- Преподавателю
- Иностранные языки
- 3 нче сыйныфта «Фигыль сүз төркеме» темасына үткәрелгән ачык дәрес конспекты
3 нче сыйныфта «Фигыль сүз төркеме» темасына үткәрелгән ачык дәрес конспекты
Раздел | Иностранные языки |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Гилязова Э.А. |
Дата | 23.03.2014 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Тема: Фигыль сүз төркеме.
Казан шәhәре
114 нче урта гомуми белем бирү
мәктәбенең татар теле укытучысы
Гыйләҗева Энҗе Әнвәр кызының
3 нче А сыйныфында үткәргән
ачык дәрес фрагменты.
2014 нче ел.
Тема: Фигыль сүз төркеме.
Максат: 1) Фигыль сүз төркеме турында төшенчә бирү.
2) Төрле күнегүләр, ситуацияләр аша фигыльләрне сөйләмгә кертү күнекмәләрен үстерү.
3) Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, интерактив такта.
Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү
Дәрес барышы
1.Оештыру этабы. Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы. Исәнмесез. Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? (Кояшлы көн кебек). Укучылар, урамда балкыган кояш кебек, бер-берегезгә карап елмаегыз да гәүдәләрне туры итеп куеп, дөрес итеп утырыгыз, дәресне башлыйбыз.
2. Яңа белемнәр бирү.
- Укучылар тактага игътибар итегез әле. Бу рәсемнәрдәге балар нинди эш башкаралар?
(Идән себерә, су сибә, җир казый, савыт юа.)
-
Әйе, ә бу сүзләргә нинди сорау куеп була? (нишли?)
-
Бу сүзләр нәрсәне белдерә? (эшне, хәрәкәтне)
-
Дөрес, укучылар, бүген без сезнең белән яңа сүз төркемен өйрәнә башлыйбыз. Нинди сүз төркеме икәнен без сезнең белән кроссворд чишеп белә алырбыз.
-
Предметның билгесен белдергән сүз төркеме ничек дип атала?
-
Предметны нинди сүз төркеме белдерә.
-
Кемнән? Нәрсәдән? сорауларына җавап бирә торган килеш исеме.
-
Шәhәр, авыл, елга, күл атамаларын белдергән сүзләр ничек атала?
-
Төрле сүз төркемнәрен алыштырып килә торган сүз төркеме ничек атала?
-
Вакытны күрсәтүче предмет исеме.
-
Ягез әле ,укучылар, бергәләшеп укып карыйк әле, нинди сүз килеп чыкты?
-
Фигыль.
-
Әйе, димәк предметның эшен-хәрәкәтен белдергән сүзләр фигыль дип аталалар. Алар нишли? нишләде? нишләгән? нишләячәк? сорауларына җавап бирә.
-
Ә хәзер дәфтәрләрне ачыгыз. Числоны, сыйныф эшен язып куегыз. Матур язу күнекмәсен башкарабыз.
( тактада КАЛГАН ЭШКӘ КАР ЯВА дигән мәкаль языла)
-Ягез әле, кем бу мәкальне ничек аңлый?
(бер бала мәгънәсен әйтә).
-
Бу мәкальдә яңа темага кагылышлы сүзләр бармы? Астына ике сызык сызып куегыз.
-
Ныгыту күнегүләре.
-
Сезнең каршыгызда карточкалар бар. Биремне укыгыз, эшләп куегыз. Аңлашылмаса кул күтәрегез. Тактага Ясминә чыга.
Текст өстендә эш
-
Тактага карагыз. Текст бирелгән. Биремен укый Адел.
-
Белемнәрне тикшерү.
-
Алдыгызда тест бар, алабыз дөрес җавапларны өстендә генә билгелибез.
5