Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы (5 нче сыйныф)

Раздел Иностранные языки
Класс 5 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Аңлатма язуы


Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы" Законы (2004 ел, 1 июль);

  2. "2004 -2013 нче елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау һәм өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы" (2004 ел, 11 окт.);

  3. Россия Федерациясенең 273-ФЗ "Мәгариф турындагы" Законы (29.12.2012 -кабул ителгән; 1.09.2013 -гамәлгә кергән);

  4. Татарстан Республикасының "Мәгариф турындагы" Законы (1.09.2013);

  5. "Башлангыч, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирү турындагы федераль дәүләт стандартлары (17.12.2010);

  6. .Программа "Рус телендә гомуми белем бирүче мәктәпләре өчен татар сыйныфлары(5-9 нчы сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа"(Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова.Казан,2013).

  7. "Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа" (Төзүче авторлар: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина)

  8. Башлангыч (1-4 нче сыйныфлар) һәм төп (5-9 нчы сыйныфлар) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен программалар - федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС), ә урта гомуми белем мәктәпләре өчен (10-11 нче сыйныфлар) программалар гамәлдәге дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән.

  9. Дәреслек авторлары:Ф. Ф. Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина . Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 5 нче сыйныф . 2 кисәктә. - Казан: "Мәгариф - Вакыт" нәшр., 2014.

  10. Дәреслекләр "Перспектив башлангыч мәктәп" концепциясенә нигезләнә һәм гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты, татар теленнән гомуми белем бирүнең гамәлдәге дәүләт стандарты таләпләренә туры килә.

Укыту планында каралганча, татар әдәбияты дәресләре өчен эш программасы атнага 2 сәг.исәбеннән, елга 70 сәг.кә төзелде.

Татар әдәбияты дәресләренең төп максаты һәм бурычлары:



  • Татар әдәбияты тарихының төп фактларына нигезләнеп,әдәби әсәрне уку, анализлау күнекмәләре формалаштыру;

  • Матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;

  • Укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү;

  • Татар халкына, аның әдәбияты һәм мәдәниятына хөрмәт, дөньяга гуманлы караш, башка халыкларның мәдәниятләренә кызыксыну тәрбияләү.

  • Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп,йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел формаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйдәшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

  • Балаларны гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен укып үзләштерү,алар турында үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтү

  • Укучыларга татар халкының килеп чыгышы,тарихи язмышы, милләттәшләребез турында мәгълүмат бирү.

  • Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга,халыкка,туган телгә мәхәббәт,олыларга,кечеләргә,кешегә ихтирам,мәрхәмәтлелек,шәфкатьлелек тәрбияләү. Эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл,мәрхәмәтле караш уяту.

  • Татар,рус һәм башка халыклар әдәбиятын чагыштырыа карау күнекмәләре булдыру

  • Әдәби әсәрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатле уку алымнарына өйрәтү дә әһәмиятле. Бу уңайдан эш түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:

  • татар теленең үзенчәлекле авазларын әйтү күнекмәләре булдыру;

  • сүз басымын дөрес куя белү;

  • логик басымны дөрес куя белү;

  • җөмләне фразаларга бүлү һәм дөрес пауза белән уку;

  • тавышны дөрес төшерә һәм күтәрә белү, ягъни интонация не дөрес куллану күнекмәләре булдыру һ.б.

Укытуның көтелгән нәтиҗәләре.

  • сүз сәнгатенең обрзлы табигатен тою;

  • өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау;

  • классик әдипләрнең ( К.Насыйри, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, М.Җәлил) биографик белешмәләре белән танышу;

  • өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру;

  • әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

  • әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

  • укыган әсәрнең темасын һәм проблемасын билгеләү;

  • геройларга характеристика бирү;

  • әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

  • укыгангы үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

  • әсәрне(өзекне) сәнгатьле итеп уку;

  • кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

  • өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә телдән һәм язмача фикер белдерү;

  • укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү;

  • татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

  • аерым автор,аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият,вакытлы матбугат, интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителгән әсәрләр минимумы.

