Разработка занятия. Без табигать дуслары

Максат: Балаларның, үзебезнең тирәлектә, су буенда үсүче үсемлекләр,кошлар, бөжәкләр, хайваннар турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту. Табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү. Табигатькә кагылышлы мәкаль, табышмак, әйтемнәр турындагы белемнәрен үстерү. Җиһазлау: Ш.Галиев "Күбәләк", И.Шәймөхәммәтов "Мактанчык бака", Ф.Кәрим "Күбәләк", Б.Рэхмэт "Матур җәй кил безгә",Х.Вахит"Болында"С.Гыйльметдинова"Тузганак", В.Гаршин "Ил гизүче бака", А.Алиш "Алдакчы Наиль" Искәрмә: Экскурсияга барырга 1 атна алдан әзерлек эшләре алып барыла. Күрсәтелгән шигырь һәм әкиятләр белән таныштыру. Әңгәмәләр үткәрү: "Бигрәк ямьле су буе", "Кошлар безнең дусларыбыз", "Балык тотканда", "Табигать тиңсез хәзинә".   Экскурсия барышы: - Балалар,без бүген бергәләп елга буйлап сәяхәт итәрбез. Сәяхәт барышында кошларны, агачларны, үләннәрне, бөҗәкләрне, гомумән, су буен күзәтербәз. - Кайсыгыз әйтә, хәзер елның кайсы вакыты? Ни өчен бөтен җир ямь-яшел? Ә кайсы ай? Җәй айларын санау. - Бүген числоның ничәсе? - Ә атнаның кайсы көне? 1 тукталыш. Чишмә буе. - Карагыз әле, балалар, табигать нинди матур. Бөтен дөньяга (җир өстенә) ямь-яшелдән хәтфә япкандай. Ә тау астында (яр астында) чишмә чылтырый. - Ә сез чишмә турында нинди шигырь беләсез әле? Әйдәгез сөйләп алыйк: Чишмә. Әхмәт Исхак. а)Тау астында чишмәбез Су алырга төшәбез. Татлы суын без аның Бик яратып эчәбез.
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Елга буйлап экскурсия.



Без

табигать

дуслары.



МБДОУ№10 "Алтынчәч" балалар бакчасы тәрбиячесе

Галявова Р.М.ның эш тәҗрибәсе.





Максат:

Балаларның, үзебезнең тирәлектә, су буенда үсүче үсемлекләр,кошлар, бөжәкләр, хайваннар турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту. Табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү. Табигатькә кагылышлы мәкаль, табышмак, әйтемнәр турындагы белемнәрен үстерү.

Җиһазлау:

Ш.Галиев "Күбәләк", И.Шәймөхәммәтов "Мактанчык бака", Ф.Кәрим "Күбәләк", Б.Рэхмэт "Матур җәй кил безгә",Х.Вахит"Болында"С.Гыйльметдинова"Тузганак", В.Гаршин "Ил гизүче бака", А.Алиш "Алдакчы Наиль"

Искәрмә:

Экскурсияга барырга 1 атна алдан әзерлек эшләре алып барыла. Күрсәтелгән шигырь һәм әкиятләр белән таныштыру. Әңгәмәләр үткәрү: "Бигрәк ямьле су буе", "Кошлар безнең дусларыбыз", "Балык тотканда", "Табигать тиңсез хәзинә".



Экскурсия барышы:

- Балалар,без бүген бергәләп елга буйлап сәяхәт итәрбез. Сәяхәт барышында кошларны, агачларны, үләннәрне, бөҗәкләрне, гомумән, су буен күзәтербәз.

- Кайсыгыз әйтә, хәзер елның кайсы вакыты? Ни өчен бөтен җир ямь-яшел? Ә кайсы ай?

Җәй айларын санау.

- Бүген числоның ничәсе?

- Ә атнаның кайсы көне?

1 тукталыш. Чишмә буе.

- Карагыз әле, балалар, табигать нинди матур. Бөтен дөньяга (җир өстенә) ямь-яшелдән хәтфә япкандай. Ә тау астында (яр астында) чишмә чылтырый.

- Ә сез чишмә турында нинди шигырь беләсез әле? Әйдәгез сөйләп алыйк:

Чишмә. Әхмәт Исхак.

а)Тау астында чишмәбез

Су алырга төшәбез.

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.

б) Тирә-юньдәге үләннәрне, агачларны, елгаларны күзәтү. Туган як табигәте белән хозурлану.

