Туган ягым әдибе

"Описание материала: 1. Мин үземнең хезмәтемне үзем яшәгән төбәктәге музейларга багышладым. Укытучым музейлар белән кызыксынганымны белгәнгә күрә, бу эшне миңа тәкъдим итте. Мин музейлар белән кечкенәдән кызыксынам. Төрле музейларга бик теләп йөрим. Татар теле укытучыбыз безне башлангыч сыйныфларда укыганда ук Тукай- Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай музеена алып барган иде. Андагы матур табигатьне, бөек шагыйребез иҗатына багышланган экспонатларны күреп мин таң калдым, сокланып карап йөр...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Туган ягым әдибе.

(Язучы Радик Фәизов һәм аның музеена багышлап язылды.)

Сахибуллина Лилия Гаяз кызы.

.



Казан -2014

I. Кереш өлеш:

1.Мин музейлар белән кечкенәдән кызыксынам...

2.Минем туган ягым - Әтнәм.

3.Мин яшәгән төбәктәге музейлар.

II. Төп өлеш:

Татрстанны республикасының Әтнә районының Дусым авылы мәдәният учреждениясендә урнашкан язучы Радик Фәизов музее.

1.Язучының туган авылы.

2.Радик Фәизов биографиясы.

3. Дусым авылында - язучының музее.

III. Йомгак:

Музейның киләчәге - халык кулында.







Максат:

1.Төбәкләребездәге музейлар белән таныштыру.

2.Әтнә ягыннан чыккан әдипләребез, аларның хезмәтләрен туплау.

3.Арчада яшәп иҗат иткән язучы Радик Фәизов биографиясе һәм аның иҗаты,әсәрләре белән таныштыру.

4. Радик Фәизовның музее һәм аның ачылу тарихы белән танышу.

Бурычлар:

  1. Халкыбыз төбәкләребездә эшләп килгән музейларны онытмаска тиеш.

  2. Без язучыларыбызның тормшы һәм әсәрләре белән кызыксынып торыргы тиешбез.

  3. Халкыбызның бөек шәхесләрен онытмыйк!







I. Кереш өлеш.

1. Мин үземнең хезмәтемне үзем яшәгән төбәктәге музейларга багышладым. Укытучым музейлар белән кызыксынганымны белгәнгә күрә, бу эшне миңа тәкъдим итте.

Мин музейлар белән кечкенәдән кызыксынам. Төрле музейларга бик теләп йөрим. Татар теле укытучыбыз безне башлангыч сыйныфларда укыганда ук Тукай- Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай музеена алып барган иде. Андагы матур табигатьне, бөек шагыйребез иҗатына багышланган экспонатларны күреп мин таң калдым, сокланып карап йөрдем. Музейларга булган мәхәббәтем миндә шул экскурсия вакытында уянды да инде.

2. Мин үзем тумышым белән Татарстанның иң матур почмагында урнашкан, саф татар телендә сөйләшүче, Тукай бабабыз туган як - Әтнә ягыннан. Хәзерге вакытта мәркәзебез Казанда яшәсәм дә, һәр ял саен диярлек туган ягыма - Әтнәмә кайтам.

Әтнә ягы татар әдәбиятына, мәдәниятенә бик күп күренекле шәхесләр биргән төбәк: Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Сибгат Хәким, Самат Шакир, Хәкимҗан Халиков, Лена Шагыйрьҗан, Луара Шакирҗан һ.б. Туган ягым халкы да шул шәхесләрне белеп, иҗатларын хөрмәт итеп, алар белән горурланып яши.

Безнең районыбызда да, башка районнардагы кебек үк, музейлар күп. Авылга җәйге ялга кайткач та, районыбыз музейларына барырга яратам мин.

