Бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә рәсем сәнгатенең әһәмияте

Әдәбият дәресләре укучыларны төрле чордагы җәмгыять тормышы, әхлак нигезләре белән таныштыра, сүз сәнгатенең кыйммәтен тоярга өйрәтә. Әдәбият буенча программалар, әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә, анализлаганда, укучыларның сөйләм телен үстерүне һәм грамоталы, дөрес язуны күздә тота. Шушы бурычны үтәү йөзеннән, һәр сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре бирелә. Мин бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә рәсем сәнгатенең әһәмиятенә тукталам. Максат: укучыларда рәсем сәнгате аша әдәби әсәрләргә кызыксыну...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:





Бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә рәсем сәнгатенең әһәмияте

Асия Хәйдәр кызы Галиуллина

Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "Зәй-Каратай төп

гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль

бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы







Әдәбият дәресләре укучыларны төрле чордагы җәмгыять тормышы, әхлак нигезләре белән таныштыра, сүз сәнгатенең кыйммәтен тоярга өйрәтә. Әдәбият буенча программалар, әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә, анализлаганда, укучыларның сөйләм телен үстерүне һәм грамоталы, дөрес язуны күздә тота. Шушы бурычны үтәү йөзеннән, һәр сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре бирелә. Мин бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә рәсем сәнгатенең әһәмиятенә тукталам.

Максат: укучыларда рәсем сәнгате аша әдәби әсәрләргә кызыксыну уяту, милли мирасыбыз белән горурлану хисләре, эстетик зәвык тәрбияләү

Картиналар - балаларда коммуникатив сөйләм күнекмәләре булдыруда нәтиҗәле чара, алар укучыларның сөйләм активлыгын, фикер йөртү, танып-белү эшчәнлеген үстерә, игътибар һәм күзәтүчәнлекне дә арттыра. Беренче күрсәтмәлелек принцибын уйлап табучы К.Д.Ушинский сөйләмнең үсешендә картиналарның бик әһәмиятле булуын әйтә. "Әгәр дә сез авырдан сөйләшүче балалар булган класска керсәгез, картиналар күрсәтегез, һәм класс иркен сөйләшә башлар," - дип яза ул.

Картиналарны татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сүзлек запасын баету, грамматика буенча белемнәрне үзләштерү өчен кулланырга була. Сынлы сәнгать - эстетик һәм әхлаки тәрбия чыганагы. Һәрбер картина нәрсәгә булса да өйрәтә. Ул чынбарлыктагы һәм сәнгатьтәге матурлыкны, кешеләрнең үз-үзләренең тотышларын аңларга өйрәтә. Бер үк картина төрле класста, төрле максат белән, эш катлауландырылып файдаланыла ала.

Картина - кеше фикерен график ысул белән чагылдыру чарасы. Мәктәптә картина-рәсем белән эшләүнең төп максаты-андагы вакыйгаларны йөрәк аша үткәреп, күңел күзе белән карый, аңлый белергә өйрәтү.

Картинаны караганда "укырга": аны бербөтен итеп түгел, ә аерым-аерым өлешләрен дә күрергә өйрәнәләр. (Бүгенге укучыларыбызга нәкъ менә күзәтүчәнлек, күңел күзе белән күрә белү сәләте җитешми дә бит.)
Катлаулылык дәрәҗәсенә карап, картинаны күзәтүгә берничә минут вакыт бирелә. Укытучы исә балаларның игътибарын сораулар, аңлатулар белән бүләргә тиеш түгел. Яхшылып карап бетергәннәренә ышанганнан соң гына дәресне дәвам итәргә мөмкин.
Балалар картина буенча әңгәмәдә актив катнашырга тиеш. Әңгәмә эчтәлекле булсын өчен, сорауларны дөрес, аңлаешлы итеп бирергә кирәк. Алар билгеле бер эзлеклелектә, берсен-берсе тулыландырып барсын, баланың игътибарын читкә юнәлтмәсен. Әлеге сораулар хикәя төзү өчен план хезмәтен үтәсен.

