- Преподавателю
- Иностранные языки
- 5 сыйныфның рус төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
5 сыйныфның рус төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Раздел | Иностранные языки |
Класс | 5 класс |
Тип | Рабочие программы |
Автор | Фарсиева Л.М. |
Дата | 09.09.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Яр Чаллы шәһәренең
«51 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе»
муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе
РАСЛАНДЫ:
Педагогик киңәшмә беркетмәсе
№ август 2014 ел
Мәктәп директоры
________________Волков Г.А.
номерлы боерык белән
гамәлгә кертелде
________________2014 ел
5 сыйныфның рус төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
(сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 70 сәгать)
Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Каралды:
МБ утырышы беркетмәсе
№ август 2014 ел
МБ җитәкчесе _______Шәяхмәтова Г.НСөләйманова Ләйсән Мирхат кызы.
Килешенде:
Директор урынбасары
Яр Чаллы, 2014__________Терентьева М.П. Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:
1. Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары белән гомуми белем бирүнең федераль стандарты (башлангыч гомуми белем бирү №373, 06. 10. 2009 ел)
2. Белем бирүнең Федераль дәүләт мәгариф стандарты (урта (тулы) гомуми белем бирү - №1897 17.12.2010)
3. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының " Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы" Төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова, Г.Ә. Әхмәтҗәнова. - Казан, 2013.
4. "51 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең укыту программасы (2011-2019 нче уку еллары өчен)
Предметның уку-укыту максатлары.
-танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү;
- татар теле предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру;
- татар телен уңышлы үзләштерү өчен шартлар тудыру;
- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
- тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану;
- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
-ихтыяр көче, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
- аралаша белү сәләтен үстерү, хәтерне, игътибарлылыкны үстерү;
Уку-укыту предметына характеристика.
Татар телен үзләштерү укучының үсешенә зур йогынты ясый. Укучы үзләштергән белемнәр алдагы сыйныфларда белем алуга нигез булып тора. 5нче сыйныфта татар телен үзләштерү түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала:
-
Фонетика, транскрипция билгеләре.
-
Морфология. Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, фигыль, сыйфат, сан, ярдәмче сүз төркемнәре.
-
Җөмлә, аның мәгънәви төркемнәре.
-
Лексика һәм лексикология.
-
Графика, орфография, каллиграфия.
Уку-укыту предметының уку планындагы урыны, әһәмияте.
Рус телендә сөйләшүче балаларга 5 нче сыйныфта татар телен укыту буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән программа буенча татар теле һәм әдәбиятына 165 сәгать исәпләнгән."51 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең укыту программасы (2014-2018нче уку еллары өчен)буенча татар әдәбиятына 2 сәгать бирелә, ел буена 70 сәгать.
Программа материалын өйрәнү барышынды укучыларның Татарстан Республикасында яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, республиканың территориясе, географик урыны: башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары, күренекле шәхесләр турында билгеле бер мәгълүмат алуы зур әһәмияткә ия.
Уку-укыту үзләштерүнең шәхси предметы нәтиҗәләре.
Укытуның предмет нәтиҗәләре:
Төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, рус телле укучылар татар теленнән түбәндәге предмет нәтиҗәләренә ия булырга тиеш:
-
Коммуникатив компетенциягә (аралашу осталыгына) ия булу, ягъни татар телендә телдән яки язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү;
-
коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү; аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итәгатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
-
"Татар теле" фәнен өйрәнүгә карата уңайй омтылышта булу, татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерү.
Укытуның шәхси нәтиҗәләре:
Төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, укучының үзенә һәм әйләнә - тирәсендәге кешеләргә, яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:
-
Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы карашта булу һәм аны яхшы өйрәнү теләгенә ия булу;
-
Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
-
Текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү;
Гаилә, туган ил, туган җир, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен аңлап кабул итү; укучыда башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалашу.
Укытуның предмет нәтиҗәләре:
Төп гомуми белем бирү баскычында укучыларда киң мәгълүматлы җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерү буенча эш дәвам иттерелә. Укучылар текст, күрмә - график рәсемнәр; хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсен ныгыта; презентация материаллары әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерә; укучыларда, компьютер яисә мәгълүмати - коммуникатив технологияләрнең башка чаралары белән эш иткәндә сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре камилләшә.
