Чыңгыз Айтматов – (иҗаты, тормыш юлы белән таныштыру) 4класс, урок внеклассного чтения

Раздел Иностранные языки
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы

МБГБУ "П.С.Ханжин исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"



Чыңгыз Айтматов -

(иҗаты, тормыш юлы белән таныштыру)

Чыңгыз Айтматов – (иҗаты, тормыш юлы белән таныштыру) 4класс, урок внеклассного чтения

I категорияле татар

теле һәм әдәбияты

укытучысы

Садриева Чулпан Гүмәр

кызының

4 нче Б сыйныфында

әдәби укудан

дәрес эшкәртмәсе

12 нче декабрь, 2013



Максатлар:

  • Укучыларның фикерләвен һәм сөйләм телен баету;

  • Уку күнекмәләрен формалаштыру өстендә эшләү;

  • Чыңгыз Айтматов иҗаты белән таныштыру, иҗатына кыскача күзәтү;

  • Ч. Айтматовның "Беренче укытучы" хикәясе аша укучыларда кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү;

  • "Кеше кылган эш-гамәлләре белән матур була" дигән фикернең дөреслегенә инандыру.

Метод :иҗади

Алымнар:әңгәмә, дәреслек белән эш, план төзү.

Дәрес тибы:анализлау

Җиһазлау:мультимедиа, китаплар, дәреслек.

Дәрес барышы:

Актуальләштерү:

  1. Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру:

Укытучы: Хәерле иртә, укучылар, утырыгыз.Бүгенге дәресебездә без үткән дәрестә укый башлаган әкиятне анализларбыз, персонажларына характеристика бирербез һәм әкияттә әйтелгән фикернең мәгънәсенә төшенергә тырышырбыз.

  1. Өй эшен тикшерү:

  • Ясаган рәсемнәре буенча Казан Кремле турында әңгәмә.

  1. Актуальләштерү.

Чынгыз Айтматов иҗаты белән таныштыру.

Чингиз Торекулович Айтматов (кирг. Чыңгыз Төрөкулович Айтматов) (12 декабря 1928, село Шекер, Киргизия - 10 июня 2008, Нюрнберг, Германия) - киргизский советский писатель, писавший на киргизском и русском языках, народный писатель Киргизской ССР (1974), Герой Социалистического Труда (1978).

Его отец Торекул Айтматов был видным государственным деятелем Киргизской ССР, но в 1937 году был арестован, а в 1938 расстрелян. Мать, Нагима Хамзиевна Абдулвалиева, татарка по национальности, была актрисой в местном театре.

Окончив восемь классов, поступил в Джамбульский зоотехникум, который окончил с отличием. В 1948 Айтматов поступил в сельскохозяйственный институт во Фрунзе, который окончил в 1953. В 1952 начал публиковать в периодической печати рассказы на киргизском языке. По окончании института в течение трёх лет работал в НИИ скотоводства, одновременно продолжая писать и печатать рассказы. В 1956 поступил на Высшие литературные курсы в Москве (окончил в 1958). В год окончания курсов в журнале «Октябрь» был опубликован его рассказ «Лицом к лицу» (перевод с киргизского). В том же году были опубликованы его рассказы в журнале «Новый мир», а также вышла в свет повесть «Джамиля», принёсшая Айтматовумировую известность.

В 1990-1994 работал послом СССР и России в странах Бенилюкса. До марта 2008 года был послом Киргизии во Франции, Бельгии, Люксембурге и Нидерландах. С 6 января 1994 на пенсии.

В 2006 г. участвовал в выпуске книги «Автограф века».

Депутат Верховного Совета СССР, народный депутат СССР, член Президентского совета СССР, член ЦК Компартии Киргизии, член секретариата Союза писателей и Союза кинематографистов, один из руководителей Советского комитета солидарности со странами Азии и Африки, главный редактор журнала «Иностранная литература», инициатор международного интеллектуального движения «Иссыккульский форум».

Умер 10 июня 2008 года в больнице немецкого города Нюрнберг в клинике, где находился на лечении. Похоронен 14 июня в историко-мемориальном комплексе «Ата-Бейит» в пригороде Бишкека.

Чыңгыз Айтматов (1928-2008) - кыргыз язучысы, Ленин (1963) һәм СССР Дәүләт премияләре лауреаты (1968, 1977, 1983), Кыргызстанның халык шагыйре (1968):


Мин Тукай таланты һәм мирасына рәхмәтле, чөнки Тукай ул - татар халкының бөек вәкиле булудан тыш, башка милләтләрнең дә үз улы. Төрки телле әдәбият үсешенә өлеш керткән бу әдип турында фикерләрем нинди? Мостай Кәримнең әйткәне бар - Тукай бөтен татар тарихында иң бөек татар кешесе. Мин аның белән ризалашам. Мондый шәхесләрнең пәйда булуы очраклы булмыйдыр. Минемчә, мондый шәхесләр тарихның иң кискен, иң киеренке, иң авыр, иң өметле чорында барлыкка килә, Тукай тавышы да Россия тарихы революция алдында торганда яңгырый. Шулай да Тукай һәм аның таланты серле табышмак булып кала бирә.

