Синонимы

Разработка урока татарского языка и литературы в 10 классе  для детей татар в русских школах.Максат: синоним сүзләр белән танышуны дәвам итү, аларның барлыккка килү сәбәпләрен ачыклау;синонимнарны сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрәтү;балаларның      сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү    юнәлешендәге эшне дәвам итү;Материал: 10 нчы сыйныф өчен дәреслек (Р.С.Абдуллина,Г.М.Шәйхиева).Җиһазлау: татар теленең аңлатмалы сүзлеге, антонимнар, синонимнар, фразеологизмнар сүзлеге; К.Насыйри по...  Фәнара бәйләнеш: әдәбият, рус теле, информатикаПедагогик технология: мәгъүмати технология
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Синонимнар

Максат: синоним сүзләр белән танышуны дәвам итү, аларның барлыкка

килү сәбәпләрен ачыклау;

синонимнарны сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрә-

тү,

балаларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү

юнәлешендәге эшне дәвам итү;

укытучыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Материал: 10 нчы сыйныф өчен дәреслек (Татар теле Р.С.Абдуллина,

Г.М.Шәйхиева)

Татар теле /Күнегүләр.Анализ үрнәкләре.Тестлар. Р.Р. Шәм-

сетдинова, Казан- 2007/

Татар телендә синонимнар. / Ш.Ханбикова . Казан -1961/

Хәзерге татар әдәби теле . Лексикология. /Ф.С.Сафиуллина,

Казан "Хәтер"- 1999/

Җиһазлау: татар теленең аңлатмалы сүзлеге, антонимнар, синонимнар,

фразеологизмнар сүзлеге; Каюм Насыйри портреты;

укучы саен ноутбук, интерактив такта.

Фәнара бәйләнеш: әдәбият, рус теле, информатика

Педагогик технология: мәгълүмати технология






Дәрес планы

I.Оештыру өлеше.

1.Уңай психологик халәт тудыру.

-Хәерле көн, укучылар! Сез дәрескә әзерме?

Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, бүген искиткеч матур көн. Көннең матурлыгына сокланып, елларның иминлегенә ышанып, бер-беребезгә карап елмайыйк та, дәресне башлыйк.

II. Актуальләштерү.

-Дәресемне К.Насыйри сүзләре белән дәвам итәргә телим. "Туган телеңнең серләрен өйрәнү- бөек эш ул!-дигән ул. (Тактада язылган сүзләрне укыйм, портретын күрсәтәм)

  • Кем ул Каюм Насыйри?

  • Сез бу юллардан нәрсә аңлыйсыз?

  • Әйе, без татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә аны өйрәнәбез.

  • Әйтегез әле, без татар теленең кайсы бүлеген өйрәнәбез?

  • Ә лексика бүлеге нәрсәне өйрәнә?

  • Телнең сүзлек составына кергән, телебезне баеткан нинди сүзләрне беләсез икән, тикшереп карыйк (антонимнар, омонимнар, фразеологизмнар, күп мәгънәле сүзләр,синонимнар турында искә төшерәләр).

- Бу синоним сүзләр сөйләмебездә ничек барлыкка киләләр? Алар безгә ни өчен кирәк? Нәкъ менә бүгенге дәрестә шул сорауларга җавап эзләрбез; синонимнар турында булган белемнәрне ныгытып, аларның барлыкка килү сәбәпләрен ачыкларбыз.

III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.


  1. сүзлек диктанты язу.

Дәрес, укучы, укытучы, билге, мөгаллим, шәкерт, лидер, белем, гыйлем, фән, көндәлек, дәреслек, дәфтәр, әдәбият, информатика, компьютер, инглиз теле, каләм, мәгариф, мәгърифәт, авторитет.

- Әйдәгез, эшкә керешик.Дәфтәрләребезне ачып , бүгенге числоны язабыз.Сүзлек диктанты язу өчен кем такта янына чыга? (тактага бер укучы яза, язган эш тикшерелә)

- Бу сүзләр кайсы өлкәгә карый? Алар барысы да аңлашыламы?