Төп гомуми белем бирү баскычында укучыларның түбәндәге универсаль уку гамәлләренә ия булуы күзаллана:
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
-
Фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп - нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
-
Иҗади һәм эзләнү төрендәге проблеманы билгеләү, аны чишү өчен алгоритм булдыру;
-
Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне табу;
-
Төп мәгълүматны аерып алу, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
-
Тиешле мәгълүматны табу өчен энциклопедия, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
-
Дәрескә кирәкле уку - язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
-
Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләренә ия булу;
-
Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
-
Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
-
Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
-
Билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
-
Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый һәм, кирәк булганда, төзәтмәләр кертә белү;
-
Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ия булуга ирешү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
-
Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңлый һәм аңа туры килерлек җавап бирә белү;
-
Әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү;
-
Әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;
-
Аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
-
Парлап һәм төркемдә эшли белү;
-
Мәгълүматны туплау өчен, күмәк эшчәнлектә катнашу.
Предмет укытуның кыйммәте.
Укыту- тәрбия барышында татар әдәбияты предметнең кыйммәтләре:
-
Татар теленә предмет буларак төшенү.
-
Татар теленә өйрәтү процессы бала өчен "башка дөньяга тәрәзә ачу" булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итү.
Эш программасының эчтәлеге
№
Темалар
Сәгать
саны
Темага караган төп төшенчәләр.
1
Мәктәп тормышы.
18
"Бүген 1 сентябрь". Диалог төзү. "Мәктәптә Белем бәйрәме" тексты. "Татарстанның дәүләт гимны" тексты.
Р. Байтимеров Татарстан гимны. Х. Шабанов. "Китап"шигыре. Китапханәдә. Диалог төзү. "Олегның кәефе юк" тексты. "Бүген Олегның кәефе юк" диалог төзү. Безнең мәктәп. Хикәя төзү. Минем мәктәбем. Контроль монолог. "Без бүген диктант яздык" тексты. Минем сыйныфым. Хикәя төзү. Минем дәресләрем. Диалог төзү. Татар теле дәресендә. Хикәя төзү. Уку-язу әсбапларым. Диалог төзү. Г.Тукай. "Туган тел". Г.Әхтәмова "Дәрестә". Р.Миңнуллин "Аяз кайта мәктәптән" шигыре.
2
Мин - өйдә булышчы.
22
Л.Лерон."Хәерле иртә" шигыре. Көндәлек режим. Рәсем буенча хикәя төзү. "Без әнигә булышабыз". Хикәя төзү. З.Гомәрова "Үзем җыештырдым" шигыре. Ял көнендә. Диалог төзү. "Рәсим белән Илнур" тексты. "Рәсим белән Илнур" тексты буенча диалог төзү. "Ләйлә белән Наил" тексты. А.Әсәдуллин "Ике мәсьәлә" хикәясе. "Ләйсән тырыш кыз" тексты. Ю. Ермалаев "Ике пирожный" хикәясе. Ю. Ермолаев "Ике пирожный". Диалог төзү. М. Газизов. "Ботка" шигыре. Мин - өйдә булышчы. Контроль монолог. "Тавык, Тычкан һәм көртлек" әкияте. "Тавык, Тычкан һәм көртлек" әкиятенең геройлары. Кем эшләми - шул ашамый. Диалог төзү. Бергә табын әзерлибез. Хикәя төзү. Д.Аппакова "Рөстәм" хикәясе. Г.Бакир "Сания" хикәясе. Р.Миңнуллин "Булышчы" шигыре. М Җәлил. "Суык бабай".
3
Дуслар белән күңелле.
16
Минем дусларым бар. Хикәя төзү. Минем дустым. Контроль диалог. Л.Васильева-Гангнус. "Язгы каникул". "Язгы каникул" хикәясе буенча диалог төзү. "Туган көн - иң күңелле бәйрәм" хикәясе. Минем туган көнем. Хикәя төзү. "Гүзәл Ләйсәннәрдә" хикәясе. " Гүзәл Ләйсәннәрдә". Диалог төзү. Туган көнгә чакыру язу. Татар халык уеннары. "Ак калач". "Табын янында" тексты. "Табын янында". Диалог төзү. "Табын" тексты. Минем дустым. Сочинение. "Куркак юлдаш" әкияте. Н.Мадьяров. "Инде мактанмас".
4
Дүрт аяклы дусларыбыз.
