Внеклассное мероприятие

Тема: “ Туган җирем буйлап сәяхәт”. Максат: укучыларда туган җиргә мәхәббәт һәм туган якның матурлыгына соклану хисе тәрбияләү. Укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү үз халкыңның мадәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтүгә бәйле. Шуңа күрә кече яшьтәге мәктәп балаларына туган җиребезнең үткәне һәм хәзергесе, күренекле кешеләрен, туган туфрагын, нигезен, әти-әнисен, әби-бабасын, туган телен яратуга зур әһәмит бирәм. Туган як белән горурлану хисе, туган ягыбызның матур табигатенә, Алабуга җиренең гүзәл җир булуын төшендерергә юнәлтәм.
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Туган җирем буйлап сəяхəт.

Максат: туган җиргə мəхəббəт һəм туган якның матурлыгына

соклану хисе тəрбиялəү.

Җиһазлау: экскурсиядəге фоторəсемнəр, Г.Әхтəмова «Бүлəк»,

И.И.Шишкин «Нарат урманында иртə»,Алабуга турында

рəсемнəр, компьютер.

Кичəнең барышы.

Музыка яңгырый.

-Хəерле көн, балалар!

Без бүген сезнең белəн туган җиребез буйлап сəяхəткə чыгабыз.

һəркемнең туган җире, туган теле була. Туган җир, туган тел - иң кадерле сүзлəр. Кешелəрне туган җире ашата, үстерə, гүзəл табигате белəн иркəли. Туган җире аның турында кайгырта: укыта, белем бирə, аны кеше итə, хезмəткə өйрəтə. Ә нəрсə соң ул туган ил? Ул-синең əтиең, əниең, апаң,энең,сеңлең,əбиең,бабаң. Ул- синең туган яшəгəн йортың,урамың,

шəһəрең, авылың.Ул- синең сулаган һаваң,басып йөргəн җирең, ə тагын

нəрсə соң ул?

Туган ил ул-алтын арышлар,

Туган ил ул-зифа камышлар.

Туган ил ул-иркен болыннар,

Болыннарда нəни колыннар.


Менə нəрсə икəн ул туган ил.Ә безнең туган җиребез ничек атала?

Алабуга турында нəрсəлəр белəсез?

Әйе,безне туган җиребез Алабуга. Алабуга бик борынгы шəһəрлəрдəн санала . Чиксез калын нарат урманнары,гүзəл җырлы чишмəлəре,балыкка бай күллəре,əкрен генə аккан елгалары һəм зур Чулман елгасы.Болар барсыда үзенə тартып торалар.

Ә хəзер сəяхəтебезне туган як табигатеннəн башлап җибəрик.

1нче тукталыш «Үсемлеклəр дөньясы»


Хəтерлисезме, без сезнең белəн табигатькə экскурсиягə чыккан идек.Анда нинди агачлар күргəн идегез,шулар турында сөйлəгез.

-Каен агачы нинди?

-Чыршы белəн нарат агачлары нинди?

-Тагын нинди агачлар күрдек?

- Болар агачлар, ə бу урманнарда нинди җилəклəр үсə?

(каен җилəге, кура җилəге)

-Сезнең җилəк җыйганыгыз бармы?

-Урманда булу сезгə ошадымы?

-Рəхəтме соң урманда?

-Ә һəрвакыт агачлар шаулап үссен өчен, тəмле җилəклəр пешсен

өчен кешелəр нинди булырга тиеш?

Агачларны сакларга кирəк, чөнки алар безгə чиста,саф һава биреп торалар. Ә җилəклəрдəн варенье кайнатабыз, киптереп куйганы да бик файдалы.

2нче тукталыш «Рəсемнəр күргəзмəсе.»


Сезнең алда рəсем. Әйдəгез аның турында сөйлəшеп алыйк.

-Сез монда нəрсəлəр күрəсез?

-Бу урман матурмы? Нинди бу урам? (Зур,биек наратлар үсə.)

-Аюлар нинди агачта уйныйлар?

-Агач ни өчен сынган?

-Аюлар нинди? (шаян, уйнарга яратучан,көрəн,йомшак,кыю,

күзəтүчəн).

-Бу Алабуга янындагы урманмы? (куе,кеше йөрми торган урман).

-Бу рəсемне кем язган? Исеме ничек? Кайсыгыз белə?

(Нарат урманында иртə.)

-Иртə икəнен каян белеп була?

-Бу рəсем матурмы?

-Ә сез аның тагын нинди рəсемнəрен белəсез?

-Сезнең И.Шишкин музеенда булганыгыз бармы?

И.Шишкин безнең шəһəрдə туган һəм яшəгəн. Ул үзенең рəсемнəрен дə безнең Алабуга урманнарына багышлаган һəм туган ягыбызны бөтен дөньяга таныткан. Без аның белəн горурланабыз.

3нче «Шигъри тукталыш»


Ә хəзер «Яшелчəлəр» турында шигырь тыңлап китəрбез.

КИШЕР - җирдə үсүче,

Җиңел туфрак яратып.

Тармаклана, интегə,

Тормаганда йомшартып.

Ә КЫЯР - җылы сөя,

Килгəн безгə көньяктан.

Җылытмасаң салкында,

Куркыта: «Кайтам, кайтам!»

ПОМИДОР - кояш сөя.

Кып-кызыл була аннан.

Өйгə кертсəң яшелен,

Өлгерə бик авырдан.

ЧӨГЕНДЕР - сабыр, чыдам,

Көзге кадəр борчылмый.

Яусын яңгыр, яусын кар,

Җылы җəйне юксынмый.

СУГАН - иң-иң усалы

Күздəн яшьлəр чыгара.

