- Преподавателю
- Иностранные языки
- Открытый урок по снгапурской системе по татарскому языку на темуХәл фигыль (7класс)
Открытый урок по снгапурской системе по татарскому языку на темуХәл фигыль (7класс)
Раздел | Иностранные языки |
Класс | 7 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Хуснутдинова Х.Х. |
Дата | 13.02.2016 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Тема: Хәл фигыль
Максат:
1. Гамәли: укучыларның хәл фигыль, аның төркемчәләре турында белемнәрен тирәнәйтү. Хәл фигыльнең мәгънәсен һәм җөмләдә кулланылышын аңлауларына ирешү.
2. Гомуми белем бирү: балаларның танып-белү активлыгын һәм иҗади сәләтләрен үстерү.
3. Тәрбияви: үзара хезмәттәшлек, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру; Муса Җәлил иҗаты белән кызыксыну булдыру.
Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе.
Дәрестә кулланылган сингапур структуралары: Тэйк-оф-тач-даун, МИКС -ФРИЗ - ГРУП, РЕЛЛИ РОБИН, РАУНД РОБИН, РЕЛЛИ КОУЧ, МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР
Материал: 7 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге, "Хәл фигыль" темасына презентация, клейлар, маркерлар, яфраклар, рәсемнәр, тест, перфокарта, карточкалар, музыка.
Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, төркемнәрдә эш, критик фикерләү, хезмәттәшлек алымнары.
Дәрес барышы
-
Оештыру этабы
1.1.Мотивация ( Уңай халәт тудыру)
Укытучы. Исәнмесез, кадерле укучылар! Кәефләрегез ничек соң?
-Кояшлы иртә кебек, татар телен, Тукай телен өйрәнергә дип килдек.
-Мин сезне күрүемә бик шат. Әйдәгез әле, партнерларыгызга карап елмаешыгыз һәм хәерле эш сәгатьләре теләгез.
- Сәлам _____! Уңышлар сиңа!
1.2.Фонетик күнекмә
- Аня, син Данилдан сора әле, аның бүген кәефе ничек?
- Настя, син Лизадан сора әле, ул дәрескә әзерме?
- Полина, син Данилдан сора әле, бүген ничәнче число һәм атнаның нинди көне?
-
Актуальләштерү.
Укытучы. Укучылар, предметның эш- хәрәкәтен нинди сүз төркеме белдерә?
Укучы. Фигыль.
Укытучы. Яхшы, сорауларга җавап бирәбез. Бас - утыр биреме.Мин сезгә җөмләләр әйтәм. Дөрес булса, басасыз, дөрес булмаса, утырып каласыз.
2.1.(Тэйк-оф-тач-даун-структурасы, "Бас-утыр")
-
Татар телендә фигыльләр 2 төркемгә бүленә. (әйе)
-
Барлык фигыльләр дә заман белән төрләнә.(юк, хикәя, сыйфат фигыльләр генә заман белән төрләнә)
-
Зат-сан белән төрләнә торган фигыльләр- затланышлы фигыльләр. (әйе)
-
Сыйфат фигыль - затланышлы фигыль. (юк)
III. Хәл фигыльне искә төшерү.Уку мәсьәләсен кую.
- Сезнең алда карточкалар. Шуннан ничек, нишләп, нишләгәч, нишләгәнче сорауларына җавап биргән сүзләрне табыгыз.10 секунд уйлагыз. Төркемнәрдә фикер алышабыз. 1нче номерлар башлый.
1нче слайд.
-
Бу таллар бер көн үсеп җитәрләр -
Яшьләр бакчаны мактап үтәрләр. (М.Җәлил) -
Җырлый -җырлый Дилбәр күлмәк тегә,
Кулларында - көмеш энәсе. (М.Җәлил)
-
Илгә кайткач, урының түрдә булыр,
Яшь балалар алыр уратып. (М.Җәлил)
-
Ул җиңеп кайтканчы,
Мин калдым аерылып. (М.Җәлил)
-
Укытучы сүзләрне балалар артыннан тактага яза бара.
-
Бу сүзләрнең кушымчаларын әйтегез.
-
Бу сүзләр кайсы фигыль төркемчәсенә керә дип уйлыйсыз?
Укучы: Хәл фигыль.
Укытучы: Димәк,безнең бүгенге дәреснең темасы- Хәл фигыль. (тактага теманы язу)
-
Темадан чыгып максат куйыйк. Без бүген дәрестә нишләрбез?
Укучы: Хәл фигыльләрне кабатларбыз, белемнәрне ныгытырбыз.
