Урок «Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы»

"Урок-проект по татарскому языку в марийской группе (7 класс)"Тема:Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы "Дәреснең максаты:1.Табигать һәм кеше бербөтенлеген аңлату,кеше һәм табигатьнең үзара бәйләнеше проблемалары буенча белемнәрне гомүмиләштерү. 2.Укучыларның үз фикерләрен матур итеп сөйли белү күнекмәләрен, иҗади эшләү сәләтен үстерү. 3.Табигать байлыкларын саклау буенча җаваплылык хисләре,туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү. "Җиһазлау:мәкаль һәм әйтемнәр язылган плакатлар,табигать турында китаплар күргәзмәсе, Кызыл китап,укучыларның иҗади эшләре,компьютер презентац иясе,стена газетасы,буклет "Дәрес барышы. "I Оештыру. "II Актуальләштерү. Укытучының кереш сүзе. Укучылар,табигать диюгә без үзебезнең туган үскән җирне,әйләнә-тирәбездәге урман,күл,чишмә,болыннарны күз алдына китерәбез
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема:Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы

Дәреснең максаты:1.Табигать һәм кеше бербөтенлеген аңлату,кеше һәм табигатьнең үзара бәйләнеше проблемалары буенча белемнәрне гомүмиләштерү.

2.Укучыларның үз фикерләрен матур итеп сөйли белү күнекмәләрен, иҗади эшләү сәләтен үстерү.

3.Табигать байлыкларын саклау буенча җаваплылык хисләре,туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:мәкаль һәм әйтемнәр язылган плакатлар,табигать турында китаплар күргәзмәсе, Кызыл китап,укучыларның иҗади эшләре,компьютер презентац иясе,стена газетасы,буклет

Дәрес барышы.

I Оештыру.

II Актуальләштерү.

Укытучының кереш сүзе.

Укучылар,табигать диюгә без үзебезнең туган үскән җирне,әйләнә-тирәбездәге урман,күл,чишмә,болыннарны күз алдына китерәбез.

(Слайдта табигатькүренешләре.)

Урок «Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы»Урок «Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы»Урок «Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы»Урок «Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы»Урок «Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы»

Кеше белән табигать арасындагы бәйләнеш нидән гыйбәрәт?

(Укучыларның җаваплары тыңлана)

-Кеше тормышы җир,табигать ,белән аерылгысыз.Халык туган якны,аның табигатен ямьле булганга,рухи һәм табигый байлыкларга (эчәргә су,туеныр өчен ризык,кием-салым чималы,җылынырга агач,нефть ,газһ.б.) юмарт булганга ярата,мәхәббәт хисен җырларга салып җырлый.Димәк,табигать-анабыз-безне туендыручы,яшәргә көч-дәрт бирүче дә.Шуңа күрә һәр кеше табигатьне яратырга ,аны саклау өчен көрәшергә тиеш.

Бүгенге дәресебезнең темасы да "Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы " дип атала.( Слайдта дәреснең темасы).Бурычыбыз- бүгенге дәресебездә табигать һәм кешенең аерылгысыз булуын эзләнү-тикшеренү эшләребез аша дәлилләү,проектларны яклау,тәкъдим итү,төркемдәге эшчәнлеккә бәяләмә бирү.

III Проект өстендә эш.

Укытучы.Беренче төркемгә сүз бирәбез.

1нче укучы. Безнең тема "Табигать һәм кеше".

Кеше тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән.Табигать безгә азык,кием,торыр урын бирә.Җирдән без файдалы казылмалар алабыз,кырларда иген үстерәбез.Урман безгә агач,җиләкләр һәм гөмбәләр бирә.Димәк,тормыш өчен кирәк әйберләрне кеше табигатьтән ала,шуңа күрә аны сакларга кирәк.Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы.Табигатьне саклау турында дәүләт законы бар."Туган җирнең табигатен саклау,табигый байлыклардан дөрес файдалану һәр кеше өчен мәҗбүри" дип язылган анда. Хәзерге вакытта табигатьне саклау проблемасы аеруча мөһим.Моның сәбәпләре бик күп:

-төрле радиоактив матдәләр

-завод-фабрикалардан чыккан төтен

-иген уңышын арттыру өчен басуларга химик ашламалар сибелә

-без яшелчәләргә ,бәрәңгегә кортларга каршы агу сиптерәбез

-кайбер кешеләр көндәлек тормышта кулланылган чүп-чарны тиешле урынга ташламыйлар

Кеше табигатькә зыян китергән икән,димәк,ул үзенә зарар китергән дигән сүз.Шуңа күрә һәр кеше табигатьне саклау өчен көрәшергә тиеш.

2нче укучы.Табигать һәм кеше тыгыз бәйләнештә тора.Табигатькә чыгу ул кәефне яхшыртаһәм без үзебезгә кирәкле әйберләрне җыеп кайтабыз.

Мәсәлән,без быел сыйныфыбыз белән нарат бөресе җыярга бардык.