6
"Дүрт аяклы дусларыбыз". Хикәя төзү. "Этең нинди токымнан?" Диалог төзү. "Минем Акбаем" хикәясе. Х.Гарданов "Акыллы Карабай" хикәясе. Р.Миңнуллин "Акбайга" шигыре. "Дүрт аяклы дусларыбыз". Контроль диалог.
5
Без спорт яратабыз.
8
"Табиб янында". Диалог төзү. "Татар халкының милли уеннары". Проект эше. "Мин спорт белән шөгыльләнәм". Хикәя төзү. Арадаш аттестация эше. Б.Мотыйгуллин. "Сәламәт булыйк" шигыре. Спорт төрләре. Диалог төзү. "Кеше нигә йоклый?" тексты. "Спорт уеннары". Рәсем буенча хикәя төзү.
Барлыгы
70
Уку-укыту барышын матди-техник тәмин итү.
Дәреслек: ТАТАР ТЕЛЕ. 5 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Р.З.Хәйдарова. Г.М.Әхмәтҗанова.Казан * "Татармультфильм" нәшрияты* 2014.
1. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. "Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту" 5 нче сыйныф. "Татармультфильм» нәшрияты.2014.
2. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. Гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-8 сыйныфларында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр. Яр Чаллы 2010.
3. Р. Р. Нигматуллина «Сборник правил и упражнений для изучающих татарский язык». Морфология. В 2-х частях Яр Чаллы, 2009.
4. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. "Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле баларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы.Яр Чаллы.2014.
5. Ф.С.Сафиуллина «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников» Казань, ТаРИХ, 2010.
6. Н.М..Хәсәнова «Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар җыентыгы» Яр Чаллы, 2010.
7. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газеталары
8.openclass.ru//Родной
9. nabchelny.ru/school60
10. tatar.com.ru/
Татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары.
Тыңлаган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү.
Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә "5"ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә "4"ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә "3"ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә "2"ле куела.
Диалогик сөйләмне бәяләү
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзелгәндә, "5"ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәрелеп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзелгәндә,"4"ле куела.
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәрелеп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, "3"ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, "2" ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләү.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен "5" ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен "4"ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен "3" ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганга,"2"ле куела.
Укуны бәяләү (кычкырып уку)
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганга, "5"ле куела.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәрелеп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, "4" ле куела.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәрелеп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, "3"ле куела.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, "2"ле куела.
Сочинениеләрне бәяләү.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә "5"ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә "4"ле куела.
Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хаталары булган эшкә "3"ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган , 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хаталары булган эшкә "2"ле куела.
Календарь - тематик план
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән төп белем бирү мәктәбе " Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы" (төзүче авторлары: Р.З.Хәйдарова , К.С.Фәтхуллова, Г.М.Әхмәтҗанова ) Казан, 2013
Предмет
Сыйныф
Барлык сәгать саны
Атнага сәгать саны
Контроль
диалог
Контроль монолог
Шигырь
ятлау
Сочинение.
Арадаш аттестация
эше
Дәреслекнең авторы, елы
Татар әдәбияты
5
70
2
2
2
4
1
1
Татар теле. 5 сыйныф: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова.-Казан: Татармультфильм, 2014 ел
2014-2015 уку елына методик тема
Шәһәр темасы
Мәктәп темасы
Укытучының темасы
Белем сыйфатын күтәрүдә педагокның һөнәри осталыгы үсешенең төп механизмы буларак, белем бирү оешмасында методик эшне камилләштерү
Федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кертү шартларында укыту сыйфаты белән идарә итү.
Федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кертү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләр кулланып укучыларның эшчәнлеген активлаштыру.
№
Өйрәнелә торган бүлек, материал-
ның темасы
Сәг. саны
Үтк. вак.
Көтелгән нәтиҗәләр.
Гомумкүнекмәләр
Универсаль уку гамәләре
Контроль төре
п
ф
Аңлый
Куллана
1.Без мәктәптә (18 сәгать)
1
"Бүген 1 сентябрь". Диалог төзү.
1
02.09
Лексика: кем? кемне? кемгә? Хөрмәтле укытучым, котлыйм, уңыш телим, сәламәтлек.
"Мәктәп" темасы буенча лексиканы диалогта куллана белү.
