Татар теле дәресенә презентация Акыллылар бәйгесе

Татар теленнән бу дәрес эшкәртмәсе рус төркемнәренең 5 нче сыйныфлары өчен Р.З.Хәйдәрова  дәреслегенә нигезләнеп төзелгән. Дәрес коммуникатив технологияләргә нигезләнеп алып барыла. Дәрес төркемнәрдә эшләү рәвешендә оештырыла. Бу барлык укучыларны да уйланырга, фикер йөртергә, бердәм эшләргә мәҗбүр итә. Интерактив такта, презентация куллану дәресне кызыклы итә, заманча төсмер бирә. Дәрестә  укучыларның сөйләм телен үстерү, уку күнекмәләрен ныгыту,диалогик-монологик сөйләмне камилләштерү, сәнгат...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Презентации
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе








Акыллылар бәйгесе

(дәрес- конкурс)








Шарапова Рамилә Мөдәрис кызы

I категорияле татар теле һәм әдәбият

укытучысы


Максат: - мәктәп һәм гаилә темасы буенча алган белемнәрне ныгыту, системага

салу;

- укучыларның сөйләм телен үстерү, диалогик-монологик сөйләмне камилләштерү;

 килешләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен ныгыту;

 укучыларда дуслык, туганлык хисләрен тәрбияләүне дәвам итү.

Тибы: Үткән материалны кабатлау, ныгыту

Җиһазлау: Темалар буенча рәсемнәр, кроссвордлар, экран, проектор, карточкалар.

Дәрес - конкурс барышы


  1. Кереш өлеш (Уңай психологик халәт булдыру)

Бүген дәресебез кунаклары -районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Кадерле укучылар, бүген без сезнең белән "Акыллылар бәйгесе" дигән дәрес - конкурс үткәрәбез. Үткән темалар буенча сез үзегезнең белемнәрегезне күрсәтерсез. Класс 2 командага бүленгән: "Кояшкай" һәм "Йолдызчык" командалары. Командаларның эмблемалары, капитаннары бар. Безнең команданы жюри бәяли.

Капитаннар үз командалары белән таныштырып китәләр.

"Кояшкай"(гаилә)

Каршыгызда тора басып,

"Кояшкай" командасы

Зур уңышлар теләп безгә,

Калды каршы аласы-

Кояшкайның капитаны

Кирилл атлы егет мин

Каршыгызда:мин-Алия,мин-Алексей,

Мин-Денис,мин-Ангелина,

Мин-Салават,мин-Русалина булам,

Командабыз исеменнән

Ялкынлы кайнар сәлам

"Йолдызчык"(мәктәп)

Командабызның исеме

"Йолдызчык" дип атала

Белемлеләр,бик җитезләр,

Тырышлар сезнең алда.

Мин капитан-Павел булам,

Мин-Татьяна,мин-Валерия,

Мин-Ильвина,мин-Алексей,

Мин-Виталий,мин-Данил,ә мин-Надежда,

Я әйдәгез,бергәләшеп,безнең бәйгене карыйк.


  1. Конкурслар.

    1. "Акыллылар бәйгесе" темаларын белү өчен беренче конкурс - кроссворд чишү.

Татар теле дәресенә презентация Акыллылар бәйгесеТатар теле дәресенә презентация Акыллылар бәйгесе

часы ручка

посуда урок

хлебушка ученик

сестренка доска

бабушка тетрадь

книга

Сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итеп кроссвордны чишәбез  димәк безнең темалар гаилә һәм мәктәп


  1. Килешләрне кабатлау конкурсы.

Карточкада җөмләләр язылган. Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп исемнәрнең килешләрен билгеләгез.

Гаилә... бәйрәмгә әзерләнә.(б.к)

Бу гаилә... эше күп.(и.к)

Гаилә... 5 кеше бар.(у-в.к)

Бүген бу гаилә... кунаклар киләчәк.(ю.к)

Кунаклар гаилә... бәйрәм белән котлаячак.(т.к)

Бу тату гаилә... үрнәк алырга кирәк.(ч.к)

Мәктәптә дәрес... башланды.(б.к)

Укытучы дәрес... темасын әйтте.(и.к)

Укучылар дәрес... күнегү язалар.(у-в.к)

Рөстәм дәрес... соңга калды.(ю.к)

Балалар дәрес... соң өйгә кайталар.(ч.к)

Өйдә алар дәрес... кабатлыйлар.(т.к)

(җөмләләр слайтта яктыртыла)

Укучылар,бу сүз нинди килештә?

