Внеклассное мероприятие «Табигать китабы»

Данное внеклассное мероприятие разработано по ФГОС на татарском языке под названием «Табигать китабы», проводилось для русскоязычных учащихся младшего и среднего звена, а также учащихся-татар. Тип внеклассного мероприятия: защита проекта.На уроке используется информационно- коммуникативная технология. Оборудование: мультимедийная система, магнитофон, аудио и видео записи птиц, стихи.                                                                                                  Ребята по подгот...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат rar
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Табигать китабы

Дәрес темасы: Табигать китабы.

Дәрес төре: Проект яклау дәресе.

Максат:

1. "Туган як табигате" темасы буенча укучыларның белемнәрен системалаштыру, йомгаклау .

2. Укучыларның танып белү эшчәнлеген арттыру; иҗади һәм тикшерү күнекмәләрен үстерү; монологик сөйләм телен тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү.

3. Туган җиргә мәхәббәт хисе һәм сак караш тәрбияләү.

Җиһазлау:

1.Татарстанда яшәүче кошлар, җәнлекләр сурәтләре, агачлар рәсемнәре.

2. Укучыларга тарату өчен тест һәм тест биремнәре.

3. Мультимедиа проекторы, магнитофон һәм укучыларның иҗади эшләре:

  • "Кошлар- безнең дусларыбыз"

  • "Яшел докторлар"

  • "Ел фасыллары"

Дәрес барышы.


  1. Оештыру өлеше. Укучыларны сәламләү.

"Табигать китабы"шигыре укыла.

(М.М.А."Табигать китабыннан"күренешләр, Р. Яхин музыкасы яңгырый "Шигъри күренеш")

Әйдәгез урманга

hәм кырга

Табигать китабын

Укырга

Бу китап гаять зур,

Гаять бай

Анда бар: Җир, Су, Күк, Кояш, Ай.

Йөрибез урманда,

Аланда

Җәнлекләр, кош-кортлар

Күп анда...

Хуш исле чәчәкле

Җөмләләр,

Нокталар урынына

Гөмбәләр

Биредә сүзләрнең

Яме бар:

Исе бар,

Төсе бар, тәме бар.

Әнә бит сандугач черелди:

"Кошларга тияргә

Түгел ди

Чишмәдә салкын су

Чылтырый:

"Эчәсең килмиме?"-

Дип сорый.

Битләрне иркәли

Йомшак җил

Гүзәл ул,

Мәңгелек

Туган ил!

Укытучы балаларга дәреснең максатын һәм үткәрү тәртибен әйтә.

II. Укучыларның белемнәрен тикшерү өлеше

1. Татарстанда үсүче агачларның исемнәрен беләсезме?

Вазада нинди агач яфраклары бар?

(Укытучы экранда агач яфрагы рәсемен күрсәтә, ә укучылар бу агачларны атыйлар, экранда агач килеп чыга).

2. Дару үләннәрен беләсезме? (Укытучы дару үләннәрен әйтә, ә балалар үзләре ясаган рәсемнәрне күрсәтәләр ).

  1. Бу нинди кош? Уен.

  2. Син бу җәнлекне беләсеңме? Аудирование.

Укытучы җәнлекләрне тасвирлаучы кечкенә текстларны укый, ә кал укучылар бу җәнлек исемен әйтергә тиеш.

Текст 1.

Бу кечкенә җәнлек. Ул урманда яши. Җәен ул соры, ә кышын ак төстә. Ул дүрт тәпиле, озын колаклы. Бик тиз йөгерә.

Текст 2.

Бу зур һәм көчле хайван. Ул урманда яши. Җиләкләр һәм бал ашарга ярата. Кыш көне ул өнендә йоклый.

Текст 3.

Бу безнең якларда яшәүче иң эре хайван. Аның аяклары озын, тояклары киң, мөгезләре зур.Җәен ул яфраклар ашый, ә кышын агач каерысы белән туклана.

Текст 4.

Бу ерткыч хайван. Соры төстә. Ул бик усал. Куяннарны ашарга ярата.

Текст 5.

Бу кечкенә hәм күңелле җәнлек. Аның бик матур озын койрыгы бар. Ул агач башында яши,

гөмбәләр ашый.

