Конспект урока по татарскому языку Исем (5 класс)

Раздел Иностранные языки
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Исем (йомгаклау)

Максат:

  1. Исем буенча алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау

  2. Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү, интеллектуаль сәләтләрен, үсеш дәрәҗәләрен күзәтү.

  3. Халкыбызның матур үрнәкләре яулыклар турында әңгәмә, мирасыбыз белән танышу

Җиһазлау: индивидуаль- дифференциальләштерелгән карточкалар, магнитофон, "әнием яулыклары" күргәзмәсе, тестлар, кроссворд.

Дәрес тибы:кабатлау

Методы: әңгәмә

Дәрес барышы:

I оештыру моменты

Укучыларда уңай хисси халәт булдыру. Тема, максат һәм дәреснең эчтәлеге белән таныштыру.

Укытучы сүзе.

  • Бүген без сезнең белән исем темасы буенча алган белемнәребезне ныгытып, гомумиләштереп китәрбез.

  • Кроссворд чишү

К

И

ш

Е

р

К

ә

б

Е

С

т

ә


с

Ы

Е

р

т

А

м

ч

Ы

  1. Кызыл кызы җир эчендә, чәчәкләре җир өстендә

  2. Аяксыз, кулсыз мең кат кигән

  3. Үлән ашый,май ташый

  4. Борынсыз чыпчык, боз тишә

  • Нинди сүз төркеменең исеме килеп чыкты?

  • Исем нинди сүз төркеме?

  • Исем нәрсәне белдерә?

  • Кем соравын нинди исемнәргә куябыз?

  • Мисаллар китерегез

  • Нәрсә соравын? Мисаллар, ә рус телендә ничек ?

  • Исемнәр нинди төркемгә бүленәләр? (ялгызлык, уртаклык)

  • Ялгызлык исемнәрнең язылышы турында нәрсә әйтә аласыз?

  • Биремгә күчик.

  • Төшеп калган сүзләрнең язылышын аңлатырга.Ни өчен зур хәрефтән, ни өчен кечкенә хәрефтән яздыгыз?

Минем исемем- йолдыз. Энем арыслан исемле.

Минем ләлә, ландыш, роза исемле дус кызларым бар.

Беркөнне без миләүшә апа белән бакчага бардык. Без анда ләлә, ландыш, роза чәчәкләре күрдек.

  • Өзектә нинди мәгънәле сүзләр бар?(омонимнар)

  • Исемнәр нинди юллар белән ясала?(тамыр ,ясалма, парлы, кушма , тезмә, кыскартылма)

  • Мисаллар китерегез.

  • Исем нәрсә белән төрләнә?(килеш, сан, тартым)

  • Күплек сан кушымчаларын атагыз.

  • Күплек сан нәрсәне белдерә?

  • - нар, - нәр нинди исемнәргә ялгана?

  • Рус телендә күплек сандагы исемнәргә нинди сорау куела?

  • Ә татар телендә?

  • Бирем.

  • Исемнәрдән күплек сан ясарга.

күл-

урман-

болын-

көймә-

таң-

бәйрәм-

  • Сүзтезмәләрдәге нокталар урынына тиешле кушымчаларны куярга.

Алия .. күлмәге..

Китап ... уку

Бакча ... кайту

Шәһәр ... тору

Мәктәп ...бару

әти ... күрү

  • нинди кушымчалар кулландыгыз?

  • Татар телендә ничә килеш бар?

  • Исемнәрне килеш белән төрләндерү нәрсәгә кирәк?

  • Сүзтезмәләр белән җөмләләр төзегез

Физминутка

Язмада "Ак яулыклы әнием" исемле җыр тыңлау.

Бирем. Исемнәрне язып алырга.

  • җыр нәрсә турында?