Шуларның берничәсен, үзем барып күргәннәрен әйтеп китәсем килә. Күлле-Киме авылында якташыбыз, бөек язучы Сибгат Хәким музее күп еллардан бирле эшләп килә инде. Мәрҗән авылында бик матур музей - Ш.Мәрҗәни музее бар. Күәм авылы мәктәбендә эшләп килүче музей - Самат ага Шакиров музее. Самат Шакиров халкыбызга бай әдәби мирас калдырды. Олыларга ихтирам, туган туфрак, туган нигезгә мәхәббәт тәрбияли аның музее. Бу музейларда бөек шәхесләребезнең тормышы, иҗаты чагыла.

Тукаебыз туган Кушлавыч авылы да элек Әтнә районына керә иде. Кушлавычтагы музей-йорты Мөхәммәтгариф мулланың йорт-җире урынында, элеккечә итеп яңадан торгызылган хәзер. Бүлмәнең бер почмагында зур мич урнашкан, ул чын мәгънәсендә гаилә учагы җылысын биреп тора.

Безнең район үзәгендә дә туган якны өйрәнүче музей"Туган як музее" эшләп килә. Музей тышкы ягы белән үк үзенә җәлеп итеп тора.Эченә килеп кереп музей белән танышуга, районыбызның үткәне һәм хәзерге тарихы белән танышырга була.

Шушы музейлардан тыш, әле мин башка районнарда эшләп килүче күп төрле музейларда һәм мәркәзебез Казандагы бик күп музейларда булганым бар.

3. Музейлар - үткәнебез һәм хәзерге тормышыбызны тоташтырып торучы күпер ул. Музейлар - кешелек дөньясы, халык милләт хәтере генә түгел алар. Алар килгән кешеләрне тәрбияләү, аларга педагогик тәэсир итү чарасы да. Бу тәэсир экскурсовод сөйләве аша да, экспозиция белән танышу кешенең мөстәкыйль фикерләве аша да ясала. Хәзерге заманда комьютер һәм информацион технологияләр киң таралуга һәм аларның күп кенә уңай сыйфатлары булуга да карамастан, кешеләрне кешелек дөньясы туплаган, аның тарихи юлын күрсәткән кыйммәтләрдән, мәдәни байлыклардан читләтәләр, хәтта аералар да. Шуңа күрә музейлар кешеләрнең ихтибарын шушы чын кыйммәт һәм байлыкларга юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар. Музейлар аерым биналарда гына түгел, шулай ук мәдәният йортларында да, мәктәпләрдә дә эшләп киләләр.

Үзебез яшәгән төбәкнең мәдәни-тарихи мирасын мәктәп музейлары аша өйрәнү, укучылар күңелендә милли мәдәниятка, халкыбыз гореф-гадәтләре, йолаларына сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә.

1977 елдан бирле 18 май көнне бөтен дөнья күләмендә Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә. Бу мәдәни мирасны саклау өчен барлык музейлар һәм аларның дуслары тырышлыгын берләштерүне күздә тотучы һөнәри бәйрәм.

"18 май - халыкара музейлар көне" исемле күргәзмә мәктәбебез китапханәсендә ачылды. Алар үткәннәрне барларга, ата-бабаларыбызның рухын сакларга, күренекле шәхесләрнең тормышы һәм иҗат эшчәнлеге белән танышырга ярдәм итә.

Төп өлеш.

1. Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл.. .

Юк, бүгенге сүзем минем бөек Тукайны тудырган Кушлавыч, Кырлай, Өчиле турында да, әдәбиятыбызда тирән эз калдырган каләм осталарының рухи бишекләре Курса, Күлле-Киме, Олы Мәтәскә, Гөберчәк, ниһаять, Күәм авыллары турында да түгел, ә Казан артынын шушы данлы исемнәре янына кыяр-кыймас кына елышкан Дусым авылы белән, аның көмештәй чишмә суларын эчеп, хәтфә болыннарында аунап үскән, артык тыйнак, карусыз- күндәм булуы белән үз ише каләмдәшләре арасында адашып та кала язган язучы Радик Фәизов турында булыр. Моның үз сәбәпләре бар. Радик Фәизов минем туган авылымнан чыккан якташ әдип кенә түгел, ә якын туганым да- бабам Гаязның бертуган абыйсы ул.

