Урок по сингапурской системе в 7 классе по татарскому языку по теме: Причастие

Раздел Иностранные языки
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Сыйфат фигыль

Класс: 7б сыйныфы, рус төркеме

Предмет: Татар теле

Укытучы: Хөснетдинова Х.Х.

Максат: тема буенча лексик материалны үзләштерү; сыйфат фигыльне кабатлау, белемнәрне гомумиләштерү; сыйфат фигыльне фигыль һәм сыйфат белән чагыштыру,уртак якларын табарга өйрәнү; тәрҗемә итә белү, сыйфат фигыльләрне ясый, нәтиҗә ясый белү. Бер командада эшли белү; логик фикерли белү.

Дәрес тибы: катнаш

Дәрес барышы:

1. Оештыру.

- Исәнмесез,укучылар! Кәефләрегез ничек? Сез дәресне башларга әзерме? Әйдәгез, барыбыз да бер-беребезгә уңышлар телик. Уңышлар сезгә!

II. Актуальләштерү.

1)Токин Мэт (учитель задает тему для обсуждения и время для размышления, ученики записывают слова или фразы по теме, потом меняются командами и находят взаимосвязь, подводят итоги)

-Ул сыйфат та, фигыль дә,

исемнән алда килә,

заманнарда төрләнә.

Нәрсә ул? Конструктив сораулар

  • Сыйфат фигыль.

  • Сыйфат фигыль нинди сүз төркеменнән ясала?

  • Ул ничек үзгәрә?

Игътибар белән мине тыңлыйбыз:

Китап укыган малай. Малай китап укыган. Җөмләләрне чагыштырыгыз. Аларның мәгънәләре бер төрлеме?

Нәтиҗә ясау.( укыган сүзе беренче җөмләдә сыйфат фигыль, икенчесендә билгеле үткән заман хикәя фигыль)

  • Сыйфат фигыльнең тагын нинди заманы фигыльгә охшаган?

  • Киләчәк заман сыйфат фигыль

2) Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү:

1) Спроси у друга, понравилась ли его друзьям выполненная работа;

2) Убедите соседа по парте, что к предстоящей контрольной работе надо хорошо подготовиться;

3) Посоветуйте другу, прочитать понравившуюся книгу;

4) Уточните у одноклассника, кто такие гости, приехавшие в школу;

5) Убеди друга в том, что заданные на дом домашние задания, надо выполнять;

6) Посоветуй другу сходить на концерт, приехавших в Казань;

7) Уточните у классного руководителя, в какой спектакль вы идете в предстоящий выходной;

3) СОРТ КАРДОС (Укытучы әзерләгән карточкалар белән эшләү

1. 1 укучы карточкаларны укый, өстәлгә төзә.

2. Укучылар ничә категориягә бүлү турында фикер алышалар.

3. Категориягә бүләләр.

Карточкалар

мин укыган текст, шәһәрдән кайткан дуслар, дәрестә тыңламаган укучылар, шатланган бала; матур җырлаучы кыз, ял итүче балалар, табигатьне яратучы кешеләр, Татарстан аша агучы елгалар; мин яши торган йорт, без укый торган мәкалә, сез эзли торган китап, матур сөйли торган кеше;мин укыйсы китап, син сөйлисе шигырь, без утыртасы агачлар, эшлисе эшләр

категория: Үткән заман, хәзерге заман ( 2 формасы), киләчәк заман сыйфат фигыль

Нәтиҗә ясау.

-Нинди категорияләргә бүлдегез? Ни өчен?

4)КОНЭРС

Почмаклар: 1.Үткән заман сыйфат фигыль, 2.Хәзерге заман сыйфат фигыль, 3.Киләчәк заман сыйфат фигыль, 4.Билгесез үткән заман

1.Без утырткан агачлар зур үстеләр.

Ул караган фильмда табигать бик матур.

Табигать белән кызыксынган балалар түгәрәккә язылдылар.

"Табигать"темасы буенча сүзләрне өйрәнмәгән балалар начар җавап бирделәр.

2.Ул бик кызык кино караган. Укучы "Табигать"темасы буенча сүзләрне өйрәнгән.

Дустым бәйрәмдә бик матур җырлаган.Шәһәрдән кунаклар кайткан.

3.Җәен авылда ял итүче балалар су коенырга яраталар. Мин укый торган китап бик кызык.

Табигатьне яратучы кешеләр агачлар утырталар.Татарстан аша агучы елгаларның саны бик күп.

4.Мин җырлыйсы җыр табигать турында. Киләчәк тормышың турында хәзер үк уйла. Китапханәдән аласы китабымның исемен оныттым. Син сөйлисе хикәя нәрсә турында?

Чиратлашып җөмләләрне тәрҗемә итәләр

5).Яңа төшенчәләр формалаштыру. Тактада: Эшләмәгән ашамый. Яхшы укыганнарга бүләк бирделәр. Беренче урын алганнар Казанга баралар. Белгәнәреңне дустыңа да сөйлә.

Җөмләләрне тикшерү, тәрҗемә итү, Сыйфат фигыльне табу, аңардан соң исем бармы? Нинди җөмлә кисәге булалар.

Нәтиҗә: Димәк сыйфат фигыль җөмләдә нәрсә була ала икән?( аергыч, ия, тәмамлык) Ул килеш белән дә төрләнә ала икән.

6. Обобщение знаний учащихся о причастии как части речи по Модели Фрейер.

Модель Фрейер - обучающая структура, помогающая учащимся глубоко понять и осознать изучаемое понятие в концепции. Участники рассматривают какое-либо понятие с разных сторон, записывая его обязательные и необязательные характеристики, примеры и антипримеры. (ЦИТАТА)

Укытучы. Чтобы проверить, как вы усвоили эту форму глагола, я предлагаю партнеру 2Б взять бумагу А4

1.сложите лист так, чтобы получилось 4 части

2.согните внутренний угол в виде треугольника.

3. раскройте листочек и прочертите линии сгиба маркером

4.Озаглавьте 4 квадрата «Мәҗбүри хар-ка», «Мәҗбүри булмаган хар-ка», «Мисаллар», «Каршы мисаллар»

5.Запишите «Сыйфат фигыль» в ромбике

1.Сыйфат фигыль - обозначает признак предмета по действию, образуется от глагола.

Характеристики причастия1

Время (Үткән заман, хәзерге заман, киләчәк заман) барлык формасы, юклык формасы., җөмләдә аергыч була.

2.Җөмләдә ия, тәмамлык була ала

3. мисаллар : җырлаучы, һ.б

4. антимисал: матур, бала барган

7. Что вы думали о причастиях в татарском языке до сегодняшнего урока и сейчас что думаете, давайте порассуждаем. (что причастие в предложении может быть определеним, может быть и другими членами предложения)

КОННЕК-ЭКСТЕНД- ЧЕЛЕНДЖ

1 Как информация полученная сегодня, связана с тем, что вы уже знали?

2 Что вы сегодня узнали нового?

3 Что еще нам трудно?

8. . Сыйфат фигыльләр белән "Мәктәптә" дигән хикәя яз.



© 2010-2022