Кружок по татарскому фольклору на тему «Навруз»

В наше время большое значение отводится формированию национальных ценностей на основе приобщение дошкольников к народной культуре своего края. В федеральных государственных требованиях выделен региональный компонент, включающий изучение истории, культуры, традиции, искусство своего народа и выступающим средством в формирования в детях чувства любви к малой родине. Эта задача решается в нашем детском саду: ведутся занятия по  обучению детей татарскому, русскому  языку, проводятся татарские и русс...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Нәүрүз"

(Язны каршылау бәйрәме)

Максат:

1."Нәүрүз" сүзенең мәгънәсен аңлату.

2.Борынгыдан килгән бәйрәм икәнен әйтү.

3.Язгы кыр эшләре алдыннан үткәрелүен әйтү.

"нәүрүз" җыры башкарыла

Алып баручы. Ач ишегең керәбез

Нәүрүз әйтә киләбез

Түтәй. Керегез, керегез, балакайларым,

Без сезне күптән көтәбез,

Нәүрүз котлы булсын!

1 нче укучы. Өйдәме, түтәй?

Җәтрәк бир күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.

(түтәй күкәй бирә)

2 нче укучы. Табакка кабак кирәк,

Май, күкәй, калач кирәк.

Күмәчен дә кызганма,

Озак яшә, сызланма.

( Түгәрәктә татар халык биюе оерыштырыла)

Алып баручы. Балалар, күрсәтегез әле, күпме җыйдыгыз сый-хөрмәт?

Икесе бергә. Нәүрүз котлы булсын

Алып баручы. Үткән борын заманнан,

Болгар белән Казаннан,

Җаек белән Иделдән

Бу бәйрәм безгә килгән.

Икесе бергә. Нәүрүз мөбарәк булсын!

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Алып баручы. Әйдәгез әле,укучылар,бергәләп,Нәүрүзбикәне чакырыйк: Нәүрүзбикәүү....

(Башына чәчәк такыя, өстенә яшел күлмәк кигән, кулында яшел таяк тоткан Нәүрүзбикә)

Нәүрүзбикә. Агымсулар кичтем мин,

Сезгә килеп җиттем мин,

Нәүрүз әйтеп үттем мин,

Нәүрүз мөбәрәк булсын.

Алып баручы. Газиз кызларым, улларым! Көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләгез, бер-берегезгә ягымлы булыгыз.

1 нче укучы. Нәүрүз котлы булсын!

Икесе бергә. Нәүрүз котлы булсын!

Нәүрүзбикә. Ай-һай, матур кызлар күп,

Күңелләре мәрҗән күк.

Кыш бабай. Бу нинди тавыш монда? Кем әле минем биләмәләремә хуҗа булмакчы?

2 нче укучы. Кыш бабай, юкка ачуланасың. Биләмәмләреңне язга-Нәүрүрзбикәгә тапшырыр вакыт җитте. Күз сал , шаулап-гөрләп яз килә.

Кыш бабай. Туктагыз әле, туктагыз! Көч сынашмыйча, тартышмыйча, язгы-Нәүрүзбикәгә урынымны бирү юк!

Нәүрүзбикә. Бөтен шартларыңа да күнәрмен.

Кыш бабай. Бер шартым:

Менә кашык, менә күкәй,

Тот кулыңа, чибәркәй.

Син дә йөгер, мин дә калмам.(узышалар)

Уф, арыдым, сусадым,

Харап булдым, җиңелдем.

Эредем бит, эредем,

Яз алдында хур булдым.(утыра)

Алып баручы Укучылар ,әйдәгез без дә уеннар уйнап алабыз!

Балалар белән уеннар оештырыла.(күкәй кабып йөгерү, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу ,чүлмәк вату)

2 нче укучы. Салкын кышны яз җиңде,-

Моны барчагыз күрде.

Куллар кулга тотынып,

Без бәйрәм итик инде.

Нәүрүзбикә. Кадерле балалар, кадерле туганнар! Минем сезгә зур үтенечем бар: табигатьне саклагыз, елгаларны суы саекмасын, урманнарда киек кошлар китмәсен, зәңгәр күгебезне болыт капламасын, үләннәр гел яшел булсыннар.

5 нче сыйныф укучылары башкаруында җыр "Туган як"

Йомгаклау (укытучы сүзе)

"Нәүрүз " укучыларның үзара күңел ачу чарасы гына булып калмаган, алар авылдашларының да күңелен күтәргәннәр:

салкын кыш үтүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар.Бераз сыйланып алулар да күзәтелгән,чөнки нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка булмаган.





© 2010-2022