Дәреслек белән эшли белү. Үз фикереңне дәлилли белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре: эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре:аңлап уку, эчтәлекне үз сүзләрең белән сөйли белү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре: төп мәгълүматны аерып алу; фикерләрне логик чылбырга салу.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
2
"Мәктәптә Белем бәйрәме" тексты
1
04.09
Текстның эчтәлеген, ситуатив биремнәрне аңлау, хикәя төзү.
Актив үзләштерелгән лексик берәмлекне сөйләмдә дөрес куллану
Тәрҗемә итә белү. Төп фикерне аера белү.
3
"Татарстанның дәүләт гимны" тексты.
1
09.09
Россиянең һәм Татарстанның дәүләт гимны турында сөйләшү.
Туган ил, туган җир төшенчәсен аңлап кабул итү.
Төп мәгълүматны аерып ала, хәтердә калдыра белү.
4
Р. Байтимеров. Татарстан гимны.
1
11.09
Республиканың символлары турында сөйләү.
Гимнны яттан белү.
Яттан сөйли белү.
Ятлау №1
5
Х. Шабанов. "Китап"шигыре.
1
16.09
Шигырьнең эчтәлеген аңлау. Китапның киңәшче, дус икәнен раслап сөйләү.
Лексиканы сөйләм телендә куллану, сорауларга дөрес җавап бирү.
Төп фикерне аера белү.
6
Китапханәдә. Диалог төзү.
1
18.09
Китапханәгә барырга чакыру, китаплар сорау.
Төрле характердагы сорауларга җавап бирү.
Үзеңнең фикереңне формалаштырып әйтә белү.
7
"Олегның кәефе юк" тексты.
1
23.09
Лексика: фән, дәүләт теле, өй эшен эшләү, кагыйдә, бирем, ятла.
Текстны тулысынча аңлау, сорауларга җавап бирә белү.
Дәреслек белән эшли белү. Тәрҗемә итә белү.
8
"Бүген Олегның кәефе юк" диалог төзү.
1
25.09
Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның
сәбәбен аңлау.
Дәрес әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү.Текст буенча диалогик сөйләм төзү.
Лексиканы сөйләм телендә куллану, сорауларга дөрес җавап бирү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре: билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү, кирәкле төзәтмәләр кертү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре: фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:парлап һәм төркемнәрдә эшли белү.
9
Безнең мәктәп. Хикәя төзү.
1
30.09
Тема буенча сүзләре аңлау.
Мәктәп турында сөйли белү
Хикәя төзү күнекмәсен булдыру.
10
Минем мәктәбем. Контроль монолог.
02.10
Үзенең исеменнән эзлекле итеп телдән сөйләү.
Аңлаешлы, сәнгатьле итеп сөйли белү.
Үзеңнең фикереңне формалаштырып әйтә белү.
Контроль монолог №1
11
"Без бүген диктант яздык" тексты.
1
07.10
Текстның эчтәлеген аңлау, сорауларына җавап бирү.
Текстка нигезләнеп, үз мәктәбеңдәге дәресләр турында җөмләләр төзү.
Фикерне куелган сорау логикасында үстерә белү.
12
Минем сыйныфым. Хикәя төзү.
1
09.10
Белем алу проблемасын аңлау.
Сыйныфлары турында сөйли белү.
Хикәя төзи белү.
13
Минем дәресләрем. Диалог төзү.
1
14.10
Дәресләр расписаниесе, дәресләр әзерләү, яхшы уку серләрен аңлау.
Үз мәктәбеңдәге дәресләр турында диалогик сөйләм төзи белү.
Парларда эшли белү.
14
Татар теле дәресендә. Хикәя төзү.
1
16.10
Лексиканы сөйләм телендә кулланып, хикәя төзү.
Үзеңнең фикереңне формалаштырып әйтә белү.
Хикәя төзи белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре: билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү, кирәкле төзәтмәләр кертү; үз эшчәнлегең белән идарә итү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре: объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак якларны билгеләү, эшчәнлек нәтиҗәсен тикшерү һәм бәя бирү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү.
15
Уку-язу әсбапларым. Диалог төзү.
1
21.10
Ситуатив биремнәрне аңлау, диалог төзү
Актив үзләштерелгән лексик берәмлекне сөйләмдә дөрес куллану
Парларда эшләгәндә үз фикереңне әйтә белү.
16
Г.Тукай. "Туган тел"
1
23.10
Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә дөрес уку.
Шигырьнең эчтәлеген сөйли белү.
Шигырьне сәнгатьле сөйли белү.
