Урок по татарскому языку на тему Эльмира Шарифуллина

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

24

Эчтәлек

1. Кереш 3

2.Төп өлеш 8

2.1.Эльмира Шәрифуллина иҗатында милли эстетиканың чагылышы 8

§1.Милли рухның чагылышы 8

§2.Эльмира Шәрифуллина иҗатында әдәп-әхлак мәсьәләсенең куелышы 13

3.Йомгаклау 20

Кереш


XX йөздә татар әдәбиятында ха­тын-кызларның иҗади активлыгы күзгә ташла­на. Узган гасырда үзенең активлыгы белән танылган Ләбибә Ихсанова, Мәдинә Маликова, Саҗидә Сөләйманова, Клара Булатова, Гөлшат Зәйнашеваларны күрсәтергә мөмкин. Әйтик, Саҗидә Сөләйманова поэзиясе татар әдә­биятында иң яхшы үрнәкләрнең берсе санала. Гасырның икенче яртысында Лена Шагыйрьҗан, Эльмира Шәрифуллина, Шәмсия Җиһангирова, Нурия Измайлова кебек талантлы каләм ияләре татар шигъриятенең хатын-кызлар поэзиясе дип аталган зур бүлегенә ишек ачтылар, үзләре артыннан яшь буын шагыйрәләргә - Фәйрүзә Мөслимова, Розалина Шаһиева, Фәйрүзә Исмәгыйлова, Илсөяр Иксанова, Луиза Янсуар һ.б. бик күпләргә юл ярдылар.

Без үзебезнең фәнни хезмәтебезне XX йөзнең танылган шагыйрәләренең берсе Эльмира Шәрифуллина иҗатын өйрәнүгә багышладык. Шагыйрә турындагы фикерләребезне Гөлшат Зәйнашеваның истәлегеннән башлыйсы килә.

"Моннан унбиш еллар элек язучыларның Тукай исемендәге клубында булган бер адәби кичә хәтердә калган. Бу кичәдә яшь кенә шагыйрә - Эльмира Шәрифуллина "Елмайыйк без, кызлар!" дигән шигырь укыган иде. Артык сурәтләүләрсез генә, са­мими бер хис белән, балаларчарак язылган бу гади генә шигырь тыңлаучыларның күңеленә бик хуш килгән иде. Шигырьне өлкән шагыйребез Хәсән абый Туфан яратып, сәхнәгә менгән иде. Эльмираның ку­лын кысып, болай дигән иде ул:

  • Елмаеп кер, сеңлем, шигърияткә, ел­маеп... Төкле аягың белән!.."1

Бу вакыйгадан соң шактый гомер узган. Эльмира Шәрифуллина - бүгенге көндә, кайчандыр сәхнәгә чыгып, өлкән буын шагыйрь һәм язучылар каршында имтихан тоткан оялчан кыз түгел, ә татар шигъриятендә үз юлын, үз йөзен тапкан тәҗрибәле сүз остасы. Күңелендә йөрткән хис-кичерешләрен ак кәгазьгә күчерү нәтиҗәсендә туган шигырьләре, тормышының аерым мизгелләрен, укытучы булып эшләгәндә туплаган тәҗрибәсен чагылдырган повесть һәм хикәяләре, нәниләрне тәрбияләүдә методик кулланма дәрәҗәсенә җиткереп эшләнгән, шул ук вакытта балаларча самимилек, эчкерсезлек белән сугарылган әкият-хикәятләре хәзерге заманның теләсә-кайсы таләпчән укучысын канәгатьләндерә алырлык. Басылып чыккан китапларының саны һәм тиражы нәкъ менә шул хакта сөйли. Бүгенге көндә Эльмира Шәрифуллина - 19 китап авторы. Алар барысы бергә 642 600 данә китапны тәшкил итәләр. Һәм шунысы игьтибарга лаек: кибет киштәләрендә аларның тузан җыеп ятуын күрмәссең. Димәк, Эльмира Шәрифуллина - инде күптән үз укучысын табып, аның ихтыяҗларын дөрес тоемлап иҗат итүче шагыйрә.

Шагыйрә Эльмира Мөхәммәтулла кызы Шәрифуллина
1947 нче елның 4 нче июнендә Татарстан Республикасының Мөс­
лим районы Симәк авылында укытучылар гаиләсендә туа.
Актаныш районының Зөбәер сигезьеллык мәктәбен, 1966 нчы елда
Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Мамадыш шә-­
һәрчегендә Пионерлар йорты директоры сыйфатында хезмәт
юлын башлый. Мәктәптә балалар укыта. Бер ел Казанда
эшләп ала. Кияүгә чыкканнан соң, мөгаллимлек һөнәрен
1968-1970 елларда Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә
дәвам иттерә. 1970 нче елдан башлап 1997 нче елга кадәр Казанда
әүвәл телевидение һәм радио тапшырулары комитетында
редактор, аннары «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») га­
зетасында, «Ялкын» һәм «Мәгариф» журналлары редакция­
ләрендә бүлек мөхәррире булып эшли. 1968-1973 елларда,
төп эшеннән аерылмыйча укып, Казан дәүләт университе­
тының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1997 нче ел­дан ул - Казан педагогия көллиятендә укытучы хезмә­тендә.