(төз. Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхуллова)

  1. К.Насыйри " Патша белән карт"

  2. Г. Тукай " Су анасы"

  3. Г. Ибраһимов "Яз башы"

  4. М. Җәлил " Алтынчәч"

  5. Ф.Кәрим " Кыр казы"

  6. Ф. Хөсни "Чыбыркы"

  7. Ф. Яруллин " зәңгәр күлдә ай коена"

  8. М.Әгъләм " Матурлык минем белән"

  9. Н.Дәүли " Бәхет кайда була ул?"

Биографик белешмәләр.

  1. К. Насыйри

  2. Г. Тукай

  3. Г. Ибраһимов

  4. М. Җәлил

Рус язучыларының тәрҗемә әсәрләре.

А. Платонов " Ягъфәр бабай"

Уку материалының тематик бүленеше

.

№ п/п

Темалар

Сәгать саны

Теоретик материал

БСҮ

1.

Халык авыз иҗаты

12

10

2

2

Халык иҗаты белән рухланып

3

3

-

3

Хәзинә. Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре.

3

3

-

4

Казан ханлыгы әдәбияты үрнәкләре.

1

1

-

5

19 йөз әдәбияты үрнәкләре

5

3

2

6

20 йөз башы татар әдәбияты үрнәкләре

2

2

-

7

20 йөз әдәбияты

5

5

-

8

Сугыш чоры әдәбияты

13

10

3

9

Сугыштан соңгы чор әдәбияты

7

7

-

10

Туган ил,туган як турында

9

8

1

11

Тәрҗемә әсәрләре

3

3

-

12

Шагыйрь һәм язучылар иҗатында юмор

7

7

-

Барлыгы:

70

62

8

Атнага

1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

Барлыгы

2

18

14

20

18

70



Якынча календарь-тематик план



Дә-

рес

Дәрес темасы

Дә-рес са-ны

Төп эчтәлек


Көтелгән нәтиҗә

Укучылар эшчәнлеге

төрләре

Контроль төрләре

Үткәрү

вакыты

шәхескә кагылышлы

метапредмет


предмет

план

факт

Халык авыз иҗаты-12

1

БСҮ. Китап дигән могҗиза

1

И.Газының "Үзе бер могҗиза" әсәрен укып анализлау

.Китапка һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү

Тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә белү

Китапны чыгаруга бәйле терминнарны истә калдыру

Тыңлау һәм фикер алышу, сораулар бирү, үз фикерен белдерү

Сорау-җавап

1-6 сентябрь

2-3

Татар халык авыз иҗаты

2

Татар халык авыз иҗатын өйрәнү

Татар халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, фольклор әсәрләрен укырга теләк уяту

Фольклор жанрларын тормышта кулланырга өйрәтү

Фольклор жанрларын, әкият, аның төрләрен, төзелешен өйрәнү

"Халык авыз иҗаты" схемасы белән эш, дәреслектәге биремнәр белән эш. Фольклор төрләренә мисаллар китерү

Халык һәм автор әкиятләрен ачыклау

1-6 сентябрь

4-5

Татар халык әкияте "Ак байтал"

2

"Ак байтал" әкияте белән таныштыру, темасын сюжетын билгелщъ

Татар халык әкиятләренә мәхәббәт тәрбияләү

Сәнгатьле уку, эчтәлекне сөйли белү күнекмәләрен булдыру

Татар халык әкиятләренә хас үзенчәлекләрне белү

Әкият эчтәлеге буенча сораулар бирү, җавапларны тыңлау

Мөстәкыйль эш

7-13 сентябрь

6

Тылсымлы әкият һәм аның геройлары

1

Тылсымлы әкият һәм аның геройлары турында төшенчә бирү

Атларны ярату хисләре уяту

Әкиятнең өлешләре турында белемнәрне системалаштыру, әкиятне башлый һәм дөрес тәмамлый белү

Геройларга характеристика бирү, Ак байталның ролен билгеләү

Теоретик материал белән танышу,Укылган әкият турында фикер әйтү,кычкача эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап бирү

"Бүген атлар ни өчен кирәк?" соравына җавап

14-20 сентябрь

7

Татар халык әкияте "Үги кыз"

1

Татар халкының тормыш-көнкүреш әкиятлшреннән берсе булган "Үги кыз" әкияте белән танышу