Ятлау №2
17
Г.Әхтәмова "Дәрестә".
1
28.10
Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, сәнгатьле уку.
Өйрәнгән актив лексик берәмлекләрне куллану.
Эчтәлекне аңлап, анализлау, нәтиҗә ясый белү.
18
Р.Миңнуллин "Аяз кайта мәктәптән" шигыре.
1
30.10
Лексик берәмлекләрне үзләштерү.Текстны тулысынча аңлау.
Эзлекле сөйли белү.
Дәреслек белән эшли белү. Тәрҗемә итә белү.
2.Мин - өйдә булышчы. (22 сәгать)
19
Л.Лерон."Хәерле иртә" шигыре
1
11.11
Шигырьнең эчтәлеген аңлау. Бер-береңә комплиментлар әйтне аңлау.
Татар теленә хас авазларны дөрес әйтә белү.
Шигырьне тиешле тизлектә дөрес укый белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү
Танып белү универсаль уку гамәлләре:уку максатын мөстәкыйль билгеләү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү
20
Көндәлек режим. Рәсем буенча хикәя төзү.
1
13.11
Яңа лексик берәмлекләрне үзләштерү.
Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү.
Үз фикереңне эзлекле рәвештә әйтә белү.
21
"Без әнигә булышабыз". Хикәя төзү.
1
18.11
Тема буенча лексик- грамматик берәмлекләрне аңлау.
Үз гаиләң турында сөйли белү..
Фикерне куелган сорау логикасында үстерә белү.
22
З.Гомәрова "Үзем җыештырдым" шигыре.
1
20.11
Шигырьнең эчтәлеген аңлап уку.
Текст эчтәлеге буенча фикер алыша белү.
Ситуатив күнегүләр аша үз фикереңне әйтә белү.
23
Ял көнендә. Диалог төзү.
1
25.11
Өйдәге эшләр. Без бергә эшлибез.
Өйдәге эшләр турында сөйләү.
Парларда эшли белү.
24
"Рәсим белән Илнур" тексты.
1
27.11
Тема буенча сөйләм үрнәкләрен кулланып, хикәянең эчтәлеген сөйләү.
Тема буенча сөйләм үрнәкләрен кулланып, хикәянең эчтәлеген сөйләү.
Әдәби геройларны сурәтләп бирә белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре: тиешле мәгълүматны табу, билгеләү
25
"Рәсим белән Илнур" тексты буенча диалог төзү.
1
02.12
Текстан төп фикерне аерып ала булү, диалог төзү.
Җөмләдә сүз тәртибен саклап диалогик сөйләм оештыра белү.
Диалог төзи белү.
26
"Ләйлә белән Наил" тексты.
1
04.12
Өй хезмәте өчен рәхмәт белдерү һәм мактый белү.
Сораулар төзү, дөрес җавап бирә белү.
Тексттан мәгълүмат ала белү.
27
А.Әсәдуллин "Ике мәсьәлә" хикәясе.
1
09.12
Лексика: өлгер, кире, уңган, мактанчык, үткен, тапкыр, тыйнак.
Текстның эчтәлеген буенча сорауларга җавап бирә белү.
Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү
28
"Ләйсән тырыш кыз" тексты.
1
11.12
Лексика: өлгер, кире, уңган, мактанчык, үткен, тапкыр, тыйнак.
Сорауларга дөрес җавап бирә белү.
Логик фикерли, нәтиҗә ясый белү.
29
Ю. Ермалаев "Ике пирожный" хикәясе.
1
16.12
Лексика: сәяхәт итәм, бозыла, яңадан, булышырга уйлады.
Өйрәнгән актив лексик берәмлекләрне куллана белү.
Әсәрнең эчтәлегенә план төзи белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре: билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.
30
Ю. Ермолаев "Ике пирожный". Диалог төзү.
1
18.12
Өйдәге хезмәттә катнашырга кирәклеген аңлау.
Эчтәлеген сөйли белү.
Тексттан кирәкле мәгълүматны таба белү.
31
М. Газизов. "Ботка" шигыре.
1
23.12
Шигъри әсәрнең эчтәлеген аңлау.
Әсәрнең эчтәлеген үз сүзләрең белән әйтә белү.
Үз фикереңне дәлилли белү. Тәрҗемә итә белү.
32
Мин - өйдә булышчы. Контроль монолог.
1
25.12
Үзенең исеменнән эзлекле итеп телдән сөйләү.
