Урок по татарскому языку для 3 класса «Исемнәрнең сан белән төрләнеше»

3 нче татар сыйныфлары өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын искә төшерү, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру, исемнең берлек һәм күплек санда  килүен аңлату, күплек сан  кушымчалары белән таныштыру; дөрес язарга, дөрес аңлап укырга өйрәтү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү; фәнгә кызыксыну, укуга теләк уяту, укучыларның сәламәтлекләрен саклауга ирешү - дәреснең төп максатлары. Дәреснең технологи...
Раздел Иностранные языки
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

3 нче татар сыйныфлары өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Тема: Исемнәрнең сан белән төрләнеше.

Максат:

1. Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын искә төшерү, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру, исемнең берлек һәм күплек санда килүен аңлату, күплек сан кушымчалары белән таныштыру; дөрес язарга, дөрес аңлап укырга өйрәтү.

2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

3. Фәнгә кызыксыну, укуга теләк уяту, укучыларның сәламәтлекләрен саклауга ирешү.

Дәрес технологиясе: үстерешле укыту.

Метод: өлешчә эзләнү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, татар теле дәреслеге, магнитлар, өй макеты

Дәрес барышы.

1. Оештыру.

- Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз. Минем исемем - Гөлнар Заһретдиновна.

Бик тырышып сезгә бүген

Дәрес бирергә килдем.

Сезнең дә миңа булышып

Торасыгызны белдем.

Мин бирермен - сез алырсыз.

Бергә йомгак ясарбыз.

Һәркемгә уңышлар теләп

Бу дәресне башларбыз.

2. Актуальләштерү.

- Дәресебезне башлыйбыз.

Укучылар, экрандагы сүзләрне укыгыз әле. (укыйлар)

1 Слайд "Яңа сүзләр яса"

диңгез

иген

урман

трактор

таш

эш

Бу сүзләргә нинди сорау куябыз?

Укучылар: Нәрсә? соравын куябыз.

Укытучы: Ә хәзер бу сүзләрдән кем? дигән сорауга җавап бирә торган сүзләр ясыйк әле. Фәнис, тактага чыгып яз әле. (укучылар берәмләп чыгып язалар)

Укытучы: бу сүзләр нинди сорауларга җавап бирәләр?

Укучылар: Нәрсә? кем? сорауларына җавап бирделәр.

2 Слайд "Дөрес сорау куй"

Укытучы: Бу сорауларга кайсы сүз төркеменә керә?

Укучылар: Исем сүз төркеме җавап бирә.

Нәтиҗә

3. Яңа теманы аңлату.

Укытучы: Укучылар, бу сүзләрне укыгыз әле,

3 слай "Сүзләрнең аермалы якларын табыгыз"

укучы-укучылар

елга-елгалар

болын-болыннар

кеше-кешеләр

урман-урманнар

имән-имәннәр

кош-кошлар

бу сүзләр бер-берсеннән аерылалармы? Ничек аерылалар?

Укучылар: беренче баганадагы сүзләр бер генә предметны белдерә, ә икенче баганадагы сүзләр берничә предметны белдерә.

Укытучы: Әйе, дөрес.

ФИЗМИНУТ

Әйтегез әле без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

Укучылар: Исемнәрнең берлек һәм күплек санда төрләнүе турында сөйләшербез.

Укытучы: Бүгенге дәресебезнең темасы да "Исемнәрнең сан белән төрләнеше" дип атала, без бүген исемнең берлек һәм күплек сан формаларын өйрәнербез, күплек сан кушымчалары белән танышырбыз.

4 слайд "Тема"

5 слайд "Дөрес кушымча ялга"

Укытучы: Укучылар, монда карагыз әле. сүзләр бирелгән. Бу сүзләрнең кайсыларына -лар/ләр, кайсыларына -нар/-нәр кушымчалары ялгана?

Укытучы: Димәк, исемнәр күплек санда килгәндә нинди кушымчалар ялгана?

Укучылар: Лар\-ләр, нар/-нәр кушымчалары ялгана.

6 слайд. "Нәтиҗә"

Укытучы: Укучылар, китапларыгызның 74 нче битен ачыгыз әле, 151 нче күнегүне табыгыз. Айгөл, биремне кычкырып укы әле.

Укучы: Җөмләләрне чагыштырып укы. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә игътибар ит. Кайсы исемнәр предметның күп булуын, ә кайсылары бер генә булуын белдерә? Предметларның күп булуын белдерү өчен, аларга нәрсәләр ялганган? Алар нинди кушымчалар?

Укытучы: Әйдә, Камилә, беренче җөмләне укы әле.

Камилә: Урамнан машина уза. Урамнан машиналар уза. Машиналар сүзендә - лар кушымчасы. Ул күплек сан кушымчасы.

(шулай дәвам итәләр).

Укытучы: укучылар, дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны языгыз әле. Бүген бишенче декабрь. Сыйныф эше. 151 нче күнегү.

Күплек санда бирелгән исемнәрне күчереп язасыз һәм кушымчаларның астына сызасыз.

4. Ныгыту

Укытучы: Укучылар, хәзер бу сүзләрне тиешле урыннарга урнаштырырга кирәк. Бу сүзләр кайсы йортта яшиләр микән?

Бер сүз аласыз да, магнитлар ярдәмендә өйгә урнаштыра барасыз.

каен

бүре

песнәк

бөрлегән

усак

балан

карлыган

арыслан

миләш

имән

чыршы

сыерчык

Укытучы: Ә хәзер 75 нче биттәге 152 нче күнегүне эшлибез. Мин укыйм. Сез игътибар белән карап барыгыз. Шигырьне үзлектән укыгыз. Гүзәл, беренче строфаны укы. Күплек санда бирелгән исемнәрне тап.( чылбырлы уку - укыйлар).

5. Рефлексия.

-Сез бүген дәрестә нәрсәләр белдегез? Дәреснең кайсы өлеше сиңа күбрәк ошады инде?

Өй эшенә 76 нчы биттәге 153 нче күнегү була. Рәсем буенча берлек һәм күплек сандагы исемнәр кертеп кечкенә генә хикәя төзергә. Сезнең партада карточкалар бар. Анда баскыч рәсеме сурәтләнгән. Исемнәрнең сан белән төрләнүен ничек аңладыгыз?билгеләгез. Кем ничәнче баскычта?

Булдырдыгыз! Сезнең белән

Җиңеп булыр һәр эшне!

Чиксез рәхмәтемне юллап,

Тәмамлыймын дәресне!


© 2010-2022