән бәйләнеп бара.

а) Мусаның беренче иҗат җимешләре

б) Үлемне җиңгән җырлар...

в) М.Җәлил турында төрле истәлекләр

Безнең төркем дә тест биремнәре әзерләде. Шулар ярдәмендә алган белемнәрне ныгытыйк.

Бу өзекләр кайсы шигырьләрдән алынган?

1. "Сикереп торды Марат,

Күрә эшләр харап…"

а) "Карак песи" б) "Сәгать" в) "Күке".

2. "Ул кояш белән бергә кузгала

Көрәген ала, җиңен сызгана..."

а) "Бакчачы" б) "Дулкыннар" в) "Чәчәкләр".

3. "Алар бит изге Җир-ананың

Сөекле кызлары, уллары..."

а) "Күке" б) "Вәхшәт" в) "Чәчәкләр".

4. "Иртә белән майга дип,

Керсәм, күзем акайды: "

а) "Бүреләр" б) "Карак песи" в) "Куык".

5. "Ул - минем шатлыгым, ул - йөрәк ялкыным

Ул - батыр, сөйкемле, нәкъ сезнең шикелле"

а) "Әтәч" б) "Дулкыннар" в) "Кызыл ромашка".

6. "Ул берүзе сугышты

Унбиш укчыга каршы..."

а) "Сандугач һәм Чишмә" б) "Имән" в) "Кызыл ромашка".

7. "Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

- Муса инде үлгән, - дисәләр..."

а) "Ышанма" б) "Дуска" в) "Бакчачы".

8. "Көн яңгырлы иде. Берсен-берсе

Куа-куа кургаш болытлар... "

а) "Дуска" б) "Вәхшәт" в) "Кичер илем".

9. Беренче шигыренең исеме ничек?

а) "Кызыма" б) "Бәхет" в) "Ишек төбендә

10. Муса Җәлилнең шигъри әсәрләре тупланган җыентык кайсы төрмә исеме белән атала?

а) Тегель б) Моабит в) Шпандау

Икенче төркем укучыларының да презентацияләре эчтәлекле, кызыклы булган. Тест нәтиҗәләреннән күренгәнчә,беренче төркем әгъзалары иптәшләрен игътибар белән тыңлаганнар. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт.

III. Рефлексия.( йомгаклау өчен сораулар).

- Бүгенге проектны йомгаклау дәресендә нәрсә эшләргә тиеш идек?

Көтелгән җавап: Без бу дәрестә М.Җәлилнең талантлы шәхес, герой шагыйрь булуын тагын бер кат расларга, аның гүзәл иҗатына анализ ясарга, шул ук вакытта сөйләм телебезне баетырга, компьютерда эшләү күнекмәләрен камилләштерергә тиеш идек.

- Ничек эшләдек?

Көтелгән җавап:Үз алдыбызга куйган максатка ирешү өчен без бик күп төрле эшләр башкардык: төрле төр соруларга җавап биргәндә бәйләнешле сөйләмгә игътибар итү белән беррәттән компьютерда эшләү күнекмәләрен арттырдык, төркемнәргә бүленеп эшләдек, тест чиштек, игътибарлы тыңлау күнекмәләрен камилләштердек, бик кызыклы физкультминут үткәрдек.

- Нинди нәтиҗә ясадык?

Көтелгән җавап: Патриот-шагыйребез М.Җәлил турында бик күп яңа мәгълүматлар тупладык.Аның көчле рухлы, тирән хисле, талантлы шәхес булуына тагын бер кат инандык.

IV.Үзбәя. ( Үзбәя аша дәрестәге эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге ачыклана).

V. Йомгаклау.

Укучылар, бүгенге дәресебезне Муса Җәлилнең шигъри юллары белән йомгаклыйсым килә:

Батыр үлә,үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып,

Исемең калсын,үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.



© 2010-2022