Внеклассное мероприятие посвеенное дню рождения Г. Тукая

Татар дигән бөек бер милләт бар Шигъриятле, динле, иманлы. Язмыш юлы тоташтыра аның Тарих белән безнең заманны. Шул милләтнең газиз бер улы бар, Саф йөрәкле,шигъри, пакъ җанлы. Дәрья булып ташкан тирән хисле, Баһадирдай көчле һәм данлы. Бу- Тукаең синең, бөек халкым, Мәгърифәтле, динле бер балаң. Күпме еллар үткән...Тик шулай да Җырларыма аны мин салам. Бу-Тукаең синең,ак милләтем, Газиз улың,сине сөюче. “Милләтеңнән,динең,телеңнән дә Кадерлерәк ни бар?-диюче. Аның әкиятләрен тыңлап үскән Һәр баласы шушы милләтнең. Шигырьләре белән бик күпләрнең Күңел кылын Тукай тибрәтте. Язлар җиткән саен синең исемең Чәчәкләргә,данга күмелә. Бөек Тукай,мәшһүр шигырьләрең Мәңге яшәр халкың күңелендә.
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ





Вечер посвященный ко дню рождения Г.Тукая













Шул милләтнең газиз бер улы бар....

Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара.

Алып баручы:

Татар дигән бөек бер милләт бар

Шигъриятле, динле, иманлы.

Язмыш юлы тоташтыра аның

Тарих белән безнең заманны.

Шул милләтнең газиз бер улы бар,

Саф йөрәкле,шигъри, пакъ җанлы.

Дәрья булып ташкан тирән хисле,

Баһадирдай көчле һәм данлы.

Бу- Тукаең синең, бөек халкым,

Мәгърифәтле, динле бер балаң.

Күпме еллар үткән...Тик шулай да

Җырларыма аны мин салам.

Бу-Тукаең синең,ак милләтем,

Газиз улың,сине сөюче.

"Милләтеңнән,динең,телеңнән дә

Кадерлерәк ни бар?-диюче.

Аның әкиятләрен тыңлап үскән

Һәр баласы шушы милләтнең.

Шигырьләре белән бик күпләрнең

Күңел кылын Тукай тибрәтте.

Язлар җиткән саен синең исемең

Чәчәкләргә,данга күмелә.

Бөек Тукай,мәшһүр шигырьләрең

Мәңге яшәр халкың күңелендә.


  • Без бүген сезнең белән Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык .

Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта,шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Рус халкының Пушкин вә Лермонтовы кебек үк, безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән бөек һәм даһи.

  • Әз генә биографиясенә күз салыйк. Ул 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Казан губернасының Кушлавыч авылында туа.Бик яшьли ятим кала.Аның балачагы төрле кешеләр кулында үтә.Кечкенә Габдуллага 3яшь булганда аның әнисе үлеп китә. Әни шәфкатен татырга да өлгермәгән сабый җаны ниләр генә күрми. Кулдан-кулга, авылдан-авылга күчеп үтә аның балачагы.

Ул сәләтле, тырыш була.Рус,фарсы,төрек,гарәп теләрен өйрәнә.Г.Тукай И.Крылов, А.Пушкин, М.Лермонтов,Н.Некрасов һ.б. рус шагыйрьләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Дөнья аңа бик күп мәшәкатьләр, авырлыклар бирсә дә аның авылына,кешеләргә, теленә хөрмәте зур булып кала.Хәзер без аның шундый шигырьләрен тыңлап үтәрбез. "Безнең авыл", "Туган авыл", "Безнең гаилә" шигырьләре тыңлана.

Алып баручы:

Г.Тукай балалар өчен әкиятләр дә язган.

Нәрсә бу,качкынмы,җенме?

Я өрәкме, нәрсә бу?

Борыны кәп-кәкре,бөгелгәндер,

Тәмам кармак кеби.

Төз түгелдер куллар,аяклар да

Ботак кармак кеби.

"Шүрәле"дән өзек тыңлана.

Алып баручы: Качма! Качма!Тукта! Тукта! И карак!

Ник аласың син аны-ул бит минем алтын тарак.

"Су анасы"ннан өзек .

Алып баручы: Г.Тукай үзенең әсәрләрендә балаларны хезмәтне яратырга өйрәткән.

"Эшкә өндәү","Кызыклы шәкерт","Гали белән Кәҗә"шигырьләре.

Алып баручы: Г.Тукай табигатьне ,кошларны,бөҗәкләрне бик яраткан. Ул шигырьләре аша терек һәм терек булмаган табигатькә сак караш тәрбияләгән.

"Бала белән күбәләк", "Карлыгач","Елның 4 фасылы".

Алып баручы:Г.Тукай мәсәлләр дә язган. Ул үзенең мәсәлләре аша нинди дә булса мөһим фикерне әйтергә теләгән.

"Умарта корты вә чебеннәр","Картайган арыслан".

Алып баручы: Бүген без сезнең белән татар халкының сөекле шагыйре бөек Тукайның туган көнен билгеләп үттек.Тукайның әсәрләре гарәп, француз, венгр,инглиз,немец, япон һәм тагын 26 телгә тәрҗемә ителгән.Шагыйрьнең әсәрләре буенча композитор Ф.Яруллин "Шүрәле", Ә.Бакиров "Алтын тарак",Р.Гобәйдуллин "Кисекбаш" балетларын иҗат иттеләр.Тукай исеме мәңгеләштерелде.Татар дәүләт филармониясе Тукай исемен йөртә.Шагыйрь исемендәге урамнар,район, колхозлар республикабызда бар. Зур уңышлары өчен язучыларга, композиторларга, артистларга, рәссамнарга Г.Тукай исемендәге премия бирелә. Казанда Тукайга һәйкәл куелган. Башкалабыз Казанда, яңа Кырлай авылында Тукай музейлары төзелгән.

Татар теле- минем туган телем-

Дөньядагы иң-иң камил тел;

Тукай теле, Такташ, Җәлил теле-

Күңел бакчамдагы гүзәл гөл.



© 2010-2022