Урок по татарскому языку Повелительное наклонение глагола, 6 класс

Татар теле. ( 6нчы  сыйныф, рус төркеме )Датасы:  17.11.2014 Дәреснең темасы: Боерык фигыль.Максаты:  1.Укучыларның  боерык фигыльнең барлык һәм   юклык төрен өйрәнүләрен дәвам итү  һәм аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.2. Боерык фигыль турында алынган белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.3.Укучыларда китапка карата сакчыл караш тәрбияләү, китап укуга кызыксыну уяту.Җиһазлау: такта, китаплар, портретлар, буклетлар һ.б.Дәреснең тибы: катнаш дәрес.Дәреснең...
Раздел Иностранные языки
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


МБОУ "Школа №33"Авиастроительного района г.Казани













ПЛАН

открытого урока

учителя татарского языка и литературы

Хуснутдиновой Х.Х.

по сингапурской системе

(Развитие культуры мышления)

в 6Б классе по теме "Боерык фигыль"

(повелительное наклонение глагола)


















Казань, 2014


Татар теле. ( 6нчы сыйныф, рус төркеме )

Датасы: 17.11.2014

Дәреснең темасы: Боерык фигыль.

Максаты:

1.Укучыларның боерык фигыльнең барлык һәм юклык төрен өйрәнүләрен дәвам итү һәм аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

2. Боерык фигыль турында алынган белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

3Урок по татарскому языку Повелительное наклонение глагола, 6 класс.Укучыларда китапка карата сакчыл караш тәрбияләү, китап укуга кызыксыну уяту.

Җиһазлау: такта, китаплар, портретлар, буклетлар һ.б.

Дәреснең тибы: катнаш дәрес.

Дәреснең барышы.

I. Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү.

2. Укучыларның әзерлеген тикшерү.

3. Тапкырҗанның хаты белән таныштыру.

II. Актуальләштерү өлеше.

1. Сорауларга җавап бирү.

  • Бу шигырь юллары сезгә танышмы? ("Акбай", "Эшкә өндәү".)

  • АУрок по татарскому языку Повелительное наклонение глагола, 6 классларның авторы кем ?

( Г.Тукай. )

  • Г.Тукай Акбайны,сабыйларны нәрсәгә өнди ?

( Эшкә, ... )

  • Нинди сүзләр эшкә өндәүне,боеруны белдерә?

( Өйрән, тор, аума, утыр, эшләгез )

  • Аларны ничек дип атыйбыз?

(Боерык фигыльләр дип, атыйбыз)

  • Әйе, дөрес.

2. ТОКИН МЭТ (мозговой штурм)

-Хәзер укучылар 3 нче номерлар А4 форматлы кәгазьне алалар һәм уртага: "Боерык фигыль" дип язып куялар.Төрле төстәге фломастерлар алып, бу темага сез нәрсәләр беләсез, шуларны үз почмагыгызга язып куегыз.

- Команданың башка укучылары язган сүзләр һәм сүзтезмәләр белән бәйләнешләр табып аларны тоташтырыгыз.

- Командалар өстәлдән өстәлгә йөреп башка командаларның да эшләрен өйрәнегез.

- Укучылар эшегезгә нәтиҗә ясагыз һәм үз эшегезне иптәшләрегезгә тәгъдим итегез.

III. Яңа дәрес материалын аңлату. Боерык фигыльнең зат- сан белән төрләнеше

1. СИ- ФИНК- УАНДЭ ( подумай и задайся вопросом)

  • 33 нче биттәге боерык фигыльнең төрләнеш таблицасын өйрәнәләр.

  • Сез нәрсә күрәсез?

  • Сез моның турында нәрсә уйлыйсыз?

  • Бу таблица нәрсә турында уйлаттыра?

2. Укучылар кагыйдәне китереп чыгаралар, нәрсәгә игътибар итәргә, кушымчалар ничек ялгана, шуларны әйтәләр.

3. ДЖОТ ТОТС

- 1 нче һәм 3 нче номерлар А3 форматлы кәгазь алалар, уртага бүлеп, уң күршеләренә бирәләр. Кәгазьне 3 тапкыр бөкләп, 8 кәгазь ясыйбыз. Команданың һәр укучысы битләргә боерык фигыль белән сүзтезмәләр язып, аны кычкырып әйтә һәм уртага куя. Үз эшләрен башка өстәл белән алыштыралар һәм карточкаларны группаларга берләштерәләр.

4. Ял итеп алу.(күзләрне һәм гәүдәне ял иттерү)

5Урок по татарскому языку Повелительное наклонение глагола, 6 класс

. СЁКЛ ОФ ВЬЮПОЙНТС (Круг точек зрения)

3 нче күн. 34 нче бит.

  • Укучылар, рәсемгә карагыз. Әгәр дә безнең мәктәптә шундый укучылар булса, сез нишләр идегез?

  • Рольләргә бүленәбез: 1 нче номер - директор, 2нче номер - әти- әниләр, 3 нче номер - сыйныф җитәкчесе, 4 нче номер - малай.

  • Укучылар, сезнең рольгә башка кешеләр нинди сорау бирерләр иде? Эшләрегезне алмашып, сораулар языгыз.

    СЁКЛ ОФ ВЬЮПОЙНТС

    Әгәр дә безнең мәктәптә шундый укучылар булса, сез нишләр идегез?

    Роль:

    Җавап:

    Сорау №1

    Җавап№1

    Сорау №2

    Җавап№2

    Сорау №3

    Җавап№3

  • Укучылар,карточкаларны алмашабыз, сезнең яңа роль, хәзер сез нинди сорау бирер идегез?

6Урок по татарскому языку Повелительное наклонение глагола, 6 класс

. Рәсем буенча киңәшләр чыгару.


IV.Йомгаклау өлеше.

Мин белми идем, белдем...

1. Фигыльнең барлык,юклык төрен, зат- сан белән төрләнешен.

2. Билгеләр кую. (Буклетларны тарату)

3. Милли китапханәгә чакыру.

Китапның белмәгәне юк, диләр.

Белемле, зирәк, тапкыр, әдәпле булам дисәң китап укы!

4. Өй эше. Сайлап алып эшләгез:

1) 4 күн. 34 бит(диалогларны өйрән), 2) 6 күн. 35 бит - киңәшләр яз;

5. Саубуллашу.

Урок по татарскому языку Повелительное наклонение глагола, 6 класс


© 2010-2022