Әкияттәге яхшылык һәм начарлыкка укучылар бәясе

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү

Әкииятнең сюжеты, уңай һәм тискәре геройлар турында күзаллау булдыру

"Үги кыз" әкиятенең үзләре белгән вариантын искә төшерү. Дәреслектән әкиятнең дәвамын табу. Әкиятнең исеменә карата фикер алышу. Әкияткә план төзү

Сорау-җавап

21-27 сентябрь

8

Татар халык әкиятләре "Хәйләкәр төлке", "Солдат балтасы"

1

Әкиятләрнең сюжеты, төзелеше белән танышу

Татар халык әкиятләренә мәхәббәт тәрбияләү

Сәнгатьле уку, эчтәлекне сөйли белү күнекмәләрен булдыру

Укылган әкиятләрнең төрләрен әйтә белү

Төркемнәрдә әкият эчтәлеге белән таныштыру (төп геройлар, сюжеты, кабатланулар, башлам һәм бетем өлешләре).

Иҗади эш

21-27 сентябрь

9

Татар халык әкияте "Камыр батыр"

1

Татар халык әкиятләре белән таныштыруны дәвам итү

Халык авыз иҗаты әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү

Әкият төзелешен белү күнекмәләре формалаштыру

Туп геройның булышчыларын ачыклап, иң әһәмиятле сыйфатларын билгели белү

Әкиятне тыңлау, чылбыр буенча уку. Әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә

Сорау-җавап

28-30 сентябрь

10

Татар халык әкияте "Өч каләм"

1

Әкиятнең сюжеты, төзелеше белән танышу

Укучыларда үз көчләренә ышаныч тәрбияләү

Җавап биргәндә, тексттан файдалана белү, үз фикереңне әйтү, йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту

Әдәби геройның тапкырлыгын исбат итә белүләренә ирешү: Дию белән, кыз белән сөйләшүеннән чыгып, егеткә характеристика бирә белү

"Өч каләм" әкиятен чылбыр рәвешендә уку. Әсәрнең сюжетын ачыклау

"Алтын балдакның сере нәрсәдә була?" соравына җавап язу

1-4 октябрь

11

Татар халык әкияте "Кәтән Иваныч"

1

Хайваннар турындагы әкиятләр белән танышу

Урыны белән хәйләнең дә файдасы булуын төшендерү

Рус сүзләренең ни өчен кертелүен ачыклау, дөрес язылышын искә төшерү

Әкияттәге көлү китереп чыгарган урыннарны табып, дәлилли белү

"Кәтән Иваныч" әкиятенең сюжетын ачыклау. Кыскача эчтәлекне сөйләү

Мәче яисә төлкегә характеристика

5-11 октябрь

12

БСҮ. Бишек җырлары

1

Бишек җырларын өйрәнү

Гаиләдә туганлык, ата-анага мәхәббәт тәрбияләү

Онытылып баручы бишек җырларын саклау, өйрәнү, практикада куллану омтылышын булдыру

Бишек җырлары турында белемнәрне тирәнәйтү

Бишек җырларын уку, үзенчәлекле якларын билгеләү,кабатланып килгән юлларны табу, сәбәпләрен ачыклау

Сорау-җавап

5-11 октябрь

Халык иҗаты белән рухланып-3

13-15

Мәсәлләр

3

Г.Тукай һәм Ә.Исхакның бер үк темага язылган мәсәлләрен чагыштырып өйрәнү

Мәсәл жанрына кызыксыну уяту

Җавап биргәндә, тексттан файдалана белү, үз фикереңне әйтү, йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту

Мәсәл жанрына төшенчә бирә белү, татар әдәбиятында формалашу этапларын аңлата белү

Мәсәл текстын укып фикер алышу. Сорауларга җавап бирү, охшаш һәм аермалы якларны табу

Сорау-җавап

12-18 октябрь

Хәзинә. Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре-3

16

Кол Гали "Кыйссаи Йосыф"

1

Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре белән таныштыру

Борынгы хәзинәбез үрнәкләренә хөрмәт хисе тәрбияләү

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү

Кол Галинең тормышы һәм иҗаты турында сөйли белү

Әсәрдән бирелгән өзекне укып эчтәлеген сөйләү.