Э. Шәрифуллинаның исеме көндәлек матбугатта үткән гасырның алтмышынчы елларында күренә башлый. Минзәлә педагогия училищесында укыганда, шигырьләре, әдәби язма­лары Минзәлә, Актаныш, Мөслим район газеталарында еш басыла, соңга таба республика матбугатында - "Татарстан яшьләре" газетасы, "Азат хатын" (хәзерге "Сөембикә"), "Ка­зан утлары" журналларында, күмәк җыентыкларда ("Ши­гырь бәйрәме", 1968; "Беренче карлыгачлар", 1970; "Кызлар җыры", 1977) бәйләм-бәйләм шигъри әсәрләре дөнья күрә. 1984 елда лирик шигырьләре тупланган "Яңгыр җиле" исемле беренче мөстәкыйль китабы басылып чыга.

Э. Шәрифуллина иҗат эшчәнлегенең башыннан ук ике юнәлештә - лирик поэзиядә һәм балалар әдәбиятында актив эшләүче шагыйрьләрдән. Моңа соңгы елларда проза һәм драматургия дә килеп кушылды. Лирикада ул - үз шәхси биогра­фиясе, тормыш тәҗрибәсе җирлегендә туган уй-хисләрне, күңел тирбәлешләрен нечкәләп тасвирлауны алга сөргән, өлкәнрәк каләмдәше шагыйрь Зөлфәт сүзләре белән әйткәндә, «хатын-кызларга гына хас тыйнак күңел, сизгер моң, серле уйчанлык» белән өртелгән хисле шигърият тарафдары. Бу сыйфатлар шагыйрәнең "Гөлләр елы" (1988), "Зәңгәр эңгер" (1991), "Таң чыгы" (1998) исемле чираттагы җыентыкла­рында урын алган лирик шигырьләрендә дә ачык күренә. Ул шулай ук, сурәтләнгән тормыш күренешләре төрлесе төрле булса да, бүгенге заман сулышы белән сугарылган, лирик-публицистик аһәңле "Тәмуг кисәве", "Шагыйрь чиш­мәсе", "Без - Тукайлы", "Каюм коесы" исемле поэмалар авторы буларак та укучыларга билгеле.

Э. Шәрифуллинаның нәниләр өчен язган "Безнең зоо­парк" исемле беренче китабы 1976 елда ук басылып чыга. Китап аеруча бәхетле язмышка очрый: 1990-1999 еллар арасында аның зур тиражлар белән тагын өч яңа басмасы дөнья күрә (дүрт басманың гомуми тиражы - ярты миллион данә!). Шуннан соң нәшер ителгән «Җитәкләшеп җил белән», «Иң матур әни», «Алтын балык» һ. б. китаплары да сабый­лар тарафыннан яратып каршы алына. Балаларга атап язган шигырь һәм әкият-хикәятләрендә автор образлы сүз сәнгате ярдәмендә тормыш-яшәешнең нәниләрне кызыксындырган күп мәсьәләләре турында оста педагогларча ихлас әңгәмә алып бара, маҗаралы сюжетлар корып, вакыйгаларны шигъ­ри төсләргә төреп, сабыйларның күңелләренә туган җирне, табигатьне, үз халкыңны ярату, милли гореф-гадәтләрне сак­лау һәм хөрмәт итү, якын кешеңә, бигрәк тә Ана кешегә миһербанлы, игелекле булу кебек гуман хисләрне сеңдерергә тырыша. Язучының «Асрамага бала бирәм» (1994) исемле педагогик язмалар җыентыгы да шушы тәрбияви максат­ларга хезмәт итә.

Э.Шәрифуллинаның «Җанлыдан җан яралгач» һәм «Миз­гел» дигән проза әсәрләре дә бар («Мизгел» җыентыгы, 1986). Повесть-истәлек формасында язылган «Мизгел» әсәрендә автор фаҗигале рәвештә вакытсыз һәлак булган ире - язучы, юмор-сатира остасы Фаил Шәфигуллинның иҗади шәхес буларак үзенчәлекле образын җанландыра. Э. Шәрифуллина 1993 елда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булды, ул - 1985 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Безнең фәнни эшебездә Эльмира Шәрифуллинаның төп иҗат юнәлеше - поэзиясе һәм шигъри тел белән язылган чәчмә әсәрләре тикшерелде. Фәнни эшебезнең темасы - Эльмира Шәрифуллина шигъриятенең сәнгатьчә үзенчәлеге. Эшнең максаты һәм бурычлары: Эльмира Шәрифуллина шигъриятенең идея-тематик структурасын, сәнгатьчә үзенчәлеген, поэзиясенең асылын ачу, төп фәлсәфәсен билгеләү. Фәнни-тикшеренү тармагы:

Эльмира Шәрифуллина иҗатында милли эстетиканың чагылышы.