Анда урманчы Наил абыйны күреп сөйләштек. Ул безне урманнар белән таныштырды,безне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.Ел саен агач утырту,урманны чистарту эшләрендә катнашабыз.

Табигатьне кадерләп тормасаң ул авырый башлый,ә авырса ,урманнар корыр,елгалар,чишмәләр кибәр.Ул чагында җир йөзендә кеше дә яши алмас.Шуңа күрә ,табигатьнең бар байлыгын саклап калырга һәм кадерен белеп яшәргә кирәк.

3нче укучы.Минем туган ягым Княгор авылы табигатьнең бик матур җирендә урнашкан.Олылар сөйләве буенча,безнең авыл урынында зур болын булган һәм бу болында аллы-гөлле чәчәкләр үскән.Шуңа күрә авылның исеме дә "кнә" маричадан "ал"дигән сүзне аңлата,ә "гор" русча "тау"дигән сүз.

Безнең авылдан ерак түгел бер агачлык бар.Анда чыршы,нарат,усак агачлары үсә.Бу агачлыкның исеме марича"Күгү сий" дип атала,ә русча "Великое угощение,татарча "Изге урын" дибез.Бу урынга төрле авыллардан корбан чалырга,дини бәйрәмнәрдә дога укырга киләләр.Монда чәчәкләр җыярга,агачлар сындырырга, таптап йөрергә ярамый.Һәркем өчен дә үзенең туган як табигате кадерле буладыр дип уйлыйм мин.Шуңа күрә аны сакларга кирәк( Слайдта туган ягым табигате)Урок «Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы»Урок «Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы»Урок «Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы»Урок «Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы»Урок «Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы»Урок «Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы»

Укытучы.Рәхмәт ,укучылар булдырдыгыз.Ә хәзер сүзне икенче төркемгә бирәбез.

1нче укучы.Безнең тема "Су-яшәү чыганагы"

"Су-табигать күрке" дип әйтә халкыбыз.Су безгә тереклек,яшәү өчен кирәк.Безнең организмның 2/3 өлеше судан тора,кан составында да су бар.Тире аша парга әйләнеп,су безнең тән температурасын көйләп тора

Мисал өчен:

  1. Кеше 70 ел эчендө 8000 кг га якын су куллана

  2. Бер тәүлеккә кеше бөере аша 100 кг сыеклык куыла.

  3. Организмда барысы көненә 6 кг су тотыла.

  4. Организмдагы суның 20/25 %ын югалткан очракта ,ул үләргә мөмкин.

Кызганычка каршы,суны саклап ,кирәгенчә генә тотмау очракларын күрергә туры килә(краннарны ,башняны ачык калдыралар һ.б.)

Һәрбер кеше суга сакчыл карарга кирәклеген онытмасын иде.Су турында мәкаль һәм әйтемнәр:

  • Кул пычыранса су белән юарсың,су пычыранса ни белән юарсың.

  • Су күмичә интеккәнеңне онытма.

  • Агар суның кадере юк.

  • Җирегез күпме?-дип сорама,суыгыз күпме?-дип сора.

2нче укучы.Безнең Кукмара районы су белөн аз тәэмин ителгән районнар арасына керә. Эчәр өчен һәм башкаларга күбрәк грунт сулары кулланыла. Безнең колхоз аша Кнә елгасы ага. Бу елга урмандагы кечкенә елгалардан башлана.Озынлыгы 20км.,киңлеге 8-10м., тирәнлеге 0,7м.га кадәр.Тирә як авылларга исемне дә шушы елга биргән (Кнәбаш,Иске Кенә,Княгор,Кече Кенә авыллары).Елганың ике җирендә бөяләр бар:Синерь һәм Тегермән бөяләре.Элек кешеләр су эзләп йөри торгач Синерь бөясенә килеп чыкканнар.Аларга су ерактан ялтырап көмеш төсле булып күренгән(синерь маричада "көмеш" дигән сүз).Шуннан бөягә Синерь бөясе дип исем биргәннәр.Тегермән бөясендә элек ,олылар сөйләве буенча,су тегермәне булган.Монда күп авыллардан тегермән тартырга килгәннәр.Шуннан Тегермән бөясе дигән исем киткән.Кызганычка каршы,бу бөягә терлек фермасыннан пычырак су ага иде.Авыл җирлеге рәисе әйтүе буенча бу инде туктатылган һәм "Чүп ташламаска "дигән язу да куелган.

Җәйге ял вакытларнда кешеләр сулыкларга ашыга .Елгалар һәм бөяләр -ял итү өчен иң матур урыннар.Чиста агымсу кешене тынычландыра.Су табигатькә ямь өсти.Аны пычранудан саклагыз.( Кенә елгасы турында фотоальбом күрсәтелә)

3нче укучы.

Челтер-челтер чишмә ага,

Көмеш төсле сулары.

Су өстендә җем-җем итә

Көннең алтын нурлары

Безне чишмә борыла-борыла,.

Зур инешкә коела.

Идел суы шундый бик күп

Чишмәләрдән җыела.

Тау астында чишмәбез,-

Су алырга төшәбез

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.

