Конспект по татарскому языку на тему А. Алишның-Серттотмас үрдәк әкияте

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:









Конспект по татарскому языку на тему А. Алишның- Серттотмас үрдәк әкияте



Казан шәһәре Мәскәү районы

94 нче гимназиянең

I категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы

Госманова Салиха Миргалим кызы















Казан 2015 ел

Тема: А. Алишның "Сертотмас үрдәк" әкияте .

Белем бирү максаты:

  1. А. Алиш иҗатына кыскача күзәтү.

  2. Язучының әкиятләре белән танышу.

  3. Образларга характеристика бирү.

  4. Укучыларның сөйләм телен үстерү.

  5. "Сертотмас үрдәк" әкиятен сәнгатьле һәм рольләргә бүлеп уку, эчтәлек буенча фикер алышу.

Тәрбияви максат:

  1. Укучыларның кече туганнарыбызга мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисе тәрбияләү.

  2. Өйдәге серне кешегә сөйләмәскә өйрәтү.

Дәрес өчен материаллар:

  1. Язучының портреты.

  2. Китаплар.

  3. Компьютер, интерактив такта һәм мультфильм.

  4. Тест сорауларына җавап бирү.

4 нче сыйныф, рус төркеме.

Дәрес планы:

Оештыру моменты.

  1. Дежур укучы белән әңгәмә.

  2. Өй эшен тикшерү.

Төп өлеш.

  1. А. Алиш иҗатына кыскача күзәтү.

  2. "Тукмар һәм Чукмар" әкиятен искә төшерү.

  3. "Сертотмас үрдәк" әкиятен карау.

  4. Әкият буенча тест сорауларына җавап бирү.

Йомгаклау.

  1. Өй эше: рәсем ясарга.

  • Исәнмесез укучылар.

  • Исәнмесез.

  • Хәерле көн.

  • Рәхмәт, имин булсын көнегез.

  • Кәефләрегез ничек?

  • Рәхмәт, кояшлы иртә кебек.

  • Рәхмәт, утырыгыз. Бүген сыйныфта кем дежур?

  • Бүген сыйныфта мин дежур.

  • Сыйныфта кемнәр юк?

  • Сыйныфта барсыда бар.

  • Бүген ничәсе?

  • .......

  • Атнаның кайсы көне?

  • ........

  • Рәхмәт, утыр.

  • Укучылар сезгә өй эше бирелгән иде, барыгызда эшләдеме?

  • Әйе.

  • Яхшы, әйдәгез тикшереп китик ( өй эшен тикшерү).

  • Укучылар, бүген без сезнең белән А. Алишның тормыш юлын һәм әкиятләрен өйрәнербез. Ул 1908 нче елның Спас районы, Көек авылында туган (слайдлар күрсәтелә). Абдулла кечкенәдән китаплар, шигырьләр, әкиятләр тыңларга яраткан. Әтисеннән хәреф танырга өйрәнә, аннары үз авылларында мәктәпкә йөри. Аннан соң күрше Буракова авылына йөреп рус мәктәбендә белем ала. Җидееллык мәктәпне тәмамлый. Ул китаплар күп укырга ярата, әкиятләр һәм шигырьләр белән мавыгуын дәвам итә. Казан җир төзүчеләр техникумын бетерә. Әкиятләр, хикәяләр, мәкалә һәм шигырьләр язуын дәвам итә.

Аның беренче әкияте "Капкорсак патша" "Пионер каләме" журналында 1934 нче елның 1 нче санында басылып чыга. А. Алишның әкиятләрендә хайваннар һәм кошлар, бөҗәкләр дөньясы сурәтләнә. Без аның "Тукмар белән Чукмар" әкиятен беләбез.

Бөек ватан сугышында катнаша. Тоткынлыкка эләгә һәм шунда М. Җәлил белән бергә яшерен көрәш алып бара. А. Алиш һәм башка көрәштәшләре белән үлемгә хөкем ителә.

  • Ә хәзер укучылар "Тукмар белән Чукмар" әкиятен искә төшереп китик. Рәсемнәргә карап сорауларга җавап бирәбез (рәсемнәр күрсәтелә, балалар җавап бирәләр).

  • Бик яхшы. Балалар хәзер без сезнең белән "Сертотмас үрдәк" әкиятен карап үтәрбез. Игътибар белән карыйбыз һәм тыңлыйбыз (әкият карыйбыз)

  • Укучылар ,сезгә әкият ошадымы?

  • Әйе.

  • Ә хәзер, ул әкиятне рольләргә бүлеп укыйк (укыйлар). Балалар бу әкият ни өчен "Сертотмас үрдәк" дип атала?

  • Үрдәк сер тота белми.

  • Дөрес укучылар, өйдәге серләрне бөтен кешегә сөйләргә ярамый. Ә сез сер саклый беләсезме?

  • Әйе.

  • Бик яхшы. Сезгә әкияттә кайсы герой ошады?

  • Үрдәк. Аучы. Аю. Керпе һ.б.

  • Әкиятнең барлык геройларын атадыгыз, үрдәктән башка. Укучылар үрдәктә үзенә - үзе чокыр казый һәм төлке кулына эләгеп харап була. Бүген үткән теманы ныгыту өчен, мин сезгә тест сорауларын таратам. Сезгә өч җавап бирелгән, шуның берсен генә сайлап аласыз (эшлиләр).

  • Укучылар буген А. Алишның нинди әкиятен өйрәндек?

  • "Сертотмас үрдәк".

  • Дөрес, дәрес ахырына якынлаша, бүген актив укучыларга .... ,..... ,..... га "5", ә ..... , .......гә "4" куям. Укучылар бүгенге дәрес сезгә охшагандыр. Хәзер көндәлекләрне ачтык өй эше язабыз: үзегезгә охшаган геройның рәсемен ясарга.Дәрес бетте, сау булыгыз.











Тест сораулары.





  1. А. Алиш кайчан туган?

А) 1978 елда;

Б) 1908 елда;

В) 1917 елда;



  1. Ул кайда туган?

А) Спас районы Көек авылында;

Б) Спас районы Алан авылында;

В) Спас районы Көчек авылында;



  1. "Сертотмас үрдәк" әкияте нәрсә турында?

А) Үрдәк;

Б) Батыр;

В)Каз;



  1. Аучы кая китә?

А) Базарга;

Б)Ауга;

В)Кибеткә;



  1. Үрдәк беренче булып кайсы җәнлекне очрата?

А)Бүре;

Б)Куян;

В)Керпе;



  1. Үрдәкне кайсы җәнлек тотып ашый?

А)Эт;

Б) Төлке;

В)Бүре;

Конспект по татарскому языку на тему А. Алишның- Серттотмас үрдәк әкияте







© 2010-2022