Конспект урока по рассказу Ф. Амирхана Назип

Максат. 1.Һөнәрле булырга, белем алырга, туган илгә, туганнарга,  кешеләргә кирәкле булу теләге тәрбияләү. 2.Укучыларда әхлаклылык, хезмәткә мәхәббәт, эстетик зәвык тәрбияләү, матурлыкка омтылыш, һәрнәрсәдә матурлык күрә белергә өйрәтү, белемгә, һөнәрле булырга омтылыш тәрбияләү; 3.Фәтих Әмирхан турында кыскача белешмә бирү; 4.Текст өстендә эш; иҗади фикер йөртергә күнектерү;   сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.       1)Нәрсә ул һөнәр?   1.Кул көче белән нинди дә булса эшләнмәләр ясау, җитештерү өчен м...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Фәтих Әмирхан. " Нәҗип" хикәясе.

Максат.

1.Һөнәрле булырга, белем алырга, туган илгә, туганнарга, кешеләргә кирәкле булу теләге тәрбияләү.

2.Укучыларда әхлаклылык, хезмәткә мәхәббәт, эстетик зәвык тәрбияләү, матурлыкка омтылыш, һәрнәрсәдә матурлык күрә белергә өйрәтү, белемгә, һөнәрле булырга омтылыш тәрбияләү;

3.Фәтих Әмирхан турында кыскача белешмә бирү;

4.Текст өстендә эш; иҗади фикер йөртергә күнектерү; сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Җиһаз.

1. Фәтих Әмирханның портреты;

2. Әсәрләре җыентыклары;

3. Магнитофон язмасында курай тавышын тыңлау.


Дәрес барышы

  1. Укытучының кереш сүзе.

Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!


1)Нәрсә ул һөнәр?

1.Кул көче белән нинди дә булса эшләнмәләр ясау, җитештерү өчен махсус күнекмәләр таләп ителә торган эш, кәсеп. Нинди дә булса өлкәгә караган белгечлек, профессия, шогыль.

2.Үзенә хас алым , методлар системасы булган берәр төрле практик эшчәнлек өлкәсе. Нинди дә булса эшкә осталык, мавыгулык.

2).Нинди Һөнәрләр турында ишетеп, күреп, укып беләсез?

Балта остасы, тимерче, сәгатьче, сантехник, элемтәче, Һ.б.

3)Нәрсә ул профессия?

Билгеле бер хәзерлек, белем таләп итү һәм яшәү, көн итү чарасы булып санала торган эшчәнлек. Хезмәт ,эш тире.

4)Һөнәр белән профессия арасында аерма бармы?

Бар дип уйлыйбыз. Нинди дә булса профессия алу өчен махсус уку мәҗбүри, ә Һөнәрнең кайберләрен укымыйча да үзләштереп була, әйтик , әбидән, бабайдан, әтидән, абыйдан.

Укучылар, без сезнең белән халкыбызның сөекле шагыйре

Габдулла Тукайнын чордашы, замандашы, каләмдәше, дусты Фәтих Әмирхан турында сөйләшү алып барачакбыз.

ДОКЛАД . Хәзер безне укучыбыз Фатих Әмирхан иҗаты белән кыскача таныштыра.

Фәтих Әмирхан Габдулла Тукай белән бер үк елны туган.

Кайсыгыз хәтерли, Габдулла Тукай кайсы елларда яши? (1886.26.04.-1913.03.04)

Ә Фәтих Әмирхан 01.01.1886-09.03.1926 нчы елларда яшәгән. Ул Габдулла Тукайның иң якын дусларының берсе була. Димәк, ул Тукайдан соң 13 ел яшәгән. Ул да кыска гына гомерендә шактый эш башкарырга өлгергән. Менә бу китапларда аның тарафыннан язылган хезмәтләр тупланган ( 1-2 томнар күрсәтелә).

Фәтих Әмирхан бу хезмәтләрен авыру хәлдә яза. 20 яшендә үк аның ике аягы һәм уң кулы белән уң бите параличлана, кеше ярдәменә мохтаҗ була. Ул шулай да күңел төшенкелегенә бирелми, иҗат итә, кешеләр, яшьләр белән аралаша.

