• Преподавателю
  • Иностранные языки
  • Разработка урока по татарской литературе на тему“Изображение жизни и смерти, совести и подлости, любви и ненависти в романе Флюса Латыйфи “Измена”

Разработка урока по татарской литературе на тему“Изображение жизни и смерти, совести и подлости, любви и ненависти в романе Флюса Латыйфи “Измена”

Название  работы “Изображение  жизни и смерти, совести и подлости, любви и ненависти в романе Флюса Латыйфи “Измена”.     Цели урока:1.     Развитие творческих способностей у учащихся.2.      Определение роли нравственных качеств в жизни человека через литературное произведение Ф. Латыйфи “Измена”. 3.     Пробуждение стремления к обогащению знаний об образе жизни своего народа, воспитание национального самосознания.4.     Совершенствование навыков характеристики образов по  произведению Ф. Латый...       Этот урок – диспут по татарской литературе рекомендуется провести в 10-м классе, после изучения темы “Казан ханлыгы”, для  усовершенствования у учащихся знаний  по истории нашего государства  и  быта своих предков.
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Ф. Латыйфиның «Хыянәт» романында яшәү белән үлем, намус һәм

кабахәтлек, мәхәббәт һәм нәфрәт тойгыларының бирелеше.

Максат:

1.Ф.Латыйфиның "Хыянәт"әсәре аша укучыларның образларга характеристика

бирү күнекмәләрен актуальләштерү.

2.Укучыларда үз халкыңның яшәү рәвеше турында күбрәк белү омтылышы уяту,

милли горурлык хисләре тәрбияләү.

3.Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү.

4.Ф.Латыйфиның "Хыянәт" тарихи романы аша күркәм сыйфатларның кеше тор-

мышындагы ролен билгеләү.


Җиһазлау:

1.Дәреснең планы.

1.Казан каласы-таш кала.

2.Бер күрүдә гашыйк булу.

3.Ике юл чатында.

4.Кол Шәриф белән очрашу.

5.Серле тамга.

6.Очрашу.

7.Кайсы юлны сайларга?..

8.Мәхәббәт өчен изге көрәш...

2. Тема буенча презентация.

3. Ф.Латыйфиның портреты, сайланма әсәрләре, "Хыянәт", "Тамга"романнары.

4.Казан ханлыгы тарихына багышланган китаплар күргәзмәсе: Һ.Атласи"Казан ханлыгы", "Сөенбикә", Р.Батулла"Сөембикә ханбикә һәм Явыз Иван"

Дәрес тибы:

Дәрес-диспут.

Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше.

Эпиграф укыла(2нче слайд):

Хәтерләүдән курыкма син!

Ил хәтерен онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Нинди уйлар,нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Укытучы:

-Укучылар,Р.Фәйзуллинның бу шигъри юлларында нинди тарихи чор турында бара?

-15-16нчы гасырларда яшәгән Казан ханлыгы турында сүз бара.(3нче слайд)

Укытучы:

-Казан ханлыгы турында нәрсәләр беләсез?

-Әстерханнан алып Ерак Көнчыгышка кадәрге җирләрдә төрле халыклар урнашкан.Алар-

ны берләштерүче булып Казан ханлыгы саналган. Казан ханлыгын оештыручы-Олуг Мө-

хәммәт.Тел, әдәбият, фән нык үскән, халыкның тормыш-көнкүреше яхшы булган, төрле ил-

ләр белән сәүдә тоткан.Аягында нык басып торучы дәүләт булган.Шушы чорның иң кү-

ренекле шагыйре Мөхәммәдьяр.Бу чор әдәбияты безгә гуманистик әдәбият буларак та-

ныш.

Укытучы:

-Ерак бабаларыбызның тормыш, яшәү рәвешләре турында без күп беләбез дип әйтә ала-

бызмы?

-Юк. Бу чор тарихыбыз өйрәнелгән дип әйтеп булмый, минемчә. Булган материаллар да

бик аз һәм дөреслеккә бик туры килеп бетми.

Укытучы:

-Әйе,халкыбызның үткәнен без күбрәк әдәби әсәрләр аша беләбез.Алар нинди әсәрләр?

-Тарихи әсәрләр.

