Урок. Проверка знаний у учащихся-(мониторинговые тесты)

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Вариант I

1нче өлеш (А)

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1-А12) үтәгәндә, 1нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнәр аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына "х" билгесе куегыз.

А 1. Калын сузыклардан гына торган рәтне табыгыз:

  1. эшче, күрәзәче, ярдәмче;

  2. акча, эшче, әтәч;

  3. кофта, норка, торт;

  4. вышка, корт, күләгә.

А 2. Нечкә әйтелешле сүзне табыгыз:

  1. сөзгеч

  2. каз

  3. яңгыр

  4. авыл

А 3. Кайсы рәттәге сүзләрдә [w] авазы әйтелә?

  1. валчык, вокзал, тавыш, вәкил

  2. ваза, витамин, веранда, паровоз

  3. витрина, җавап, Володя, волейбол

  4. Шәүкәт, вакыт, ялкау, Вәли

А 4. Кайсы сүздә ь ( аеру билгесе) бар?

  1. ямьле

  2. көньяк

  3. сәгать

  4. руль

А 5. Ясагыч кушымчалары булмаган сүзләрне күрсәтегез:

  1. авылда, сөлге, бармадык

  2. ямьләнгәч, берләштек, хәйләле

  3. күзлек, китаплы, кыргыч

  4. бишлек, сөенеч, такталы

А 6. Парлы сүзләр булган рәтне билгелә:

  1. ташбака, ашханә

  2. тирә-як, кием-салым

  3. уйлы, көчле

  4. үги ана яфрагы, кура җиләге

А 7. Кечкенә, нәни, бәләкәй сүзләре нинди сүзләр?

  1. капма-каршы мәгънәле сүзләр

  2. охшаш мәгънәле сүзләр

  3. әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре төрле булган сүзләр

  4. дөрес җавап бирелмәгән.

А 8. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә:

  1. нишли? нишләде?

  2. кем? нәрсә?

  3. нинди? кайсы?

  4. ничә? ничәнче?

А 9. Җылы сыйфатының антонимын тап:

  1. салкынча

  2. суык

  3. кызу

  4. салкын.

А 10. Дөрес язылышны тап:

  1. алтымең җиде йөз илле биш

  2. алты мең җиде йөз иллебиш

  3. алты мең җиде йөз илле биш

  4. алты мең җидейөз илле биш

А 11.Җөмлә төзүдә катнашкан сүзләрне ничек дип атыйлар?

  1. сүз төркемнәре

  2. ярдәмче сүз төркемнәре

  3. ия белән хәбәр

  4. җөмлә кисәкләре

А 12. Бирелгән җөмләдән тартымлы исемнәрне күрсәт:

Бакчабыздагы куе кура җиләкләре арасында ел саен берәр кошчык ояламый калмый.(Р.Гариф)

  1. ел, кошчык

  2. куе, кура

  3. бакчабыздагы, кура җиләкләре

  4. бакчабыздагы, берәр

2 нче өлеш (В)

Әлеге өлештәге биремнәрне, тәкъдим ителгән текст ярдәмендә үтәгәндә, җавапларыгызны 1нче номерлы җавап бланкында В1-В6 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш.Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый.

(1)Мин гаиләбезнең иң кадерле истәлекләре саклана торган чемоданны ачтым һәм дәфтәр битенә төрелгән яулыкны алып карадым.(2)Зәңгәр читле ак яулык. (3)Минем туган көнемнең бердәнбер бүләге бит ул.(Н.Әхмәдиев)

В 1. 1 нче җөмләдән зат алмашлыгын язып алыгыз.

В 2. 1-2 нче җөмләләрдән артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатны язып алыгыз.

В 3. 3 нче җөмләдән I зат берлек сандагы исемне язып алыгыз.

В 4. 2 нче җөмләдән 5 хәрефле, 6 авазлы сүзне язып алыгыз.

В 5. Тиңдәш кисәкләре булган җөмләнең номерын күрсәтегез.

В 6. 2 нче җөмләдәге ак сүзенең антонимын табыгыз.

Вариант II

1нче өлеш (А)

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1-А12) үтәгәндә, 1нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнәр аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына "х" билгесе куегыз.