Аңлаешлы, сәнгатьле итеп сөйли белү.
Үзеңнең фикереңне формалаштырып әйтә белү.
Контроль монолог № 2
33
"Тавык, Тычкан һәм көртлек" әкияте.
1
13.01
Татар халык аваз иҗаты (әкиятләр) белән танышу.
Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.
Рольләргә бүлеп укый белү.
34
"Тавык, Тычкан һәм көртлек" әкиятенең геройлары.
1
15.01
Ялкаулык, хезмәткә мөнәсәбәт турында фикер алышу.
Үзләштергән лексик-грамматик материалны куллана белү. Образларга бәя бирү.
Геройлар буенча үз фикереңне әйтә белү.
35
Кем эшләми - шул ашамый. Диалог төзү.
1
20.01
Татар халык аваз иҗаты (мэкальләр) белән танышу.
Лексиканы сөйләм телендә кулланып диалог төзи белү.
Үз фикереңне дәлилли белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре: сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү
36
Бергә табын әзерлибез. Хикәя төзү.
1
22.01
Лексиканы сөйләм телендә кулланып, хикәя төзү.
Бер-береңне кыстый белү, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү.
Хикәя төзи белү.
37
Д.Аппакова "Рөстәм" хикәясе.
1
27.01
Таныш булган лексик материалга таянып, текстның эчтәлеген аңлау.
Тема буенча сөйләм үрнәкләрен кулланып, хикәянең эчтәлеген сөйли белү.
Төп фикерне аера белү, план буенча эчтәлеген сөйли белү.
38
Г.Бакир "Сания" хикәясе.
1
29.01
Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә дөрес уку.
Төрле характердагы сорау-җавап төзи белү.
Укыганны кыскартып сөйли белү.
39
Р.Миңнуллин "Булышчы" шигыре.
1
03.02
Шигъри әсәрнең эчтәлеген аңлау.
Әсәрнең эчтәлеген үз сүзләрең белән әйтә белү.
Үз фикереңне дәлилли белү. Тәрҗемә итә белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре: , фикерләрне логик чылбырга салу.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү
40
М Җәлил. "Суык бабай"
1
05.02
Лексика: мамык, юрган, кар катламы, суык. Шигырьнең эчтәлеген аңлау.
Лексиканы сөйләм телендә куллану, сорауларга дөрес җавап бирә белү.
Яттан сәнгатьле сөйли белү.
Ятлау №3
3.Дуслар белән күңелле ( 16 сәгать)
41
Минем дусларым бар. Хикәя төзү.
1
10.02
Дус була белү сыйфатлары.
Дустыңның барлыгын, кемнәр белән дус икәнеңне, аларның нинди булуын әйтә белү.
Хикәя төзи белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре: уку максатын мөстәкыйль билгеләү
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү
42
Минем дустым. Контроль диалог.
1
12.02
Тема буенча сораулар төзи алу
Эчтәлеген сөйли белү
Парларда эшли белү.
Контроль диалог №1
43
Л.Васильева-Гангнус. "Язгы каникул".
1
17.02
Текстның эчтәлеген үзенең исеменнән эзлекле итеп телдән сөйләп бирү.
Аңлаешлы, сәнгатьле итеп сөйләү.
Нәтиҗә ясый белү. Төркемнәрдә эшли белү.
44
"Язгы каникул" хикәясе буенча диалог төзү.
1
19.02
Куелган сорауга төгәл җавап бирү.
Язгы каникул турында сөйли белү.
Фикерне куелган сорау логикасында үстерә белү.
45
"Туган көн - иң күңелле бәйрәм" хикәясе.
1
24.02
Туган көн уеннары, табын әзерләү турында сөйләү.
Табын янында үзеңне тоту, кунакка чакыру,
сыйлау турында сөйли белү.
Күмәк икер алышуда катнаша белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре: укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару
46
Минем туган көнем. Хикәя төзү.
1
26.02
Туган көн турында сөйли белү
Иллюстрацияләргә таянып хикәя төзү.
Хикәя төзи белү.
47
"Гүзәл Ләйсәннәрдә" хикәясе.
1
03.03
Әсәрнең герое турында мәгълүмат белән танышу
Текстны тулысынча аңлау, төрле характердагы сорауларга җавап бирү.
Текстны кабатлап сәнгатьле укый белү.
48
" Гүзәл Ләйсәннәрдә". Диалог төзү.
