Разработка урока татарского языка по теме «Гласные звуки»

Бариева Диләрә Тәфкиловна –Кукмара муниципаль районыКукмара 3 нче номерлы уртагомуми белем бирү мәктәбенеңюгары квалификацион категрияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы5 нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресенең технологик картасыТема: Сузык аваз хәрефләре Максат: 1. Сузык аваз хәрефләре белән таныштыру. 2. Хәреф һәм аваз төшенчәсен аера белү. 3. Бердәмлек, дуслык, хезмәттәшлек булдыру. Җиһазлау: дәреслек, биремнәр язылган карточкалар, презентация.Дәрес планы ФГОС таләпләрен искә алып, Сингапур структурасы элементларын кулланып төзелде
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Бариева Диләрә Тәфкиловна -

Кукмара муниципаль районы

Кукмара 3 нче номерлы урта

гомуми белем бирү мәктәбенең

югары квалификацион категрияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: Сузык аваз хәрефләре

Максат: 1. Сузык аваз хәрефләре белән таныштыру.

2. Хәреф һәм аваз төшенчәсен аера белү.

3. Бердәмлек, дуслык, хезмәттәшлек булдыру.

Җиһазлау: дәреслек, биремнәр язылган карточкалар

5 нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресенең технологик картасы

Этап

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

Универсаль эшчәнлек

1. Эшчәнлеккә әзерлек

(Оештыру моменты)

Эш ритмына кертү.

Укытучының сөйләме.

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү. Укучылар 4әр кеше утыралар.Алларында Мэнэдж мэт.

Исәнләшү, хәерле көн теләү.

-Яныгыздагы иптәшегезгә Кояшлы көн теләгез,

- Каршыдагы иптәшегезгә

Хәерле көн теләгез,

- Бер-берегезгә яхшы теләкләрегез өчен рәхмәт әйтегез.

- Укучылар! Бер-беребезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.

Сыйныфны эшкә әзерләү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.



-Көннәр кояшлы булсын!

-Җирдә тынычлык булсын!

-Барыбызга да хәерле көннәр!

-Көнебез хәерле үтсен!

Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек; регулятив: максат кую; коммуникатив: укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге.

2. Белемнәрне актуальләштерү

Белем дәрәҗәсен тикшерү .

Типик җитешсезлекләрне билгеләү.

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.

-Балалар, сезгә өй эше итеп кайсы күнегү бирелгән иде?

- Таңгөл, сөйләп бир әле, ничек эшләдең?

(Өй эшен карап чыгу)


- Бу укучы нәрсәләрне аермый?

-Укучылар, эшебезне алга таба дәвам итү өчен клок баддисны алабыз.

.

Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.

Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү.(138 нче күнегү)

138 нче күнегү

- Укучы җавабындагы хаталарны таптым. 1, 3 җавапларда хаталар бар.(Беренче иҗектәге иренләшкән [о,ө]авазлары калган иҗектәге [ы,е]авазларын иренләштерәләр. Ирен гармониясе дип атала.)

-Хәрефләрне һәм авазларны.


Укучылар очрашу вакытын билгелиләр.

Коммуникатив: укучыларның укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. Танып белү: билгеләрне аерып чыгару максаты белән объектларга логик анализ.

3. Укыту максатын кую

Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару.

Алдыгыздагы дәфтәр битенә Сезнеңчә ничек ? Кайсы авазлар әһәмиятлерәк, кирәгрәк?Сузык авазлармы әллә тартык авазлармы? дигән сорауга җавапларны әкияткә кадәр дигән баганада билгелибез

Эй-ар-гайд (до и после) структурасын кулланып эшлибез.

Фикер алышу өчен таймд пэа шэа структурасын кулланабыз.

- Клок баддислардан карап 12 дә кем белән очрашырга тиеш, шуның белән парлашасыз.Басабыз, урындыкларны этеп куябыз. Беренче башлый кемнең исемендә хәреф саны күбрәк. Кемнең исемендә хәреф саны күбрәк икәнен билгеләдегезме? Бер кешегә 20 секунд вакыт бирелә. Башладык.... беренче кешенең вакыты бетте.... рәхмәт әйтегез.... икенче кешенең вакыты китте... вакыт бетте... рәхмәт әйтегез.

Укытучы 1-2 пардан җавапларны сорый.

  • Җавапларыгыз өчен рәхмәт, урыннарыгызга утырыгыз.

Ә хәзер бер әкият тыңлагыз. әлеге әкияттән шул ук сорауга җавап эзләгез. Беренче язып куйган фикерегез үзгәрдеме?(Сорау: - Сезнеңчә ничек ? Кайсы авазлар әһәмиятлерәк, кирәгрәк?)

Бер заман тартык авазлар белән сузык авазлар бәхәсләшкәннәр.

- Әлбәттә, без кирәгрәк! Бездән башка кеше авызын да ача алмый! - дип кычкырганнар сузыклар.

- Анысын карарбыз әле!- дип, каршы чыкканнар ди, тартыклар. - Бер дә авызыңны ачмыйча әйтеп кара әле безне. Барып чыкмаячак!

- "М" дип авыз ачмыйча да әйтеп була!

- Шул бер "М" нан башка бер авазны да авыз ачмыйча әйтә алмаячаксыз.

- Барыбер без кирәгрәк, - дигәннәр сузык авазлар.- Бер иҗек тә, бер сүз дә бездән башка була алмый. Без үзебез генә дә сүз була алабыз: Ә? И! Уу, ууы, О!