3.Капитаннар конкурсы.

Капитаннарга шушы темалар буенча хикәя бирелә, шуны укып тәрҗемә итәләр.

"Ял көне"(гаилә)

Безнең гаиләдә ял көне бик күңелле үтә. Иртән барыбызда йөгерәбез,салкын су белән юынабыз. Аннан соң иртәнге ашны ашыйбыз.

Аштан соң апам тәлинкәләр,кашыклар юа. Сеңлем әбигә булыша. Мин әти белән кибеткә барам. Аннан соң без ял итәбез. Китап укыйбыз,телевизор карыйбыз.

Әни кичке ашка бәлеш пешерә. Бәлеш бик тәмле була.

"Безнең сыйныф"(мәктәп)

Без 5 нче сыйныфта укыйбыз. Безнең сыйныфта 16 укучы.

Безне укытучы каршылый. Менә дәрес башлана. Укытучы сорау бирә. Без җавап бирәбез. Хаталар ясамыйбыз. Диктантлар язабыз,күнегүләр эшлибез.Укытучы матур хикәяләр укый. Без хикәяләрне яратабыз, тыңлыйбыз. Малайлар да, кызлар да әйбәт укыйлар. Алар-тырыш балалар.

4.Җөмләләр төзү.

Карточкаларда бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзиләр

1) Әнинең, бүген, туган көне, булачак.

2) Бергәләп, әзерли, гаилә, табын.

3) Савыт-саба, сөртә, әниләре.

4) Тора, өстәл уртасында, чәчәкләр, матур, вазада.

5) Малайлары, куя, тәлинкәләр, өстәлгә.

6) Кызлары, куя, өстәлгә, калак, чәнечке.

7) Әтиләре, бирә, аларга, киңәшләр.

8) Песи, утыра, өстәл, янында.

9) Гаилә, бу, тату.

1) Җыештыралар, дәрестән соң, балалар, дежур, сыйныф бүлмәсен.

2) Рөстәм, белән, чүпрәк, сөртә, тактаны.

3) Сөртә, Зөһрә, укытучы, өстәлен.

4) Марат, себерә, идәнне, чиста, бик.

5) Света, сөртә, яфракларын, гөл.

6) Ул, су сибә, аннары, гөлләргә.

7) Укучылар, бүлмәсен, сыйныф, җыештыралар, чиста,

8) Тырыш, эшчән, укучылар, алар.

9) Яраталар, мәктәпләрен, бик, укучылар.


  1. Схема буенча диалог төзү.

Укучыларга 2-3 минут вакыт бирелә. Һәр командадан 2 укучы диалог сөйли.

- сәламләү

- сәламләү

- сорау

- җавап, сорау

-җавап


  1. Рәсемнәр буенча эш.

хикәя төзү(4-5 җөмләле)


  1. Төшеп калган репликаларны өстәп диалогларны укыгыз:


  • ........

  • Безнең гаиләдә 5 кеше.

  • Син әниеңә булышасыңмы?

  • ..........

  • Ничек булышасың?

  • .......


  • ......

  • Без бишенче сыйныфта укыйбыз.

  • Сезнең сыйныфта ничә укучы?

- ........

- Син ничәнче ел татар телен өйрәнәсең?

- .......

8. Җөмләләрне киңәйтеп әйтегез:

Әни кайтты. Дәфтәр бар.

Әни эштән кайтты. Сумкада дәфтәр бар.

Әни бүген эштән кайтты. Сумкада шакмаклы дәфтәр бар.

Әни бүген эштән иртә кайтты. Сумкада өч шакмаклы дәфтәр бар.


  1. Бирелгән темалар буенча шигырьләр сөйләү.

"Гаилә" темасы. "Дәү әнием"шигыре (Салават )

"Мин әнигә булышам"(Русалина)

"Әнием" (Алия)

"Мәктәп" темасы "Мәктәптә"шигыре)(Надя)

"Укытучыма"(Ильвина)

"Мәктәпкә барасы бар"(Ш.Алексей)

Шигырьләрне сәнгатьле итеп яттан сөйлиләр һәм укыйлар.


  1. Җыр җырлау.

"Кояшкай" командасы "Һәрвакыт булсын кояш" җырын җырлый.

"Йолдызчык" командасы "Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җырын җырлый.


  1. Жюри нәтиҗәләр ясый.

  2. Билгеләр куела, укучыларга грамоталар бирелә.


© 2010-2022