Язма эш

19-25 октябрь

17

Кол Гали "Кыйссаи Йосыф"

1

Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре белән таныштыру

Борынгы әсәрләрне укырга теләк белдерү

Борынгы сүзләр белән танышу

Әсәрнең эчтәлеген аңлый белү

Туганнар арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау. Йосыф һәм Мәлик төшләре турында сөйләшү

Иҗади эш

26-31 октябрь

18

Ш.Галиев "Кол Галигә"

1

Кол Гали иҗатын йомгаклау

Кол Гали иҗатына кызыксыну тәрбияләү

Дастан һәм поэма терминнарын өйрәнү

Поэманың үзенчәлекләрен белү

Ш.Галиевнең "Кол Галигә" шигырен укып анализлау

План төзү

26-31 октябрь

Казан ханлыгы әдәбияты үрнәкләре-1

19

Казан ханлыгы чоры әдибе - Мөхәммәдьяр

1

Казан ханлыгы чоры әдибе Мөхәммәдьяр иҗаты белән таныштыру

Борынгы хәзинәбезгә хөрмәт, аның белән кызыксыну хисләре тәрбияләү

Укучыларның аңлап уку күнекмәләре өстендә эш

Мөхәммәдьярның тормыш юлы турында кыскача белешмә бирә белү

Мөхәммәдьярның хикәятен уку һәм анализлау

Сорау-җавап

9-15 ноябрь

19 йөз әдәбияты үрнәкләре-5

20

Каюм Насыйри иҗаты

1

Каюм Насыйри иҗаты белән таныштыру

Укучыларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү

Укучыларның аңлап уку күнекмәләре өстендә эш

Каюм Насыйриның тормышы һәм иҗаты турында сөйли белү

"Патша белән карт", "Аңгыралык бәласе", "Бай һәм хезмәтче" әсәрләрен укып анализлау

Сорау-җавап

9-15 ноябрь

21

БСҮ. "Эш үткәч, үкенүдән файда юк".

1

Сочинение язу

Сөйләм телен үстерү

Мөстәкыйль эшли белү күнемәләре булдыру

Бирелгән темага үз фикереңне яза белү

Сочинение язу

Язма эш

16-22 ноябрь

22-23

Каюм Насыйри "Әбүгалисина"

2

Каюм Насыйриның "Әбүгалисина" әсәреннән өзекне укып анализлау

Белем алуга теләк, омтылыш тәрбияләү

Укучыларның аңлап, йөгерек уку күнекмәләрен үстерү

Әбүгалисина һәм Әбелхарисның белем алуга омтылышларын күрсәтү

Әсәр эчтәлеге буеча план төзү, сөйләү

Сорау-җавап

16-22 ноябрь

24

БСҮ. Рецензия язу

1

Каюм Насыйриның "Әбүгалисина" әсәренәрецензия язу

Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү

Әсәргә рецензия язу турында төшенчә бирү

Үрнәк ярдәмендә рецензия яза белү

Рецензия язу

Язма эш

23-29 ноябрь

20 йөз башы татар әдәбияты үрнәкләре-2

25

Г. Тукай иҗаты

1

Татар халкының бөек шагыйре - Г.Тукайның тормыш юлы һәмәсәрләре белән танышу

Г. Тукай әсәрләре белән кызыксыну, укырга теләк уяту

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты турында сөйли белү

Иллюстрацияләр буенча сөйләшү. "Су анасы" әкият поэмасын уку

Сорау-җавап

1-6 декабрь

26

СТУ. Эш беткәч, уйнарга ярый

1

Ике шагыйрьнең бер үк темага багышлап язылган әсәрләрен чагыштырып өйрәнү

Вакытның кадерен белергә өйрәтү

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

Нәзыйрә жанрына төшенчә бирә белү

Яттан өйрәнгән өзекләрне сөйләү. Өйдә укып килгән шигырьләр буенча әңгәмә

1-7 нче сораулар (46 нчы бит)

1-6 декабрь

20 йөз әдәбияты-5

27

Г.Ибраһимов иҗаты. "Яз башы"

1

Г.Ибраһимовның "Яз башы" хикәясен укып анализлау

Табигатьнең матурлыгын күрә һәм аны саклый белү хисләре тәрбияләү

Аңлап, йөгерек уку күнекмәләрен үстерү

Г.Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты турында сөйли белү

Дәреслектә бирелгән "Яз башы" хикәясен уку

1-4 нче сораулар (71 нче бит)