Безнең эшебез күрсәтелгән теманың актуальлеген, эшнең максат-бурычларын билгеләгән "Кереш" өлештән, югарыдагы тармакның эчтәлеген ачкан "Төп өлеш"тән, эшкә нәтиҗә ясаучы "Йомгаклау" бүлекләреннән тора. Ахырда фәнни эшне язу барышында өйрәнелгән, кулланылган фәнни хезмәтләрдән, тәнкыйть мәкаләләреннән һәм Эльмира Шәрифуллинаның әсәрләреннән торучы әдәбият исемлеге тәкъдим ителә.






Төп өлеш

2.1. Эльмира Шәрифуллина иҗатында милли эстетиканың чагылышы

§1. Милли рухның чагылышы


Хәзерге татар поэзиясенә уйлану рухы, шәхеснең туктаусыз үзгәрә килгән дөньясына игътибар итү хас. Шагыйрьләрне безнең заманның "гасыр белән сәгать" арасындагы юлның кыскара баруы уйландыра. Бу кыскалык, ашыгу-кабалану кешелекнең гасырлар буена туплап-җыеп килгән рухи мирасын югалтуга этәрүенә алар күңелләре белән борчылалар, иҗатлары аша укучыны шушы кыйммәтләрне сакларга чакыралар. Боларга беренче чиратта милләт кайгысы керә. Чөнки теләсә-кайсы халыкның киләчәктәге яшәеше милли билгеләренең яшәвенә бәйле. Болар - тарих, тел, язу, гореф-гадәтләр, мәдәният, сәнгать, халык авыз иҗаты.

Милли рух Э Шәрифуллина иҗатында да кызыл җеп булып сузыла. Бер генә түгел, ә берничә.

Беренчесе - милли гореф-гадәтләр. Бала чактан канына сеңгән, күңеленә үтеп кергән милли йолалар шагыйрә иҗатында балачак хәтирәләре булып кына түгел, ә яшәү яме буларак чагылыш таба. Ул аларны эчке горурлык, аларның хәзер дә халык күңелендә онытылмыйча сакланып килүенә куаныч белән, милли сыйфатларын тирән ачып сурәтли.

Кешенең фани дөньяга аваз салуы йолаларның башлануына этәргеч булып тора. Бәби туу белән үтәлә торган иң беренче йола - аның кендеген кисү. Хәзерге заманда бала шифаханәләрдә туа. Андагы шәфкать туташы - баланың кендек әбисе булуы турында, мөгаен, бик сирәк кеше уйлана торгандыр. Без моңа тиешле бер гамәл, акушерканың төп вазифасы итеп карыйбыз, аның нечкәлекләренә игътибар итеп тә бетермибез. Ә борынгы заманнардан алып, узган гасырның илленче елларына кадәр авыл җирлегендә бала гап-гади өй шартларында туган. Шифаханәнең махсус җиһазланган палатасын - йортның сәкесе, акушеркасын кендек әбиләр алыштырган. "Кендек әбекәем" шигырендә Э Шәрифуллина менә шул изге затларга мәдхия җырлый:

...Бәби тоткан кендек әбекәем

Ераклашкан саен - янәшә.

Кендекләрне кистең,

Җиргә тектең -

Истәлеккә күчеп, мең яшә!

Бала тугач үткәрелә торган икенче йола - бәби мунчасы. "Бәби мунчасы" шигырендәге кендек әби инде икенче мөһим бурычны башкара: баланың кендеген кисеп, аны туган җире белән бәйләгәч, ул шул нәнине дөньяга китергән ананы хөрмәтләүгә күчә:

Буыннарны сылап, сөеп,

Сыйпап оеш каннарны.

Мунча кертәләр әбиләр

Җан тудырган җаннарны.

Аннан соң кадер-хөрмәт тагын нарасыйга күчә:

Мунча кертәләр әбиләр,

Укыйлар теләк-дога.

Шуңадырмы авыллардан

Рәхимле җаннар чыга.

Бу соңгы юлларга никадәр эчке мәгънә салынган. Нәни бала кендек әби кулына килеп керү белән дога сүзләрен ишетә башлый. Кендек әбисе аны чынбарлыкның физик һәм рухи бәла-казаларыннан саклый. Чыннан да, бала тугач, әгәр бүтән ашыгыч эше булмаса, кендек әбиләр ана белән бала яныннан китмәгәннәр, аларны саклаганнар. Бәлки бүгенге тормышта кешеләр арасындагы салкынлык, кырыслык, бер-береңнән читләшү, рәхимсезлек кебек хис-тойгылар - тугач та анасыннан аерып алып, биләүгә төреп, аннан читкә, икенче бер бүлмәгә илтеп салуның нәтиҗәседер. Минемчә, шагыйрәнең фикере шуңа кайтып кала.