Текст 6.

Бу җәнлекнең дә койрыгы озын hәм матур. Ул бик хәйләкәр.Тычканнарны бик яратып ашый.

Текст 7.

Бу ерткыч хайван.Ул безнең урманнарда бик сирәк очрый. Бик сак, көчле. Песигә ошаган, ләкин зуррак.

Текст 8.

Ул зур түгел. Гөмбәләр, җиләкләр, тычканнарны да ашый. Аның аркасында бик күп энәләре бар. Кышын яфракларга төренеп йоклый.

Класска керпе килеп керә. Кулында кәрзин белән гөмбәләр.

Керпе: Мин урманда бик күп гөмбә җыйдым, ләкин мин әле бик кечкенә. Әйтегез әле, дуслар, сез бу гөмбәләрне беләсезме? Аларны ашарга ярыймы?

Керпе гөмбәләрне күрсәтә, балалар аларның исемнәрен әйтәләр.

1.Баллы гөмбә

2. Гөреҗдә

3. Майлы гөмбә

4. Нарат гөмбәсе

5. Чебен гөмбәсе

6. Каен гөмбәсе

7. Әтәч гөмбәсе

8. Усак гөмбәсе

Керпе: Рәхмәт, балалар! Менә сезгә миннән күчтәнәч. (Балаларга бер кәрзин алма бирә).

III. Тест үткәрү.

Укучыларга текст һәм тест сораулары таратыла. Укучылар текстны кычкырып укыйлар. Укытучы текстны аңлауларын тикшерә. Шуннан соң текст эчтәлеге буенча тест үтәлә.

(Экранда башта текст, аннары тест биремнәре һәм азактан җаваплар күрсәтелә).

Песнәк белән Әнисә.

Кыш көне иде. Көннәр салкынаеп китте. Тышка чыксаң, суык борынны туңдыра.

Кошларның хәле бик авыр. Аларга ашарга табу кыен.

Беркөнне Әнисәләрнең тәрәзәсенә сары песнәк килеп кунды.

-Әни, песнәк нигә тәрәзәне чукый?- дип сорады Әнисә.

-Аның ашыйсы килгән,-диде әнисе.

-Мин аны ашатыйм әле,-диде Әнисә. Ул форточканы ачты да бер кисәк май куйды. Песнәк бик шатланды. Әнисәгә рәхмәт әйтте.

Шул көннән башлап, песнәк көн саен бер вакытта тәрәзәгә килә торган булды. Аннары ачык тәрәзәдән өйгә дә керә башлады.


« Песнәк белән Әнисә"

тексты буенча тест.


I. Текстның эчтәлегенә туры килгән җөмләгә (+ ),туры килмәгән җөмләгә

(- )билгесе куегыз.

1. көннәр җылы иде.

2 кошларга ашарга табу кыен

3. Әнисәләрнең тәрәзәсенә карлыгач килеп кунды.

4. Әнисә кошка бер май кисәге куйды.

5. песнәк көн саен тәрәзәгә килде.

II. Текстта кайсы ел вакыты турында сүз бара?

а) җәй

б) яз

в) кыш

III. Кирәкле сүзләрне табып җөмләләрне язып бетерегез.

1.Кошларның хәле…

а) җиңел

б) авыр

в) күңелле

2.Песнәк тәрәзә пыяласын…

а)шакыды

б)чукыды

в)ватты

3.Әнисә…сорау бирде.

а) әнисенә

б) әбисенә

в) әтисенә

4.Песнәк бик…

а) кайгырды

б) шатланды

в) сайрады

5. Кош …өйгә керә башлады.

а) морҗадан

б) ишектән

в) тәрәзәдән

IV. Җөмләләрне текстның эчтәлеге буенча дөрес тәртиптә куегыз.

а) Әнисә песнәкне ашатырга булды.

б) Кыш көне иде.

в) Песнәк көн саен тәрәзәгә килә башлады.

г) Тәрәзәгә песнәк кунды.

Экранда дөрес җаваплар чыга, укучылар эшләрен үзләре тикшерәләр һәм билгеләр куялар.

