Табигатькә бар да кирәк

Табигатькә бар да кирәк. Табигатькә бар да кирәк-                                                                                     Кыры да,урманы да,                                                                                     Тавы да, күлләре дә.                                                                                     Дусларыңа бирер өчен                                                                                      Кирәк кыр гөлләре дә...        “Табигать”  диюгә, бе...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Табигатькә бар да кирәк.


Табигатькә бар да кирәк-

Кыры да,урманы да,

Тавы да, күлләре дә.

Дусларыңа бирер өчен

Кирәк кыр гөлләре дә...

"Табигать" диюгә, без үзебез туып-үскән җирне, урман, күл, чишмә,болыннарын ,җәнлекләр,үсемлекләр, кошлар дөньясын күз алдына китерәбез. Табигать ул - безнең әйләнә -тирәбез,туган җиребез,туган ягыбыз...

Без шул табигатьтә яшибез.Без - табигать балалары.Урманнар шавы, кошлар сайравы,челтер-челтер чишмә агышы, елга - күлләр - болар һәммәсе дә безнең күңелләргә сихәтлек, рәхәтлек бирә. Табигать безне туендыра да,җылыта да , яшәү өчен безгә дәрт - дәрман бирә , көч - куәт өсти. Ул безне сокландыра да,моңландыра да, кирәк чакта тынычландыра да.Тик, кызганычка каршы,табигатьне кадерләп, саклап тормасаң, ул бозыла , ямен югалта.Бу урында мин Э.Афзалованың шигырен искә төшереп үтәсем килә:

Җир елый, ишетәсезме?Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем нигә кипкән?

Табигатьне кемнәр шулай әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлык кая киткән?

Җир елый,ишетәсезме? Мин ишетәм.

Сандугачлы талкайларны кемнәр кискән?

Җир елый,ишетәсезме? Ә мин ишетәм.

Бу гүзәллек,бу җир шары яшәр микән?(Э.Афзалова)

Әйе, безнең табигатебезгә, Җир-Анабызга куркыныч яный. Шуңа күрә ул безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Без табигатебезне күз карасы кебек якларга , усаллардан сакларга тиешбез.Тик, кызганычка каршы, саклап бетерә алмыйбыз шул.

Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату,очсыз-кырыйсыз урманнарны бер дә юкка кисеп бетерү,химия заводларыннан чыгучы агулы газларның чиста һавабызны бозып бетерүе - болар әле туган ягыбыз табигатенә салган зыянның бер өлеше генә.Әгәр табигатькә зыян салучылар белән бүгеннән үк көрәшә башламасак,берничә дистә елдан соң,бөтен тереклек көеп бетәргә мөмкин бит.Шуңа күрә бүген табигатьне саклау дөньякүләм проблемага әйләнде.

" Челтер-челтер ага чишмә-

Һич тә тыймалы түгел.

Ә сулары шундый йомшак -

Эчеп туймалы түгел.

Чыңлый чишмә,

Җырлый чишмә-

Җилферди зәңгәр толым.

Чишмә җырын тыңлап ята

Зәңгәр толымлы болын" - дип яза шагыйрь Р.Миңнуллин үзенең "Чишмә" исемле шигырендә.

Элек-электән кешеләр суны чишмәләрдән эчкән.Чишмә сулары ничәмә-ничә буын кешеләргә яшәр өчен көч һәм сихәт биреп тора.Авырткан йөрәкләргә шифа,сагынган күңелләргә дәва ул чишмә сулары.Тик суларны колонкалардан агызып эчә башлагач, авылларыбызда чишмәләр кимеде яисә бөтенләй кибеп бетте.Бусы да үзебезнең ваемсызлыгыбыз, чишмә-суларыбызны чистартмау, пычратуыбыз ,сакламавыбыз аркасында килеп чыга бит.

Без табигать белән бергә генә яши алабыз.Җиребез, суыбыз, һавабыз безгә яхшылык кына кылып торалар: агачларда тәмле җимешләр пешә,түтәлләрдә төрле яшелчәләр, кырларда мул игеннәр,бакча , болын һәм урманнарда хуш исле чәчәкләр үсә.Без аларга карап сокланабыз.Димәк, без дә аларга яхшылык белән җавап бирергә тиеш:

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз.

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

Табигать -ул безнең әни.

Табигатьне саклагыз! (И.Рәҗәпова)

Табигатьне саклау-ул үзебезне, киләчәгебезне,өебезне саклау дигән сүз. Без- табигать балалары, ә табигать - безнең хуҗабыз! Моны

беркайчан да онытмасак иде .Табигатьнең кагыйдәләрен үтәп, һәр эшне акыл белән башкарсак, шул чакта гына без матурлыкны,табигатьне коткарып кала алырбыз.

Кешеләр! Әйдәгез, саклыйк газиз табигатебезне: чүп-чар ташламыйк, кош ояларын туздырмыйк, күпләп агачлар утыртыйк,чишмә-суларыбызны ,урманнарыбызны чистартыйк. Теләсә кайда учак якмыйк, агачларны рөхсәтсез кисмик, сындырмыйк, дару үләннәрен тамырлары белән йолкымыйк! Төзек булмаган техника белән йөреп, чиста булмаган ягулык файдаланып һаваны зарарлы газлар белән пычратмыйк! Үзебез кылган эшләр өчен хәзер дә, киләчәк буыннар алдында да җаваплы икәнлегебезне тоеп яшик. Дөнья матурлыгын бергәләп саклап калыйк.

Табигать-Ана чакыра,

Саклагыз , ди,барын да.

Калсын дөнья матурлыгы

Киләчәк буынга да!

.



© 2010-2022