Шуңа күрә үземнең шушы хезмәтемне абыем язучы Радик Фәизовның якты истәлегенә багышлыйсым килә.

Радик Хәбибрахман улы Фәизов 1931 елның 15 маенда Татарстан АССРның Арча районы Дусым авылында туган. 1950 елда Әтнә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел үз авылларында башлангыч мәктәптә балалар укыта. 1951-1953 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә; армиядән кайткач, төрле җирләрдә саклык кассасы инспекторы, җил двигательләре монтажлаучы слесарь, пилорама мастеры һәм авиация заводында токарь булып эшли. 1957-1965 елларда ул Магнитогорск шәһәрендә яши һәм эшли: паровоз кочегары, машинист ярдәмчесе була.

1965 елдан башлап Радик Фәизов яңадан туган якларында. Арча районының «Коммунизмга» газетасы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, 1973 елдан җаваплы секретарь булып эшли. 1970 елда, читтән торып укып, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1967 елда КПСС сафына кабул ителә.

Р. Фәизов - нигездә хикәяче. Аның эшчеләр, тимер юлчылар тормышыннан алып язылган беренче хикәяләре алтмышынчы еллар башында көндәлек матбугат битләрендә, аннан «Беренче адымнар» исемле күмәк җыентыкта басыла.

Ул - «Яшьлек юллары» (1967) повесте, «Тимер чәчәк», «Бәхет», «Дусларым», «Юлда» исемле хикәя җыентыклары авторы да. Аларның барысы да заман кешесенә, аның хезмәт процессындагы бай эчке дөньясын ачуга багышланган. Р. Фәизов балалар өчен маҗаралы һәм фантастик әсәрләр дә яза. 1983 елда әдипнең фантастик хикәяләре тупланган «Галәм кызы» исемле китабы басылып чыкты. Укучылар шулай ук аның «Чаян» журналында, көндәлек матбугатта әледән-әле басылып торган юмористик һәм сатирик хикәяләре белән дә танышлар. Aның "Галәм сере", "Ә җирдә тереклек бармы?" дигән фантастик хикәяләре мәктәп дәреслекләренә кертелгән. Ул укучылар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч әсәрләр.

Без 7 нче сыйныфта Радик Фәизовның әсәрен үткәндә, язучыны үзен мәктәбебезгә кунакка чакырдык. Безнең чакыруны алгач, ул бик теләп безнең мәктәпкә килде. Үзе белән ул китапларын да алып килгән иде.

Язучы килүгә без дә әзерләнеп тордык. Радик Фәизовның китапларыннан күргәзмә оештырдык. 7 нче сыйныф укучылары дәрестә өйрәнгән "Ә җирдә тереклек бармы?" әсәре буенча ясалган рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясалды. Берничә укучы аның әсәрләрен сөйләде, аның тормышы һәм иҗаты буенча викторина үткәрелде.

Язучы белән очрашу кичәсе бик күңелле һәм мавыктыргыч булды. Радик абый үзе дә безнең белән очрашудан бик канәгать булып кайтып китте.

Р. Фәизов тормышка актив мөнәсәбәттә яши. Республика матбугатында ул хезмәт алдынгылары, мәгариф маяклары турындагы очерклары һәм публицистик мәкаләләре белән даими катнашып килә.

Журналистика өлкәсендәге уңышлары һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен 1981 елда аңа Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде. Р. Фәизов -1980 елдан СССР Язучылар союзы члены.

Язучының әсәрләре тормышчан булганга күрә, аны укучылар да яратып укый, авылдашлары исә таныш кешеләрне, атамаларны барлый. Бу да туган җирне яратуның, авылдашларны хөрмәт итүнең бер үрнәге.