Тәпи йөри башлаган бала халкының милли гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен күреп, шуларда үзе дә катнашып үсә. "Карга боткасы", "Каз өмәсе" кебек шигырьләр әнә шул балачак истәлекләре белән күңелдә уелып калган бәйрәмнәр турында. Хәзерге чорның табыннары ни дәрәҗәдә мул булмасын, бала чакта авыз иткән карга боткасы иң тәмле ризык булып хәтергә сеңеп калган. "Карга боткасы" шигырендәге Нурмый әби образы - чорларны тоташтыручы буын. Ул үзе җыеп алып төшкән балаларга яңа шытып чыккан үләнне күрсәтеп: "Дошманыңа хәтта күрсәтмәсен безнең күргәнне," - дип сөйли. Билгеле, сугыштан соң туган балалар өчен яңа шыткан үлән табигать бүләге буларак кына кабул ителгән, ә аның әманәт булуын бала үсеп олыгайгач кына аңлый:

Әманәтләр әйтер өчен генә

Пешергәндер, бәлки, ул аны.

Икмәк кискән саен хәтерлимен

Онытылып барган йоланы.

Димәк, әби карга боткасын гореф-гадәтләрне саклау, балаларга халык тәрбиясен бирү өчен генә түгел, ә яшь буынга ризык кадерен белү, булганга шөкер итә белү, канәгать була алу кебек төшенчәләрне җиткерү өчен дә үткәргән. Шуңа күрә шагыйрә әсәр ахырына укучыны уйландырырлык риторик сорау куя:

...Тормышлар мул хәзер,

Табыннар мул.

Ә нәрсә соң яшәү тоткасы?

Каян гына искә төштең әле,

Онытылган карга боткасы?!

"Каз өмәсе" шигырендә татар халкының тагын бер матур йола-бәйрәме сурәтләнә. Элек-электән өмәгә җыю күркәм гадәт булып саналган, аңа чакыру алу кызлар арасында зур мәртәбә булып саналган: "Өмәләрдә эш күрсәтеп, Ярлар табып калыгыз". Өмәгә килгән кызларны өлкәннәр җентекләп күзәткәннәр, аларның өлгерлегенә, чиста-пөхтәлегенә, булдыклылыгына шундый өмәләрдә бәя бирелгән. Билгеле, "Каз йолка белмәгән кызны Егет солтаны сөймәс". Кызның эш рәте белү-белмәвен егеткә өмәгә йомыш белән кереп чыккан анасы, өмәдә катнашкан апа-сеңлесе җиткергән. Кичке уен - уңган кыз белән егет солтанының очрашу урыны булган:

Бии-уйный сылу кызлар,

Чыңлый чулпы, төймәсе.

Борынгыдан калган гадәт -

Татарның каз өмәсе.

Э. Шәрифуллина әсәрләрендә милли рухны бирүче икенче җеп - татар мохитын тасвирлаучы йорт җиһазлары. Шуларның аеруча яратып сурәтләнгәне - сәке. Хәзерге заманда бер генә авыл өендә дә сәкене очрату мөмкин түгел, минемчә. Ялгыз яшәүче әби өендә дә чагыштырмача заманча җиһазлар. Сәке - шагыйрәнең балачагы. Ә балачак - беркайчан да онытылмый, җуелмый торган истәлек. Шуңа күрә сәкенең һәр почмагы аңа бүгенгедәй яхшы таныш. Ул - өстәл дә, карават та, сандык та, әби-бабай намаз укый торган менбәр дә. Астына каз оясы, утын сыйган, өстенә мендәр-ястык өелгән. Баланың күп гомере шунда узган, шуңа күрә ул аның өчен - "йорт җиренең төп җиһазы", "Җир һәм Җиһан егәре".

Истәлекле җиһазларның тагын берсе - чиккән сөлге. Аның белән татар хатын-кызлары өйләрен бизәгәннәр, кунакка, ашка килгән кадерле кунакларының алдына җәйгәннәр, бәйрәмнәрдә бүләк итеп биргәннәр. Чиккән сөлгедәге төсләр - хатын-кызның күз нуры, бизәкләр - аның кул җылысы һәм, билгеле, киләчәк буынга истәлеге.

Өченче төркемне - милли ризыклар тәшкил итә. "Тормыш яме", "Чөгендерле катык" шигырьләрендә шуларның берничәсенә мисал табарга мөмкин. Чөгендерле катыкны татар хатын-кызы нинди дә булса бәйрәм уңае белән әзерләгән. Яраткан оныгының кунакка килүе - әбигә иң олы бәйрәмнәрдән дә мәртәбәлерәк. Ул яшь кызлар кебек йөгереп йөри, бит очлары алсуланып тора, атлап йөрүләре дә җилт-җилт кенә:

Кыстый-кыстый сыйлый әбекәем.

Кунак килүенә шатлана.

Куе сөттән чөгендерле катык -

Элек дәверләрдән хаклана!

