8 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы (индивидуаль укыту)

  8 нче сыйныф өчен программада татар теленә 105 сәгать  каралган. Мәктәпнең 2014-2015 нче уку елына укыту планы буенча 8 нче сыйныфта өй шартларында укучы Вәлиев Рәзил өчен татар теле дәресләренә атнага 1 сәгать (елга 35 сәгать) вакыт каралган. Дәресләр атнага 1 сәгать кенә үткәрелү сәбәпле, бәйләнешле сөйләм үстерүгә 5 сәгать вакыт бирелде. Ел дәвамында түбәндәге практик эшләрне үтәү каралган: бәйләнешле сөйләм үстерү 5 сәгать: изложение – 2 сәгать (1 контроль изложение), сочинение – 1 сәгать ...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



«Каралган»

МБ җитәкчесе

(Гарифуллина Н.М.)

Беркетмә №________

«____»____________2014 ел

«Килешенгән»

Кичкетаң урта мәктәбенең

укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

_______(Нуретдинова А.М.)

«___»___________2014 ел

«Расланган»

Кичкетаң урта мәктәбе директоры

________(Зиннәтова Н.М.)

Боерык № _______

«____»____________2014 ел





ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘГЕРҖЕ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

КИЧКЕТАҢ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ






8 сыйныфы өчен татар теленнән

эш программасы

(индивидуаль укыту)


Укытучы: Шәймөхәмәтова Әлфия Искәндәр кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Педагогик киңәшмә утырышында

кабул ителгән,

беркетмә №1,

29август, 2014 ел








2014-2015 уку елы






АҢЛАТМА ЯЗУЫ


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. Россия Федерациясе Конституциясе

  2. Татарстан Республикасы Конституциясе.

  3. "Россия Федерациясе халыклары телләре турында"гы РФ законы

  4. "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы ФЗ-273 номерлы законы (29.12.2012)

  5. "Татарстан Республикасында мәгариф турында"гы ТР законы

  6. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  7. "2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы" (2004 ел, 11 октябрь).

  8. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2010.

  9. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп базислы укыту планы.

  10. Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кичкетаң урта гомуми белем мәктәбенең 2014-2015 нче уку елына төзелгән укыту планы.

  11. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "2014-2015 уку елына укыту планнары турында" 08.07.2014 елгы 11005/14 номерлы хаты.

  12. Дәреслек: М.З. Зәкиев- Татар теле, 8 нче сыйныф.-Казан: Мәгариф,2007.

8 нче сыйныф өчен программада татар теленә 105 сәгать каралган. Мәктәпнең 2014-2015 нче уку елына укыту планы буенча 8 нче сыйныфта өй шартларында укуччы Вәлиев Рәзил өчен татар теле дәресләренә атнага 1 сәгать (елга 35 сәгать) вакыт каралган. Дәресләр атнага 1 сәгать кенә үткәрелү сәбәпле, бәйләнешле сөйләм үстерүгә 5 сәгать вакыт бирелде. Ел дәвамында түбәндәге практик эшләрне үтәү каралган: бәйләнешле сөйләм үстерү 5 сәгать: изложение - 2 сәгать (1 контроль изложение), сочинение - 1 сәгать , диктант-1 сәгать (контроль диктант), беркетмә төзү - 1 сәгать.

8 нче сыйныф өчен әзерләнгән тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем-күнекмәләр тәшкил итә. Балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерүгә игътибарын юнәлтү максатында, программада бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләре аерым күрсәтелә.

8 нче сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары

  1. Укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.

  2. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.

  3. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.

  4. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү.

  5. Телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.

8 нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

  1. Укытучы тәкъдимнәре нигезендә өстәмә уку һәм үзлегеңнән белем алу эшчэн леген планлаштыра алу.

  2. Аларны башкару чараларын билгеләү һәм анализлау.

  3. Эшчәнлеккә үзконтроль һәм үзбәя куя белү.

  4. Предмет буенча оештырылган олимпиадаларда актив катнашу.

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү

  1. Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү

  2. Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү. Текстан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү.

  3. Катлаулы булмаган темаларны мөстәкыйль өйрәнү. Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. Логик схемаларны, графикларны мөстәкыйль төзү.

  4. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:

  • уку елы башында - 80-125 сүз;

  • уку елы ахырында - 85-130 сүз.