Картинаның исеме аның төп эчтәлеген чагылдырырга тиеш. Укучылар үзләре картинага исем биреп карасыннар. Исем кыска, хәтердә калырлык, образлы булсын. Балалар картинаның эчтәлеген аңласалар, исем сайлау әллә ни кыенлык тудырмый.
Картина белән эшләгәндә, план төзү мөһим. Ул уй-фикерләрне тәтипкә сала, әйтер сүзеңне кыска һәм ачык итеп формалаштырырга ярдәм итә. План иҗади эшләргә, сөйләмне эзлекле итеп төзергә ярдәм итә. Башта үрнәк план күрсәтелә. Аның белән танышкач, тактага күмәк төзелгән план языла. Берничә укучы план буенча сөйли. Җаваплар тулыландырыла, өстәмәләр кертелә.
Картина буенча эш сочинение язу белән төгәлләнә. Укучылар дәрестә анализланган текстны дәфтәргә язалар. Башкача да эшләргә мөмкин. Башта картина буенча күмәк эш алып барыла. Һәр укучы иҗади хикәяләүне мөстәкыйль башкара һәм яза. Өченче варианты да бар: кызыклы, эчтәлеге аңлаешлы картиналар буенча эшне тулысынча мөстәкыйль рәвештә эшләтергә була. Бу очракта укытучы ярдәме булмый, телдән анализ да үткәрелми, һәр укучы иҗади эшли. Монысы күпмедер тәҗрибә туплаганнан соң гына башкарыла.
Сочинение язу барышында укучы, ирексездән, яңа сүзләргә игътибар итә, аз кулланыла торган сүзләр аның актив сүзлегенә керә башлый.
Картина буенча язылган сочинениеләр ирекле иншалардан беркадәр аерылып тора. Чөнки рәсем буенча сочинениедә эчтәлек билгеле дәрәҗәдәге кысаларда бирелә. Ә бу укучының хыялын азмы-күпме чикли. Картина буенча эшләүнең үз алымнары бар. Билгеле бер күнекмәләр аша шул алымнарны яхшы үзләштергәндә генә уңышка ирешеп була.
Баштарак сочинениене хикәяләү характерындагы, сюжетлы рәсемнәр буенча язарга кирәк. Укучылар бу очракта төп сюжетны, әйдәп баручы идеяне тиз табалар.
Эчтәлек буенча бәйләнешле сөйләм тудыру эше билгеле бер максатка хезмәт итә; укучылар сурәтләүне логик эзлеклелектә, тулы эчтәлекле итеп, матур фразалар белән бирергә өйрәнәләр. Сүзлек запасын тулыландырып, баетып торалар. Сыгылмалы, төзек, матур җөмлә төзү җиңел эш түгел, шуңа күрә дә андый төрдәге күнегүләр даими башкарылырга тиеш. Орфографик грамоталылык та зур әһәмияткә ия.

Картина буенча язма эш өч төрдә була ала:
1.Картинада нәрсә сурәтләнгәнне бернинди үзгәрешсез, төгәл итеп сөйләп чыгу.
2.Сурәтләнгән эпизодка хәтле яки аннан соң булган мизгел, күренеш турында хыялланып сөйләү.
3.Бирелгән вакыйгага охшаш вакыйганы сурәтләү. (Бу укучыларның үзләре кичергән тәэсирләре яки китаптан укып белгән материал булырга мөмкин.)

