“Фразеологизмнар ( фразеологик әйтелмәләр)” дигән темага дәрес эшкәртмәсе үрнәге ( 5 нчы сыйныф)

Дәреснең максатлары: 1) коммуникатив максат:фразеологик әйтелмәләрне табарга, мәгънәләрен билгеләргә, сүзлекләр белән эшләргә өйрәтү, гаилә темасына карата фикер алышу; 2) фәнни максат: Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә аңлап, куллану күнекмәләре булдыру, сөйләм телләрен үстерү һәм баету; 3) тәрбияви максат: гаиләгә карата мәхәббәт хисен уяту.Укучыларга фразеологик әйтелмәләр турында рус теле белән чагыштырып мәгълүмат бирү. Сүз байлыгын арттыру. Фразеологизмнарның  мәгънәсен аңлап үзләштерү һәм сөйләмдә кулланырга ирешү.
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Фразеологизмнар ( фразеологик әйтелмәләр )" дигән темага

дәрес эшкәртмәсе үрнәге ( 5 нчы сыйныф ).

I. Дәреснең максатлары:

1) коммуникатив максат:фразеологик әйтелмәләрне табарга, мәгънәләрен билгеләргә, сүзлекләр белән эшләргә өйрәтү, гаилә темасына карата фикер алышу;

2) фәнни максат: Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә аңлап, куллану

күнекмәләре булдыру, сөйләм телләрен үстерү һәм баету;

3) тәрбияви максат: гаиләгә карата мәхәббәт хисен уяту.

II. Дәреснең бурычлары:

1) Укучыларга фразеологик әйтелмәләр турында рус теле белән чагыштырып мәгълүмат бирү.

2) Сүз байлыгын арттыру. Фразеологизмнарның мәгънәсен аңлап үзләштерү һәм сөйләмдә кулланырга ирешү.

III. Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, аңлату - күрсәтү.

IV. Укыту алымнары: таблица белән эшләү, темага карата фикер алышу.

V. Дәреснең төре: яңа тема аңлату.

VI. Җиһазлау: таблица, аудио язма, магнитофон.

VII. Кулланылган әдәбият исемлеге:

1. СафиуллинаФ. Зәкиев М. Хәзерге татар әдәби теле. -Казан: "Мәгариф",2002.

2. Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова.Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек / Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова .- Казан : Мәгариф, 2004. - 174 б.:рәс б.н. 99бит.

3. Н.Исәнбәт. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Яр Чаллы: " Идел- йорт" нәшрияте, 2001.- 236 бит.









Дәрес планы

I. Башлам өлеше. 1 м.

II. Актуальләштерү этабы: 8 м.

1) өй эшен тикшерү.

III. Яңа материалны аңлату: 11 м.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы: 20 м.

1) дәреслектәге күнегүләрне эшләү ( язмача);

2) гаилә темасы турында фикер алышу;

V. Өйгә эш : 2 м.

Фразеологизмнарны кулланып, "Минем гаиләм" дигән темага хикәя төзегез. Сер сыя торган, сер дустым, тамчы да курыкмый, алтын куллы, тел дигәндә телен сала, ачык чырайлы, йомыркадан гына чыккан( наивный) һ.б.

VI. Дәрескә йомгак: 3 м.

1) сорау - җавап формасында.





Дәрес барышы

- Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз.

- Исәнмесез!

- Кем дежур? Дәрестә барыгызда бармы?

- Әйе.

- Бүгенге татар теле дәресен башларга сез әзерме?

- Әйе.

- Укучылар, өй эшләре дәфтәрләрен миңа җыеп бирегез. Мин аларны тикшереп, билгеләр куям. ( Укучылар дәфтәрләрен җыеп бирәләр. Укытучы № 2 дәфтәрләрен тарата.)

- Бүгенге безнең темабыз "Фразеологизмнар" дип атала. Хәзер дәфтәрләрегезне ачып числоны, һәм теманы языгыз. 8 нче декабрь. Сыйныф эше. Фразеологизмнар.

- Укучылар, Сез фразеологизм нәрсә икәнен беләсезме?

- Юк.

- Татар телендә дә фразеологизмнар - таркалмый торган сүзтезмәләр. "Фразеологизм" сүзе (грекча phrasis-тәгъбир (выражение), logos-өйрәнү (изучение) дигәнне аңлата. Фразеологизмнар ике яки берничә сүздән тора. Алар үзгәрмиләр һәм сөйләмдә әзер килеш кулланылалар. Фразеологизмны башка бер сүз белән алыштыру мөмкин. Мәсәлән: кот очу - курку, авыз еру - көлү, кесәсе калын - бай.

- Ә рус телендә кагыйдә шулай яңгырый: Фразеологизм - это устойчивое сочетание слов, используемое для называния отдельных предметов, признаков, действий. Лексическое значение фразеологизм имеет в целом, например, бить баклуши - «бездельничать»; за тридевять земель - «далеко».

- Аңлашылдымы укучылар?

- Әйе.

- Ә хәзер китаптан кагыйдәне укып чыгыйк, кем укый?

- Әйе, Айгөл.

- Укучылар аңлашылдымы?

- Әйе.

- Хәзер аңлаганыгызны тикшереп китик. 1 нче күнегүне карап китик әле, биремен кем укый? Әйе, Ләйсән.

- Фразеологизмнарны парлап әйтегез.

“Фразеологизмнар ( фразеологик әйтелмәләр )” дигән темага дәрес эшкәртмәсе үрнәге ( 5 нчы сыйныф ).засучив рукав 4.тырай тибү

след простыл 3.истә тоту

зарубить на носу 1. җиң сызганып

бить баклуши 2. эзе дә калмаган

- Бик дөрес укучылар. Ә хәзер укучылар 2 нче күнегүгә күчәбез. Алия биремне укы.