1
05.03
Тема буенча сораулар төзи алу.
Эчтәлеген сөйли белү
Диалог төзи белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеген оештыра белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре: төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: фикерне төгәл итеп җиткерү
49
Туган көнгә чакыру язу.
1
10.03
Туган көн уеннары, кунаклар чакыру.
Туган көнгә чакыру яза белү.
Чакыру яза белү.
50
Татар халык уеннары. "Ак калач".
1
12.03
Татар халык иҗаты (уеннар) белән таныштыру.
Уеннарны уйный белү.
Үз фикереңне дәлилли белү.
51
"Табын янында" тексты.
1
17.03
Төрле характердагы сорауларга җавап бирү.
Текстны тулысынча аңлау, сорауларга җавап бирә белү.
Текст белән эшли белү.
52
"Табын янында". Диалог төзү.
1
19.03
Кунаклар чакыру, сыйлау, кыстау, төрле рецептлар.
Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйли белү.
Фикерне куелган сорау логикасында үстерә белү.
53
"Табын" тексты.
1
02.04
Яраткан ризыклар, милли ризыклар, ашамлыклар, эчемлекләр.
Бәйрәм табыны әзерләү турында сөйли белү.
Текстны кабатлап сәнгатьле укый белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре: уку максатын мөстәкыйль билгеләү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшең белән аралашу калабын төзү
54
Минем дустым. Сочинение.
1
07.04
Сөйләм үрнәкләрен язма эштә куллануны аңлау.
Тормыш тәҗрибәсеннән чыгып эзлекле язу.
Өйрәтү характерындагы сочинение яза белү.
Сочинение.
55
"Куркак юлдаш" әкияте.
1
09.04
Лексика: дуслаштык, чын дуслык, юлдаш, китеп барган.
Әиятне укып аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтә белү.
Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу.
56
Н.Мадьяров. "Инде мактанмас".
1
14.04
Шигырьнең эчтәлеген аңлау.
Сорауларга җавап бирү, киңәшләр бирә белү.
Сүзлек белән эшли белү.
4.Дүрт аяклы дусларыбыз. (6 сәгать )
57
"Дүрт аяклы дусларыбыз". Хикәя төзү.
1
16.04
Дүрт аяклы дусларга карата мәрхәмәтлелек.
Иллюстрацияләргә таянып хайваннарны әйтә белү.
Хикәя төзи белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре: фикерләрне логик чылбырга салу.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү
58
"Этең нинди токымнан?" Диалог төзү.
1
21.04
Дүрт аяклы дусларның токымнары, гадәтләре, токымнары.
Этләрнең тышкы кыяфәте турында сорау-җавап төзи белү.
Парларда эшли белү.
59
"Минем Акбаем" хикәясе.
1
23.04
Лексика: тәпиен бирә, сумканы алып бара, каршы ала, токым. Контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.
Текстның эчтәлеген аңлап, үз этең турында сөйли белү.
Текст буенча план төзү, эчтәлеген сөйли белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару
60
Х.Гарданов "Акыллы Карабай" хикәясе.
1
28.04
Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, сәнгатьле итеп уку.
Кыскача эчтәлеген сөйли белү.
Кирәкле мәгълүматны аерып
ала, системага сала белү.
61
Р.Миңнуллин "Акбайга" шигыре.
1
30.04
Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә дөрес уку.
Шигырьнең эчтәлеген сөйли белү.
Шигырьне сәнгатьле сөйли белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре: тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау,объектларны чыгыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
әңгәмәдешнең аралашу холкы белән идарә итү
Ятлау №4
62
"Дүрт аяклы дусларыбыз". Контроль диалог.
1
05.05
Этләр, песиләр турында сөйләшү.
Куелган сорауга төгәл җавап бирә белү.
Тема буенча парларда сөйләшә белү.
Контроль диалог №2
5. Без спорт яратабыз. (8 сәгать)
63
"Табиб янында". Диалог төзү.
1
07.05
Лексика: арка, йөрәк, үкчә, керфек, үпкә, тез, каш, күз, эч. Тән әгъзаларының исемнәрен белү.
Кайсы җирең авырту турында әйтә белү.
Диалог төзи белү. Күмәк фикер алышуда катнаша белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:уку эшчәнлеген оештыру белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аны чишү өчен алгоритм булдыру.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
-әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү
64
"Татар халкының милли уеннары".