V. Проектларны яклау өлеше.

1."Кошлар -безнең дусларыбыз" проекты өстендә эшләделәр:

Даша

Маша

Саша

Миша

Хәзер сүзне аларга бирәбез.(экранда укучылар әзерләгән презентацияләрне күрсәтү башлана)

Даша:

Татарстанда 300 дән артык төр кош яши. Алар урманнарда, су буйларында, басуларда, бакчаларда, авылларда hәм шәhәрләрдә яшиләр.

Кошлар кешеләргә зур файда китерәләр. Бакчалардагы, ураман-кырлардагы зарарлы бөҗәкләрне ашыйлар.

Маша:

Кайбер кошлар көзен җылы якларга очып китәләр. Аларны күчмә кошлар дип атыйлар. Мәсәлән: сыерчык, карлыгач, кара карга, үрдәк, аккош hәм башкалар.

Миша:

Бик күп кошлар кышын туган ягыбызда калалар. (рәсемнәр)

Болар: ала карга, күгәрчен, чыпчык, чәүкә, песнәк, тукран, саескан.

Аларга кышын ашарга табу бик авыр. Шуңа күрә без җимлекләр, оялар ясыйбыз hәм кошларга булышабыз.

Динар.

Татарстанда җитмештән артык сирәк кош бар. Мәсәлән: соры торна, ябалак, аккош, бөркет һәм башкалар. Алар бик матурлар. Аларны сакларга кирәк.

(Укучылар үзләре ясаган җимлекләрне күрсәтәләр. Аларга нәрсә салынганын классташларыннан сорыйлар).

Укытучы: Ә хәзер сезгә кошлардан табышмак. Сез аларны тавышларыннан танырга тиеш.

Кошлар тавышы яңгырый, укучылар аларның исемнәрен атый.

Сандугач.

Күгәрчен.

Песнәк.

Кара карга.

Шәүлегән.

Күке.

Чәүкә.

Тургай.

Ала карга.

Тукран.

Чыпчык.

Сыерчык.

2."Яшел докторлар"проекты өстендә эшләделәр:

Маша, Катрина, Саша, Оксана.

Сүзне аларга бирәбез.

Татарстанда 70 төрле дару үләне бар. Алар төрле авырулардан дәвалыйлар. Мәсәлән, салкын тисә, безгә гөлҗимеш ярдәм итә.

(М.М.А гөлҗимеш рәсеме)

Конфетка да яхшы мин,

Компотка да яхшы мин...

Беләсеңме ни өчен:

Витаминнар хәзинәсе

Минем hәрбер җимешем.

Тузганак ашказанын дәвалый. (М. М. А. тузганак рәсеме).

Яратам мин таң нурын...

Дару минем тамырым

Шикәре дә җитәрлек,

Чәй ясасаң кыздырып

Тәме исең китәрлек!

Каен җиләге салкын тигәндә ярдәм итә. (М. М. А. каен җиләге рәсеме).

Бик тәмле мин, бал гына

Авызыңа ал гына-

Күңелләрең ачылыр,

"Шифалы су" эчкәндәй

Сусавың да басылыр.

Сары мәтрүшкә төрле микробларны үтерә. (М. М. А. сары мәтрүшкә рәсеме).

Мәтрүшкәнең көрәнен

Бардыр инде күргәнең?

Ә мин булам сарысы

Шәп доктор, диеп кешеләр

Мактый мине барысы.

Балан тынычландыра, кан басымын төшерә.(М. М. А. балан рәсеме).

Суымны эч авырсаң,

Йөткерсәң я карлыксаң-

Шәп дару юк моннан да.

Дару ясыйлар минем

Хәтта кабыгымнан да.

Песи үләне йөрәк авыруларын дәвалый.

Валерианка эч, диләр,

Тәмле дару ич, диләр.

Аны кайдан табырга?

Аптырама син бер дә:

Ул бит минем тамырда.

Энҗе чәчәк йөрәк авыруларын дәвалый.

Ак энҗеләр төсле мин,

Исле гөлдән исле мин.

Аңкып торам урманда,

Дарулы да, агулы да-

Сак була күр җыйганда.