Ашыга, җəй азагын

Алдан сагынып тора,

Өстəллəргə менəргə,

Безне елатып көлергə.

-Бу яшелчəлəр безнең бакчаларда үсəме?

-Ә ни өчен без аларны үстерəбез?

-Ни өчен аларны күбрəк ашарга кирəк?

Димəк сəламəт булыр өчен күбрəк яшелчəлəр ашагыз,авырмагыз.

Ә хəзер кыргый хайваннар турында шигырь тыңлап китəрбез.

АЮ

Аюны усал, дилəр.

Аюдан куркалар да.

Әйбəт ул китапларда,

Куркыныч урманнарда.

БҮРЕ

Бүрене явыз, дилəр,

Очратсаң əгəр юлда.

Ә бүгенме? Юк. бары

Рəсеме минем кулда.

КУЯН

Менə тагы ак куян.

Белмим, кая чабадыр.

Алдан-арттан күрə ул,

Күзе кылый шуңадыр.

ТӨЛКЕ

Ә төлкенең койрыгы

Бигрəк матур, йомшактыр.

Себереп бара карны,

Никтер аны ошаттым.

Очлыдыр танау-күзе.

Хəйлəкəр, дилəр үзен.

-Бу хайваннар безнең урманнарда бармы?

-Сезнең аларны күргəнегез бармы?

«Йорт хайваннары» турында тыңлап китəрбез.

СЫЕР

Болын үлəннəреннəн

Витаминлы сөт җыеп,

Көтүдəн кайта сыер,

Чилəккə алыйк савып.

Керəч чынаяк тотып,

Җылы сөт көтə күплəр.

Андыйлар сау-сəламəт,

Баһадир булып үсəр.

САРЫК

Сарык йомшак йон бирə

Биялəйгə,оекка,

Җылы киез итеккə.

Бирешмəбез суыкка.

КӘҖӘ

Кəҗə сөте файдалы,

Дип сөйли безгə табиб.

Тик бардыр караклыгы,

һич булмый аны тыеп.

Койма ярыкларына

Сыйса кечкенə башы,

Үтə синең бакчаңа,

Сыдырып барын ашый.

-Бу хайваннар безгə нинди файда китерə?

Йорт хайваннары безгə зур файда китерə.

Сыер-витаминлы сөт бирə, сарык-йомшак йон бирə,

ə кəҗə сөте файдалы.

-3 шигырь турында сөйлəштек исемнəрен əйтегез? Бу шигырьлəрне

кем язган белмисезме?

-Ә нинди шигырьлəрен белəсез?

-Мин сезгə Г.Әхтəмованың шигырен укыйм. Бу шигырьнең исеме ничек

икəн, миңа əйтерсез?

КЫШКЫ УРМАН

Җəйнең эзе дə юк монда,

Аннан берни калмаган.

«Мин кышкы, күптəн кышкы!» - дип,

Мактана кебек урман.

Каеннар шəлгə төренгəн,

Ак бүрек кигəн имəн.

Ә кошлар бал тəме кергəн

Милəш ашарга килгəн.

Ак юрган ябып куелган

Чəчəкле аланнарга.

Тынгысыз җил генə йөри

Читлəрен ачыкларга.

Як-якка сызылып киткəн

Шоп-шома чаңгы эзе.

Кем нигə килгəндер, белмим.

Саф һавага - мин үзем.

Бу безнең Алабуганың кышкы урманы. Кышкы урманга без экскурcиягə чыгарбыз. Анда җəнлеклəр эзе,чаңгы эзлəрен күрергə мөмкин.

4нче тукталыш «Танып бел.»


1) Ак кала

2) Н.Дурова һəйкəле

3) Мемориал М.Цветаева

4) Нефтьчелəргə һəйкəл.

-Н.А.Дурова кем ул?

-М.И.Цветаева турында нəрсə белəсез?

-4нче кемнəр өчен куелган һəйкəл?

Алабуга - парк-шəһəр. Ул сəүдəгəрлəр төзегəн кала. Анда популяр булган язучы Д.И.Стахеев, күренекле рəссам-пейзажчы И.И.Шишкин,

сугыш герое-язучы Н.А.Дурова, рус шагыйрəсе М.И.Цветаева кебек

бик күп күренекле кешелəр яшəгəн.

Ә хəзерге вакытта Алабуга- ул нефтьчелəр, машина-төзүчелəр,

студентлар шəһəре. Бик күп миллəт халкының дус гаилəсе.

Сез туган ягыбыз турында күп белəсез,аның табигате белəн кызыксынасыз, күренекле кешелəрен һəм урыннарын да белəсез. Чынлап та И.И.Шишкин үзенең рəсемнəрендə безнең гүзəл табигатебезгə багышлаган, ə инде хəзерге вакытта Г.Әхтəмова шигырьлəрендə дə туган як матурлыгын тоябыз. «Кышкы урман», «Көзге каен», «Язгы күренеш», «Кичке елга» кебек шигырьлəрендə.Тик шушы матурлыкны күрə белегез, сөя белегез газиз əниегезне яраткан кебек.

Нигə соң ул шулхəтле кадерле, якын икəн?! Кеше кайларда гына йөрмəсен, нинди гүзəл җирлəрдə генə яшəмəсен, ул барыбер үзенең туган ягына омтыла, аның кара туфрагында яланаяк йөрисе килə.

Барысы бергə: Аяз булсын күгебез

Якты кояш көлсен гел.

Туган илем, туган җирем

Тыныч имин булсын гел!


Ә хəзер кичəбезне йомгаклап җыр башкарабыз «Гүзəл Алабуга»

Дибəҗə Каюмова сүзлəре, В.Мироваев көе.


© 2010-2022