А 1.Нечкә сузыклардан гына торган рәтне табыгыз:

1) авыл, капка, китап;

2) сәфәр, әйтә, күрә;

3) агач, күрәзәче, карлыгач;

4) корт, күләгә, вышка.

А 2. Калын әйтелешле сүзне табыгыз:

  1. ятьмә

  2. күз

  3. кар

  4. күгәрчен

А 3. Кайсы рәттәге сүзләрдә [w] авазы әйтелә?

1)валчык, вокзал, тавыш, ватык

2)ваза, витамин, веранда, паровоз

3)витрина, җавап, Володя, волейбол

4)авыл, вакыт, Вакыйф, вәкил

А 4. Кайсы сүздә ъ ( аеру билгесе) бар?

  1. тәкъдим

  2. мәгънә

  3. вәгъдә

  4. алъяпкыч

А 5. Ясагыч кушымчалары булмаган сүзләрне күрсәтегез:

  1. җиденче, кышны, китаптан

  2. кыргыч, күзлек, китаплы

  3. ачкыч, берләштек, хәйләле

  4. күзлек, авылда, яшьләнде

А 6. Парлы сүзләр булган рәтне билгелә:

1) ашъяулык, ашханә

2) савыт-саба, ара-тирә

3) җырлы, көчле

4) авылым иртәсе, кура җиләге

А 7. Көн, төн сүзләре нинди сүзләр?

1)капма-каршы мәгънәле сүзләр

2)охшаш мәгънәле сүзләр

3)язылышлары бертөрле, мәгънәләре төрле булган сүзләр

4)дөрес җавап бирелмәгән.

А 8. Сан:

  1. предметның билгесен белдерә

  2. предметның эшен белдерә

  3. предметны белдерә

  4. предметның санын, исәбен белдерә

А 9. Матур сүзенең синонимын тап:

  1. аксыл

  2. яшел

  3. гүзәл

  4. зәңгәр.

А 10. Хаталы сүзләр рәтен тап:

  1. зуррак, аграк

  2. йомшакрак, иркенерәк

  3. кызылрак, күбрәк

  4. таррак, зирәгрәк

А 11. Алмашлыклар төрле сүз төркемнәре белән нинди бәйләнештә?

  1. алыштырып килә

  2. алыштырмый

  3. турыдан-туры белдерә

  4. дөрес җавап бирелмәгән.

А 12. Җыйнак җөмләне күрсәт:

  1. Кояш елмая.

  2. Алсу матур күлмәген кигән.

  3. Күктә болыт елый.

  4. Ул матур җырлый.

2 нче өлеш (В)

Әлеге өлештәге биремнәрне, тәкъдим ителгән текст ярдәмендә үтәгәндә, җавапларыгызны 1нче номерлы җавап бланкында В1-В6 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш.Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый.

  1. Без кышлаучы кошларга җимлекләр ясадык.(2)Аларны тәрәзә каршына агачларга элеп куйдык . (3) . Җимлекләгә ярма,көнбагыш, ипи кисәкләре салдык. (4)Иң беренче сары песнәкләр, җитез чыпчыклар очып килде. ("Сабантуй" газетасыннан)

В 1. 2-3 нче җөмләләрдән кушма исемне язып алыгыз.

В 2. 4 нче җөмләдән сыйфатланмышларны язып алыгыз.

В 3. 2-3 нче җөмләләрдән 4 хәрефле, 5 авазлы сүзне язып алыгыз.

В 4. Текстан сыйфатлар булган җөмләне табып, номерын языгыз.

В 5. 1 нче җөмләнең иясе белән хәбәрен язып алыгыз.

В 6. 3 нче җөмләдән III зат күплек санда баш килештәге исемне язып алыгыз.

Вариант III

1нче өлеш (А)

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1-А12) үтәгәндә, 1нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнәр аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына "х" билгесе куегыз.

А 1. Калын сузыклардан гына торган рәтне табыгыз:

  1. вышка, кофта, торт

  2. акча, эшче, әтәч

  3. эшче, күрәзәче, ярдәмче

  4. вышка, корт, күләгә.

А 2. Нечкә әйтелешле сүзне табыгыз:

  1. яфрак

  2. каз

  3. яңгыр

  4. дәфтәр

А 3. Кайсы рәттәге сүзләрдә күпнокта урынына һ хәрефе языла?