( укучылар фикере).

2) төркемнәрдә эш

-Ягез ,балалар, төркемнәргә бүленеп, мөгаллим, авторитет сүзләренә якын мәгънәле сүзләр уйлап карыйк. ( 2-3 минут мөстәкыйль эшлиләр,бер укучы тактага яза, нәтиҗә ясала).

Мөгаллим - укытучы,педагог, остаз, хәлфә

Авторитет- дәрәҗә, абруй, дан, шөһрәт, ихтирам.

- Нинди сүзләр яздык?

- Алар ничек атала?

- Димәк, без мәгънәләре буенча бер-берсенә якын сүзләр төркемен күрсәттек. Бу төркем синонимик оя дип атала.

- Бу сүзләр арасында кайсы сүзне еш кулланабыз? (укытучы, авторитет яки дәрәҗә)

- Иң еш кулланыла торган сүз доминанта сүз дип атала.

- Укучылар, әйтегезче, телдә синонимнарны белү кирәкме? (укучылар җавабы).

3) синонимнар турында өстәмә мәгълүмат бирү (сәләтле бала чыгышы).

- Хәзер сүзне Илнарга бирик. Ул безгә синонимнар турында сөйләр. Рәхим ит, Илнар. (Слайдлар ярдәмендә синонимик оя, синоним сүзләргә мисаллар китерә)

Укучы сүзе

Рус, инглиз, немец, швед, француз, казах, башкорт,үзбәк, кебек телләрнең синонимнар байлыгы тупланып, сүзлекләр чыгарылган. Аларда бер мәгънәне аңлаткан сүзләр төркеме: синонимик рәтләр - синонимик оялар бирелгән.

Моны белү кызыклы:

  • инглиз телендә-4500

  • швед телендә-1380

  • немец телендә- 25000

  • казах телендә- 1448

  • рус телендә - 8000

  • татар телендә- 6000 нән артык оя теркәлгән.

Гаян Суфьян улы Әмиров, Г.Тукай әсәрләренең телен тикшерү нәтиҗәсендә, аның иҗатында 1300 синонимик оя таба.

  • Уйлап карагыз әле,матур сүзенә никадәр синоним табарга мөмкин.

Матур- гүзәл,чибәр, күркәм, күрекле, ямьле, нәфис,бер кашык су белән йотарлык, килмәгән җире юк,коеп куйган,күзнең явын алырлык.

- Рәхмәт, Илнар.Эшебезне дәвам итәбез.

- Мисалларга игътибар итегез әле, сез бу сүзләрнең барысын да кулланасызмы? (матур, күп сүзләренең синонимнары белән танышалар).

-Инә төшәр урын юк.

-Ничек аңлыйсыз?

-Әйе, бу күчерелмә мәгънәдә бирелгән. Димәк, синоним булып фразеологик берәмлекләр дә килә ала.

VI .Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Күнегүләр эшләү

-Слайдны дәвам итеп, мәкаль һәм әйтемнәргә игътибар итәбез.

1)Дан һәм хөрмәт җирдә ята - билең бөк тә казып ал.

2)Кулым көче - зур байлык, тиз йөрешем - хәзинә.

3)Дуслыкта - көч, татулыкта - бәрәкәт.

4)Ак булмаса да, пакъ булсын.

2.Китап белән эш .

а) 144 нче күнегүне телдән эшлиләр (шулай ук синонимнарны табалар).

Калын-юан, кәкре-бөкре, сый-хөрмәт, кайгы-хәсрәт һ.б.

-Ясалышы ягыннан болар нинди сүзләр ?

-Парлы сүзләр.

-Димәк, синонимнардан парлы сүзләр ясала.

б) эзләнүле бирем.

-Бирелгән җөмләләрдән синонимнарны табарга өйрәндегез. Хәзер киресенчә эшләп карыйк.Түбәндәге сүзләргә синонимнар уйлыйбыз.