Мондый талантлар кайдан пәйда була соң? Лермонтов ничек килеп чыккан? Тукай ничек барлыкка килә алган? Тукай талантының җитлеккән камиллеге таң калдыра, кайвакыт ул җир йөзендә 27 түгел, ә бәлки 270 ел яшәгән кебек тоела. Аның фикер көче һәм зирәклеге шундый. Бу бөек шагыйрь, бөек әдипнең гаҗәеп сәяси сизгерлек һәм социаль аң күрсәтүе дә хәйран калдыра. Ул милләтне алга тартучы, аның яңарышы өчен көрәшүчеләр арасында була. Тукайның әһәмияте шунда - ул үз халкының тарихы һәм мәдәниятен яңадан бәяләүгә ирешә. Бу - шәхеснең бөек казанышы, әдипнең бөек казанышы.

Тукай әһәямите элеккеге Төркестан, бөтен Урта Азия өчен дә зур. Бөтен төрки телле халыклар да Тукай иҗаты йогынтысын кичерә. Урта Азиянең төрки телле халыклары арасында Тукайның иҗади шәхесе, аның карашлары белән таныш булмаган кеше юктыр.

25-27 октябрьдә республикабызда язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Кыргызстанның халык язучысы Чыңгыз Айтматов истәлегенә багышланган мәдәни чаралар үтәчәк.

Быел күренекле әдипнең тууына 85 ел тула. Шулай ук вафатына да инде 5 ел булды. Бу уңайдан Кыргызстанның Россиядәге вәкиллеге белән берлектә Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылучы илкүләм мәдәни чаралар, әлбәттә, Татарстанны урап уза алмас иде.

Мәгълүм булганча, безгә "Беренче укытучы", "Анам кыры", "Гасырдан да озын көн", "Кызыл яулыклы гүзәлкәем" кебек әсәрләре аша яхшы таныш Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Хәмзә кызының нәсел тамырлары Татарстанның Кукмара районына барып тоташа…



  • Сүзлек өстендә эш.

Яшел күзле - зеленоглазая

Тал - ива

Миң - родинка.

( Сингапур методикасы буенча ТАЙМД РАУНД РОБИНны куллам. 1 минутта сүзтезмәләр, сүзтезмәләрдән җөмләләр төзеп, бер-берсенә җөмләләрне әйтү,1 минуттан соң һәр өстәлдән берәр укучы җөмләне басып әйтә.)

Яңа тема белән танышу, белем һәм күнекмәләрне ныгыту

1.Хикәяне укып чыгу.

2.Хикәянең эчтәлеге буенча сораулар.



  • Тактадагы мәкальләр белән эшләү.

(мәкальләр слайдта язылган)

Изгелек иткән юлда калмас.

Кешенең эчке матурлыгы мөһим.

(Сингапур методикасы буенча МИКС ПЭА ШЭА алымын кулланам. Укучылар басалар, музыка куям, бииләр. Музыка туктагач, үзләренә пар табалар. Мәкальне укыйм, һәр парда да бер укучы икенче укучыга мәкальнең мәгънәсен аңлата. Аннары һәр пардан берәр укучы мәкальнең мәгънәсен сыйныфка ишетелерлек итеп әйтә.)

Бу мәкальләр нинди кешеләр турында? (ярдәмчел, яхшы, матур)

Дөрес, укучылар, әлеге мәкальләр безнең әкиятбезгә туры киләме?

Укучылар, әйтегез әле ни өчен автор хикәяне "Яшел күзле әнием" дип атаган? (чөнки хикәядәге вакыйгалар яшел агачлар, камышлар, үләннәр үскән елгада бара һәм малайның әнисе белән бәйле)

Бу вакыйгаларда нинди персонажлар катнаша? (малай, әни)

Дөрес.Сез әйткән геройларның һәрберсенең аңа гына хас сыйфатлары бар.

Әни: ул матур, ягымлы, кайгыртучан..

Йомгаклау.

  • Әңгәмә.

Хәтерегезгә төшерегез әле: ә сез яхшы гаммәлләр кылганыгыз бармы? Кешедә нинди матурлык әһәмиятлерәк? Тышкы матурлыкмы, яисә эчкеме?

Сезнең өстәлләрегездә көзгеләр бар.Үзегезгә күз төшереп елмаегыз. Сезнеңчә, сез матурмы?

Ә хәзер мин сезгә төрле очраклар укып китәм, сез нишләр идегез?

  1. Тышта коеп яңгыр ява. Тәрәзәдән син әниеңне күреп алдың. Аның зонтигы юк һәм өсте чыланган.

  2. Сезнең сыйныфка яңа укучы килде. Ул үзен бик уңайсыз тота.

  3. Өй эше бирү, билгеләр кую.

Өй эше.

"Яшел күзле әнием" хикәясе эчтәлеген сөйләргә .



© 2010-2022