  1. Тәнкыйтькә караган әдәбият белән эш итә белү. Сүзлекләр, белешмә әдәбият һәм иҗтимагый сәяси әдәбияттан файдалана белергә өйрәнү. Укылган китапларның каталогын төзи белү.

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

  1. Мөстәкыйль эшчәнлеккә уку мәсьәләсен куя белү. Максат, бурычларны билгеләп, эзләнү характерындагы кечкенә күләмле фәнни хезмәтләр язу.

  2. Танып белү активлыгын үстерү.

  3. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

  4. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

  5. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү һәм камилләштерү:

  • кушма җөмләләргә, катлаулы төзелмәләргә синтаксик анализ ясау;

  • мәктәп программасы күләмендә тулы грамматик анализ ясый белү (сузтөзелеше, ясалышы, ягыннан, фонетик, лексик, морфологик, синтаксик, пунктацион һәм стилистик анализлар).

  1. Тикшеренү ысуллары: модельләштерү; охшатып эшләү.

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

Телдән сөйләм:

  • сорауны характерына һәм максатына карап җавап бирә белү. Мәгълүмат алу, системалаштыру максатында әңгәмә үткәрә белү;

  • план, тезис, таблица, график тибында гомумиләштереп җыйнак җавап әзерли һәм җавап типларын аера, нигезле рәвештә сайлый белү.

2. Язма сөйләм:

  • цитаталарны күчереп алу, тезис, конспект, бәяләмә, иптәшеңнең җавабына рецензия, язганда тиешле кыскартулардан тиешле файдалана белү;

  • сүзлек диктанты - 30-35 сүз;

  • контроль диктант - 130-140 сүз;

  • катлаулы план буенча изложение язу:


  • уку елы башында - 350-400 сүзле текст (язманың күләме - 180-200 сүз);

  • уку елы ахырында - 400-450 сүзле текст (язманың күләме - 200-220 сүз);


  • фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп сочинение язуны камилләштерү;

  • эш кәгазьләре язу (беркетмә).



Укучыларның белемнәрен бәяләү



Изложение бәяләү нормалары


Текстның бирелеше

Грамоталылыгы

Билге

1

Текст,планга нигезләнеп (яки плансыз), эзлекле бирелгән; стиль бердәмлеге сакланган; фактик һәм техник хаталар юк

1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата бар

"5"ле куела

2

Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлегендә хилафлык сизелә; Язмада 1 фактик, 1 техник хата җибәрелгән.

2 орфографик,1 пунктуацион (яки1 грамматик) хата бар

"4"ле куела

3

Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлеге сакланмаган. Сүзләр бәйләнешендәге төгәлсезлекләр җөмләнең мәгънәсен бозуга китергән. Язмада 1 фактик, 2 техник хата җибәрелгән.

3 орфографик,2 пунктуацион 1 грамматик хата бар

"3"ле куела

4

Тексттагы эзлеклелек язмада сакланмаган; стил бердәмлеге юк; сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендә хаталар бар; фактик һәм техник хаталар күп.

Орфографик хаталарның саны 3тән, пунктуацион хаталарның саны 2дән, грамматик хаталарның саны 3 тән артык

"2"ле куела

5

Текстныэң эзлеклелеге язмада сакланмаган4 сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендә җибәрелгән хаталар текстның эчтәлеген аңлауны кыенлаштыра, техник хаталар бик күп.

Төгәлсезлекләр "2"ле кую нормасыннан артып китә.

"1"ле билгесе куела



Сочинение бәяләү нормалары


Эшнең эчтәлеге һәм теле

Грамоталылыгы

Билге

1

Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк;план (яки плансыз) эзлекле язылган;теле бай, образлы, стиль бердәмлеге сакланган

1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата бар

"5"ле куела

2

Язманың эчтәлеге темага туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелелегендә артык әһәмияте булмаган бозу сизелә;тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган

2 орфографик,1 пунктуацион (яки1 грамматик) хата бар

"4"ле куела

3

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; телнең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән.

3 орфографик,2 пунктуацион 1 грамматик хата бар

"3"ле куела

4

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп, планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

Орфографик хаталарның саны 3тән, пунктуацион хаталарның саны 2дән, грамматик хаталарның саны 3 тән артык

"2"ле куела

5

Төгәлсезлекләр билгесе "2"ле кую нормасыннан артып китә.

Төгәлсезлекләр "2"ле кую нормасыннан артып китә.