Ул балаларны ярата, яшьләрнең дусты, киңәшчесе була. Яшьләр белән очраша, кичәләрдә катнаша.


  1. Ә бүген без аның "Нәҗип" исемле хикәясе буенча сөйләшү уздырачакбыз.

Сорауларга җаваплар:

1.Бу хикәядә сүз нәрсә турында бара?

Һәрбер кешенең үз һөнәре булырга тиеш.

2.Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Һөнәрнең кеше тормышында мөһим урын тотуы турында.

--Балалар, әйдәгез хәзер укуга күзәтү ясыйк.

3."Нәҗип" хикәясенең беренче юлларыннан алып соңгысына кадәр автор бик яратып, еш куллана торган сүз бар. Ул нинди сүз?

Бу сүз кайбер абзацта (өзектә) өчәр-дүртәр мәртәбә кабатлана. Ул сүз икешәр мәртәбә бер үк җөмләдә кабатланган урыннар бар. Нинди сүз ул?

--Матур сүзе...

4. Бу сүзне безнең герой Нәҗип нинди очракларда үз сөйләменә кертә?

--Мәрфуга апасын тасвирлаганда:

"Мин аны күзләре зур булганга, тешләре бик тигез, ап-ак булганга һәм авызын матур итеп көлгәнгә сөя идем; абый ник сөйгәндер -мин анысын белмим, ул аны тавышы матурга сөя торган булгандыр".

5.Шушы җөмләдә "матур" сүзе ике мәртәбә кулланыла һәм һәрберсенең үз "сере" бар. Нинди "серләр" алар?

Җавап. Әйе, башта бу сүз Мәрфуганың тышкы матурлыгына безнең игътибарны туплый: зур күзләр, тигез ап-ак тешләр,... Аннары әлеге тышкы матурлыкны рухи матурлык белән яктыртып җибәрә: матур итеп, ягъни тыйнак, әдәпле, ягымлы итеп көлә кыз бала. Бу инде тумыштан килгән матурлык түгел, бала вакыттан ук "булдырылган" матурлык, тагын да соклангыч матурлык, күңел матурлыгы.

6. Тагын нинди җөмләләрдә шушы сүзне күрәбез?

("Җырлый белмәсә дә , бик матур тавыш белән сөйләшә"- җырлый белмәсә дә, бик тә яраткан апасының тавышы Нәҗипкә курай тавышына охшап киткән кебек тоела. Ә курай тавышы бик матур тавыш бит ул.)

Курай тавышын тыңлау

7. Мәрфуганың күңеле дә матурлыгын автор аның нинди гадәтләрен гәүдәләндереп, безгә бу образны якын итә?

Мәрфуга сөйләменә хас "нәнәм", "акыллым", "җаным" дип дәшүләр, гамьсез итеп ясалган үз сурәтенә ачуланмыйча-кабынмыйча гына йомшак һәм ягымлы итеп үпкә белдерүе, Нәбипкә йомышын һәрчак сабырлык белән ягымлы итеп әйтүе (мәсәлән, калфагына рәсем ясарга үтенүе, соңыннан сабый җанын канатландырырлык итеп мактавы, рәхмәт әйтүе. Образ бер үзе генә дә -- матурлык идеалы.

Ямьсез башкарылган эшләргә дә Мәрфуга авызыннан бәяләре әйтелеп тора. "Өй түбәләрендә каргалар гына йөриләр", "Койма өстендә мәчеләр генә йөриләр". Ямьсез кылынган эшләргә матур үрнәк тәкъдим ителә: "Зур егетләр койма өстенә менмиләр".

8. Әсәр төбенә тагын нинди олы бер фикер яшеренгән?

(Кешене кеше иткән, кеше арасына керткән, башкаларга да сине кирәкле иткән, күтәргән сыйфат - һөнәрле булу. Әсәрдә сәнгать өлкәсендә Фәтих Әмирхан үзе музыканы бик яраткан, мандолинада уйнауны тыңларга яраткан, уйнаучыга сокланган.

III.Физкульттәнәфес

Бер,ике - без бастык.

Чат-чат итеп кул чаптык.

Аякларны бер урында

Тып-тып-тып итеп бастык.