Укытучы:

-Нинди тарихи әсәрләр беләсез?

-Н.Фәттах "Итил суы ака торур"

-М.Хәбибуллин"Кубрат хан"

-Р.Батулла "Сөембикә ханбикә һәм Явыз Иван"

-Һ.Атласи"Сөенбикә","Казан ханлыгы".

-Ф.Латыйфи"Хыянәт"

2.Төп өлеш.

Укытучы: Әйе,бу әсәрләр безгә шул чорда яшәгән халкыбызның яшәү рәвешен ачык-

лауда ярдәм итә.Без Ф.Латыйфиның "Хыянәт"романы буенча йомгаклау дәресе үткәрә-

без.(Максат әйтелә).(4нче слайд) Сез әсәрнең авторы турында нәрсәләр беләсез?

-Ф.Латыйфи-язучы, тарихи романнар остасы, журналист, «Сәләт» лагерен оештыручы ке-

ше. Ул "Чура батыр",Тамга"һәм без өйрәнгән "Хыянәт"исемле тарихи әсәрләре белән бил-

геле.Ул халкыбыз өчен бик зур хезмәт куйган шәхес.(5нче слайд)

Укытучы:

-Дәреснең темасына игътибар итегез(уку)(1нче слайд).Дәреснең темасы эчендә нәрсә яшеренгән?

-Әсәрдә күтәрелгән проблемалар.

Укытучы:

-Әйе,дәреснең темасы эчендә әсәрдә автор күтәргән проблемалар күрсәтелгән.Димәк, без

сезнең белән хыянәт, яшәү рәвеше, намуслылык, кабахәтлек, мәхәббәт һәм нәфрәт тойгыларының бирелеше турында сөйләшербез.Әсәрдә төп герой кем?

-Сәет Казанның дәрәҗәле сәүдәгәре, серле тамгага ия, хатыны Гөлйөзем, бик яраткан

ике баласы бар.Сәетнең бик зур сере бар.

Укытучы:

-Сәет ул чынлыкта кем соң?

- Ул Углич сәүдәгәре Савелий Кузьмичның төпчек малае Санька.

Укытучы:
-Саньканың ничек Сәеткә әйләнүе турында белер өчен, әйдәгез, әсәрнең эчтәлегенә әйләнеп кайтабыз.

(6нчы слайдта язылган план буенча кыскача эчтәлек сөйләп чыгу).

Укытучы:

-Кешене тормыш һәрвакыт сыный.Кемдер бу сынауларны җиңә алмый-сына,югалып кала,

ә кайбер кешеләр бар сынауларны да җиңеп,авырлыкларгабирешмичә,чын кеше булып ка-

ла ала.Чын кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш,аның яшәү рәвеше нинди?Бу сорауга җавап бирер өчен,әсәргә мөрәҗәгать итик.Әсәрдә ислам диненә мөнәсәбәт ничек

күрсәтелгән?

-922нче елда болгарлар ислам динен кабул итәләр.Казан ханлыгы-ислам дәүләте.Әсәрнең

буеннан-буена дингә хөрмәт күрсәтелә.

Укытучы:

-Әйдәгез,без дә мөселманнар өчен изге чыганак-хәдисләргә мөрәҗәгать итик.Анда шун-

дый юллар язылган:

Кем кешеләр арасында күркәм холыклы һәм иманлы,

шул кешеләрнең иң әйбәте (7нче слайд)

-Иманлы кеше нинди кеше?Ничек уйлыйсыз?

-Иманлы булу-ул кешелек дәрәҗәсен төшермәү,кеше булып калу дигән сүз. (8нче слайд)

Укытучы:

-Әсәрдә нинди образларны иманлы дип әйтеп була?

-1. Сәет образын.Авырлыкларга бирешмичә, тырышлыгы белән зур дәрәҗәгә ирешә.Казан

өчен авыр көннәрдә үзенең хатыны Гөлйөзем, йөрәгеннән өзелеп төшкән балалары өчен

сугышка күтәрелә.Серле тамганы алганда биргән антына тугрылыклы булып кала.