"1"ле билгесе куела



Укыту-тематик план

Бүлекләр

Сәгать саны

Диктант

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре (5 сәгать)


Изложение

Сочинение

Эш

кәгазьләре

1

7нче сыйныфта өйрәнелгәннәрне кабатлау

1





2

Туры һәм кыек сөйләм

3



1


3

Кушма җөмлә

1


1



4

Тезмә кушма җөмлә

3



1


5

Иярченле кушма җөмлә

11


1



6

Катлаулы төзелмәләр

9




1

7

Уку елы дәвамында өйрәнелгәннәрне кабатлау

1

1





Барысы

29+6

1

2

2

1

Курсның эчтәлеге

Тел һәм тел гыйлеме. Фонетика, орфоэпия, графика, орфография, лексикология, фразеология, морфология. Гади җөмлә төрләре; җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, аларның белдерелүе һәм җөмләдәге урыны; гади җөмлә ахырында һәм уртасында куела торган тыныш билгеләре турында белгәннәрне искә төшерү; шартлы билгеләрдән файдаланып, җөмләләргә сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре ягыннан анализ ясау - 2 сәг.


Туры һәм кыек сөйләм - 12 сәг.


Диалог һәм монолог, туры һәм кыек сөйләм турында белешмә. Диалогтагы һәм монологтагы репликаларның язмада бирелеше, тыныш билгеләре. Монологик сөйләмдә туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү. Туры сөйләмле җумләгә синтаксик анализ ясау.


Кушма җөмлә

Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә.

Тезмә кушма җөмлә - 4 сәг.


Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләр (компонентлар). Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр, алардагы гади җөмләләрне үзара бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре.

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр, алардагы гади җөмләләрне үзара бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре; тезмә кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Иярченле кушма җөмлә - 24 сәг.


Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләр. Иярченле кушма җөмлә турында төшенчә. Иярчен ия һәм хәбәр җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик чаралар, тыныш билгеләре. Иярчен тәмамлык һәм аергыч җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре. Иярчен вакыт һәм урын җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре. Иярчен рәвеш һәм күләм җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре. Иярчен сәбәп һәм максат җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре. Иярчен шарт һәм кире җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре. Иярчен аныклагыч җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик чаралар, тыныш билгеләре. Иярченле кушма җөмләлрне гомумиләштереп кабатлау: җөмләләргә синтаксик анализ ясау.


Катлаулы төзелмәләр - 32 сәг.

Каталулы төзелмәләр турында төшенчә. Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре. Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә: тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә; тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре; бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре; берничә төр күп иярченле катлаулы кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре. Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау, синтаксик анализ ясау. Катнаш кушма җөмлә компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре. Катлаулы төзелмәләрне гомумиләштереп кабатлау, синтаксик анализ ясау.












Татар теленнән

тематик план


Сыйныф: 8 сыйныф

Укытучы: Шәймөхәмәтова Ә.И.

Дәресләр саны

Барлыгы 35 сәгать.; атнага 1 сәгать.

Бәйләнешле сөйләм үстерү: 5 сәгать

Изложениеләр: 2 сәгать (барысы - 2 изложение, 1 контроль изложение)

Сочинение: 1 сәгать

Беркетмә төзү - 1 сәгать

Диктант: 1 сәгать ( контроль диктант)

Планлаштыру түбәндәге программа нигезендә төзелде: Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа. 5-11 сыйныфлар. - Казан: Мәгариф, 2010

Дәреслек: М.З. Зәкиев- Татар теле, 8 нче сыйныф.-Казан: Мәгариф,2007.



Дәреснең темасы

Җиһазлау

Белемнәрне

тикшерү, практик, эзләнү эшчәнлеге. Индивидуаль һәм иҗади эшләр

Дата

Искәрмә

П.

Ф.

7 нче сыйныфта үткәннәрне искә төшерү. Гади җөмлә төрләре. Гади җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү.

Дәреслек, дидактик материаллар, схема.

Морфология бүлеген кабатлау.

Җөмлә кисәге ягыннан тикшерү, гади җөмлә принцибын искә төшерү




.

Туры һәм кыек сөйләм - 4 сәг.

    Туры Һәм кыек сөйләм турында гомуми мәгълүмат.

    Плакат, схема

    Туры һәм кыек сөйләм турында модель төзү




      Диалог турында белешмә. Монолог турында белешмә. Диалогта репликаларның язмада бирелеше

      Таблица, "Тыныш билгеләре" китабы.