- Елга буенда шаулап үсеп утыручы агачларның исеме ничек? (Таллар)

- Талның яшь ботакларын, яфракларын кайсы хайван бик ярата? (Куян)

- Ә менә бусы безнең бакча арты. Илдар абыегыз яр буена 10лап төп яшь тал үсентесе утырткан. Берничә дистә елдан соң алар да биек шаулап торучы таллар булырлар. Үзләренең бакча артына Сәмәрканов Ильдус абыегыз да яшь таллар утырткан. Санагыз әде,ничәү икән? (10)

- Балалар, безнең татар халкында агач утырту бик изге эшләрдән санала. Кеше булдыра алганча күбрәк итеп киләсе буынга агач утыртып калдырырга тиеш.

- Бу нинди үлән икән?

- Меңъяфрак.

- Ул дару үләне. Аны эч авыртканнан кулланалар.

- Ә менә бусы нинди яфрак?

- Үги ана яфрагы.

- Ә беләсезме, аны нәрсә өчен кулланалар?

- Бу дару үләне. Аның төнәтмәсен салкын тигәндә, ютәлләгәндә эчәләр.

- Ә бусы бака яфрагы, - диде Эльвира. Минем әни бу яфракны эче (ашказаны) авыртканда кайнатып эчә.

- Әйе, балалар, бака яфрагы бик күп авырулардан дәва...

- Ә бу зур яфраклы үлән нәрсә микән?

- Әрекмән.

- Ә әрекмәнне кул-аяклар сызлаганда, тәннәр салкын тиеп авыртканда тәнгә ябып, төренеп яталар.

- Менә бу сары чәчәкле үләннең яфракларын без чебиләргә ашатабыз, - диде Рамис.

- Ә исеме ничек соң аның?

- Тузганак.

- Балалар, су тузганагы турында әкият беләсезме?

- Кайсыгыз сөйли? Яле, Динара.

- Булдырдың. Балалар, ә сезгә тузганакның мактануы ошадымы? Димәк, бик мактанырга ярамый икән? (юк)

Әйе, исемен җисеменә туры китереп "Тузганак" дип исем биргәннәр бу үләнгә. Ул да дару үләне.

2 нче тукталыш. Тау битендә.

а) Күмәк уен уйнау: "Чума үрдәк, чума каз"

б) Әңгәмә кору:

- Су буена ялгызың килергә ярыймы?

- Берүзең генә балыкка барырга ярыймы? (юк)

- Ни өчен ярамый? (Суда бату куркынычы бар)

- "Алдакчы Наиль" турында исегезгә төшерегез әле. Әңгәмә кору.

в) Күмәк шигырь ятлау:

Б.Рәхмәт. "Матур җәй,кил безгә"

Матур җәй,кил безгә

Кил,кил тизрәк син безгә,

Гөлләр белән бизәп җирне

Чәчәкләр бир син безгә.

- Ә күбәләк турында нинди җыр беләсез?

"Әйт әле, күбәләк" җырын башкару.

Күбәләкләрне күзәтү. Аларның төсләренә игътибар итү.

Күбәләк турында шигырь ятлау:

Чәчәккә кунган күбәләк

Күзен йомып утырмый,

Канат җәеп очып китә,

Еласаң да тоттырмый.

г) - Балалар, ә хәзер " Табышмак әйтәм, уйлап тап" уенын уйнарбыз.

1. Агач бөгә, кулы юк

Йөри торган юлы юк

Ачуланса - сызгыра,

Тузаннарны туздыра. (җил)

Суда йөзми түзә алмый,

Су өстендә йөзә алмый

Йөзми түзмәс кем булыр?

Көмеш күлмәк - шул булыр. (балык)

Җәйнең буе бал җыя,

Кышның буе хәл җыя. (бал корты)

Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге

Тоттырмый. Китә очып,

Я кала җирдә посып. (күбәләк)

Елга өстеннән очып үтүче акчарлакларны күзәтү. Җирдәге, үсемлекләрдәге бөҗәкләрне күзәтү, чикерткә тавышын тыңлау.

- Балалар, сезгә Уразай авылының табигате (су буе) ошыймы?

- Ни өчен ошый? Табигатьне яраткач, нишләргә кирәк? Күбәләкләрне, бөҗәкләрне рәнҗетер идегезме? Әйе, табигатьне, авылыбызның гүзәллеген күз карасыдай сакларга кирәк.

- Ә суга таш, пыяла ватыклары, балчык ташларга ярыймы? Ни өчен?

- Сезгә бүгенге экскурсия ошадымы? Ни өчен? Без нәрсәләр күрдек? Нинди үсемлекләрне, кошларны, агачларны белдек?

- Аларны кирәкмәскә сындырырга, өзәргә, таптарга ярыймы?

- Ярамый. Алар табигатьне матурлыйлар, безгә шатлык, куаныч өстиләр. Без аларны яратабыз һәм саклыйбыз.


© 2010-2022