"Тормыш яме" шигырендә лирик героиня күз алдына чын татар хатыны булып килеп баса: ак яулык, билләрендә ак алъяпкыч һәм иң мөһиме - телендә бисмилла. Пешергән ризыгы да - әллә нинди экзотик тәгамнәр түгел, ә токмачлы аш, кыйгачлап киселгән кош теле, каз итеннән кайнар, шулпалы бәлеш. Ризыкларын да ул кешедән кача-поса, берүзе генә ашарга дип түгел, бөтенләй башка максат белән пешерә:

...Чөкердәшеп, чәйләп утырыйк соң,

Күршеләрем дәшим, туктале.

Бер сөйләрлек булсын:

Аш-суының

Теш төбендә тәме калды дип.

Кардәш-ыру,

Дус-иш белән яшәү -

Дөньябызның яме,

Гаме бит!

Дүртенче кызыл җеп - татар халкының атаклы зыялылары, милләт сакчылары. Андыйларның булуы, үзләренең эш-гамәлләре белән татар халкының җирдә яшәве турында дөньяга белгертеп торулары белән Э Шәрифуллина чын күңелдән горурлана. "Шагыйрь чишмәсе" поэмасы әнә шундый әсәрләрнең берсе.

Поэма искиткеч тирән мәгьнәгә ия. Аның һәр строфасы милли рухны чагылдыра, татар халкының уй-хыялларын гәүдәләндерә. Поэма 17 бүлектән тора. Һәр бүлеккә шагыйрә Габдулла Тукайның бер әсәреннән эпиграф алып, шуның чынбарлык белән ни дәрәҗәдә тәңгәл килүен тикшерә. Туган авылында аның балалары, түрләре, табыннары. Туган авыл чишмәсен - кайчандыр никрут булып кайтып, үз куллары белән чистартып киткән чишмәсе, авылдашлары яңа бура иңдереп Тукай чишмәсе дип саклыйлар. "Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым" дисә дә шагыйрь, аның әйткән сүзләре "Кызартмады, каралтмады милли йөзне, Агартты тик, Пакьләде ул , әйе, безне!". "Җисме үләр, исме терек бу хәзрәтне Мәшхәргәчә телләр сөйләр, язар каләм", -дип язган шагыйрь. Халык үзен сөйгәнне онытмый: Шиһап Мәрҗанине генә түгел, Бигиевне дә, Исхакыйны да, Әмирханны да онытмый. Чөнки аларны оныттырмыйча саклаучы хис остасы, әйдәүчесе - Тукае бар. Милли рух чишмәсе саекмый, ул баеп тора дип әйтергә тели Э Шәрифуллина бу әсәрендә.

Кыскасы, Эльмира Шәрифуллина үз иҗаты белән киләчәк буынга милли бизәкләребезне, гореф-гадәтләребезне, гомумән, милли рухыбызны илтеп җиткерүне максат итеп куйган милләтпәрвәр шагыйрә ул.

§2. Эльмира Шәрифуллина иҗатында

әдәп-әхлак мәсьәләсенең куелышы

Эльмира Шәрифуллинаның "Гөлләр юлы" дип исемләнгән шигырь җыентыгы "Хәерле иртә!" дигән шигырь белән ачыла:

Хәерле иртә, туган җирем,

Илем-көнем, балаларым!
Уяныгыз,

Ямыйсы бар

Бу дөньяның яраларын!..

Офыкларда, болытларда

Кара тап юкмы?
Сабыйларның өсте бөтен,
Тамагы тукмы?..

Үзе тормышның ачысын-төчесен таты­ган, шатлыкны да, кайгыны да кичергән Эльмира Шәрифуллинага ана хисләре, бала тәрбияләү мәсьәләләре бик якын. Аның иҗатында аналар, балалар турында бик ма­тур, тирән мәгънәле шигырьләр бар.

Рәнҗетмик әнкәйләрне,

Алар дигәнчә булсын.

Безнең ярдәм, җылы сүздән

Йөзләренә нур тулсын.

("Рәнҗетмик әнкәйләрне")

Бар яшәүнең сере синдә булган,

Бар гөлләрнең нуры - күзеңдә.

Яшәвемнең бөтен мәгънәсе дә

Булган икән "кызым" сүзендә.

("Күзкәйләрең нурлы чәчәк булып...")

Яисә "Сабый көлгәндә" шигырен карыйк. Шагыйрә сабыйны дөнья кендеге итеп тасвирлавы белән һич тә ялгышмый. Халык элек-электән әйткән бит: бала булган җирдә гайбәт булмас, балалы өйдә бур тормас. Чыннан да, әгәр олылыр җыелган җирдә бер генә нәни кеше булса да, сүз күбесенчә шул бала тирәсендә була яки олылар үз сүзләрен сабый колагына ятышсыз яңгыраячак сүзләрдән сакланып сөйлиләр. Бала - гаилә тоткасы, шатлык-куаныч та, кайгы-хәсрәт килгәндә юаныч та. Сабыйның көлүе исә тормышның - бөтен, гаиләнең - нык, илнең имин булуы турында сөйли:

Сабый бала көлгән мәлдә

Сихәт дәрман йөгерәдер

Җанга, тәнгә...

Гашыйк җаннар, мәҗнүн парлар

Назлы хәлдә...