Утырдык, кабат бастык,

Бер утырдык, бер бастык.

Инде бераз хәл алдык,

Тыныч кына утырдык.

IV.Укучылар, бу хикәяне укып чыккач без нәрсә аңладык?

Әйе, һәрбер кешенең үз эше, үз һөнәре булырга тиеш. Һөнәрсез кешене күрмиләр, аны аңламыйлар. Безнең телебездә эш, хезмәт турында бик күп төрле мәкаль һәм әйтемнәр бар, шулар турында сөйләшеп алыйк әле.

  1. Сез эш турында, хезмәт турында нинди мәкаль һәм әйтемнәр беләсез?

Хезмәт төбе -хөрмәт.

Агач җимеше белән, оста -эше белән.

Эш-адәмнең җәүһәре.

Кешенең байлыгы һөнәрдә. (әзерб.)

Уку - белем азыгы,

Белем - бәхет казыгы. (казах.)

Һөнәр белсәң, үлмәссең.

Ир дәүләте - хезмәт.

2. Сезнең яраткан һөнәрегез нинди?

Әти-әниегезгә аларның эшләрендә булышасызмы?

Ничек?

Алар кайда эшлиләр?

Үзләренең эшләрен яраталармы?

3. Әтиеңнең, әниеңнең яраткан һөнәре бармы? (профессиядән башка)

4. Зур үскәч, сез кем булырга теләр идегез? Ни өчен?

Мин мәкаль һәм әйтемнәрнең башын укыйм, ә сез азагын әйтегез.

Кем эшләми - ... шул ашамый.

Кеше булган кешенең һәр нәрсәдә эше бар

Киңәшле эш таркалмас

Тырышкан табар, ... ташка кадак кагар

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Эше барның ... ашы бар.

Эшлегә сәгать җитми, эшсезгә сәгать үтми.

Эшләгәнең кеше өчен булса - ... өйрәнгәнең үзең өчен.

Эшләмәсәң эш көне - ни ашарсың кыш көне? (колхоз мәкале)

Эшчән бәхетен эшендә күрер, ялкау бәхетен төшендә күрер.

Эшчәнгә эш язган.

Эшчән әмәлен табар, ялкау сәбәбен табар.

Яхшылыкка яхшылык - һәр кешенең эшедер, яманлыкка яхшылык - ир кешенең эшедер

Һөнәрле үлмәс, ... һөнәрсез көн күрмәс

V.Йомгаклау.

- Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Һөнәрле булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?Дәрес кайсы ягы белән файдалы булды?

"Нәҗип" хикәясендәге шул исем белән йөртелгән герой да үз хәленә керерлек кеше таба алмый. Аның таныласы, яратыласы, нәрсә беләндер шаккатырасы килә. Әлегә һөнәрсез малайда башкаларның гаме дә юк шул. Ошау белән башкарылган һәрбер эше аркасында көлкегә генә кала ул. Абыйсын үзеннән артыграк яратуларын күрү, олы санауларын сизү аны бөтенләй түбәнсетә. Кеше хисабында йөрергә теләгән бала иң куркыныч адымнарга бара. Төрле акылсызлыклар эшләп ташлый. Баланың җанын аңламаган, нигә бәргәләнгәнен белмәгән кешеләр аның күңел яраларын тирәнәйтәләр, ачу хисен арттыралар гына. Үч иткән шикелле, һәркем аны абыйсы белән чагыштыра. Беркем дә абыйсының Нәҗиптән олырак икәнлеген башына да китереп карамый. Яхшылык йөзеннән эшләгән эшләре дә гел тискәре бәяләмә ала. Малайга, үсенү өчен - ник бер җылы сүз!

Бары тик рәсем серләренә төшенгәч кенә, бала кешеләрнең үзенә карата уңай мөнәсәбәтен тоя, үзен кеше итеп хис итә.

Әсәрнең ахыры ничек матур бетсә дә, башта зур күңел газаплары кичергән Нәҗип, бик кызганыч булып, күңелгә кереп кала.

VI.Билгеләр кую.

VII.Өй эше. Укучылар,"Бөтен эш яхшы, үзең теләгәнен сайлап ал", дигән темага сочинение язып килегез.


© 2010-2022