Иҗади язма эш башкарганчы, өйрәтү төрендәге күнегүләр эшләү бик мөһим. Укучылар теле белән эчтәлек, эчтәлек белән план арасындагы бәйләнешне тоя, лексик яктан төгәл, матур итеп сөйли белергә тиешләр. Укучылар түбәндәге кагыйдәләр нигезендә эш итәләр.
1. Мондый төр сочинениеләр эзлеклелекне, төгәллекне таләп итә, уйлап чыгарылган нәрсәләр биредә артык.
2. Картинада сурәтләнгән вакыйгаларның кайда, нинди шартларда булуын күрсәтеп узу кирәк.
3. Образларга исемнәр бирү шарт.
4. Эчтәлекне хәзеоге заманда сөйләү отышлы. Вакыйгаларны безнең күз алдында барган кебек сурәтләү хикәяләүгә зур җанлылык өсти.
5. Сочинениенең исеме кыска, төгәл булырга тиеш.

Татар мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрендә күренекле татар рәссамнарының берничәсе генә бирелгән. 5- сыйныфта әдәбиятта Х.Якуповның "Хөкем алдыннан", Л.Фәттаховның "Сабан туе", М.Казаковның "Үксез бала" картиналары, 6 - сыйныфта татар теленнән Л.Фәттаховның "Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай", әдәбияттан Ф.Әминевның "Су буе", Б.Урманченың "Салтык болыны", И. Зариповның "Натюрморт", Р.Килдебәковның "Г.Тукайның лирика дәфтәреннән" картиналары бирелгән, ә 7,8,9 сыйныфларда татар теле һәм әдәбият дәреслекләренә рәссамнарның картиналары гомумән кертелмәгән.

Ә бит әдәбият дәресләрендә, бигрәк тә тарихи темаларны укытканда, рәсем сәнгате әсәрләреннән файдалану әдәби әсәрне яхшырак аңларга, вакыйгалар һәм образларны тирәнрәк ачарга ярдәм итә. Мәсәлән, 7 сыйныфта "Сөембикә" бәетен укыганнан соң Ф.Халиковның "Сөембикәнең Казан белән дуслашуы" картинасын карап китсәк, укучылар татар халкы тарихының фаҗигале елларын тирәнрәк аңлыйлар. Сөембикәнең бер үк вакытта бөек тә, фаҗигале дә шәхес икәнен, аның бер генә гасыр яшәп калган Казан ханлыгының чәчәк ату символы да, шул ук вакытта аның җимерелүе, юкка чыгу символы булуын шуңадыр, Сөембикә образы Казан белән аерылгысыз икәнлеген тагын ныграк төшенәләр.

7 - сыйныфта Г.Ахуновның "Артышлы тау буенда" әсәре өйрәнелә. Бу әсәр бездә нефть чыгару эшенең башлангыч чорын сурәтләүгә багышланган әсәрләрнең берсе. Бу әсәрне өйрәнгәннән соң сочинение темалары бирелә һәм шул темаларның берсе "Нефть безнең Татарстаныбызга нәрсә бирде?" дигән. Бу дәрестә танылган якташ рәссамыбыз М Минһаҗевның "Ромашкин вышкалары" картинасы белән эшләсәк, эшебез тагын да нәтиҗәлерәк булачак. Гомумән, М.Минһаҗевның картиналарын бик еш кулланырга мөмкин. С.Сөләйманованың туган якка багышланган шигырьләрен укыганнан соң да бер дәресне, М. Минһәҗевның туган якка багышланган картиналарын кулланып, бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе иттереп үткәрергә мөмкин

9 - сыйныфта борынгы әдәбият өйрәнелә. Монда рәссам Канәфи Нәфыйковның Кол Шәриф, Г. Кандалый портретларының репродукцияләрен файдалансак, Рушан Шәмсетдиновның "Кыйссаи Йосыф" китабына ясалган иллюстрацияләрне куллану дәресләребезне эчтәлеклерәк, тирәнрәк итәчәк.

Шулай итеп, бәйләнешле сөйләм дәресләрендә рәсем сәнгатен куллану укучыларда өйрәнелә торган фәнгә кызык­сыну уяту, танып-белү актив­лыгын үстерү, укучыларның иҗади сәләт­ләрен ачыклау һәм үстерү өчен этәргеч булып тора.



© 2010-2022