Нигез, җирлек салынадыр

Мәгънә, мәнгә..

Бөтен дөнья әйләнәдер

Тоташ ямьгә!

Э. Шәрифуллина аналар, балалар ту­рындагы шигырьләрен тынычлыкны як­лау темасы белән үрә. Әйе, ана, бала, ты­нычлык - бербөтен һәм аерылгысыз.

Ниләр әйтеп,

Ниләр теләп

Юатыйм соң сине, Ана?

Чигә чеңли -

Чечня чаңы -

Дин кардәшем утта яна...

Газиз Ана,

Моңлы Ана

Күзләрендә сагыш яна.

("Кемгә якты, кемгә...")

Баласын тартып алган сугыш уты ялкыны - Ана күзләрендә. Бу шигырь күңелне тетрәтерлек киеренке тойгы­лар белән, шагыйрә үзе әйткәнчә, «телем-телем туралган җан» белән язылган. Укучы күз алдына җанлы кешеләр бу­лып килеп баса торган, чын шигъри чаралар белән сәнгатьчә эшләнгән аналар, балалар - сугыш җәфаларын, газапларын күп ки­чергән, фашизмның корбаннары булган күп миллионнар шагыйрә йөрәге аша уза.

Тынычлык - тормышның терәге. Кеше күңеленә иминлекне сакларга омтылу орлыклары бала сабый чакта ук салынырга тиеш. "Оясында ни күрсә, очканында шул булыр" ди халык. Э Шәрифуллина шигъриятендә дә бала тәрбияләү проблемалары мөһим мәсьәлә булып кала. Алар аеруча шагыйрәнең балаларга багышлап язылган әсәрләрендә ачык күренә.

Шагыйрәнең "Иң матур әни" җыентыгына кергән шигырьләре баланы дөнья белән таныштыруны максат итеп куялар. "Елмаегыз, көлегез", "Яз җыям", "Килегез, кунак булырсыз", "Нәни музыкант" шигырьләре шуңа мисал булып тора. Ләкин игътибарны аның башка әсәрләре җәлеп итә. Шулардан чыгып, Э. Шәрифуллинаның бу өлкәдәге иҗатына педагогик карашларның төс булуын билгеләп үтми мөмкин түгел. Автор, бала психологиясен тоеп, ул булып яисә нинди дә булса табигать күренеше сыйфатында балага тәрбия бирә.

Мисалга "Әгәр әни булсам..." шигырен алып карыйк. Соңгы елларда кыз балаларны тәрбияләүдә зур җитешсезлекләр күзгә бәрелә: кызлар намуслы, әхлаклы, саф булырга тиеш дигән борынгыдан килгән карашлар күз алдында эреп юкка чыгалар. Мәктәп яшендәге кызларның әхлаксызлыгы, аларны бизи торган тыйнаклык, мөлаемлылык, сафлык кебек сыйфатларның җуела баруы, 16-17 яшьтә, ана булырга теләү максаты белән түгел, ә тотнаксызлыгы аркасында бала табуы - җәмгыятьнең иң зур проблемасы. Теләсә кайсы кыз - киләчәктә булачак ана. Ул - алдагы буынны җиһанга тудыручы. Ә нинди бала үстереп тәрбияләү аның үзеннән тора. Югарыда атап кителгән шигырь, минемчә, - теләсә кайсы кызның тормыш программасы булырлык әсәр. Ана булырга хыялланучы кыз бала үз-үзенә нинди җаваплылык алуын яхшы аңлый: ул кызларын тегәргә, чигәргә, юарга өйрәтергә тиеш. Тик иң мөһиме әле бу гына түгел:

Сөембикәдәй

Сылу, сөйкемле,

Туган халкыма

Сүзе үтемле,

Олы йөрәкле

Ана иттереп,

Бирер идем күп

Кызлар үстереп,

Әгәр дә мәгәр

Мин әни булсам!..

Гаилә иминлеге - аның терәге нык булуда. Ә теләсә-кайсы гаиләдә терәк - ата кеше. Үз бурычын дөрес аңлаган аталы гаиләләр таркалмый. Гаилә кору егет белән кызның үз иңнәренә билгеле бер күләмдә һәм дәрәҗәдә җаваплылык алу дигән сүз ул. Ананың бурычларын карап киттек инде. Шагыйрә ата вазифаларына да битараф түгел. Ул аны читләтеп үз укучысына җиткерә. Мисалга "Ата каз" шигырен алыйк. Беренче карашка, бала гап-гади йорт кошы - каз турында шигырь укый:

Күргәнегез бармы сезнең

Ата каз биегәнен?

Нәни бибиләре чыккач,

Кычкырган, сөенгәнен?

Ул каңгылдап, әнкә казны

Яратып сөйләшкәнен.

Сары йомгак бәбкәләргә,

Җан-җан, дип эндәшкәнен.

Җаннарым, дип эндәшсә дә.

Юаш икән бу, димә.

Ата каз янында сак бул,

Бәбкә янына килмә!