Укытучы: Игътибар иттегезме, сез укыган шигырь юлларының авторы кем? Сез аның турында нәрсәләр беләсез?
-
Сезгә фикерләшергә 30 секунд вакыт, төркемнәрдә эшлибез. 1нче № башлый.(1-2 кешедән сорау) РАУНД РОБИН.
Укытучы: - Рәхмәт укучылар. Менә без бүген Муса Җәлил шигырьләре үрнәгендә хәл фигыльләрне өйрәнүне дәвам итәрбез.
-
Уку мәсьәләсен чишү
Укытучы. Хәзер искә төшерик. Хәл фигыль нинди фигыль? Хәл фигыльнең ничә төре бар? Уйлыйбыз. Төркемнәрдә фикерләшегез. 1нче № башлый. РАУНД РОБИН.
Слайд күрсәтү:
Хәл фигыльнең төре
Кушымчалары
Юклык кушымчасы
1 төр
-ып/-еп,-п
-мыйча/-мичә
2 төр(кабатлаулы форма)
-а/-ә; -ый, - и
-мый/-ми
3 төр
-гач/-гәч, -кач/-кәч
-ма/-мә
4 төр
-ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче
-
Укытучы: Нәтиҗә ясыйк. 2 нче төркем 3 нче № ( кагыйдә әйтү)
Укытучы: РЕЛЛИ КОУЧ. Сезнең алда карточкаларда фигыльләр язылган, бер фигыль алып төрләндерегез, һәм җөмлә төзегез, бер - берегезне тикшереп карагыз. Парларда эшлибез. Эшлә, уйла, яз, кайт.
Укытучы: Әйдәгез тикшереп карыйк.
Укытучы:Хәзер ял итеп алыйк. МИКС -ФРИЗ -ГРУП. Музыка астында хәрәкәтләнәбез.Сораудагы җавап санынча берләшәбез.
-
Хәл фигыльнең ничә төре бар? (4)
-
Хәл фигыльнең ничә төре юклыкта булмый? (1)
-
Кабатлаулы формасы ничә сүздән тора? (2)
-
Татар телендә ничә фигыль төркемчәсе бар? (7)
-
Белемнәрне ныгыту этабы
Бирем. Хәл фигыльләрне табарга, төрләрен күрсәтергә.Үзбәя чыгару
Карточкалар. Үзбәя
-
Чү, акрын! Идәнгә
Нык басып йөрмәгез!
Йокласын туйганчы,
Уята күрмәгез! -
Озак йөргәч билдән көртне ерып,
Бер капкага килеп сугылдык. -
Каргый-каргый җилне, түргә үттек,
Буран безне яхшы ук йончытты. -
Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
1 төре
2 төре
3 төре
4 төре
Хатасыз - "5" ле; 1 хата -"4"ле; 2 хата - "3" ле.
Билге:______________________________
Укытучы: Тикшерәбез:
1 төре
2 төре
3 төре
4 төре
Җырлап
Каргый-каргый
йөргәч
туйганчы
килеп
ерып
басып
Модель ФРЕЙЕР
Укытучы: Фронталь тикшерү. Сезнең алда А4 форматлы бит. Аны 4 тигез кисәккә бөкләгез.Уртасын өчпочмак ясап бөкләгез. Битне ачып уртага Хәл фигыль дип языгыз.4 почмакка исемнәр языгыз: 1 - мәҗбүри характеристикалар,2-мәҗбүри булмаган хар-ка, 3- мисаллар, 4- каршы мисаллар.
Укытучы:Нәтиҗә ясыйбыз. Алган белемнәрне кулланып карыйк:
- Посоветуй другу гулять после выполнения домашних заданий.
- Посоветуй однокласснику старательно учиться по всем предметам.
-Посоветуй другу, не разговаривать на перемене громко.
-Скажи учителю, что ты сочинение писал долго думая.
-Сообщи сестре, что до прихода мамы, ты сделал домашние задания.
- Скажи маме, что вы с другом шли из школы разговаривая.
V.Рефлексия.
1.Дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек? Дәрестә без нишләдек?
- Дәрес башында хәл фигыль турында син нәрсә белә идең?(Раньше я думал...)
- Ә хәзер нәрсәләр беләсең?(А сейчас я думаю...)
2. Белемнәрне бәяләү. Үзеңә тиешле тамганы сайлап ал
-
Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. "!"
-
Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. "?"
-
Өй эше
-
"?" тамгасы - Татар әдәбияты дәреслегеннән хәл фигыльнең 4 төренә дә 2шәр мисал язарга.
-
"!" тамгасы - "Минем буш вакытым" темасына хәл фигыльләр кертеп хикәя язарга.