Чишмә җир астыннан бәреп чыга торган су.Урманда,басуларда,болыннарда йөреп сусагач,чылтырап аккан чишмә буена килеп чыксаң суның чисталыгына карап хәйран калып карап торасың,ә аның суын эчеп карасаң,нинди тәмле икәнен тоясың.Чишмә элек-электән тылсым көченә ия булган.Кеше дә гомер башын чишмә белән тиңләгән.Чыннан да,чишмә чыга да акрын гына чылтырап ага.Күп еллар үзенең саф суы белән кешеләрне сүендерә..елгаларны тукландыра.Чишмә тавышын ишетү әллә никадәр куаныч бирә,аларның үз җыры бар.Туган авыл ,әти-әни дә чишмә суларыннан башлана.(Слайдта чишмә рәсеме)

4нче укучы.Урок «Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы»

Тау башына салынгандыр безнең авыл

Бер чишмә бар якын безнең авылга ул

Авылыбызның ямен.суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным тәнем белән.

Безнең авылыбыздан ерак түгел "Изгеләр чишмәсе "бар.Бу чишмәнең суына төрле җирләрдән киләләр.Бу чишмәнең суын эчсәң дәва алган кебек буласың,чөнки ул изге урында чыга.Кай гы килгәндә бу чишмәгә барып сөйләсәң җиңелерәк булып китә.Без бу чишмәне чистартып торабыз.Менә бу суны да Изге чишмәдән алып килдек,авыз итми калмагыз.

Укытучы.Булдырдыгыз,балалар,рәхмәт.Ә хәзер сүзне 3нче төркемгә бирик.

1нче укучы.Безнең тема"Урман -зур байлык"

Безнең яклардагы урманнар Мишәбаш урманчылыгына керә.Кайсы авыл янына урнашуына карап бу урманнарны авыл исемнәре белән генә атап йөртәләр: Кәшкәрә,Синерь урманнары.Урманнарда усак,имән,каен ,юкә,чыршы агачлары үсә.Агачларның уртача биеклеге 20-25 м.Куаклардан балан,чикләвек бик күп. Олылар әйтүе буенча элек куе агачлык булган урыннарда хәзер агачлар аз калган.Шуңа күрә бу урыннар печән чабу,терлек көтү урыннары булып калган.

2нче укучы.Урманда ,болында,басуда күп төрле дару үләннәре үсә.Табигатькә зыян китермичә җыйганда,тиешенчә киптергәндә һәм саклаганда,шулай ук куллану кагыйдәләрен истә тотканда,алар кешеләргә бик күп авырулардан дәваланырга ярдәм итә.Үсемлекләрне тамыры белән йолкымагыз һәм дәвалану өчен кирәкле урыннарын гына алыгыз.Дару үләннәрен коры көндә җыялар.Җыелган үсемлекләрне вакларга ярамый.

Аларны киптереп коры ,чиста урынга куярга кирәк.Юл кырыйларыннын җыярга ярамый..Ә хәзер кайбер дару үләннәре белән танышыйк.(Дару үләннәре турында китап күрсәтелә.)

3нче укучы.Татарстанның Кызыл китабы Татарстан фәннәр академиясе,Казан дәүләт университеты галимнәре ,әйләнә-тирә мохитне һәм табигый байлыкларын саклау министрлыгы тарафыннан язылган.Бу китапка 241 төрле үсемлек,29 төр гөмбә,9 төр балык,107 төр умырткасыз хайван кертелгән.Бу китапка кертелгән хайваннар ,үсемлекләр,балыклар,гөмбәләр безнең туган ягыбызда да бар .Аларга тияргә ярамый,аларны сакларга кирәк.Моның өчен штраф та каралган.Мәсәлән,1 соры аюны юк итү 45 минимал хезмәт хакына тора,ә аерым кошлар өчен 35-40 минималь хезмәт хакы күләмендә штраф түләтелә.

Мин тәкъдим итәм барыгызга да бу китап белән танышып чыгарга.Ул безнең мәктәп музеенда саклана. Әйдәгез табигатькә карата сак булыйк!

(Кызыл китап күрсәтелә)

Укытучы.Рәхмәт,укучылар,булдырдыгыз.

III Йомгаклау этабы.

1.Укучыларның эшләрен бәяләү.

2.Укытучы сүзе

Укучылар,бүген сезнең әзерләнгән проектлар якланды.Төркемнәрдә эшләүчеләр үз фикерләрен ачык,аңлаешлы итеп әйттеләр ,нәтиҗәләр чыгардылар.Табигать һәм кеше һәрвакыт аерылгысыз .Табигатьне гүзәл,матур итеп саклау өчен һәрбер кеше үзенең өлешен кертергә тиеш.һәрбер кеше үзенең туган җирен яратсын һәм киләчәге турында уйланып яшәсен."Бәхет-ул табигать белән бергә булу,аны күрү,аның белән сөйләшү",дигән бөек рус язучысы Л.Н.Толстой.

Әйдәгез,шул бәхетне югалтмыйк.



© 2010-2022