  • Сезнең күз алдыгызда "әнием яулыклары" күргәзмәсе. Ак яулыклар- безнең әбиләребездән калган мирас. Безнең татар хатын- кызлары башларына ак яулык бәйләп йөргәннәр .Алар яулыкларны төрлечә бәйләгәннәр: кыеклап, җәеп. Ак төс- читалык, сафлык төсе. Ак яулык аларның йөзләрен ачкан. Яулыкларга ефәк җепләр белән кызлар бизәк төшергәннәр. Бу кулдан эшләнгән. Хәзерге вакытта да өлкән яшьтәге хатын-кызларыбыз яулык бәйли. Әбиләребез шатлыкта да , кайгыда да ак яулыгын салмаган.

  • Әнием яулыклары сүзтезмәсенә игтибар итик.

  • Әнием сүзендәге - ем кушымчасы нәрсәне белдерә?

  • Нәрсә ул тартым? Тартым нәрсә белән белдерелә?

  • Яулыклары сүзен тикшерү.

  • индивидуаль- дифференциальләштерелгән карточкалар өстендә эш

1 нче дәрәҗә

әти , әби сүзләрен тартым белән төрләндереп язарга

2 нче дәрәҗә

Күп нокталар урынына тиешле тартым кушымчаларын куеп язарга

Башыңа япкан яулыг ...

Яңа яуган кар кебек.

Йөзләрең тулган ай кебек

Акылың сары май кебек

Ак яулыг ... салып иңнәреңә

Төшләремә көн дә керәсең

Сагынуың белән, әнием, миңа

Хезмәтемдә зур көч бирәсең

3 нче дәрәҗә

Тартым белән төрләнгән исемнәрне табып, предметның кайсы затка караганлыгын билгеләргә

Яулыкларың әллә синең,

Әллә синең чигелгән.

Юлларыңа әллә сирень,

Әллә сирень сибелгән.

Хәлләремне җиңеләйтә

Әнкәмнең догалары

  • Димәк, тартым сөйләмдә нинди роль үти?

  • Тест сораулары өстендә эш

Т е с т №1

1. Нинди сүз төркеме исем дип атала?

а) предметның билгесен белдерә

б) предметның эшен белдерә

в) предметны белдерә

2. Ялгызлык исем дөрес язылганмы?

а) "Идел " журналы

б) Идел журналы

в) идел журналы

3. Кайсы җөмләдә тартым кушымчаларына караган хата бар?

а) Алар китапханәгә киттеләр.

б) Минем күлмәгем яңа.

в) Синеке әти килгән.

4. Бу нинди исемнәр?

Кошлар, кеше, илгә

а) кушма

б) тезмә

в) тамыр

г) ясалма

5. Күп нокталар урынына тартым кушымчаларының кайсын куяр идең?

Агач яфраклар... әкрен генә чайкалалар.

а) - ым;

б) -ың

в)- ы.

Тест № 2


1. Исем нинди сорауларга җавап була?

а) нинди? кайсы

б) ничә? күпме?

в) кем? нәрсә?

2. Татар телендә ничә килеш бар?

а) 7

б) 8

в) 6

3. Кайсы рәттәге исемнәр чыгыш килешендә?

а) урманга, өйгә

б) киемне, китапны

в) бакчадан, мәктәптән

4. Бу исем нәрсә белән төрләнгән?

Яулыгым

а) килеш

б) тартым

в)килеш һәм тартым

Тест №3

Кайсы килешнең кушымчасы юк?

а)урын-вакыт килеше

б) юнәлеш килеше

в) баш килеш

2. Бу сүз нәрсә белән төрләнгән?

Дәфтәрне

а) тартым белән

б)килеш белән

3. Кайсы рәттәге сүзләр күплек санда?

а)ипи, балык

б) урманнар, гөлләр

в) җиләккә, урманга

4. Ясалма исемне тап

а)утын

б) такта

в)төзүче

- Җөмләдәге исемнәрне аерып алып, морфологик-синтаксик анализ ясарга.

Кызлар ак яулыкка ефәк җепләр белән төрле матур бизәкләр чигеп, кич утырганнар.

Өй эше: "Минем гаиләм" темасына исемнәрнең төрле грамматик формаларын кулланып, хикәя язарга

Йомгаклау:

Нәтиҗә ясау, билгеләр кую.


Өй эше : "Минем гаиләм" темасына исемнәрнең төрле грамматик формаларын кулланып, хикәя язарга



© 2010-2022