      Укытучы сүзе, дәреслек белән эш, грамматик анализ.

      11 нче күнегү.




        БСҮ. Сочинение "Минем дусларым" (№1)

        Абдрәхимова Я.Х. 8-11. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 5-6 битләр.

        әңгәмә, б.с.ү. мөст. язма эшләр.

        Язып бетерергә.




          Туры сөйләм янында тыныш билгеләре. Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү. Туры сөйләмле җөмләгә синтаксик анализ

          Ясау

          Спектакльдән өзек, өстәмә әдәбият, сүзлек.

          Аңлату, күчереп язу, күнегүләр эшләү.




          КУШМА ҖӨМЛӘ - 2 сәг.

            Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә.

            Таблица, "Хәерле көн, укытучы" китабы, схема.

            Аңлату, укытучы сүзе, күнегүләр эшләү.

            П.6 - кабатларга, 31 нче бит - сорауларга җавап әзерләргә.





              БСҮ. Изложение (№1)


              Абдрәхимова Я.Х. 8-11. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. "Автобустагы исем" (№4)

              Катлаулы план нигезендә эчтәлекне төгәл итеп бирү.




              ТЕЗМӘ КУШМА ҖӨМЛӘ - 4 СӘГ.

                Тезмә кушма җөмлә турында төшенчә. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә

                Таблица, плакат.

                Аңлату, укытучы сүзе, күчереп язу, биремнәр үтәү.

                33 нче бит, 1-4 нче сораулар.




                  Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

                  Өстәмә материал, таблица, тестлар

                  Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләрнең бер-берсеннән өтер белән аерылуы.

                  Аңлату, укытучы сүзе, күчереп язу, биремнәр үтәү.

                  43 нче күнегү(бирем буенча эшләргә), 1-3 җөмләләр.




                    Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

                    Таблица.

                    Әңгәмә, бирем-нәрне төгәл үтәү, күчереп язу.

                    46 нчы күнегү, *теркәгечсез тезмә кушма җөмлә кергән 5 җөмлә (халык авыз иҗатыннан




                      Б.С.Ү. Контроль сочинение "Минем көзге ялым"

                      .


                      Сочинение язу өчен план төзү, фикер алышу




                      ИЯРЧЕНЛЕ КУШМА ҖӨМЛӘ - 12 СӘГ.

                        Иярченле кушма җөмлә турында төшенчә. Синтетик иярчен җөмлә. Синтетик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре. Аналитик иярчен җөмләләр

                        Плакат, рәсемнәр.

                        Аңлату, мөстәкыйль рәвештә күнегүләр эшләү. Иярченле кушма җөмлә турында модель төзү




                          Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмлә. Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмләдә тыныш билгеләре

                          Таблица

                          Схеманы өйрәнү, күнегүләр эшләү, нәтиҗә ясау




                          .

                            Иярчен тәмамлык һәм аергыч җөмләле кушма җөмлә. Иярчен тәмамлык һәм аергыч җөмләле кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

                            Таблица, терәк схема.

                            Аңлату, телдән җавап бирү күнекмәләрен үстерү.





                              Иярчен вакыт һәм урын җөмләле кушма җөмлә. Иярчен вакыт һәм урын җөмләле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

                              Дәреслек, дидактик материаллар, схема.

                              Күнегүләр эшләү.




                                Иярчен рәвеш һәм күләм җөмләле кушма җөмлә. Иярчен рәвеш һәм күләм җөмләле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. Синтаксик анализ ясау.

                                Таблица, терәк схема, тестлар

                                Аңлату, кагый-дәләр уку, күнегүләр эшләү.



                                .

                                  Иярчен сәбәп һәм максат җөмләле кушма җөмлә. Иярчен сәбәп һәм максат җөмләле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

                                  Дәреслек, дидактик материаллар, схема.

                                  Схеманы өйрәнү, күнегүләр эшләү, нәтиҗә ясау




                                    Иярчен шарт һәм кире җөмләле кушма җөмлә.Иярчен шарт һәм кире җөмләле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

                                    Дәреслек, дидактик материаллар, схема.

                                    Схеманы өйрәнү, күнегүләр эшләү, нәтиҗә ясау




                                      Иярчен аныклагыч җөмләле кушма җөмлә. Иярчен аныклагыч җөмләле кушма җөмләдә тыныш билгеләре

                                      Терәк схема, тестлар

                                      Практик эшләр




                                        Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

                                        Терәк схема, тестлар

                                        Практик эшләр




                                          Аналитик иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау

                                          Терәк схема, тестлар.

