Публикация на тему Ризаэтдин Фәхретдин мирасының актуальлеге

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Заявка на участие

Фамилия, имя, отчество

Кашипова Наиля Задитовна,

Вафина Рамзия Ахатовна

Место работы, должность

Учителя татарского языка и литературы

Ученая степень, звание

нет

Домашний адрес

Город Альметьевск, улица Шевченко-80, квартира 45

Телефон

89274765923

Е-mail

Kashipova73mail.ru

Тема доклада

Әдәбият дәресләрендә Ризаэтдин Фәхретдин мирасын куллану

Форма участия

очная

Нуждаетесь ли в технических средствах при чтении доклада?

нет

Необходимость в бронировании гостиницы

нет







Н.З. Кашипова

17нче автономияле гомуми урта белем бирү мәктәбе,

Әлмәт шәһәре

Әдәбият дәресләрендә Ризаэтдин Фәхретдин мирасын куллану

Әдәбият укытучысының олы бурычы - гүзәл холыклы кеше тәрбияләү. Чөнки аның фәне шундый. Әдәбият укучының аңына гына тәэсир итеп калмый, аның хисләренә дә йогынты ясый. Әдәбият дәресләрендә бала һәр күренешне җаны - тәне белән тоя, сиземли белергә өйрәтелә.

Бүгенге көндә, рус һәм татар төркемнәрендә белем алучы һәр укучы иҗади фикер эшчәнлеген үстерү өстендә күп көч сарыф итә. Мавыктыргыч дәресләрдә генә укучылар үзләрен тулы шәхес итеп хис итәләр. Шуны истә тотып, без һәр әдәбият дәресен бала өчен кызыклы, алар чишә алырдай проблемалар белән "бизәп" төзергә тырышабыз. Әлбәттә инде, төп булышчыларыбыз булып, Риза Фәхретдиннең балаларга багышланган үгет- нәсыйхәтләре тора. "Кешенең матурлыгы - аның тәрбияле, эшчән, намуслы булуында, олыларны олы , кечеләрне кече итеп яши белүендә" [3,20б] икәнлеге дәрестән - дәрескә сеңдерелә бара. Алга таба үзебезнең дәресләрдә Риза Фәхретдин әсәрләрен куллану тәҗрибәсе белән уртаклашасыбыз килә.

Ана һәм бала... Гасырлардан гасырларга күчеп килә торган мәңгелек проблема. Әлеге тема татар әдәбиятында тоташ кызыл җеп булып сузылган. Һәр сыйныфта диярлек, укучы әлеге проблема белән очраша, аны чишү юлларын эзләү өстендә эш алып бара. 9нчы сыйныфларның татар төркемендә укучылар күренекле язучыбыз Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән " әсәрен яратып укыдылар. Андагы геройларның хис - кичерешләрен, уйлануларын үз йөрәкләре аша үткәреп карадылар. Укытучы буларак, без балаларга "ана хакы" төшенчәсен җиткерү өстендә эш алып бардык. Әсәрдәге Бибинур, аның иреннән калган өч баласы арасындагы мөнәсәбәтләрне анализлаганда укучыларга "Тәрбияле ана", "Тәрбияле бала", "Ата - аналар белән аралашу әдәпләре", "Туганнар белән аралашу әдәпләре" хәдисләреннән мисаллар китереп үттек. 11нче сыйныфларда Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять " повестен өйрәнгәндә дә шуңа охшаш фикерләр турында бәхәс оештырылды. Әлмәт шәһәренең төп мәчете һәм "Әлмәт таңнары" гәҗите оештырган "Җәннәт - аналарның аяк астында" иншалар конкурсында 11 нче сыйныф укучысы III дәрәҗәдәге дипломга ия булды. Әлеге проблемалар татар сыйныфларында гына түгел, рус сыйныфларында да актуаль. 9нчы сыйныфның рус төркемнәрендә без якташ әдибебез Нур Әхмәдиевнең "Ана", Авзал Шамовның "Госпитальдә" әсәрләреннән өзекләр өйрәнәбез. Рус балаларына Риза Фәхретдиннең "Тәрбияле бала" хәдисеннән түбәндәге юлларны китерәбез:

""И, газиз балалар! Ата - аналарыгыз сезгә иң авыр һәм мәшакатьле хезмәтләрне кылдылар, һәм алар сезгә хезмәт итүләрен дәвам итәләр, һәрвакыт сезнең өчен тырышалар. Аллаһы Тәгаләдән ялварып, сезнең өчен догалар кылалар. Инде сез дә аларның бу яхшылыкларын һәм бу хезмәтләрен камил кылып кайтарыгыз, көчегездән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итегез һәм хөрмәт күрсәтегез! Аллаһы Тәгалә ата-анага яхшылык кылырга кушты. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм дә :"Ата-аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр,- диде.[3,15б]. Шундый ук фикерләрне балалар "Буранда", "Әни килде" әсрләрен укыгач та ишетәләр, тик алар Риза Фәхретдиннең "Җәвамигуль кәлим шәрхе" хезмәтенә таянып, укучыларга ислам тәгьлиматын төшендерү максатында күбрәк кулланыла. Әдәбият дәресләрендә балаларны ислам кушканча тәрбияләү - һәр укытучының хыялыдыр дип уйлыйбыз, чөнки, әлеге дәресләрдән чыккан балалардан еш кына "нәрсә ул гөнах?", "нәрсә ул хәрам?" дигән сорауларны ишетергә мөмкин. Бу - әлбәттә, сөенечле күренеш. Без вакытыбызны, белемебезне кызганмыйча, укучыларның сорауларына җавап бирәбез, бүгенге көндә актуаль булган хәлләргә мисаллар китерәбез, аларның чишелү юлларын Риза Фәхретдин әсәрләреннән күрсәтәбез.

Мәсәлән, 2010 елда Әлмәт татар дәүләт драма театрында яшь режиссер Н. Исмәгыйлова тарафыннан сәхнәгә куелган"Балакаем" драмасы тәкъдим ителде. Әлеге спектакльне урта һәм югары сыйныф укучылары бик тәэсирләнеп карадылар, чөнки көн кадагына сугучы наркомания темасы яктыртылган иде. Әдәбият дәресләрендә исә, укучылар яшь герой Айратның нилектән наркомания сазлыгына батуы турында күп бәхәсләштеләр. Дөрестән дә, зыялы, акыллы гаиләдә тәрбияләнгән бала, сәләтле, ата - анасына, гаилә әгъзаларына игътибарлы егет яңа дуслар белән аралаша башлагач танымаслык булып үзгәрә. Кулыбызга янә Риза Фәхретдиннең "Әдәбе тәгълим" хезмәтен алабыз һәм укучыларга түбәндәге юлларны укып күрсәтәбез:

"Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә , гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия - иң кирәкле бер эш булачактыр..." Әлеге сүзләргә нигезләнеп, укучылар Айратның әти - әнисенең төп хаталарын табып кына калмыйча, аларны үзләренчә төзәтү юлларын да күрсәтүгә ирештеләр. Театрыбызның 65 еллыгы уңаеннан оештырылган фәнни - тикшеренү конференциясендә әлеге темага реферат яклап, ике укучыбыз II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Өлкәнрәк сыйныфларда укучыларны күбрәк мәхәббәт темасы кызыксындыра башлый. Мәктәп программасы буенча 11 нче сыйныфларда шагыйрь Һади Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы өйрәнелә. Укучыларның бәхәсле фикерләре төп геройлар - Зөбәйдә һәм Мәхмүт образларына карата мөнәсәбәттә чагылыш таба. Аларны Фәхретдин хезмәтенең "Никах вә өйләнү" бүлеге белән таныштыру - әңгәмә кору дәресләренең нәтиҗәлелеген күтәрә, балаларны мөстәкыйль тормышка әзерли. "Никах һәр милләтнең нигезедер. Никахлашып өйләнешү бетсә, милләт тә бетәр, бу бер илаһи канундыр",-ди Риза Фәхретдин.[3,28б]. Әлеге дәресләрдә шулай ук бугенге көндә һәр мөселман гаиләсен борчыган олы тема - катнаш никахлар темасы да күтәрелә. Татар гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар арасында бу тема да шактый бәхәсле урынны биләп тора. Берәүне дә үпкәләтми генә проблеманы ничек уңай якка чишәргә? Кулыбызда Риза Фәхретдиннең "Өйләнү әдәпләре" әсәреннән китерелгән юллар: "Иргә барган чагында ир булачак кешенең акчасыннан элек холкын, нәселеннән элек динен, гүзәллегеннән элек һөнәрен сорагыз вә үзегезгә тиңдәш булганнарны сайлагыз". Яшьләребезнең башка дин вәкилләре белән никахка керүе массакүләм төс алган заманда укучының күңеленә Риза Фәхретдин киңәшләрен җиткерү үзе үк актуальлек түгелмени?

"Бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәсе була"дигән Риза Фәхретдин. Бүгенге көндә, тормыш диңгезендә батып калмас өчен балага дөнья гыйлемнәре белән беррәттән , дини гыйлем, тәрбия бирү кирәк. Бүгенге заман кешесе фәнне дә, динне дә яхшы белергә һәм белгәне белән дөрес гамәл кылырга тиеш. Дини тәрбия алган бала бу заманның тамыр җәйгән тәмәке, никотин, әфьюн, эчүчелек кебек яман афәтләреннән сакланыр.

Эшнең дәвамлылыгын истә тотып без татар сыйныфларында гына түгел, рус төркемендәге укучыларга да олы мәгърифәтъчебез нәсыйхәтләрен ирештерергә тырышабыз. 5нче сыйныфка килгән балаларга "Мәктәп әдәпләре", "Дуслык әдәпләре", "Киенү әдәпләре" һ.б. хезмәтләрдән өзекләр китереп, укучыларны матур гадәтләргә өйрәтергә тырышабыз.Югары сыйныфларда исә,"Тәрбияле бала", "Тәрбияле ана", "Тәрбияле ир"нәсыйхәтләре аша укучыларны олы тормыш юлына әзерлибез.Риза Фәхретдиннең "Тәрбияле хатын", "Ана әдәпләре", "Ата әдәпләре" һ.б. хезмәтләре ата - аналар белән эшләүдә төп ярдәмчеләребез булып тора.

Тәрбия нәрсә ул? дигән сорауга Риза Фәхретдин: "Шәхси үрнәк",- дип җавап бирергә яраткан. Дөрестән дә, ата-аналардан кала, балаларга үрнәк өлге булырдай төп шәхесләр - мәктәп укытучылары. Укучы күңелендә укытучы мәңге истә калырга тели икән, иң әүвәл үзе гүзәл сыйфатларга ия булырга тиештер. Риза Фәхретдиннең мөгаллимнәр ия булырга тиешле сыйфатлары турындагы хезмәтләре бүгенге көндә һәр укытучының өстәл китабы.

11 нче сыйныфларда Туфан Миңнуллинның "Үзебез сайлаган язмыш" пьесасын өйрәнгәндә кулыбызга янә шушы хезмәтне алырга мәҗбүр булдык. Чөнки, укытучы шәхесенә иң камил бәя бирүче кеше - Риза Фәхретдин. Әлеге кулланмадан китерелгән гыйбарәләрне укып, укучылар үз укытучыларын кеше буларак бәяли, укытучы эшенең никадәр катлаулы булуын ассызыклый белергә өйрәнделәр.

Сүзебезне тәмамлап әйтәсе килгән фикеребез шулдыр: күренекле галим, мәгърифәтче, олуг педагог Риза Фәхретдиннең кайсы гына әсәрен алма, аларның һәркайсы бүгенге көндә шәхескә җитешмәгән тәрбияне тулыландыруда иң актуаль хезмәт буларак кулланыла.Милли мәктәп, аның эшчәнлеге, юнәлешләре, педагогик методлар, баланың яшь үзенчәлеген исәпкә алып эш итү кебек темаларга багышланган күзәтүләр бүгенге педагогика фәне өчен файдалы гыйлем булып тора. Бу хезмәтләр - бөртекләп җыелган җәүһәрләр...

Файдаланылган әдәбият

  1. Р.Фәхретдин. Җәвамигуль кәлим шәрхе.-Казан:Тат.кит.нәшр.,1990.-552б.

  2. Р.Фәхретдин. Тәрбияле бала//Тәрбия,1999.-103б.

  3. Балаларга үгет - нәсыйхәт. "Дом печати"нәшр. Казан, 2002.-68б.



© 2010-2022