Укытучы. Хәзер без сезгә төрле дару үләннәрен тәкъдим итәбез. Сез аларның исемнәрен кәрзиннәр эчендәге кәгазьләргә язып куегыз.

Дөрес җаваплар.

1. Мәтрүшкә

2. Гөлҗимеш

3. Бөтнек

4. Сары мәтрүшкә

5. Гөлбадран

6. Чабыр

7. Юкә

8. Шомырт

3. "Ел фасыллары" проекты өстендә 4 укучы эшләде.Сүзне аларга бирәбез.

Яз. ( М. М. А. Яз рәсемнәре)

Карлар эреп, урамнарда гөрләвекләр ага.Җылы яклардан кошлар кайтып оя кора, балалар чыгара. Агачлар яшеллеккә күмелә. Бар табигать җанлана. (М. М. А. яз күренешләре. Р.Яхин музыкасы яңгырый "Вальс-экспромт")

Бөре чуклары белән.

Сыерчыклары белән,

Яз килә, яз килә.

Яз ишекләрдән керә,

Яз тәрәзәдән көлә,

Кар суында йөгерә,

Яшеллеккә төренә.

Җәй

Елның иң матур вакыты-җәй. Җәен көннәр аяз, җылы. Бөтен җир яшеллеккә күмелә. Болыннарда кызыл, зәңгәр, ак чәкәкләр үсә. Төрле төстәге күбәләкләр оча. Матур итеп кошлар сайрый. Җиләк-җимешләр өлгерә. Күңелле җәй, ямьле җәй! (М. М. А. җәй күренешләре Р.Яхин "Туган ил кырлары").

Кузгатты күңелне

Куаныч, җилкетте:

Чәчәкле матур чак-

Җәй җитте, җәй җитте! (А.Сәләхетдинов)

Көз

Алтын көз җиткәч, агачларның яфраклары саргая. Бакчалардан, кырлардан мул уңыш җыеп алына. Күчмә кошлар җылы якларга очып китәләр. Көн аралаш салкын яңгырлар ява. Көз үзенә күрә матур да, моңсу да. (М. М. А. көз күренешләре Р. Яхин "Китмә, сандугач")

Сыерчыклар киттеләр,

Карлыгач та күренми.

Күктә -торналар моңы.

Көз! Бу инде синмени? (Х.Туфан)

Кыш

Йомшак карлары белән, салкын бураннары белән кыш җитте. Болыннарны, урамнарны, урманнарны ап-ак кар каплады. Балалар чанада, чаңгыда, тимераякта шуалар. Кыш көне hава чиста, саф.

(М. М. А. кыш күренешләре Р. Яхин "Виолончель өчен элегия")

Килеп җитте кыш та,

Ай-яй салкын тышта.

Өч ай торыр торса-

Аның гомере кыска. (Б.Рәхмәт)

Бабкова Даша башкаруында җыр "Яз килә"

Җылы җылы һәм иркә,

Кояш та елмая.

Бар дөнья уяна,

Бар дөнья уяна-а-а.

Кушымта:

Яз килә, яз килә,

Чәчәкләр уяна

Йөрәккә яз килде,

Бар дөнья куана.

Канатлы җырчылар

Моңлана талалрда.

Бар дөнья уяна

Бар дөнья уяна-а-а.

Урманда куаклар,

Агачлар куана

Бар дөнья уяна,

Бар дөнья уяна-а-а.

Укытучы:Укучылар, бу җыр яз турында булды.Ә сезгә кайсы ел фасылы ошый?

Укытучы: Димәк, безнең табигатебез hәрвакыт матур: җәен дә, көзен дә, кышын да, язын да. Ул hәрвакыт безне шатландыра. Ләкин без дә аны яратырга hәм сакларга тиеш. , кеше үзе дә табигать баласы бит. Без табигать анабызны сакларга тиеш.

VI. Дәресне йомгаклау

Укытучы: Кадерле балалар, сез барыгыз да дәрескә бик яхшы әзерләнгәнсез. Зур рәхмәт сезгә.

Шуның белән без бүген "Табигать китабын" өйрәнүне тәмамлыйбыз.

(М. М. А. "Табигать китабы" рәсеме ябыла, музыка яңгырый )

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

7

© 2010-2022