Предпрофильный курс за 9 класс по фонетикеКатлаулы да кызыклы да фонетика

     “Катлаулы да , кызыклы да фонетика” дип аталган профиль алды курслар программасы – хәзерге мәктәп курсының үзенчәлекле моделе. 17 сәгатькә исәпләнгән бу курс 9 нчы сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә. Программа нигезендә укучылар татар теле авазлары системасының үзенчәлекләре белән танышалар , шуның белән бергә алар татар әдәби теленең орфоэпик нормаларын үзләштерәләр. Сөйләмдәге аваз һәм язудагы хәрефләрне аера белергә , рус теленнән һәм аның аша башка телләрдән кергән сүзләрдәге авазларны...
Раздел Иностранные языки
Класс 9 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Катлаулы да, кызыклы да фонетика .

( 9 нчы сыйныфлар өчен профиль алды курсы).

Галиуллина Гөлсинә Әнвәр кызы,

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы

Карга гомуми төп белем бирү мәктәбенең беренче

квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы .

.

Аңлатма язуы.

"Катлаулы да , кызыклы да фонетика" дип аталган профиль алды курслар программасы - хәзерге мәктәп курсының үзенчәлекле моделе. 17 сәгатькә исәпләнгән бу курс 9 нчы сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә. Программа нигезендә укучылар татар теле авазлары системасының үзенчәлекләре белән танышалар , шуның белән бергә алар татар әдәби теленең орфоэпик нормаларын үзләштерәләр. Сөйләмдәге аваз һәм язудагы хәрефләрне аера белергә , рус теленнән һәм аның аша башка телләрдән кергән сүзләрдәге авазларны дөрес әйтергә өйрәнәләр.Сингармонизм законы белән практик таныштырып , сүз басымнары буенча мәгълүмат биреп , укучыларга морфологияне өйрәтүгә дә этәргеч булачак бу курс. "Катлаулы да , кызыклы да фонетика"электив курсы укучыларга тирән, ныклы белем биреп кенә калмый , һәр баланың шәхси мөмкинлекләрен ачуда , мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен булдыруда , гуманитар профильгә юнәлеш бирүдә; бердәм республика тестларына әзерләүдә ярдәм итәчәк.

Программа үз эченә :


  • теоретик материал;

  • тестлар;

  • практик характердагы сораулар һәм биремнәр;

  • кызыклы сораулар һәм биремнәрне ала .

Курс түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала :

- орфографик һәм орфоэпик яктан дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләренә ия булган белемле шәхес тәрбияләү;

- укучыларда үзлектән уку , өйрәнү ихтыяҗы тудыру;

- туган телнең сүзлек хәзинәсен фәнни нигездә төпле үзләштерү;

- укучыларның танып белү сәләтләрен , мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен, иҗади көчен үстерү;

- укучыларда эзләнү , материалларны системага салу күнекмәләре формалаштыру;

- логик һәм абстракт фикер йөртү сәләтләрен үстерү;

- туган тел ярдәмендә милли үзаң формалаштыру.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү: тестлар , сорауларга язмача һәм телдән җаваплар , үзлектән эш , түгәрәк өстәл янында сөйләшү формаларында башкарыла. Кулланылачак биремнәр һәм күнегүләр системасы укучыларның алдагы сыйныфларда алган осталык һәм күнекмәләренә өстәмә рәвештә , ә кайберләрен берникадәр киңәйтү һәм тирәнәйтү максатыннан алынды. Биремнәр дифференциаль (җиңелдән - авырга), татар теленнән мәктәп материалын мөстәкыйль кабатлау , системага салу өчен әһәмиятле.

Укучылырның үзләштерү һәм белем дәрәҗәләренә карап , укытучы программа материалын төрләндерергә мөмкин. Биремнәр , өстәмә материалга тәкъдим ителгән күнегүләр тел күренешен аңларлык , әдәбият дәресләре белән тыгыз бәйләнеш саклап һәм укучыларны кешелеклелек рухында тәрбияләрлек булырга тиеш. Тагын рус теле белән дә предметара бәйләнеш булдыру кирәк. Әйтеп үтелгәннәрдән тыш бәйләнешле сөйләм үстерү максатында кечкенә күләмле язма эшләр (миниатюр сочинение ,әкият, шигырь , хикәя) дә үткәрелә; сәнгатьле уку,укыганны эзлекле итеп сөйләү күнекмәләре дә бирелә.

Көтелгән нәтиҗә.

Нинди нәтиҗә күз алдында тотыла соң? Белем алуга теләк - омтылышы булган , мөстәкыйль фикерли белә торган,алган белемен тормышта файдалана , ягъни киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәм итәрлек итеп үзләштергән шәхес тәрбияләү.

Программаның эчтәлеге.

Авазларның сөйләмдәге әйтелеш -яңгыраш үзенчәлекләре , башлыча , аларның нинди фонетик чолганышта килүләре турында мәгълүмат. Фонетик закончалыклар. Сузык һәм тартык авазлар , аларның саны һәм составы. Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше. Тартык авазлар таблицасын төзү.