в) кунакханә-

чатыр-

сынау-

афәрин-

түрә-

рәсми-

(укучылар алынма сүзләрнең синоним булуын дәлиләп күрсәтәләр)

г) аяклары калмады-

кошлар очып җитмәс урын-

эчтә бүреләр улый-

көймәсе комгә терәлгән-

колагыңа киртләп куй-

гомере киселү-

(фразеологик берәмлекләр)

д) 148 нче күнегү (синонимнарның сөйләмдә кулланылышын ачыклыйлар, чылбыр тәртибендә матур һәм чибәр сыйфатларының исемнәр белән бәйләнешкә керү-кермәвен әйтәләр).

-Я, укучылар, һәрбер синоним сыйфат бөтен исемнәр белән бәйләнешкә керә аламы?

-Дөрес әйтәсез, балалар.Татар әдәбиятының күренекле язучысы Гомәр Бәширов "Гүзәл фәкать үз урынында гына гүзәл" дигән мәкаләсендә болай дип яза:

"Кемнәр генә, ничек кенә кулланмый ул бичараны, нинди урыннарга гына ямаулык итеп ябыштырмый! Әнә бит, терлек үрчеме дә гүзәл, хезмәт җимешләре дә гүзәл, сыер савучыларның бармаклары да, артистлар иҗаты да, традицияләр дә, тагын әллә ниләр дә - санап бетергесез...

Гүзәл- матурның синонимнарыннан берсе. Әмма ул гади матурлыкны гына белдерми. Гүзәл үзе иптәшләренә караганда бераз аристократрак "табигатьле", нәзберегрәк "холыклы" булу сәбәпле, ул матурлыкның иң югары дәрәҗәсе, иң кечкенәсе, иң нәфисе һәм камиле белән бергә генә эш итә. Мәсәлән, матур машина, матур йорт, матур урман дияргә мөмкин. Әмма гүзәл йорт, гүзәл машина дип әйтү мөмкин түгел..."

5. Экспресс тест.

-Бүгенге дәрестә без нәрсә белдек ?Тикшереп карыйк.

Ноутбукта бирелгән экспресс - тест ( синонимнар темасына караган сорау лар) эшлиләр. Салмак кына Г.Тукай сүзләренә язылган "И туган тел" җыры яңгырый).

V. Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

-Укучылар, әйдәгез, бүген дәрестә өйрәнгәннәрдән чыгып нәтиҗә ясыйк.

- Синонимнар телдә ничек ясала?

- Синонимнарның роле нәрсәдә?

-Синонимнар кулланып сөйләргә кемнән өйрәнергә була? (укучы фикере)

-Дөрес әйтәсез. Менә минем бурычым, төп максатым, вазыйфам- тел өйрәтү.Сезне туган телебезнең серләренә төшендерү. Сезнең арагызда минем эшемнең дәвамчылары да булыр, чөнки укытучы хезмәте бик кирәкле, файдалы эш.Укытучыдан башка галим дә, космонавт та, хәтта президент та була алмый. Шуны истә тотып, укытучының авторитетын, абруен, дәрәҗәсен билгеләп, 2010 нчы ел ил күләмендә Укытучылар елы дип игълан ителде.

2. Өй эше бирү.

1)"Минем яраткан укытучым" темасына инша ( хикәя, эссе яки шигырь язарга .

2)"Минем тормышымда укытучының роле" темасына видеоролик эшләргә (теләгән очракта).

3. Билгеләр кую.

-Дәресебез ахырына якынлашты. Роза, Эльмира бүген бик актив катнашты, ә Инзилә, Гүзәл һәм Алинә яхшы җавап бирделәр. Мин әйткән билгеләрне һәм тест нәтиҗәләрен көндәлекләргә төшерәбез.

-Дәрес буенча сораулар бармы?

-Игътибарыгыз һәм хезмәтегез өчен зур рәхмәт.Дәрес тәмам.

Тәнәфес.


© 2010-2022