Ләкин ни кызганыч, Радик абыем, менә-менә 80 яшен тутырам дигәндә генә арабыздан китеп барды. Аны соңы юлга озатырга бик күп Арча, Әтнә район кешеләре килгәннәр иде. Шул исәптән Казаннан да бик күп язучы каләмдәшләре кайткан иде. Аның белән шулай ук Ашытбаш урта мәктәбендә үзе җитәкләгән"Тукай якташы" әдәби берләшмәсе әгъзалары да килгәннәр иде. Алар аның якты истәлегенә багышлап бик матур шигырьләрен укып киттеләр. Шул шигырьдән берничә юл язып китәсем килә.

Уйланмаган иде,

кинәт кенә

Язмыш безне сездән

аерды,

Язылмаган хыялларны

каплап,

Күкләремдә болыт

куерды.

Бөек эшең,

зыялыгың белән

Кереп калдың безнең

күңелгә,

"Тукай якташлары"

шәкертләре

Онытмаслар сезне

мәңгегә!

3. Радик Фәизов үзе исән чагында ук туган авылы Дусымда аның музеен ачалар. Музей оештыру башлангычы, язучының үз сүзләре белән әйтсәк, Дусымлыларның дусты булган Наил абый Сабировка килеп тоташа.

Аның күңелендә авыл клубын ремонтлаганда, аерым бер бүлмәдә язучыга багышлап музей ачу теләге туа. Моны авылдашлары күтәреп ала, чөнки сер түгел - язучының хикәяләрендә төп персонажлар күбесенчә туган авылында яшәүчеләр. Музей оештыруны профсоюз рәисе Әмин абый Мифтахов башлап та җибәрә. Музейның эскизын сызып, план эшләү һәм экспонатлар туплау - гаять катлаулы эш.

Шуңа да Күәм авылында яшәүче, гел эзләнүчән һәм үз дигәненә ирешүче, элекке укытучы Фәргать абый Фәизовны җәлеп итәләр. Бәйрәм тантанасында чыгыш ясап, Фәргать абый булачак музейның башлангыч эскизы белән дә таныштырып узды. Эшли торгач, музей хәйран үзгәргән икән. Шулай да асылы үзгәрешсез калган: музейның бер өлеше - язучыга, ә каршы як - авылдан чыккан олы шәхесләргә багышлана.

Язучының күп кенә хикәяләре Наил абый Сабиров белән бәйле, шул сәбәпледер, ООО "Дусым"ны оештыручыга багышланган өлеше дә кечкенә түгел. Хәер, башкача була да алмый, музейда бу ике олы шәхес - сабакташ һәм якын дусларның шактый гына уртак экспонатлары урын алган. Әйтик, 3 л сыйдырышлы шешә. Наил абый аны күрүгә, кочаклап ук алды - Әтнәгә укырга барганда шушы чирек шешәгә сөт тутырып йөргәннәр икән. Музей оештыруда Радик Фәизовның авылдашлары Фирдинат, Рафаэль, Ширияздан, Юныс, Банил абыйлар ярдәм итә, бу эштә районыбыз тарихчысы, Дусым кияве Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов киңәшләрен кулланалар. Эчке панорамаларны компьютерда Нияз Габделхаков эшләп бирә.

Ачылыш тантанасында сәхнә түрендә җәмәгате Дамирә ханым белән Радик абый Фәизовлар утырса, кунаклар - Наил абый Сабиров, ТР Язучылар союзы рәисе урынбасары Вакыйф Нуруллин, Арча районының әдәби музейлар берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фазлыйәхмәтов, "Мәгърифәт" газетасының баш редактор урынбасары Хәмзә Бәдретдинов, "Шәһри Казан" корреспонденты Зөлфия Шәрифуллина, югарыда телгә алган Фәргать, Габдуллаҗан абыйлар, Сибгат Хәким музее җитәкчесе Луиза Шәмсиева кеп-кечкенә Дусымда туган олы шәхеснең тормыш юлына һәм әсәрләренә соклануларын белдерделәр, иҗат чишмәсенең саекмавын теләделәр. Кыскасы, Арчадан килгән якташыбыз сүзләре белән әйтсәк, хәзер аның кебек прозаик, хикәячеләр күп түгел. "Дусым" хуҗалыгы җитәкчесе Хәмит Гәрәев хуҗалык исеменнән төсле телевизор белән бүләкләде. Музейны да зурладылар: район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ландыш Фазлыева DVD бүләк итте.