-2. Ә мин балыкчы карт образын шундый кешеләр рәтенә кертер идем. Ул үзенең балаларын, яраткан хатынын фаҗигале төстә югалткан, ләкин шулай булса да, кешелеклелек сыйфатларын югалтмаган. Санька-Сәетне судан тартып чыгара, терелтә, юл өйрәтеп, Казан шәһәренә озата.Санька дошман милләт вәкиле булса да, балыкчы аңа төрлечә булыша.

Укытучы:

-Димәк, чын кешенең яшәү рәвеше нинди?

-Тормыш авырлыкларына бирешмичә, кешелек дәрәҗәсен саклап, иманлы һәм күркәм холыклы булып калу.

Укытучы:

-Саньканың яшәү мәгънәсе нәрсәдә?

-Мәхәббәттә.

Укытучы:

-Балыкчы карт Саньканы коткарып кына калмый, мәхәббәте өчен көрәшергә кирәклекне дә

аңлата. Миңа әсәрдән шул юлларны табып укыгыз әле.

-Дөньяда адәм балалары бер-берсе өчен яратыла. Ялгыз кеше - ярты кеше. Бербөтен булу өчен, тормышта үзеңә билгеләнгән затны таба, аның өчен көрәшә белергә кирәк.

Укытучы:

-Хәдисләрдә мәхәббәткә кагылышлы сүзләр бар:

Хатыннар-ирләрнең яртысы. (9нчы слайд)

Шушы юлларда һәм балыкчы сүзләрендә нинди охшашлык бар?

-Мәхәббәтеңне - икенче яртыңны табарга, аның өчен көрәшә белергә кирәк.

Укытучы:

-Сәетнең Гөлйөземгә карата мәхәббәте турында без нәрсәләр беләбез?

-Ул үзенең мәхәббәтен Казан шәһәрендә очрата. Ләкин мәхәббәте белән бергә булу өчен,

аңа бик күп сынауларны үтәргә туры килә. 16 ел яшәгән тормыш рәвешен алыштырып,

ислам динен кабул итә.

Укытучы:

-Кеше мәхәббәте өчен үлемгә бара аламы?

-1. Бөтен кеше дә мондый адымны эшли алмый.

-2. Минемчә ,чын-чынлап , яраткан кеше мәхәббәте өчен үлемгә дә бара. Без андый мисал-

ларны әдәби әсәрләрдән күп беләбез. Сөһәйл вә Гөлдерсен, Таһир һәм Зөһрә, Зөләйха да

бит үз динен алыштыра.

-Сәет тә Гөлйөзем һәм аның бәгыреннән өзелеп төшкән ике баласының тормышын саклап калу өчен, җанын бирергә дә риза. Аларның киләчәге өчен ул Казанны саклау көрәшенә кү-

тәрелә

Укытучы:

-Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, ди автор.Бу юлларны әсәрдәге нинди образларда аңлата

аласыз?

-Минемчә, шул ук Сәет мисалында, үзен тәрбияләп үстергән халкы, яу белән килгәч, аның

өчен дошманга әйләнә, мәхәббәт нәфрәткә, үч алуга әверелә.

-Ә минемчә, Василий мисалында күреп була. Үзенең якын кан туганы, 16 ел буе бер ятакта

тәгәрәп үскән, ерак илләр гизәргә, мал төяп, күз күрмәгән мәмләкәтләргә сәяхәт кылырга хыялланган яшьлек дусты - кардәше аның өчен дошманга әверелә.

Укытучы:

-Әсәрдә мәхәббәт төшенчәсе берьяклы гына күрсәтеләме? Мәхәббәт тагын нинди булырга

мөмкин?

-сөйгәнеңә мәхәббәт

-туган җиргә мәхәббәт

-якыннарыңа

-торган җиргә.

Укытучы:

-Санька туган җирен яратамы?

-Әйе, ярата. Чөнки ул Казан шәһәрендә яшәсә дә, үзенең туган җире, нинди милләт вәкиле

икәнлеге турында уйлана.

-Ә минемчә, ул Туган җирен дә, туганнарын да яратмый. Әгәр яратса, 17 ел буена бер тап-

кыр булса да, үзенең исәнлеге турында хәбәр итәр, туган шәһәренә барып кайтыр иде.