7-13 декабрь

28

Г. Ибраһимов "Фагыйлә"

1

Г. Ибраһимовның"Фагыйлә" хикәясе белән таныштыру

Табигатьнең матурлыгын күрә һәм аны саклый белү хисләре тәрбияләү

Бәйләнешле сөйләм үстерү өстендә эшләү

Хикәя жанрына төшенчә бирә белү

Фагыйлә" хикәясен уку. Тау битендәге җиләкләрне тасвирлап сөйләү

Сорау-җавап

7-13 декабрь

29-31

М.Җәлил иҗаты. "Алтынчәч"

3

"Алтынчәч" либреттосыннан өзекләр уку

Туган илгә мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү

Рольләргә бүлеп уку күнекмәләрен үстерү

М. Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында сөйли белү

М.Җәлилнең биографиясен уку, тормышы һәм иҗаты турында сөйләү. Алтынчәч һәм Җик арияләрен уку

Алтынчәч һәм Җик образлары турында сөйләү

14-20 декабрь

Сугыш чоры әдәбияты-13

32

М.Җәлил "Кызыл ромашка", "Җырларым"

1

М.Җәлилнең "Кызыл ромашка", "Җырларым" шигырьләрен өйрәнү

Фашизмга нәфрәт, Туган илгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

М. Җәлилнең сугыш чоры иҗатын белү

М. Җәлил турында белгәннәрне кабатлау. Әдип язан шигырьләр турында сөйләшү

Сорау-җавап

21-27 декабрь

33

БСҮ. Картина буенча эш

1

Х.Якуповның "Хөкем алдыннан" картинасы буенча сочинение язу

Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү

Мөстәкыйль эшли белү күнемәләре булдыру

Бирелгән темага үз фикереңне яза белү

Сочинение язу

Язма эш

11-17 гыйнвар

34

М.Җәлил "Бүреләр"

1

М.Җәлилнең "Бүреләр" шигыре белән таныштыру

Бүреләрдән дә явызрак булган фашистларга нәфрәт тәрбияләү

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

Бүре образының бирелеше, әсәрдә тоткан роле

"Бүреләр" шигырен сәнгатьле уку

65 нче биттәге 6 нчы сорауга җавап әзерләү

11-17 гыйнвар

35

М.Җәлил музеена сәяхәт

1

М.Җәлилнең үлемсез батырлыгын күрсәтү

Музейларга барырга теләк уяту

Бәйләнешле сөйләм үстерү өстендә эшләү

М.Җәлил турында язучыларның әйткән фикерләрен белү

Төркемнәрдә эшләү

Язма эш

18-24 гыйнвар

36

БСҮ. Сочинение. Сугыш темасы

1

"Сугыш узган җирдә" темасына сочинение язу

Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү

Мөстәкыйль эшли белү күнемәләре булдыру

Бирелгән темага үз фикереңне яза белү

Сочинение язу

Язма эш

18-24 гыйнвар

37

СТУ. Р.Мостафин "Балыкчы Муса"

1

М.Җәлилгә багышланган "Балыкчы Муса" хикәясен уку

М.Җәлил турында күбрәк белү теләге уяту

Хикәяне укып анализлау

Муссаның балалык еллары белән танышу

Хикәяне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә кору, балык тоту кирәк-яраклары турында сөйләшү

План төзү

25-31 гыйнвар

38

Ф.Кәрим "Кыр казы", "Ватаным өчен"

1

Ф.Кәримнең "Кыр казы", "Ватаным өчен" шигырьләрен өйрәнү

Туган ил азатлыгы өчен башларын салган батырларга хөрмәт тәрбияләү

Сугыш турындагы шигырьләрне чагыштырып өйрәнү, уртак һәм аермалы якларын табу

Ф. Кәримнең тормышы һәм иҗаты турында сөйли белү

Шигырьләрне сәнгатьле уку

Сорау-җавап

25-31 гыйнвар

39

Ф.Кәрим әсәрләре

1

Ф.Кәримнең "Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл" әсәрен укып өйрәнү

Хайваннар дөньясына игътибарлылык тәрбияләү

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

Әсәрдән юморны таба белү

Әкият төрләре, халык һәм автор әкиятләре турындаа өйрәнгәннәрне диалог формасында кабатлау

