Внеклассное мероприятие на тему: И туган тел, и матур тел! Әткәм-әнкәмнең теле!

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

И ТУГАН ТЕЛ, И МАТУР ТЕЛ!

ӘТКӘМ-ӘНКӘМНЕҢ ТЕЛЕ.

Кичәнең максаты: балаларда туган телебез - татар теленә карата ихтирам хисе булдыру, туган телеңә карата горурлык хисе тәрбияләү, балаларны саф татарча сөйләшүгә омтылыш тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм культурасы булдыру, балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Зал бәйрәмчә бизәлгән, "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең логотиплары, эмблемалары эленгән, балаларга буклетлар, "Әйдәгез, матур сөйләшик!" исемле русча-татарча сүзлекләр таратылган.

Укучы кыз:

И туган тел, и матур тел!

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син туган тел аркылы.

Укучы малай:

Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше,

Башкаларның телен яратмый.

Укытучы:

Исәнмесез, кадерле балалар, укучылар, тәрбиячеләр! Без бүгенге кичәбезне "И туган тел, и матур тел!Әткәм-әнкәмнең теле" дип атадык. Бөек Тукай абыебыз туган телне белергә, аны өйрәнергә кушкан. Ә татарча белү өчен татарча сөйләшергә кирәк. Шуңа күрә Татарстан Республикасында берничә ел инде "Мин татарча сөйләшәм" акциясе уздырыла. Бу акция без бөтен җирдә дә: өйдә, урамда, балалар бакчасында, кибеттә, транспортта мәктәпләрдә үз телебездә - татар телендә рәхәтләнеп сөйләшсен өчен оештырыла. Һәм без - 3 нче мәктәп укучылары, укытучылары да бу акциягә кушылабыз. Сезне дә, кадерле балалар, "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә кушылырга чакырабыз.


Укучы малай:

Биюченең итәкләре Бии-бии кыскара. Биючегә сүз әйтмәгез Бии-бии остара.

  1. нчы сыйныф укучысы Кузнецова Наташа татар халык биюен башкара.

1нче укучы. Дөньяда иң - иң матур ил -

ул минем туган илем .

Дөньда иң- иң матур тел -

ул минем туган телем.

" Балам" , - диеп туган телдә

эндәшә миңа әткәм
" Әнкәем",- дип әниемә

мин туган телдә дәшәм.

2 нче укучы. Туган телемдә сөйләшеп

яшим мин туган илдә.

" Туган ил"- дигән сүзне дә

әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне

хөрмәтлим мин, яратам.

3 нче укучы. Халкым теле - хаклык теле,

аннан башка минем илем юк;
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

Туган тел - иң татлы тел,
Туган тел - иң тәмле тел.
Тәмле диеп, телең йотма-
Туган телне онытма!

3 нче укучы."И минем җандай кадерлем,"

И җылы тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.

Укытучы: Сез уйнарга яратасызмы? Әйдәгез, "Тотып бел!" уены уйнап алабыз. Өстәл өстенә предметлар куела, өстенә япма куела. Балалар әйберне япма аша танып, исемен татарча әйтергә тиеш.

Борисов Вячеслав гитарада уйный.

Борисова Оксана фортепьянода "Тәфтиләү" көен уйный.

Укытучы: Ә хәзер без 8 нче сыйныф укучылары белән берлектә "Уң ягымда дустым бар, сул ягымда дустым бар"җырлы-биюле уенын уйныйбыз.

Герасимова Юлиана флейтада "Су буеннан әнкәй кайтып килә" көен уйный.

Валеева Карина башкаруында "Мин яратам, сине, Татарстан!" җыры башкарыла.

Укытучы:

  • Балалар, ә сез татарча сөйләшә беләсезме?

  • Син кемнәр белән татарча сөйләшәсең?

  • Сезне балалар бакчасында татар теленнән кем укыта?

  • Сез татар телендә җырлар, шигырьләр беләсезме?

  • Ягез әле, үзегезнең һөнәрләрегезне күрсәтегез әле.

«Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр татарча җырлар, биюләр башкаралар.

Укытучы: Сез татарча нинди тылсымлы сүзләр беләсез? Тылсымлы сүзләр әйтәбез:

(Исәнмесез! Рәхмәт! Сау булыгыз! Хәерле көн! Ашыгыз тәмле булсын! Гафу итегез! Сәламәт булыгыз!)

- Ә хәзергә сау булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр.


© 2010-2022