5нче класста Габдулла Тукай иҗатына багышланган уен-викторина

5нче класслар өчен Габдулла Тукай иҗатын, аның биографиясен ныклап үзләштерүне тикшерү.Габдулла Тукай иҗатына карата кызыксыну уяту. Шулай ук Габдулла Тукайның "Исемдә калганнар" автобиографик әсәрен үзләштерүне тикшерү. Укучыларның Г.Тукай әсәрләренә ясалган иллюстрацияләрне тануларын, аларны игътибар белән карап баруларына инану. Бирелгән сүздәге хәрефләрне кулланып яңа сүз ясау осталыкларын арттыру.
Раздел Иностранные языки
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Уен-викторина "Тукайны яратабыз"

Максат: Шагыйрь Г.Тукай турында белемнәрне тирәнәйтү; шагыйрь иҗатына, тормышына карата кызыксыну, горурлык хисе тәрбияләү;

телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт хисе тәрбияләү;

Җиһазлау: Габдулла Тукай портреты, әкият, шигырьләренә ясалган рәсемнәр, "Туган тел" җыры аудиоязмада

Уен-викторина барышы

Яз алып килде,алып китте

Сине Тукай абый.

Матур шигырьләрең укып

Үсә һәрбер сабый.

Ул сихерле әкиятләрең

Шундый кызык.

Яшисең син күңелебездә

Ак нур сызып.

Ул ятим дә, ул мескен дә диеп,

Сөйләнелгән элек-электән,

Күз алдына аны боек итеп

Китерергә күпләр күнеккән.

Якты йолдыз булып аталган ул,

Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.

Туры Тукай, моңлы Тукай булган,

Бөек булган, боек булмаган.

Без бит-Тукай оныклары,

"Туган тел" оныклары.

Оныкларның үз нәселен

Кирәк бит онытмавы.

Теләк булса,киртә түгел икән

Гасыр белән гасыр арасы.

Еллар аша рәхмәт әйтә

ХХI гасыр баласы.

1. "Исемдә калганнар" истә калганмы?

1. Тукай туган көн?

2. Тукайның әтисенең исеме?

3. Тукайның әнисенең исеме?

4. Әтисе нинди гаиләдән чыккан, кем булган?

5. Тукай туган авыл?

6. Кечкенә вакыттагы кушаматы?

7. Тукайга "Кадалмас әле килмешәк!" дигән ачулану сүзләрен кем тарафыннан ишетергә туры килә?

8. Бабасы Зиннәтулла кайсы авылда яшәгән?

9. Өчиле авылыннан Казанга барганда Тукайны кемгә утыртып җибәрәләр?

10. Казандагы яңа әти-әнисенең исемнәре ничек?

11. Тукай кайсы авылны "Иң беренче күзем ачылган урын" дип атый?

12. "Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы..." бу юллар кемгә багышланган?

13. Тукай үзе турында язган китапның исеме?

14. "Исемдә калганнар " кайчан язылган?(1909 елда)

2. Табышмак аша Тукайны таныйбыз.

1. Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

"Былтыр кысты" дип акыра,

Туганнарын чакыра. ("Шүрәле" әкияте)

2. Кулы юк,балчык ташый,

Балтасы юк,өй ясый.("Карлыгач" шигыре)

3. Сакаллы килеш туа.

Берәү дә гаҗәпләнми.("Гали белән кәҗә")

4.Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң, уңа бизәге.

Тоттырмый ,китә очып ,

Я кала җирдә посып.("Бала белән Күбәләк")

3. Тукай - балалар шагыйре

1. Шүрәледә утын кисәргә килгән егетнең исеме? (Былтыр)

2. "Шүрәле"әкиятендә үзе яшәгән кайсы авылны искә ала?(Кырлай)

3. "Сабыйга" шигырендә "шагыйрәнә ялган ул"дип нәрсәләрдән курыкмаска чакыра? (шүрәле,җен,убыр)

4. Шагыйрь аңа геройлары авызыннан "аңгыра" дип эндәшә?(сарыкка)

5. Сарык белән кәҗә уртасында нәрсә бар?(нәрсә сүзе)

6. Галигә рәхмәт әйтүче йорт хайваны?(кәҗә)

7. Эшкә өйрәтергә тырышкан маэмайның кушаматы?(Акбай)

8. "Безнең гаилә" шигырендә гаиләдә ничә кеше?

4. Тукай-күңелләрдә

1. Тукай романын язган язучы?( Әхмәт Фәйзи )

2. Тукай маршының авторы кем?(Заһидулла Яруллин)

3. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе турында нәрсә беләсез? Бу премия,кайчан бирелә?(Әдәбият,сәнгать өлкәсендә уңышка ирешкән кешеләргә; һәр елның 26 апрелендә)

4. Тукайга багышланган урам,җыр,шигырь исемнәре бармы?

5. Татарстанда кайсы шәһәрдә Г.Тукайга һәйкәл бар? (Казанда)

6. Тукай премиясе лауреатларын санарга (Ә.Фәйзи-1958, Г.Әпсәләмов-1959, С.Хәким -1960, Х.Туфан-1966, Н.Исәнбәт-1967, Н.Исәнбәт-1968, Ф. Хөсни, Ш.Галиев, Г.Ахунов, Р.Фәйзуллин, М.Мәһдиев, Т.Миннуллин, А Гыйләҗев, Р. Батулла, М. Әгъләмов... ("Мәгариф", апрель, 2010)

5. Игътибарлымы без?

1. "Бәхетле бала" шигыренә ясалган рәсемдә ничә көнбагыш чәчәк аткан?

2. "Гали белән Кәҗә" Гали башына нәрсә кигән?

3. "Бишек җыры" шигыренә иллюстрациядә әнисенең төймәсе һәм алкалары нинди төстә?

4. "Кышкы кич" шигыренә ясалган рәсемдә ничә бала әкият тыңлый?

5. Рәсемдә "Су анасы"ның тарагы басмадамы әллә кулындамы?

6. Тукайның нинди әкиятенә рәсем аталмады?

6. Сүз ясауда ярышу

Габдулла Тукай сүзендәге хәрефләрдән сүз ясау

7. Йомгаклау

" Туган тел" җырын укучылар башкара.







Казан шәһәре Идел буе районы "Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 24нче урта гомуми белем мәктәбе"





Тема: уен-викторина

(Г.Тукай иҗаты буенча 5нче сыйныфта уздырылган дәрестән тыш чара)







1нче категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Шамсивалеева Р. М.





Казан - 2015

© 2010-2022