- Преподавателю
- Иностранные языки
- «Авазларны язуда хәрефләр белән билгеләү»
«Авазларны язуда хәрефләр белән билгеләү»
Раздел | Иностранные языки |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Рашитова Н.М. |
Дата | 30.03.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Есть |
Рашитова Назифа Мухлисулловна
Татарстан ,г.Альметьевск, МБОУ "Средняя образовательная школа № 20"
Предмет:
Класс: 1
Тема: Авазларны язуда хәрефләр белән билгеләү.Алфабит.
Максатлары:
дидактик -авазларны язуда хәрефләр белән билгеләү күнекмәсен ныгыту;
психологик -алфабитны яттан белү күнекмәсен камилләштерү;
тәрбияви - ана теленең серләренә төшенү теләге уяту.
Методические рекомендации по использованию проекта:
дәрес иҗади үсеш технологиясенә корылган.
Тема: авазларны язуда хәрефләр белән билгеләү.Алфабит.
Максатлары:
дидактик -авазларны язуда хәрефләр белән билгеләү күнекмәсен ныгыту;
психологик -алфабитны яттан белү күнекмәсен камилләштерү;
тәрбияви - ана теленең серләренә төшенү теләге уяту.
Дәрес барышы.
I.Актуальләштерү.
- Модельгә күзәтү ясап, нәрсә икәнен ачыклагыз.( Сүз авазлар турында бара.)
II. Уку мәсьәләсен кую.
Карточкадагы биремне үтәү.
Модельне кулланып,биремне үтәгез.
Модельне сүзләр белән тулыландырыгыз.
-Нәтиҗә ясап сөйләгез.
Нәтиҗә.
Сүзләр авазлардан төзелә.
Авазлар сузыкларга һәм тартыкларга бүленә.
Авазлар язуда хәрефләр белән тамгалана.
Хәрефләрнең билгеле бер тәртибе алфабит була.
III. Уку мәсьәләсен чишү.
1.61 нче күнегү.( Төркемнәрдә киңәшләшеп эшлиләр,нәтиҗә ясап,модельне тулыландыралар.)
Нәтиҗә.
Калын һәм нечкә сузыклар була.
Яңгырау һәм саңгырау тартыклар була.
65 нче күнегү. (Мөстәкыйль эшлиләр;тикшерү,үзбәя)
66 нчы күнегү.( Биремне укыйлар,парларда киңәшләшеп эшлилэр,һәркем ике сүз сайлап
җөмлә төзи,уңышлы җөмләләрне кычкырып укыйлар.
Карточкадагы малайлар исемен кызлар исеме итеп әйтегез.Аннары парлап языгыз.
-Сыйныфтагы кызлар исемнәрен әйтеп чыгыгыз.
-Алфабит тәртибендә языгыз.(Мөстәкыйль язалар;тикшерү,үзбәя.)
IV.Модельләштерү.
Төркемнәрдә дәрестә алган белемнәре буенча модель төзиләр.һәр төркем нәтиҗәне
Сөйли.(Үзбәя.)
/Өйгә эш.Кроссвордны чишәргә.