-Бәлки ул әти-әнисенә татар булып күренергә читенсенгәндер, аны аңламаслар, аларга та-

гын да зуррак кайгы ясармын дип уйлагандыр.

Укытучы:

-Сәет торган җирен яратамы?

-Сәет торган җирен, анда яшәгән якыннарын ярата.

Укытучы:

-Ни өчен ярата икән ул?

-Чөнки 17елга якын шушы җирнең суын эчкән, тамырларын шунда җибәргән, кеше буларак

үзен чын Кеше дәрәҗәсенә күтәргән ул монда. Шуңа күрә ул вәгъдәсенә дә тугрылыклы

булып калган.

Укытучы:

-Хәдисләрдә тугрылык турында түбәндәге сүзләр бар:

Һәр эшеңдә тугры бул. (10нчы слайд)

-Тугрылык турында сөйләшә башлаганчы, әйдәгез, әсәрнең исеменә кайтыйк.Ни өчен автор бу әсәрен "Хыянәт" дип атаган?

-Чөнки автор әсәрдә бу сүзгә күп тапкырлар мөрәҗәгать итә. Әйтерсең үзе дә хыянәтнең

нәрсә икәнен аңларга тели.

.Укытучы:

-Ә нәрсә соң ул хыянәт?

-1. Хыянәт - ул дәүләт серен дошманга чишү, илеңне сату.

-2. Яраткан кешеңә хыянәт булырга мөмкин.

Укытучы:

-Әсәрдәге төп образ Сәетне без хыянәтче дип әйтә алабызмы?

-1. Мин Сәетне хыянәтче дип уйлыйм, чөнки ул үз диненә, халкына хыянәт итә. Ислам ди-

нен кабул итә. Үз туганнарына каршы көрәшкә күтәрелә.

-2.Юк, мин аны хыянәтче дип уйламыйм. Чөнки 16 яшьлек егет - Сәет беренче мәртәбә чын

йөрәктән татар кызын - Гөлйөземне ярата башлый. Ул бернәрсә күрми, бернәрсә ишетми.

Аның акылын һәм йөрәген мәхәббәт уты баса.

-3.Хәзер бит кешенең милләтен әнисенең нинди милләттән булуы билгели. Ә бит Сәетнең

әнисе Казан татары була. Халыкта шундый мәкаль бар: "Җан тартмаса,кан тарта". Димәк,

монда Санька-Сәетне Гөлйөземгә булган мәхәббәт кенә түгел, ә туган җиргә булган мәхәб-бәт тә тарткан булып чыга.

Укытучы:

-Ә Василий хыянәтчеме?

-1. Василий хыянәтче түгел, ул Явыз Иванның гаделсез сугыш алып баруын аңлады, шуңа күрә Казан ягын кисәтергә теләде.

-2. Ә, минемчә, ул хыянәтче. Аның сәүдәгә юл ача торган серле тамгага ия буласы килә.

Нинди юл белән булса да, серле тамганы кулга төшерергә тырыша. Шуның өчен ул үзе дә

сатлыкҗанга әйләнә.

-3. Мин дә бу фикер белән кушылам. Чөнки гаскәр белән сугышка ташлангач, ул серле тамга таккан кешене күреп, аңа сөңгесе белән кадый. Аның күзенә серле тамга гына күренә, яхшылабрак караса, серле тамга иясе Сәет-Санька икәнен күрер иде.

Укытучы:

-Ә шулай да әсәрдә төп хыянәтче кем?

-Камай морза. Ватанын сатып, дошман ягына чыга, илне куркыныч астына куя. Русларга чишмә юлын күрсәтеп, бөтен Казанны сусыз калдыра.

Укытучы:

-Ә Казан җиңеләме соң?

-1.Юк. Казан әле нык тора, чөнки халкы дус, тату яши, бердәм була.

-2.Хикмәт халыкта гына түгел, Кол Шәрифтә.

Укытучы:

-Кол Шәриф кем соң ул?

-Казан ханлыгының иң белемле, иң гадел рухание була. Чит дин халкы белән дус яшәүне

кулай күрә.

Укытучы:

-Кол Шәриф образына хас төп сыйфат нинди?

