План-конспект урока по теме Рәвеш Рәвеш төркемчәләре

Тема: Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре. Максат: укучыларның белемнәрен тикшерү, системага салу. Рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау. Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү. Укыту ысуллары: 1.     аңлату – күрсәтү; 2.     өлешчә эзләнү; 3.     тикшерү. Укытуалымнары:таблицабеләнэшләү, темагакаратафикералышу, күнегүләрэшләү, карточкаларбеләнэш. Кулланылган стуктуралар:     - КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД, - РАУНД  РОБИН   Җиһазлау: слайд, компьютер, тест, иҗади биремле карточка, Ф.С. Сафиуллина., С.М...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Рус төркемендә укучы татар балалары өчен татар теленнән ачык дәрес

Валентина Вафина, Балык бистәсе муниципаль районы Зур Мәшләк урта мәктәбенең 1категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре.

Максат: укучыларның белемнәрен тикшерү, системага салу.

Рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау.

Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Укыту ысуллары:

1. аңлату - күрсәтү;

2. өлешчә эзләнү;

3. тикшерү.

Укыту алымнары: таблица белән эшләү, темага карата фикер алышу, күнегүләр эшләү, карточкалар белән эш.

Кулланылган стуктуралар:

- КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД,

- РАУНД РОБИН

Җиһазлау: слайд, компьютер, тест, иҗади биремле карточка, Ф.С. Сафиуллина., С.М.Ибрагимов Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 11нче сыйныфы өчен дәреслек. Казан" мәгариф" нәшрияты, 2006ел.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату

Дәрес планы

1.Оештыру моменты.

2. Рәвеш турында гомуми мәгълүмат бирү.

1)Рәвеш төркемчәләре

2)Рәвеш ясалышы

3)Рәвешләрнең җөмләдәге роле

3. Китап белән эш

4. Рәвешләрнең сөйләмдәге роле, әһәмияте.

5.Йомгаклау

6.Өй эше.

Дәрес барышы.

Оештыру моменты Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.

Укытучы сүзе Исәнмесез укучылар, кунаклар. Бүгенге дәрес үзенчәлекле булачак. Без барыбыз да үзебезне студиядә дип хис итик. "Кара-каршы" тапшыруын эфирга әзерлибез.(дәфтәрләргә числоны язу)

Бүгенге тапшыруның темасы рәвеш һәм рәвеш төркемчәләре. Гомумән рәвешләр безнең сөйләмебезгә кирәкме? Без үзебезнең фикерләребезне тыңлаучыга җиткергәндә рәвешләр кулланабызмы? Шушы сорауларга бүген җавап эзлиячәкбез. -

Сез хәзер КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (опроси-опроси-обменяйся)структурасы ярдәмендә бер - берегезнең белемнәрен тикшерерсез.

Рәвеш нинди сүз төркеме. Рәвешләр нәрсәне белдерә. Нинди сорауларга җавап бирә?

(Укучыларның җавабы: Рәвеш-мөстәкыйль сүз төркеме, эшнең яки хәлнең билгесен белдерә, ничек?кайчан? кайда? Күпме? Ник? Нигә? Сорауларына җавап бирә.Төрләнми торган сүз төркеме, бары тик дәрәҗә беән төрләнә (3дәрәҗә))

1слайд.Хәзер белемнәрне системага салыйк.

Лексик-семантик яктан рәвеш эш-хәл билгесен, яки билгесенең билгесен белдерә: тиз(эшли), күп(сөйли),җәяү(йөри), еш(кайта),шактый(озак),бик(якын)көмештәй (саф)һ.б.

Морфологик яктан рәвеш башка сүз төркемнәреннән үзенең төрләнмәве белән аерылып тора. Бары тик кайбер рәвешләр генә, сыйфатлар кебек, дәрәҗә формаларын ала:озак-озаграк-иң озын; аз-азрак-иң озын һ.б.

2.Рәвешләрнең төркемчәләре

-Рәвешләр нәрсәгә карап төркемгә бүленә( Мәгънәләренә)

-Рәвешләрнең мәгънәләре буенча нинди төркемнәре бар?

2слайд

Рәвешләрнең мәгънә буенча төркемчәләре

Билге рәвешләре:саф, күләм-чама,охшату-чагыштыру рәвешләре

Хәл рәвешләре: вакыт, урын, сәбәп-максат рәвешләре

Хәзер мин сезгә бирем тәкъдим итәм. Җөмләләрне укып рәвешләрне табарга һәм төркемчәләрен билгеләргә.

3слайд

-Миңниса үзе сөйләгәннән үзе курыккандай, як-ягына каранды.(Г.Бәширов)

-Күптән киселгән сынык бит инде ул, күптән онытылган иде бит инде. (Ә.Еники)

-Кара болыт зәңгәр итәген өстерәп, бирегә таба килә башлады.(И.Гази)

-Аның каравы, буровой утырган урын искиткеч матур булып чыкты.

3.Рәвешләрне ясалышы буенча тикшерик. Рәвешләр ясалышы буенча ничә төркемчәгә бүленә.

4слайд

Рәвешләрнең ясалышы

1. Тамыр 2.Ясалма

.Морфологик . Синтаксик . Морфологик-синтаксик

-рәвеш ясагыч -парлы Башка сүз төркемнәренең

кушымчалар -кушма төрле грамматик формада

-тезмә аерымланып рәвешкә күчүе

Хәзер җөмләләрдән рәвешләрне табабыз һәм төркемчәләрен билгелибез.