1-7 сорауларга җавап (73 нче бит)

1-7 февраль

40

Г.Кутуй "Сагыну"

1

Г.Кутуйның кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру

Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү

Аңлап, йөгерек уку күнекмәләрен үстерү

Нәсер жанрына төшенчә бирә белү

Дәреслекнең 85 нче битендәге материалны уку. Нәсерне тыңлау, әсәрнең нинди хис белән язылуын ачыклау. Нәсерне чылбыр буенча уку

Иҗади эш

1-7 февраль

41

А.Алиш "Килделәр"

1

А.Алишның кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру

Сугышны башлаучыларга һәм аны алып баручыларга карата нәфрәт хисе тәрбияләү

Укучыларның аңлап, йөгерек уку күнекмәләрен үстерү

А.Алишның тормышы һәм иҗаты турында сөйли белү

"Килделәр" хикәясен уку, эчтәлеген ачыклау. Сайлап уку күнегүләре

Сорау-җавап

8-14 февраль

42

С.Хәким "Колын"

1

С.Хәкимнең кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру

Сугышка нәфрәт, сугышта катнашкан хайваннарны кызгану хисләре уяту

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

С.Хәкимнең тормышы һәм иҗаты турында сөйли белү

Нәни колынның фронтта булуын тасвирлап сөйләү. Үз хисләрен белдерү. Иптәшләрен тыңлау, җавапларны бәяләү

Сорау-җавап

8-14 февраль

43

БСҮ. Картина буенча эш

1

"Фашист очып үтте" картинасы буенча сочинение язу

Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү

Мөстәкыйль эшли белү күнемәләре булдыру

Бирелгән темага үз фикереңне яза белү

Сочинение язу

Язма эш

15-21 февраль

44

Р.Харис "Ветеран дәфтәрләр"

1

Р.Харисның "Ветеран дәфтәрләр шигырен укып анализлау

Сугышның иң кыен урыннарында да, кулларыннан каләмнәрен төшермичә, җиңүгә өмет уяткан әдипләр иҗаты белән кызыксыну, аларга хөрмәт тәрбияләү

Сугыш чоры әдәбияты турында өйрәнгәннәрне кабатлау, ныгыту, йомгаклау

Әсәрдә метафораларны таба белү

Үзләренең көндәлек дәфтәрләре турында сөйләүләре.Метафораның нәрсә икәнлеген кабатлау. Тема буенча тест эшләү

Тест

15-21 февраль

Сугыштан соңгы чор әдәбияты-7

45-46

Ф.Хөсни "Чыбыркы"

2

Ф.Хөснинең кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру

Гаиләдә, урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен үтәргә омтылыш уяту

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

Ф.Хөснинең тормышы һәм иҗаты турында сөйли белү

"Чыбыркы" әсәрен уку. Төркемнәрдә эшләү

"Рәшит нинди малай?" соравына җавап язу

22-28 февраль

47

Р.Әхмәтҗанов "Солдатлар"

1

Р.Әхмәтҗановның кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру

Укучыларның фантазиясен, хыялларын үстерү өстендә эшләү

Укучыларның аңлап, йөгерек уку күнекмәләрен үстерү

Р.Әхмәтҗановның тормышы һәм иҗаты турында сөйли белү

Солдат тормышы турында сөйләшү. "Солдатлар" шигырен сәнгатьле уку

Текс ахырында бирелгән сорауларга җавап

1-6 март

48

Н.Дәүли "Бәхет кайда була?"

1

Н.Дәүлинең кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру

Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү

Йөгерек һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

Н.Дәүлинең тормышы һәм иҗаты турында сөйли белү

Дәреслектәге биографик белешмәне уку. Әсәр эчтәлеге буенча бер-беренә сораулар бирү һәм иптәшеңнең җавабын дәлилләү

"Бәхет нинди була?" соравына җавап язу

1-6 март

49

Н.Дәүли "Кар нинди җылы"

1

"Кар нинди җылы" хикәясен уку һәм эчтәлеген үзләштерү

Гаилә ныклыгын саклап калуда баланың роле

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

Әсәр эчтәлеге буенча гаиләдәге мөнәсәбәтне күрсәтү

Төркемнәрдә эш: Гариф һәм Илгизне характерлый торган сыйфатларны уйлау

"Кар ни өчен җылынган?" соравына җавап бирү

7-13 март

50

Ф.Яруллин "Зәңгәр күлдә Ай коена"