Иҗек. Сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, юлдан-юлга дөрес күчерү. Басым (бигрәк тә мәгънә төрлелегенә китерә торган омонимик сүзләр һәм рус теленнән һәм аның аша башка телләрдән кергән сүзләрнең дөрес басым белән әйтелүенә игътибар итәргә кирәк). Интонация. Интонациянең төп өлешләре.

Кулланылыш сферасына карап хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы. Диалекталь үзенчәлекләрнең практикада чагылышын билгеләү(укучылар телендәге әдәби сөйләмне боза торган диалекталь ялгышларны бетерү).

Авазларны ишетә һәм аера белү. Сузыкларны (бигрәк тә [о] һәм [о] ,[ы] һәм [ы], [е] һәм [е] авазларын) һәм тартыкларны (бигрәк тә [г] һәм [гъ], [к] һәм [къ] , [w] һәм [в] авазларын) дөрес әйтә белү.Сүзләрне дөрес басым белән әйтә һәм иҗекләргә бүлә белү.

Татар әдәби телендә мөһим роль уйнаган аваз үзгәрешләре (комбинатор, позицион үзгәрешләр) турында төшенчә. Җирле сөйләшләрдә күзәтелгән кайбер фонетик күренешләр хакында мәгълүмат.

Фонетик анализ (фонетик анализны дөрес куеп , укучыларның орфография буенча алган күнекмәләрен ныгыту). Фонетик транскрипция .

Тематик бүленеш.

Темалар

Сәгать

саны

Үткәрү формасы

1

Фонетика һәм орфоэпия турында төшенчә. Сөйләм органнары. Аларның ясалышы.

1

Эшлекле уен.

2

Сузык авазлар. Аларның саны һәм составы.

1

Тикшеренү эше.

3

[о]һәм[о],[е]һәм[е],[ы]һәм[ы] авазларының әйтелеше.

1

Тест үткәрү.

4

Дифтонглар турында төшенчә.Иҗек.

1

Сүзлекләр белән эш.

5

Сингармонизм законы.Сузыкларның кыскаруы

1

Проектлар төзү (аерым сүзләрнең кулланылышын күзәтү).

6

Тартык авазлар. Аларның саны һәм составы.

1

Таблица төзү һәм шул таблица буенча фәнни нәтиҗәләр ясарга өйрәнү.

7

[к],[г] һәм [къ], [гъ] тартыклары.

1

Миниатюр сочинение язу."Киләчәктә мин кем?"

8.

[һ],[х], [н], [ң], [w], [в] тартыклары.

1

Гамәли (практик) эш.

9.

Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше (охшашлану, охшашсызлану, җайлашу)

1

Ситуацияле уен. Күнекмәләрне ныгыту.

10

Тартык авазлар таблицасын төзү.

1

Гамәли (практик) эш.

11

Интонация. Интонациянең төп өлешләре (фраза басымы, пауза, логик басым, тойгы басымы, сөйләм көе).Интонациянең төрләре.Инверсия.

1

Текст өстендә эш.

12

Комбинатор аваз үзгәрешләре.Редукция.Сандхи төшенчәсе.

1

Тест үткәрү.

13

Сингармонизм. Аның ике төре. Рәт гармониясе,ирен гармониясе,сингармоник парлар.

1

Проект төзү,яклау

14

Тартыклар охшашлануы.Аккомодация,диссимиляция

1

Индивидуаль эш.

15

Сүз башы, сүз уртасы, сүз ахыры закончалыклары.

1

Күнегүләр эшләү, биремнәр үтәү.

16

Фонетик транскрипция.

1

Текст буенча эш.

17

Үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау,

Йомгаклау

1

Тест үткәрү

Түгәрәк өстәл янында сөйләшү.

Дәрес-ярыш итеп үткәрергә мөмкин

Кулланылган әдәбият.

1. Ф.С. Вәлиева."Укучыларның язу һәм сөйләү телен үстерү мәсьәләләре". Казан. Мәгариф,

2.Н.В. Максимов. Урта мәктәптә татар теле укыту:Фонетика.Морфология:укытучылар өчен методик кулланма.-Казан:"Мәгариф",2004

"Татар теленнән тестлар".Казан.

3."Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа" 5-11нче сыйныфлар. - Казан.Мәгариф,-2010.

4.Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. "Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология, фразеология, фонетика, грамматика һәм орфография, орфоэпия, сүз ясалышы, морфология, синтаксис. Педагогия училищелары, гимназияләре өчен дәреслек. Казан . Мәгариф.

5. "Мәгариф" журналы,-2008(2 нче сан).

6. "Хәзерге татар әдәби теле"Казан. "Мәгариф". -2002.

7. Г.М.Сөнгатов. "Татар теленең фонетик закончалыклары".Казан. Казан дәүләт университеты, -2001.


© 2010-2022