5слайд

-Төшкә таба күк йөзе ачылып, кояш язча көлеп җибәрде (Ф.Хөсни)

-Кече якның чаршавы артында ара-тирә көйсезләнеп кече сеңел шыңшый. (Г.Бәширов)

-Шулчактан бирле якын дуслар булып киттек. (Р.Ишморат)

-Атасының болай чамадан тыш ягымлыланып китүе аны тынгысызлап узды. (Г.Бәширов)

-Искәндәров кара төн уртасында. Тикмәгә килмәгәндер.(Ә.Еники)

4.Рәвешләрнең җөмләдәге роле

Рәвешләр җөмләдә нинди роль үтиләр?(Укучылар җавабы)

Белемнәрне системага салыйк.

6слайд

Синтаксик яктанрәвешләр күбрәк фигыльне, сыйфатны, яки башка бер рәвешне ачыклап хәл функциясендә киләләр:озак йөрү, сирәк очрашу, бик яхшы, шактый соң, гаять яшерен һ.б.

-кайбер рәвешләр шулай ук исемне ачыклап, аергыч функциясендә дә киләләр: бераз (вакыт), күп(еллар),озак(юл),татарча(китап) һ.б.

-сыйфатлар кебек үк, рәвеш аерым очракларда җөмләдә бәйсез позициядә хәбәр булып килә

Хәзер төркемнәрдә эшлибез.Һәр төркемгә бер җөмлә. Рәвешкә морфологик-синтаксик анализ ясарга.

  • Көмештәй ак бәс белән уралган каеннар. (Г.Әпсәләмов)

  • Әледән-әле караңгыдан каравылчы-күзәтүчелә килеп чыкты.(Н.Фәттах)

  • Безнең заманда могҗизага якын хәлләр күп.

5.Китап белән эш

Ә хәзер китап белән эшлибез.59бит.84нче күнегү. (Биремне уку)

Дәфтәрдә күнегүне эшләү.

6. Рәвешләрнең кулланылышы. Укучыларның иҗади эшләре. Анализ ясау.

Тест эшләү

7. Дәрескә йомгак ясау.

РАУНД РОБИН структурасы ярдәмендә. (По часовой стрелке.)

Димәк, рәвешләр безнең сөйләмебезгә кирәкме? Без үзебезнең фикерләребезне тыңлаучыга җиткергәндә рәвешләр кулланабызмы?

8.Өй эше.

85нче күнегү 59бит рәвешләрне аерып язарга, төркемчәләрен билгеләргә.

Билгеләр кую

Бирем №1 Карточка белән эш

Текстны укыгыз.рәвешләрне табыгыз, аларның нинди сүзләрне ачыклавы һәм җөмләнең кайсы кисәкләре булуын әйтегез.

Төньяк кунаклары

Көзге яңгырлар сирәк булды, ә сакыннар иртә башланды. Кышка кергәндә, җир дымга тиешенчә туена алмады.Агачлар беренче карны яшел килеш, салкынга куырылган яфраклары белән каршылады.Суыклар башлануга, төньяк кошлары да озак көттермәде, дәррәү кайтып төштеләр.Алар көзен өлгергән миләш,балан һәм дүләнә җимеше, нарат һәм чыршы күркәләре, аткузгалагы, сукыр кычыткан һәм аксыргак орлыклары белән сыйладылар.

Чәрелдәвек гадәттә крманда яши, әмма аны шәһәр паркларында да еш күрергә була. Ул, бездә язга кадәр торып, янәдән төньякка китә. Алар кешедә курыймыйлар.Кышын шәһәр бакчаларына, йорт-кура тирәсенә якын киләләр. Кыш урталарында аларга азык табу да авыр. Кошлар күп очракта шәһәр урамнарында һәм бакчаларда өрәңге орлыклары белән тукланалар. (Г.Хәсәнов.)

Бирем№2 Тест

1.Рәвеш нәрсәне белдерә

а)предметның билгесен

ә) эш-хәлнең билгесен

в) эш-хәл, хәрәкәтне белдерә.

2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә

а) Ничек?Кайчан? Кайда? Күпме?

ә) Нинди? Кайсы? Ничек?Кая?

б) Күпме?Нәрсәне?Кая?Нишләгәч?

3. Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?

а)дүрт

ә)алты

в)җиде

4. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар?

а) зат-сан белән төрләнә

ә)исемләшә

в)төрләнми торган сүз төркеме

5. Төзелеше ягыннан нинди рәвешләр була?

а) тамыр, ясалма, парлы

ә)кыскартылма, ясалма, тамыр

в) тамыр, ясалма,кушма,парлы,тезмә

6.Бу рәвешләрнең төркемчәләре нинди?

Былтыр,байтак,чәчәктәй, ерак, юклы,тиз

а) вакыт,күләм-чама,охшату-чагыштыру,урын, сәбәп-максат,саф

ә)саф,күләм-чама,вакыт,охшату-чагыштыру, сәбәп-максат,урын

б)күләм-чама, урын,вакыт, сәбәп-максат,охшату-чагыштыру

в)күләм-чама,урын, вакыт, сәбәп-максат, охшату-чагыштыру, саф

7. Бирелгән рәвешләрнең ясалышы ягыннан нинди рәвешләр булуын ачыкларга

Бервакыт,иртә-кич, күз ачып йомганчы, көмештәй,кинәт

а)тамыр,парлы,тезмә,кушма,ясалма

ә)кушма,парлы,тезмә,ясалма, тамыр

б)кушма.парлы,тезмә,тамыр,ясалма



© 2010-2022