- Сездән башка иҗек тә, сүз дә булмый- анысы дөрес. Сез бездән башка гына берәр сүз әйтеп карагыз әле. Мәсәлән: Татарстанның башкаласын.

- А-а, - дигәннәр сузыклар һәм тынып калганнар.

- Күрдегезме инде, бернәрсә дә аңлар хәл юк бит! Менә без үзебез генә дә "Кзн" дип әйтәбез икән, һәркем Казан икәнен чамалый алачак.

- Ярар, яхшы. Алайса бездән башка гына Башкортстанның башкаласын әйтеп карагыз әле! - дип көлешкәннәр сузыклар.

Тартыклар , шәм утын сүндерергә тырышкан кебек, "Ф! Ф!" дип азапланганнар да, бернәрсә барып чыкмагач, башларын аска иеп тынып калганнар , ди.

Әлеге әкияттән соң фикерегез үзгәрдеме, юкмы, эй ар гайд структурасын кулланып җавап әзерләүне дәвам итәбез .Финк-райт-раунд-робин структурасын кулланып фикерләрне әзерлибез. Уйлагыз -10 секунд, язып куегыз -20 секунд һәм бер-берегез белән уртаклашыгыз- 10 секунд .№1 башлый....

(Укучылар бер-берләренә 10 секунд дәвамында үз җавапларын группада дәлиллиләр. Укытучы җавапларны сорый.)

Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра.

-укучылар язып куя, 1-2 укучы үз фикерен җиткерә





Регулятив: максат кую; коммуникатив: сораулар кую; танып белү: гомумуку - танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик-проблеманы билгеләү.

4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү

Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру.

Дәреслекнең 69нчы бите.

- Татар алфавитында сузык авазларны белдерүче нинди хәрефләр бар?(тактада язып бару)

- Барысы ничә сузык аваз бар?

- Әйтеп чыгыгыз һәм язып барыгыз.

- Ни өчен 1нче рәттә 9, икенче рәттә 12?

Клок баддистан карап 3 тә кем белән очрашырга тиеш идегез, шул кеше белән парлашыгыз.

Таймд пэа шэа структурасы буенча җавап әзерлибез, кемнең фамилисендә әзрәк хәреф шул башлый...билгеләдегезме...беренче кешегә 20 секунд вакыт бирелә... вакыт башланды.... сезнең вакыт бетте... 2нче кешегә 20 секунд вакыт бирелә.... башланды... бетте... бер-берегезгә рәхмәт әйтегез.

Укытучы сорый берничә кешедән.

Урыннарга утырабыз.

Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б.)

-А, ә, и, у,ы, ү, о, ө, э

-12

[А],[ә],[и],[у],[ы],[ү], [о],[ө],[э],[о],[ы],[э]

[о],[ы],[э] авазлары рус теленнән кергән сүзләрдә озынрак әйтелә, ә татар телендә кыскарак.Ә белдерелүен бер үк хәреф белән белдерелә. Шуңа күрә 12.

Регулятив: планлаштыру, прогноз ясау; танып белү: модельләштерү, логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотеза һәм аның нигезен күрсәтү; коммуникатив: мәгълүматны эзләүдә һәм сайлауда инициатив хезмәттәшлек.

5. Беренче кат ныгыту

Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү)

Күпнокталар урынына куелырга тиешле сүзләрне сайлап алырга.

1.Авазлар язуда ... белән күрсәтелә.2. Авазларны ... һәм ... . 3. Хәрефләрне ... , ... , һәм ... .4. Сузык авазларны белдерүче хәрефләр ..., ә сузык авазлар ... .

Сүзләр: язабыз, күрәбез, 9, укыйбыз, әйтәбез, ишетәбез, хәрефләр,12.

Сингл- раунд- робин структурасын кулланып җавапларны тикшерәбез.(Төркемнәрдәге һәр кеше башта 1нче, аннары 2нче, 3нче, 4нче җөмләләрне укып чыгалар)Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр.


-Хәрефләр.

- Әйтәбез, ишетәбез.

- Язабыз, күрәбез, укыйбыз.


Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: гомумуку- бе-лемнәрне структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар сайлау, сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары; коммуникатив: хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, төзәтмә кертү, аны бәяләү.

6. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.

Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру.

Хәзер дәреслектән

143нче күнегү. Беренче иҗектәге [а] авазының укылышына игътибар итәргә, нәтиҗә ясарга.

144 нче күнегү.Күчереп язарга, [а] авазы о лаштырып әйтелгән иҗекләрнең астына сызарга

Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үзтикшерү адым-нарын чагыштыру.

-[а] авазы татар сүзләрендә беренче иҗектә о лаштырып, сузыбрак әйтелә. Рус теленнән кергән исемнәрдә кыска, ачык әйтелә.

-Дәфтәрләрдә эшләү

Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган бе-лемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек.

7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)

Рефлексияне оештыру.

бүгенге дәреснең төп җөмләләрен әйтегез.(модель)



Резерв. Модель буенча бер-берегезгә сөйләгез

Өй эше. 150 нче күнегү. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп күчереп язарга.

Бәяләү.

Үз уку эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.


12 сузык аваз бар.

Авазларны әйтәбез, ишетәбез.

Хәрефләрне язабыз, күрәбез, ишетәбез.

[а] авазы татар сүзләрендә беренче иҗектә о лаштырып әйтелә.

Коммуникатив: үз фике-реңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗәләр чыгару


© 2010-2022