1
12.05
Татар халкының милли уеннары турында сөйләү
Темага караган лексиканы кулланып, сөйләм төзү.
Аңлап, эзлекле сөйли белү.
65
"Мин спорт белән шөгыльләнәм". Хикәя төзү.
1
14.05
Нинди спорт төре белән шөгыльләнүеңне өйтүне аңлау.
Нинди спорт төрен
Күмәк фикер алышуда катнаша белү.
66
Арадаш аттестация эше.
1
19.05
Үткән материал буенча белемнәрне тикшерү.
Өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белү.
Мөстәкыйль эшли белү.
67
Б.Мотыйгуллин. "Сәламәт булыйк" шигыре.
1
21.05
Шигырьнең эчтәлеген аңлау.
Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә оештыра белү.
Фикерне куелган сорау логикасында үстерә белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре: сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.
68
Спорт төрләре. Диалог төзү.
1
26.05
Җәйге, кышкы спорт төрләрен аеруны аңлау.
Нинди спорт төрен яратканыңны әйтә белү.
Логик фикерли, нәтиҗә ясый белү.
69
"Кеше нигә йоклый?" тексты.
1
28.05
Текст белән танышу, төп эчтәлеген аңлауга ирешү.
Текст буенча мәгълүмат бирә белү.
Дәреслек, сүзлек белән эшли белү.
70
"Спорт уеннары". Рәсем буенча хикәя төзү.
1
29.05
Өйрәнелгән лексик - грамматик структураларны кулланып текст төзү.
Лексиканы сөйләм телендә куллану, сорауларга дөрес җавап бирә белү.
Төп фикерне аера белү.
Контроль төре
Чирек
Контроль монолог
Контроль диалог
Сочинение
Шигырь ятлау
Арадаш аттестация эше
план
факт
план
факт
план
факт
план
факт
план
факт
1
2.10
11.09
23.10
2
25.12
-
3
12.02
5.02
4
5.05
7.04
30.04
19.05
Еллык
2
2
1
4
1
Ятлау:
-
Р.Байтимеров. Татарстан гимны.
-
Г.Тукай "Туган тел".
-
М.Җәлил "Суык бабай".
-
Р.Миңнуллин "Акбайга".
Татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары.
Тыңлаган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү.
Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә "5"ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә "4"ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә "3"ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә "2"ле куела.
Диалогик сөйләмне бәяләү
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзелгәндә, "5"ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәрелеп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзелгәндә,"4"ле куела.
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәрелеп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, "3"ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, "2" ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләү.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен "5" ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен "4"ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен "3" ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганга,"2"ле куела.
Укуны бәяләү (кычкырып уку)
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганга, "5"ле куела.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәрелеп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, "4" ле куела.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәрелеп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, "3"ле куела.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, "2"ле куела.
Сочинениеләрне бәяләү.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә "5"ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә "4"ле куела.
Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хаталары булган эшкә "3"ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган , 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хаталары булган эшкә "2"ле куела.
Кулланылган әдәбият һәм белем бирү чыганаклары
УМК
Укытучы өчен методик әдәбият
Укучылар өчен әдәбият
Программа:
План "- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы " Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы". - Казан , 2013.
Дәреслек:ТАТАР ТЕЛЕ. 5 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Р.З.Хәйдарова. Г.М.Ахмәтҗанова.Казан * "Татармультфильм" нәшрияты* 2014.
.
1. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. "Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту" 5 сыйныф. "Татармультфильм» нәшрияты.2014.
2. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. Гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-8 сыйныфларында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр. Яр Чаллы 2010.
3. Р. Р. Нигматуллина «Сборник правил и упражнений для изучающих татарский язык». Морфология. В 2-х частях Яр Чаллы, 2009.
4. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газеталары
5.
openclass.ru//Родной язык
6. 2berega.spb.ru/
7. //edu tatar.ru/
Дәреслек: ТАТАР ТЕЛЕ. 5 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Р.З.Хәйдарова. Г.М.Ахмәтҗанова.Казан * "Татармультфильм" нәшрияты* 2014.
2. Р.Р.Нигъматуллина «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы 1, 2 кисәк» Яр Чаллы, 2009
3. Ф.С.Сафиуллина «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников» Казань, ТаРИХ, 2010
4. Н.М..Хәсәнова «Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар җыентыгы» Яр Чаллы, 2010.