Вакыйф Нуруллин теләкләре игътибарга лаек: "Радик Фәизовның иҗаты музейга бик лаек, күптән лаек иде. Гади итеп яза белә, беркайчан да "мөгез чыгармады". Күп еллар буе "Тукай якташы" берлеген җитәкли, шәкертләре күп: бихисап язучылар әзерләде. Киләчәктә музее киңәйсен иде", - диде.

Моны залда утыручылар да хуплады... ә зал тулы иде.

Музей мәдәният йортының бер бүлмәсендә урнашкан. Бүлмә кечкенә генә булса да язучының тормышын һәм иҗатын яктыртучы экспонатлар барысы да үз урынын алганнар.

Бүлмәнең бер почмагында аның шәхси әйберләре: киеп йөргән киемнәре, эш өстәле, укрындыгы, машинкасы урнаштырылган. Әйтерсен ул бүлмәдә ул әле хаман да эшләп утыра кебек.








III. Йомгак.

Музейның киләчәге халык кулында. Кешеләр музейга керәләр икән, аның белән кызыксыналар икән, музей яшәячәк. Ә авыл халкы музей яныннан үткән вакытта кереп, язучыны искә алып чыга. Авыл халкы гына түгел, бөтен район халкы музейга килә. Район мәктәпләреннән укучылар алып киләләр. Димәк, музейның киләчәге бар. Ул исә киләчәктә тагын да зураер, баер. Музейда яңа материаллар туплау дәвам ителә. Мин дә абыемның музеен тулыландырырга бик зур өлеш керттем. Музейны төзүгә искиткеч зур өлеш керткән, бөртекләп мәгълүмат җыйган, музей эшчәнлеген җанландырган Фәизов Фәргат абый белән элемтәдә торабыз.

Радик абый Фәизов хәзер безнең арабызда булмаса да, район халкы, авыл халкы аны онытмый, шундый якташлары булуы белән горурланалар.

Менә шулай авылның язмышы кешеләрнеке белән бербөтен булып үрелеп бара. Туган җир кешеләргә яшәү көче бирсә, кешеләре исә аны киләчәккә алып бара.








Файдаланылган әдәбият:

1.Беренче адымнар: Хикәяләр.- Казан: Тат.кит.нәшр., 1963.-56 б. 8000.

2.Иделле Г.-Сов. әдәбияты, 1964, № 10, 151-157 б.

3.Яшьлек юллары: Повесть.- Казан: Тат.кит.нәшр., 1967.-60 б. 13 000.

4. Тимер чәчәк: Хикәяләр.- Казан: Тат.кит.нәшр., 1968.-122 б. 10 000.

5. Бәхет: Хикәяләр.-Казан: Тат.кит.нәшр., 1970.-118 б. 7000.

6. Дусларым: Хикәяләр.- Казан: Тат.кит.нәшр., 1972.-104 б. 9000.

7 .Юлда: Хикәяләр.-Казан: Тат.кит.нәшр., 1979.-119 б. 10 000.

8. Рец.: Вәлиев М. Бер хикәя укыгач...- Соц. Татарстан, 1978, 9 июль;

9.Хуҗиәхмәтов Ә. -Казан утлары, 1980, № 8, 177- 178 б.

10. Галәм кызы: Фантастик һәм маҗаралы хикәяләр.-Казан: Тат.кит.нәшр., 1983.-112 б. 12 000.

11.Радик Фәизов.-Казан утлары, 1980, № 12, 170- 171б.

12. "Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды.











© 2010-2022