1

Ф.Ярулинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру

Бер-береңә, таныш түгел кешеләргә ярдәм итү теләге уяту

Әсәрне аңлап һәм йөгерек уку күнекмәләрен үстерү

Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗаты турында сөйли белү

Бу әкиятнең халык киятеннән аермасын табу. Әсәрдән сурәтләү чараларын эзләү

Иҗади эш

7-13 март

51

Кеше кайчан бәхетле була? Йомгаклау

1

Р.Вәлиеваның "Бәхет", Ф.Яруллинның "Бөтенесе кирәк" шигырьләрен уку

Бәхетле булуның үзеңнән торуын төшендерү

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

Ике шигырьне чагыштырып анализлау

Ике шигырьнең дә темасын билгеләү, чагыштыру

Тест

14-20 март

Туган ил,туган як турында-9

52

Н.Исәнбәт "Туган ил"

1

Н.Исәнбәтнең "Туган ил" шигырен укып анализлау

Туган якка мәхәббәт, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

Н.Исәнбәтнең тормышы һәм иҗаты турында сөйли белү

"Туган ил" шигырен уку, эчтәлеге буенча әңгәмә

Сорау-җавап

14-20 март

53

Э.Шәрифуллина, Г.Зәйнәшева шигырьләре

1

Э.Шәрифуллина, Г.Зәйнәшева шигырьләрен укып анализлау

Үз туган җиребез - Татарстанга мәхәббәт, ярату хисләре тәрбияләү

Шигырьләрне сәнгатьле уку

Туган якка багышланган шигырьләрне укып анализлау

Шигырьләрне сәнгатьле уку, уртак һәм аермалы якларны табу

Дәреслектә бирелгән сорауларга җавап бирү

28-31 март

54

Н.Мадьяров "Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем"

1

Н.Мадьяровның "Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем"шигырен укып анализлау

Туган якка мәхәббәт, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү

Шигырь һәм картина арасындагы бәйләнешне ачыклау

Н.Мадьяровның тормышы һәм иҗаты турында сөйли белү

Авторның биографиясен уку һәм нинди һөнәр кешеләре булып эшләвен ачыклау. "Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем" шигырен сәнгатьле уку.

Иҗади эш

1-3 апрель

55

С.Хәким шигырьләре

1

С.Хәкимнең "Бер горурлык хисе", "Башка берни дә кирәкми"әигырьләрен уку

Татарстанда яшәү, татар булу белән горурлану хисләре тәрбияләү

Укучыларның шигырьләрне дөрес интонация белән укый белүләренә ирешү

Лирик герой, строфа төшенчәләрен истә калдыру

С.Хәкимнең шигырьләрен укып анализлау. Строфаларның ничә юлдан торуын билгеләү. Кабатланып килгән юлларны табу

Сорау-җавап

4-10 апрель

56

Ф.Садриев "Тургай ни дип җырлый"

1

Ф.Садриев "Тургай ни дип җырлый" хикәясен укып анализлау

Күчмә кошларны саклау, аларның кешеләр тормышындагы ролен күрсәтү

Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү өстендә эшләү

Тургай турында укчыларның яңа белемнәрен баету

Хикәяне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә

Сорау-җавап

4-10 апрель

57

Р.Вәлиева "Табигать баласына"

1

Р.Вәлиеваның "Табигать баласына" шигырен укып анализлау

Укучыларга экологик тәрбия бирү

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

Р.Вәлиева тормышы һәм иҗаты турында сөйли белү

Р.Вәлиеваның "Табигать баласына" шигырен сәнгатьле уку. Ритм, рифмасын табу

1-3 сораулар (113 нче җит)

11-17 апрель

58

М.Әгъләмов "Матурлык минем белән"

1

М.Әгъләмов ның "Матурлык минем белән"шыгырен укып анализлау

Матурлыкны күрә белү хисләре тәрбияләү

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

М.Әгъләмов тормышы һәм иҗаты турында сөйли белү

Строфалап уку, кабатланып килгән юлларның кулланылу максатын ачыклау

"Матурлык нәрсә ул?" темасына мини сочинение язу

11-17 апрель

59

Туган як турында

1

Г.Афзалның "Туган җиреңнән китмә", Р.Вәлиевның "Туган телдә дәшсәм генә" шигырьләрен укып анализлау