Тик бу алай түгел. Ата каз образы аша автор әти кешенең нинди булырга тиешлеген искәртә: балаларының анасын яратучы, балалары өчен җан атучы, гаиләсен бәла-казалардан саклаучы зат ул әти кеше!

"Абыйга ярамый" шигырен алсак, анда да Э. Шәрифуллина җәмгыятебезнең күптәннән килә торган чиренә туктала. Бу - бала тәрбияләүдә очрый торган тагын бер җитешсезлек - олы һәм кече баланы тәрбияләүгә карата ата-ана мөнәсәбәте. Шигырьдәге Сәйдәш - зур абый, ә Сәгыйть - аның энесе. Гаиләдәге кече бала - иң иркә бала булучан: "Әйтәм, дип, әтигә, Куркыта абыйсын"; ясаган рәсемнәре чынбарлыкка туры килеп бетми: "Колыны - мөгезле, Мәчесе - мыексыз"; кыланмышы да тәртип-әхлак нормаларына туры килеп бетми: "Егылса, еласа, аунаса, тормаса, Әйтмичә китсә дә, Этенә типсә дә, Алмашып кисә дә сандалын Сөнгатьнең - Ярый шул Сәгыйтькә".

Ата-ананың күзе сукыр, алай гына да түгел, алар үзләре дә сизмичә ике бала арасына киртә коралар: "Ярамый Сәйдәшкә, Барса да киңәшкә Янына Сәгыйтьнең". Кече энесенең җитешсез якларын әлегә үзе читкә тибәрелгән олы бала гына күрә. Әгәр тәрбия эшләре шул рәвешчә барса, тиздән ата-ана үзе дә күрә башлаячак, тик соң булмасын дип кисәтә үз укучысын шагыйрә.

Югарыда телгә алган өч шигырь үрнәгендә генә дә гаилә турында бик матур тәрбияви чара үткәрергә мөмкин булыр иде. Чөнки галимнәр ни генә әйтсәләр дә, тәрбия беренче чиратта гаиләдә башлана.

Фәнни эшебездә Э Шәрифуллина иҗаты шигърият белән бәйләп тикшерелде. Аның хисләре көчле һәм табигый. Шәхси фа­җига, бер яктан, кайгы-хәсрәт, сагыш һом ятимлек алып килсә, икенче яктан, аңа шигырьдә, иҗатта бар көченә балкып китәргә рухи көч биргән. Бу дөньяда тол калган хатыннар да җитәрлек, ятимлек турында язылган шигырьләр дә юк түгел. Ләкин бу хакта шундый көчле итеп, шун­дый тәэсирле итеп язучылар күп түгел. Монда мәшһүр язучы Н.Фәттах фикере урынлы булыр: "Эльми­ра Шәрифуллина чын талантка ия булма­ган булса, хәтта шәхси фаҗига да аны шагыйрә ясый алмаган булыр иде." Аның әсәрләрендә күзгә күренеп торган образлар - безнең чынбарлыгыбыз. Алар һәммәсе дә теләсә-кайсыбызга кечкенәдән яхшы таныш. Шуңа күрә шагыйрәнең шигырьләре укучы күңеленә тиз барып ирешә, анда үз урынын таба.






Йомгаклау

Эльмира Шәрифуллина әдәбиятка бик озак килде. Кайберәүләр кебек кинәт кенә шаулап та килеп кермәде. Гадәттә, ша­гыйрәләребез бик яшьләй килә дә озак-озакка югала һәм, еллар үткәч, кайберәү­ләр яңадан калкып чыга.

Эльмира Шарифуллина язмышы бөтенләй баш­кача булды. Ул эшләде дә (укытучы, Та­тарстан телевидениесе һәм радиотап­шырулар комитеты, «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы» газетасы), укыды да (Минзәлә педагогия училищесы, Казан дәүләт университеты). Зурлар өчен дә, балалар өчен дә хикәяләре, шигырьләре чыга тор­ды. «Шигырь бәйрәме» (1968); «Беренче карлыгачлар» (1970); «Кызлар җыры» (1977) кебек күмәк җыентыклар аның иҗатыннан үрнәкләрне бирә килде. Ә инде олылар өчен чыгарылган беренче мөстәкыйль китабы булган «Яңгыр җиле» бәхетле туфракка төште. Бу вакыйганы мәшһүр шагыйребез Зөлфәт вакытында бик тә мәгънәле әйтеп, билгеләп үтте:

«Яңгыр җиле... Табигатьнең гаять сер­ле халәте... Капылт кына исен җуйган бу җилдә барысы да бар: яңгыр көткән те­реклекнең ымсынып кузгалуы да, өмет тә, шом да...

...Гомер сукмагында аллы-гөлле чәчәк­ләр генә балкып утырмый. Әлеге сукмак­та кешене зур югалтулар, көенечләр дә сагалап тора. Ләкин барыбер яшәү - бә­хет, бүтән берни белән дә тиңли алмас­лык бәхет.