-Гаделлек. Әсәрдә бу образ күп бирелмәгән. Ләкин шул өзекләрдән дә аны гаделлек , туг-

рылык җырчысы дип санар идем.

Укытучы:

-Кол Шәриф әсәрдә үз халкына ничек мөрәҗәгать итә? Шул юлларны табып укыгыз әле.

(Укучылар укыйлар.314 нче бит,1 нче том)

Укытучы:

-Безнең каршыбызга бу образ нинди булып килеп басты?

-1. Гадел,акыллы, укымышлы, зур абруйлы, халыкны үз артыннан ияртергә сәләтле, иле,

халкы, азатлыгы өчен үз гомерен аямаучы олуг шәхес.

-2. Ул бит әле ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә дә ярдәм кулы сузарга да, дөрес юл күрсәтергә

дә вакыт таба.

Укытучы:

-Ә кемгә ярдәм күрсәтә соң ул?

-1. Сәеткә ислам динен кабул итәргә ярдәм итә.

-2. Сәет тә иң авыр көннәрдә,ике ут арасында калганда, Казан дәүләте өчен көрәшкә күтә-

релергә икеләнгәндә, күңеленнән аның белән сөйләшә.

Укытучы:

-Сәет, ике юл чатында икеләнеп торганда, нинди уйлар кичерә? Әйдәгез, әсәрдән шул юлларны табып укыйк әле.

-Бизмәнгә кеше гакылы колачлый алмаслык төшенчәләр - яшәү һәм үлем, намус һәм каба-

хәтлек, мәхәббәт һәм нәфрәт салынган. Мәхәббәтне сайласа, үлчәү тәлинкәсенең икенче ягындагы нәфрәт калкып чыга, яшәүне алыйм дисә, бизмәндәге үлем якыннарына , газиз-

ләренә яный башлый.Намусын саклыйм дисә, икенче бер тарафтан кабахәтлек баш күтәрә.

Укытучы:

-Шундый авыр сынау алдында Сәет нинди юлны сайлый?

-Ул гаделлек юлын - намусы кушкан юлны сайлый.

Намусы саф кешеләр-сезнең арагызда иң изге кешеләр. (12нче слайд)

Укытучы:

-Намусы саф дигәнне сез ничек аңлыйсыз? Андый кеше нинди сыйфатларга ия?

-Яхшы, саф күңелле, эчкерсез, ярдәмчел, мәрхәмәтле, гадел, тугры, шәфкатьле кебек күркәм сыйфатлар. Шуңа күрә башкалар да аларны хөрмәт итә, аларга тартыла.

Укытучы:

-Димәк, чын Кеше булып калу ул нәрсә дигән сүз?

-Кеше булып калу - нинди шартларда да намусны саклау, иманны җуймау, кешелек дәрәҗә-

сен төшермәү, башкаларга авырлык китермәү, кешене, илеңне сатмау, кулыңнан килгәнчә

ярдәм итү.

Укытучы:

-Бу фикерләрегезне ныгыту өчен, без бер мөнәҗәт тыңлап китәрбез.

( 1 укучы Акмулла шигыренә язылган мөнәҗәт башкара)

3.Йомгаклау.

Укытучы:

-Димәк, Ф.Латыйфиның «Хыянәт» романыннан без нәрсә белдек?

-Кеше үз иленең, үз халкының хөрмәтле улы яки кызы булсын өчен,

-иманлы булырга

-мәхәббәтен таба һәм кирәк булганда

көрәшә белергә

-иленә, халкына тугры булырга

-гадел, батыр булырга тиеш.

Укытучы:

-Әйе, укучылар, гомер кешегә бер генә бирелә. Шул гомерне нәтиҗәле, мәгънәле итеп яшәргә кирәк. Ә моның өчен инде, балалар, сынаулар алдында сыгылып төшмәскә, авырлыкларга каршы көрәшергә, кешеләргә игелекле гамәлләр кылырга, һәртөрле очракта да кешелек дәрәҗәсен төшермичә, чын Кеше булып калырга кирәк. Мин сезгә шуны телим.

(Билгеләр кую)

4.Өйгә эш.

17 нче йөз әдәбияты турында укып килергә.


© 2010-2022