Туган якка, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

Туган якка багышланган шигырьләрне укып анализлау

Тема буенча өйрәнгән шигырьләрне кабатлау, исемнәрен, авторларын язып алу

Сорау-җавап

18-24 апрель

60

БСҮ. Картина буенча эш

1

И.Шишкинның "Нарат урманы" картинасы буенча сочинение язу

Туган ил, туган як белән горурлану, аны ярату хисләре тәрбияләү

Мөстәкыйль эшли белү күнемәләре булдыру

Бирелгән темага үз фикереңне яза белү

Сочинение язу

Язма эш

18-24 апрель

Тәрҗемә әсәрләре-3

61

А.Платонов "Ягъфәр бабай"

1

Укучыларны тәрҗемә әсәрләр белән таныштыру

Сугыш һәм тел ветераннарына хөрмәт тәрбияләү

Әсәрне аңлап һәм йөгерек уку күнекмәләрен үстерү

Тәрҗемәче һөнәре турында сөйли белү

Хикәяне уку, планын төзү, план буенча эчтәлеген сөйләү

6,7 нче сорауларга җавап (119 нчы бит)

25-30 апрель

62

Дж. Родари "Әбинең кошчыклары"

1

Дж. Родари "Әбинең кошчыклары" хикәясе белән танышу

Гаилә кыйммәте, өлкәннәр кадере турында белемнәрне тирәнәйтү, олыларга хөрмәт хисе тәрбияләү

Бәйләнешле сөйләм үстерү өстендә эш

Хикәянең эчтәлеген үзләштерү

Хикәяне уку, планын төзү, план буенча эчтәлеген сөйләү

Сорау-җавап

25-30 апрель

63

А. Экзюпери "Нәни приц"

1

А. Экзюпери "Нәни приц" әсәре белән танышу

Укучыларның фантазиясен, хыялларын үстерү өстендә эшләү

Укучыларның аңлап, йөгерек уку күнекмәләрен үстерү

Хикәянең эчтәлеген үзләштерү

Хикәяне уку, планын төзү, план буенча эчтәлеген сөйләү

Сорау-җавап

2-8 май

Шагыйрь һәм язучылар иҗатында юмор-7

64-65

А.Гыймадиев хикәяләре

2

А.Гыймадиев әсәрләрендә юморның бирелешен күзәтү

Тормышта юмор белән яшәү җиңелрәк, кызыклырак икәнлегенә төшендерү

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

Әсәрләрдәге юморны табу һәм аңлау.Язучының юмор тудыру алымнарын күрсәтү

Әсәрләрне уку. Юмор кулланып, әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү

124 нче биттәге сорауларга җавап

2-8 май

66

Ш.Галиев шигырьләре

1

Ш.Галиев нең юмористик шигырьләрен укып анализлау

Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

Шигырьләрдә юморның бирелешен күзәтү

Шигырьләрне уку, эчтәлеге буенча сөйләшү

Сорау-җавап

9-15 май

67-68

Л.Лерон иҗаты

2

Л.Лерон иҗаты белән таныштыру

Юморны аңлый белергә өйрәтү

Аңлап, сайлап йөгерек уку күнекмәләре үстерү

Л.Лерон тормышы һәм иҗаты турында сөйли белү. Пародия төшенчәсен аңлата белү

Шигырьләрне уку, эчтәлеге буенча сөйләшү

Иҗади эш

16-22 май

69

Р.Миңнуллин, Р.Корбан шигырьләре

1

Р.Миңнуллин, Р.Корбан шигырьләрендә юмор бирелешен өйрәнү

Юмористик әсәрләр укырга теләк уяту

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

Шигырьләрдә юморның бирелешен күзәтү

Шигырьләрне уку, эчтәлеге буенча сөйләшү

Сорау-җавап

23-29 май

70

Кабатлау

1

Ел буе өйрәнгәннәрне кабатлау

Татар әдәбиятын яратырга өйрәтү

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Тест эшләү

Тест

23-29 май


© 2010-2022