Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә синквейн алымын куллану

 Синквейн- иҗади фикерләүне үстерүче методик алым ( осталык дәресе) Насырова Л.У., 65 нче Татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Туган тел укытучыларының  төп максаты - белем сыйфаты белән идарә итү өчен төрле юллар һәм алымнар кулланып, киләчәктә илнең чын хуҗалары була алырлык белемле, акыллы, сау - сәламәт шәхес тәрбияләү.   Һәр укытучы үзенең дәресләрен яхшы сыйфатлы, нәтиҗәле итеп үткәрергә, төрле методик алымнарны файдаланырга, укучыларга төпле белем бирергә тырыша. Моңа нич...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Синквейн- иҗади фикерләүне үстерүче методик алым

( осталык дәресе)

Насырова Л.У., 65 нче Татар гимназиясенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Туган тел укытучыларының төп максаты - белем сыйфаты белән идарә итү өчен төрле юллар һәм алымнар кулланып, киләчәктә илнең чын хуҗалары була алырлык белемле, акыллы, сау - сәламәт шәхес тәрбияләү.

Һәр укытучы үзенең дәресләрен яхшы сыйфатлы, нәтиҗәле итеп үткәрергә, төрле методик алымнарны файдаланырга, укучыларга төпле белем бирергә тырыша. Моңа ничек өлгәшергә? Татар телен һәм әдәбиятын укытуның методик базасын ничек киңәйтергә? Телгә балаларның кызыксынуын ничек булдырырга? Шушы сораулар иҗади эшләүче укытучыларны бик тә кызыксындыра.

Бүгенге көн таләпләреннән чыгып караганда, укучының дәреслектәге кагыйдәләрне ятлап, дөрес итеп сөйләп бирү кебек формаль эшләр хәзер кәнәгатьләндерә алмый. Алган белемне киләчәктә кулланырга өйрәтү, укучының үзаллылыгын һәм иҗади фикерләвен активлаштыру, сөйләм культурасын тәрбияләү - тел укытуга куелган төп тәлаплар .

Туган тел дәресләренең иң мөһим бурычлары:

  1. үсеп килүче буынга тел закончалыклры турында тирән һәм ныклы белем бирү;

  2. тел чараларыннан уңышлы файдалана белүче һәм сәнгатьле уку күнекмәләре алган кешеләр әзерләү;

  3. үз фикерләрен ана телендә төгәл һәм матур итеп бирергә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү;

  4. укучыларның иҗади көчен, танып белү сәләтләрен һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү, аларны үзлекләреннән белем алуга әзерләү.

Югарыда саналган бурычларны хәл итү өчен укытучы үзе туган телне, аның грамматикасын яхшы белергә, белем һәм тәрбия бирүгә иҗади якын килеп, материалны аңлаешлы, кызыклы итеп бирә белергә; шул нигездә укучыларның уйлау сәләтен үстерергә тиеш.

Бүгенге чыгышымның темасы: "Синквейн- иҗади фикерләүне үстерүче методик алым" дип атала

Бала һәр дәрескә теләк белән килсен өчен, аңарда соклану һәм кәнәгатьләнү тойгылары уятырга, аны файдалы һәм максатка юнәлешле эшчәнлеккә сиздерми җәлеп итәрлек эш формалары тәкъдим итәргә кирәк.

Менә шундый эш төрләренең берсе ул синквейн.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә синквейн алымын куллану

Синквейн- француз теленнән кергән сүз, 5 дигәнне аңлата. Ул шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр, билгеле план буенча языла, биш юлдан тора, предметны ( төшенчәне) ачыклый.

Үткәрү максатлары:

  • Сүзлек запасын баета.

  • Эчтәлек сөйләүгә әзерли.

  • Идеяне билгеләргә өйрәтә.

  • Укучы үзен шагыйрь итеп хис итә.

  • Барлык балалар да башкарып чыга ала.

Синквейнны язу кагыйдәләре:

  • 1 юл - бер сүз - шигырьнең исеме, гадәттә исем.

  • 2 юл - ике сүз (сыйфат яки сыйфат фигыль). Теманы сурәтләү.

  • 3 юл - өч сүз (фигыльләр). Темага караган эш- хәрәкәтләр.

  • 4 юл - дүрт сүз - җөмлә. Авторның темага булган мөнәсәбәтен күрсәтүче фраза.

  • 5 юл - бер сүз - теманың төп фикерен кабатлаучы ассоциация, гадәттә исем.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә синквейн алымын куллануТатар теле һәм әдәбияты дәресләрендә синквейн алымын куллану

Синквейнның диамант дигән төре бар. Ул 7 юлдан тора. Аның ярдәмендә ике төшенчә арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләргә мөмкин.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә синквейн алымын куллану

Әдәбият дәресләрендә әсәрләргә анализ ясаганда бу алым бик кулай. Образларга характеристика биргәндә укучыларга шушы эш төрен тәкъдим итәм.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә синквейн алымын куллануТатар теле һәм әдәбияты дәресләрендә синквейн алымын куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә синквейн алымын куллануТатар теле һәм әдәбияты дәресләрендә синквейн алымын куллану

Синквейн алымы иҗади сәләтләрне үстерүгә, дөрес бәяләүгә, үзаллы карар кабул итүгә өйрәтә.Зур күләмле информацияне гомумиләштерүгә, катлаулы мәсьәләләрне гадиләштерергә булышлык итә. Синквейнны язуның төгәл тәртибе укучының фикерен дөрес формалаштырырга, төп фикерне билгеләргә ярдәм итә. Мондый иҗади эш башкару - җиңел, күңелле, файдалы. Сөйләм теле камилләшә, авыр төшенчәләр үзләштерелә.Синквейн төзү укучыдан уку материалында иң мөһим элементларны табуны, йомгаклау ясауны һәм шуны берничә сүз белән ( кыска итеп) әйтеп бирүне таләп итә.Синквейн алымы ярдәмендә дәреснең төрле этабында укучыларның ассоциацияләре белән танышырга мөмкин.

Дәрес башында : "Бу тема буенча мин нәрсә беләм?"

Дәрес уртасында: "Тема үзләштерү ничек бара?"

Дәрес азагында: "Нинди максатларга ирештек?"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә синквейн алымын куллану

Сүземне йомгаклап , синквейн алымының өстен якларын санап китәсем килә:

  • Тема буенча лексик материал үзләштерелә, сүзлек байлыгын арттыра

  • Грамматик материал кабатлана

  • Эчтәлекне кыскача сөйләүгә әзерли

  • Тәнкыйди фикерләүне камилләштерә

  • Ассоциацияләр ярдәмендә алган белемнәр ныгытыла

  • Катлаулы информация гомумиләштерелә

  • Укучы үзен шагыйрь итеп хис итә

  • Бөтен укучы да яза ала.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.



Укучының яңача фикерләвен үстерүгә булышлык итүче эш төрләре куллану аның структурасын укучыларны кызыксындырырлык итеп оештыру, сыйныфның бердәм, нәтиҗәле эшчәнлегенә юнәлеш, этәргеч көч бирү дигән сүз.

Күмәк хезмәттәшлек итү дәресләрендә укытучының эшчәнлеге (белем бирү вазыйфасы) әкренләп кими, укучының танып белү эшчәнлеге арта. Дәресне яңача оштыруның мөһимлеге шунда: укытучы балага үзен шәхес итеп тоярга ярдәм итә.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә синквейн алымын куллану

© 2010-2022