  1. ...әтер, ...езмәт, ...ат, ...ыял

  2. Шә...әр, ...өнәр, ...ава

  3. ...урлык, ...әбәр, бә...ет, ...әреф

  4. ...олык, ...ата, ...айван, ...исап.

А 4. Кайсы сүздә ь ( аеру билгесе) бар?

1) гамьле

2) төньяк

3) ямь

4) руль

А 5. Ясагыч кушымчалары булмаган сүзләрне күрсәтегез:

1) бишенче, көен, тактада

  1. күзлек, китаплы, кыргыч

  2. ачкыч, берләштек, хәйләле

  3. унлык, көенеч, алмалы

А 6. Кушма сүзләр булган рәтне билгелә:

1) әти-әни, исәп-хисап 2) үги ана яфрагы, кура җиләге 3) һәрбер, тузбаш 4) авылдаш, сыйныфташ

А 7. Алма, алма сүзләре нинди сүзләр?

  1. капма-каршы мәгънәле сүзләр

  2. охшаш мәгънәле сүзләр

  3. язылышлары бертөрле, мәгънәләре төрле булган сүзләр

  4. дөрес җавап бирелмәгән.

А 8. Исем:

1) предметның билгесен белдерә

  1. предметның эшен белдерә

  2. предметны белдерә

  3. предметның санын, исәбен белдерә

А 9. Кара сүзенең антонимын тап:

  1. аксыл

  2. яшел

  3. ак

  4. зәңгәр.

А 10. Дөрес язылышны тап:

  1. сигез мең алтыйөз ун

  2. сигез мең алты йөз ун

  3. сигезмең алты йөз ун

  4. сигез мең алты йөзун

А 11.Җөмләнең баш кисәкләре:

  1. сүз төркемнәре

  2. ярдәмче сүз төркемнәре

  3. ия белән хәбәр

  4. җөмлә кисәкләре

А 12. Җыйнак җөмләне күрсәт: 1) Таһир елмаеп йөгерә. 2) Алсу матур күлмәген кигән. 3) Айгөл йөгерә. 4) Син тиз укыйсың.

2 нче өлеш (В)

Әлеге өлештәге биремнәрне, тәкъдим ителгән текст ярдәмендә үтәгәндә, җавапларыгызны 1нче номерлы җавап бланкында В1-В6 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш.Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый.

(1)Менә салкын кыш җитте.(2)Ачы җилләр, каты суыклар башланды. (3)Кошларга кыен.(4) Кыш көне алар ачлыктан һәм суыктан интегә. ("Сабантуй" газетасыннан)

В 1. 3-4 нче җөмләләрдән ясалма исемне язып алыгыз.

В 2. 1 нче җөмләдән сыйфатланмышны язып алыгыз.

В 3. 3-4 нче җөмләләрдән 4 хәрефле, 5 авазлы сүзне язып алыгыз.

В 4. Тексттан зат алмашлыгын язып алыгыз.

В 5. Тексттан җылы сүзенең антонимы булган сүзне табып, җөмлә номерын күрсәтегез.

В 6. Тиңдәш кисәкләре булган җөмләнең номерын күрсәтегез.

Вариант IV

1нче өлеш (А)

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1-А12) үтәгәндә, 1нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнәр аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына "х" билгесе куегыз.

А 1.Нечкә сузыклардан гына торган рәтне табыгыз:

1) авыл, капка, китап;

2)каен, имән, юкә;

3)әнкәй, бәби, тәпи;

4) корт, күләгә, вышка.

А 2. Калын әйтелешле сүзне табыгыз:

  1. болыт

  2. күңел

  3. күк

  4. ятьмә

А 3. Кайсы рәттәге сүзләрдә [w] авазы әйтелә?

1)валчык, вокзал, тавыш, ватык

2)Вәли, авылдаш, тавык, вакыт

3) ваза, витамин, веранда, паровоз

4) витрина, җавап, Володя, волейбол

А 4. Кайсы рәттәге сүзләрдә ъ хәрефе языла?

  1. тәкъдим

  2. мәгънә

  3. вәгъдә

  4. алъяпкыч

А 5. Ясагыч кушымчалары булмаган сүзләрне күрсәтегез:

  1. җиденче, кышлар, китапның

© 2010-2022