...Яшәешнең һәр мизгеле канында олы гамь тойгысы булып сулкылдый. Ул той­гы сүзләргә күчә, шигырьгә әверелә».

Зөлфәт шагыйрәнең төп юнәлешен дөрес тотып алган.

Барыбер, нигездә, шагыйрә лирикада көчле. Ул шулай башлады, шулай дәвам итә дә. Заманасы шундый булды, шагый­рәне талкыды, әмма аны җиңә алмады, дип уйлыйм мин.

Аның алдагы иҗаты якты юнәлештә. Ул хәзер көчле дә, тәҗрибәле дә. Иҗаты­ның башында ул дөрес әйтте:

Уйлый ла күңелем төрлесен,

Төрлесен... күнеллесен.

Сайлыйдыр җаным яшәүнең;

Ямь-яшел бөрелесен.

Уйлый ла күңелем төрлесен,

Төрлесен... авырларын.

Авырлары айкый аның,

Ах, йөрәк-бавырларын.

Шагыйрә бүген дә шул халәттә. Дөрес, инде ул элекке, бу юлларны язган Эль­мира түгел. Ул инде бүген башка! Әмма шигырь куәсе белән һаман да үзенчә салмак акыллы.

Кайберәүләр дөньяны буйсындырып, Аллага шөкер (!) дип яшиләр. Ә кай­берәүләр дөнья мине үз агымы белән алып китте, Алла сакласын (!) инде дип яшиләр.

Эльмира уртада. Ул әнә шуның белән бәхетле. Ә һәр татар зыялыларының бәхе­те - халык бәхете. Безнен халык бәхет­сез, дип сайрасак та, зур тарихлы халык бәхетсез була алмый. Күбекләр эченнән дә күбек булып күтәрелгән, шагыйрьлә­ре булган халык бәхетсезме? Эльмира әнә шул күбекләр эчендә дә бер гаҗәеп күбек. Иҗаты да күбекләнеп тора. Ул берничә буын татар зыялылары белән аралашып яшәде. Шуңа күрә дә аның: "Уйлый ла күңелем төрлесен," - дип язуы да бик тә аңлаешлы.

Уйласын! Төрлечә уйласын! Тик үзе­нең шигырьләрендәге кебек ихлас кына булсын.1







Кулланылган әдәбият исемлеге


  1. Әгъләм М. Уйлый ла күңелем төрлесен... // "Мәйдан", №5, 2007.- 87-88 б.

  2. Әдәбият белеме сүзлеге. (Төз-ред. А.Г.Әхмәдуллин). - Казан, Тат. кит. нәшр., 1990. - 238 б.

  3. Әюп Харрас. Якты моңнар иясе. - "Казан утлары", 2001, №2. - 114-115 б.

  4. Даутов Р. Н. Балачак әдипләре // Икенче китап. - Казан, "Раннур" нәшрияты, 2004 - 286 б.

  5. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. - Казан, Тат. кит. нәшр., 1986. - 639 б.

  6. Зәйнашева Г. Гөлләр елы // "Мәйдан", №5, 2007.- 85-86 б.

  7. Ихсанова Л. Мәхәббәт турында җыр // "Мәйдан", №5, 2007.- 83-84 б.

  8. Мәхмүдов Ә. Иделдән Сөнгә кадәр // "Мирас", №6, 2007

  9. Мостафин К. Очар кош булып // Соц. Татарстан.- 1989.- 21 гыйнв.

  10. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60-90 еллар әдәбияты. - Казан, "Раннур" нәшрияты, 2001. - 544 б.

  11. Фәттах Н. Шигърият күгенә // "Мәйдан", №5, 2007.- 82-83 б.

  12. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. - Казан, Тат. кит. нәшр., 2002.

Кулланылган матур әдәбият исемлеге

  1. Шәрифуллина Э. Безнең зоопарк: Шигырь.- Казан, 1976.- 32 б.- 200000.

  2. Шәрифуллина Э. Гөлләр елы: Шигырьләр. - Казан, 1988,- 104 б.- 5000.

  3. Шәрифуллина Э.Зәңгәр эңгер: Шигырьләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.- 112 б.

  4. Шәрифуллина Э. Иң матур әни: Шигырьләр, әкият-хикәятләр.- Казан, 1999.- 40 б.- 5000.

  5. Шәрифуллина Э. Мизгел: Истәлек-уйланулар.- Казан, 1986.- 96 б.- 6500.

  6. Шәрифуллина Э. Таң чыгы: Шигырьләр.- Казан, 1998.- 96 б.- 2000.

  7. Шәрифуллина Э. Уйлы еллар: Шигырьләр.- Казан, 2003.-287б.-2000.

  8. Шәрифуллина Э. Яңгыр җиле: Шигырьләр.- Казан, 1984.- 78 б.- 1600.



1 Гөлшат Зәйнашева. Гөлләр елы. - "Казан утлары" - 1989, №7. - 170 б.

1 Әгъләм М. Уйлый ла күңелем төрлесен... // Шәһри Казан,- 1998.- 13 нояб

© 2010-2022