- Сүзтезмәләрне укыгыз. Ирекле сүзтезмә һәм фразеологизмнарны төркемләп языгыз.

- 5 минут вакыт узгач, тикшерелә.2 нче күнегүне эшләп, укучылар фразеологизмнарны ирекле сүзтезмәдән аерырга өйрәнәләр, аларның мәгънәләренә төшенәләр.

- Бу эшне дә булдырдыгыз. Ардыгызмы укучылар?

- Әйе.

- Әйдәгез әле, физкультминутка ясап алыйк.

- Җил исә, исә, исә

Агачларны селкетә,

Җил тына-тына-тына...

Агачлар үсә-үсә...

- Һәм тагын бер кат кабатлыйк. Булды укучылар, утырыгыз.

- Ә хәзер 3 нче күнегүгә күчәбез. Ләйсән биремне укый.

- Русча фразеологизмнарны татарчага тәрҗемә итеп языгыз, мәгънәләрен аңлатыгыз.

- Аңладыгызмы? Эшлибез.

- 3 нче күнегүдә фразеологизмнар бирелгән. Аларның мәгънәләрен татарча аңлатып карарга кирәк.

- Әйдәгез күнегүне тикшерәбез. Диана укып кит.

- Бик яхшы укучылар. Ә хәзер 4 нче күнегүгә күчәбез. Бирем: Бирелгән фразеологизмнар арасыннан бер сүз белән әйтергә мөмкин булган фразеологизмнарны сайлап алыгыз һәм алар белән җөмләләр төзеп языгыз. ( сүзлекләр белән кулланырга ярый).

Коты ботына төште - курку;

Сабын куыгы очыру- корыга мактану;

күңел алдау- күнелне юату, нәфесне басу өчен җиңелгә берәр нәрсә эшләү.

син дигәндә аяк идәндә- хезмәтеңә хәзермен дип, астыртын көлеп әйтәм.

куян йөрәк - куркак.

- Балалар, тапкырлыкны сынап карыйк, кроссворд чишеп алыйк.





г



2


а





3

и






л

5


ә


1








  1. Бакчада үсә, җимеш бирә.( алмагач)

  2. Үзе шардай, тәме балдай.(карбыз)

  3. Табын түрендәге иң кадерле ризык.( икмәк)

  4. Җитмеш төрле авыруга дәва.(бал)

  5. Яратып эчәбез.( чәй)

- Молодцы укучылар. Монда безнең нинди сүз килеп чыкты?

- Гаилә .

- Әйе. Без бүген гаилә турында сөйләшәбез. Нәрсә ул гаилә? Әйе, Гөлчәчәк.

- Гаилә ул - безнең өебез, әби-бабай, әти, әни, мин, апа-абый, эне-сеңел.

- Алия ничек уйлыйсың?

- Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.

- Дөрес. Ә хәзер Таняның гаиләсе турында аудио язма тыңлап үтәбез. Тыңлап утырыгыз, ахырдан сорауларга җавап бирәсез.

- Тыңлап бетергәч, укучыларга сораулар бирелә.

- Таняның гаиләсендә ничә кеше бар?

- Таняның гаиләсе 6 кешедән тора.

- Бик дөрес. Алар кемнәр?

- Әнисе, Әтисе, сеңлесе, эбисе, энесе һәм үзе.

- Таняның әнисе һөнәре буенча кем?

- Таняның әнисе һөнәре буенча- укытучы.

- Дөрес. Галя ничәнче класста укый?

- Ул 5 нче класста укый.

- Ә Таняның әбисе өйдә нишли?

- Әбисе өйдә тәмле ашлар пешерә.

- Укучылар, Үз гаиләгезнең кадерен белегез. Мин сезгә һәрберегезнең өендә мәхәббәт һәм бәхет булуын телим. Гаилә - бәхет ачкычы. Ә кеше җиһанга бәхет өчен туа. Бәхет фәкать гаилә аша гына килә.

- Шулай итеп, укучылар дәресебез ахырына якынлаша, нәтиҗә ясап сорауларга җавап биреп китик. Без бүген нинди тема үттек?

- Фразеологизмнар.

- Фразеологизмнар нинди сүзләр инде алар?

- Татар телендә дә фразеологизмнар - таркалмый торган сүзтезмәләр. "Фразеологизм" сүзе (грекча phrasis-тәгъбир (выражение), logos-өйрәнү (изучение) дигәнне аңлата. Фразеологизмнар ике яки берничә сүздән тора. Алар үзгәрмиләр һәм сөйләмдә әзер килеш кулланылалар.

- Сез ничек уйлыйсыз фразеологизмнар телгә кирәкме?

- Кирәк, фразеологик әйтемнәр- телнең матурлыгын, үткенлеген, образлыгын күрсәтүче берәмлекләр, телнең җәүһәрләре.

- Бик әйбәт. Хәзер көндәлекләрегезне ачыгыз, өй эшен языгыз. Фразеологизмнарны кулланып, "Минем гаиләм" дигән темага хикәя төзегез. Сер сыя торган, сер дустым, тамчы да курыкмый, алтын куллы, тел дигәндә телен сала, ачык чырайлы, йомыркадан гына чыккан ( наивный) һ.б.

- Ахырдан дәрестә катнашучыларга билге куела.

- Укучылар миңа сорауларыгыз бармы?

- Юк

- Булмаса дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз.

11



© 2010-2022