2 нче сыйныфка әдәби укудан еллык контроль эш өчен тестлар

Раздел Иностранные языки
Класс 2 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

2нче сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен әдәби уку фәненнән еллык йомгаклау контроль эше (тест)

(2015-2016 нчы уку елы)

1 вариант


  1. Кем ул Габдулла Тукай?

А) рәссам; Б) шагыйрь; В) җырчы.

2. Бу шигырьне кем язган?

"Әни" диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый

"Әни" сүзен таптарга.

А) Г.Тукай; Б) Ш.Галиев; В) З.Туфайлова.

3. Кыш кайсы айдан башлана?

А) ноябрь; Б) декабрь; В) гыйнвар.

4.Табышмакның җавабын яз.

Яз килсә киенә,

Көз килсә чишенә.

А) кеше; Б)агач; В) җәнлек.

5. Эше барның ашы бар

А) мәкаль; Б) табышмак.

6. Туган илебез ничек дип атала?

А) Татарстан; Б) Казан;

7. Яз көне нинди бәйрәм була?

А) Әниләр бәйрәме; Б) сабантуй; В) яңа ел.

8. "Өч кыз"-ул татар халык әкиятеме?

А) Әйе, татар халык әкияте; Б) Юк, рус халык әкияте

9. Җәй көне көннәр нишли?

А) кыскара; Б) озыная; В) берни эшләми.

10. Сабантуй бәйрәме кайсы айда була?

А) май; Б) июнь; В) сентябрь.

2нче сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен әдәби уку фәненнән еллык йомгаклау контроль эше (тест)

(2015-2016 нчы уку елы)

2 вариант

1. Габдулла Тукай ничә ел яшәгән?

А) 27; Б) 67.

2. Бу шигырьне кем язган?

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

А) Г.Тукай; Б) Ш.Галиев; В) З.Туфайлова.

3. Табышмакның җавабын яз.

Кулсыз, күзсез, буяусыз

Ясый ул төрле бизәк.

Беркем аны өйрәтми,

Ул үзе шундый зирәк.

А) җәй; Б)кыш; В) көз.

4. Кыш кайсы айдан башлана?

А) ноябрь; Б) декабрь; В) гыйнвар.

5. Эшнең боткасы тәмле

А) мәкаль; Б) табышмак.

6. Башкалабыз ничек дип атала?

А) Татарстан; Б) Казан;

7. Җәй көне төннәр нишли?

А) кыскара; Б) озыная; В) берни эшләми.

8. Җәй көне нинди бәйрәм була?

А) Әниләр бәйрәме; Б) сабантуй; В) яңа ел.

9. "Кәҗә белән бүре"-ул татар халык әкиятеме?

А) Әйе, татар халык әкияте; Б) Юк, рус халык әкияте

10. Сабантуй бәйрәме кайсы айда була?

А) май; Б) июнь; В) сентябрь.


© 2010-2022