1 нче сыйныфта язу дәресе (технологик карта)

Раздел Иностранные языки
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәреснең технологик картасы

Укытучы:Гәрәева.Г.Р. Вакыты:

Предмет

Татар теле

Класс

1 А

Дәрес темасы

Юл я хәрефен язу.

Дәрес тибы

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Дәреснең максаты

Дидактик- укучы хәтерендә юл "я" хәрефенең төгәл күрү-хәрәкәт образын тудыру, аны язарга һәм алгоритм буенча башка хәрефләр белән тоташтырырга өйрәтү. Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу

Үстерелешле-фонематик ишетү һәм аваз әйтү культурасын үстерү; сүзгә авз анализы ясауны һәм аларны график формага күчерүне формалаштыру;

Тәрбияви-сөйләм эшчәнлегенең төре буларак язуга уңай мөнәсәбәт һәм тотрыклы танып-белү мотивы тәрбияләү.

Планлаштырылган

нәтиҗә

Предмет буенча: Юл "я " хәрефен дөрес итеп язуга ирешү, башка хәрефләр белән тоташтыруга ирешү

Метапредмет: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын куя, эшчәнлекнең планын билгели һәм коллективта эшли белү.

Шәхси: үз фикереңне әйтә, башкалар фикерен тыңлый белү

Материал, җиһазлау

И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина , Р.Р.Шәмсетдинова "Язу дәфтәре" 2 нче кисәк, Казан,2015

Электрон дәреслек

Укучылар белән эш формалары

Фронталь, индивидуаль.

Дәрес этаплары

1

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Формалаштырылачак универсаль гамәлләр

1 Оештыру этабы.

Максат: укучыларга белем алу эшчәнлегенә таләпләрне актуальләштерү;

укучыларда белем алуга ихтыяҗ өчен шартлар тудыру



-Укучылар , әйдәгез татар теле дәресен башлап җибәрик.Дәфтәр-китапларыгызны барлыйк әле.

-Сез бүген дәрескә нинди кәеф белән килдегез?

-Балалар , әйдәгез әле,

бер-берегезнең күзләрегезгә карап, иптәшегезгә дәрестә уңышлар теләп алыгыз әле.

Укучылар үзләренең эш урыннарын тикшерәләр

Үзләренең фикерләрен әйтәләр

КУУГ :Дәрестә тәртип нинди булырга тиешлеге турында килешү

2 Белемнәрне актуальләштерү

Максат: Укучылар белән берлектә дәреснең темасын һәм бурычларын билгеләү





Әңгәмә аша укучылардан дәреснең темасын һәм дәреснең берничә бурычын формалаштырту.

-Укучылар, язылган сүзләргә игътибар итегез әле. Бу сүзләрдә нинди уртаклык күрәсез?

- Бүген без юл "я " хәрефен язарга өйрәнербез, ә ул безгә [ йа ] [ йә] авзларын күрсәтү өчен кирәк.

Укытучы ярдәмендә дәреснең темасын формалаштыралар һәм дәреснең максатын билгелиләр.

(Һәр сүздә дә я хәрефе төшеп калган) Слайд 1

Лилия ( чәчәк) , (кош) оя , яр

  • Бу сүзләрдә я хәрефе төшеп калган.

ТБУУГ : Бирелгән критерийлар ярдәмендә чагыштыра белү.

КУУГ :Үз фикереңне телдән әйтеп җиткерә белү.

РУУГ: Дәреснең максатын ачыклау һәм формалаштыру

3 Яңа белемнәрне үзләштерү

Максат: Укучыларның хәтерендә хәрефнең күрмә-хәрәкәтле( зрительно-двигательный ) образын формалаштыру

ТБУУГ: Үзеңнең белемеңә таянып объектларны чагыштыра һәм аларга анализ ясый белү.






1)Укытучының тактада акбур яки тактага беркетелгән плакатта "я" хәрефенең язылыш үрнәген аңлатуы

1)Укучыларның алгоритм буенча бер-бер артлы хәрефтә тоташып килә торган хәрәкәт элементларына нигезләнеп, "я" хәрефе язылышын имитацияләүләре

2) Язу эшчәнлеге өчен дөрес утыру һәм биремне бер юл башкарганчы шуны саклау.

КУУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Физкультминут

4 Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү, ныгыту.

Максат:Язу дәфтәрендә язылган сүзләрне, җөмләләрне дөрес итеп укып, "я" хәрефенең әйтелешен билгеләү





Яңа теманы аңлау буенча тикшерү эшен оештыру

  • Я хәрефе кергән сүзләрне табып укып күрсәтегез әле?

  • Бу сүзләрдә без я хәрефен ничек әйтәбез?

Язу дәфтәре битендәге иҗекләрне ,сүзләрне, аннан җөмләләрне уку.

  • Яшен сүзендә я хәрефен нечкә әйтәбез, ә кояш сүзендә калын әйтәбез.

РУУГ :Куелган мәьсәлә буенча үзеңнең гамәлеңне планлаштыру

ТБУУГ :Бер эш формасыннан икенче эш формасына мөстәкыйль күчә белү

5 Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту

Максат:Я хәрефе кергән сүзләргә фонематик анализ ясау







  1. Шартлы билгеләрне искә төшерү

  • Сузык авазлар хәрефләрен без ничек әйтәбез? Алар нинди төрләргә бүленә?

  • Сузык авазларны без схемада ничек күрсәтә идек әле?

  • Ә тартык авзларны ничек күрсәтәбез?

  • Яңгырау тартык авазларны ничек билгелибез?

  1. Укытучы электрон дәреслектән я хәрефе кергән сүзләргә анализ ясата

  • Сузык авазларны без сузып әййтәбез. Аларны без калын һәм нечкә итеп әйтәбез.

  • Схемада без аларны түгәрәк белән күрсәтәбез.

  • Тартык авазларны шакмаклар белән күрсәтәбез.

  • Яңгырауларны шакмак уртасына нокта куеп билгелибез.

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

6 Уку эшчәнлеген йомгаклау(Рефлексия)

Максат:Алган белемнәргә нәтиҗә ясый белү

-Балалар, без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?

-Сезгә ниләр ошады?

Кем яхшы эшләде?Кемгә әле авыррак?

-Кем начар эшләде, аңламады?

- Дэрестэ актив катнашкан укучылар йолдызчыклар белән буләкләнә

ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү

Универсаль уку гамәлләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләр бүлегендә кыскартылып бирелгән гамәлләр:

ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ-регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ-танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре


© 2010-2022