                                          Укытучы сүзе, күчереп язу, күнегүләр эшләү



                                          .

                                            Синтетик иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау

                                            Терәк схема, тестлар

                                            Схеманы өйрәнү, күнегүләр эшләү, нәтиҗә ясау




                                              БСҮ. Контроль изложение.


                                              Абдрәхимова Я.Х. 8-11. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 30 бит.

                                              Катлаулы план нигезендә эчтәлекне төгәл итеп бирү, нәтиҗә ясау.



                                              .

                                                БСҮ. Беркетмә язарга өйрәнү.

                                                Таратма материал (үрнәкләр), Абдрәхимова Я.Х. 8-11. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. №8-9.





                                                КАТЛАУЛЫ ТӨЗЕЛМӘЛӘР - 9 СӘГ.

                                                  Катлаулы төзелмәләр турында төшенчә. Катлаулы кушма җөмләдә бәйләүче чаралар.

                                                  Таблица.

                                                  Аңлату, күчереп язу,биремнәр үтәү.




                                                    Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләгә синтаксик анализ

                                                    Терәк схема

                                                    Әңгәмә, күнегүләр эшләү, күчереп язу.




                                                      Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләгә синтаксик анализ.

                                                      Терәк схема

                                                      Әңгәмә, күнегүләр эшләү, күчереп язу.



                                                      .


                                                        Бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә. Бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләгә синтаксик анализ.

                                                        Терәк схема.

                                                        Аңлату, сорауларга җавап алу.




                                                          Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләгә синтаксик анализ

                                                          Дәреслек, дидактик материаллар, схема.

                                                          Әңгәмә, күнегүләр эшләү, күчереп язу.




                                                            Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау. Иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. Иярченле кушма җөмләләрнең схемасын сызу. Иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

                                                            Дәреслек, дидактик материаллар, схема.

                                                            Әңгәмә, күнегүләр эшләү, күчереп язу.




                                                              Катнаш кушма җөмлә турында төшенчә. Катнаш кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар. Катнаш кушма җөмләдә тыныш билгеләре. Катнаш кушма җөмләгә синтаксик анализ ясау.

                                                              Дәреслек, дидактик материаллар, схема.

                                                              Материалны конспектлау.




                                                                Тезем. Теземдә тыныш билгеләре.

                                                                Дәреслек, дидактик материаллар, схема.

                                                                Әңгәмә, күнегүләр эшләү, күчереп язу.




                                                                  Катлаулы кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау. Катлаулы кушма җөмләләрнең схемасын төзү. Катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

                                                                  Дәреслек, дидактик материаллар, схема.

                                                                  Әңгәмә, күнегүләр эшләү, күчереп язу. Катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау




                                                                    Контроль диктант .







                                                                      Уку елы дәвамында өйрәнелгәннәрне кабатлау

                                                                      Дәреслек, дидактик материаллар, схема.

                                                                      Әңгәмә, күнегүләр эшләү, синтаксик анализ ясау.




                                                                      Укыту - методик комплекты

                                                                      Программа. Казан, "Мәгариф", 2003. Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программма

                                                                      Дәреслек. М.З. Зәкиев- Татар теле, 8 нче сыйныф.-Казан: Мәгариф,2007.

                                                                      Өстәмәләр.

                                                                      1. Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма/З.Н.Хабибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.-Казан: Мәгариф,2006.

                                                                      2. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 с-флары өчен Укытучылар өчен кулланма/Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина.-Казан:Мәгариф,2005

                                                                      3. 4-8 классларда изложениеләр: Татар урта гомуми белем бирү мәкт./Ш.Р.Сайкин

                                                                      4. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яңалиф, 2006

                                                                      5. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек.Татар теле.-Казан: РИЦ "Школа", 2008

                                                                      6. Эш кәгазьләре үрнәкләре/З.В.Валиев.-Казан: Татар китап нәшрияты, 1999

                                                                      7. Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерлек өчен кулланма.-Казан: РИЦ "Школа",2007

                                                                      8. Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр:Урта гомуми белем бирү мәкт. өчен/Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.-Казан:Мәгариф, 2007

                                                                      9. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов.-Казан: Мәгариф, 2008

                                                                      10. Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: Укытучылар өчен методик кулланма/ Н.В Максимов.-Казан: Мәгариф,2004


                                                                      © 2010-2022