Сочинение по татарскому языку на тему: Риза Фахретдин

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Габтунурова Наилә Наил кызы

Татарстан Республикасы,Алабуга шәһәре,2нче мәктәп.

Ризаэтдин Фәхретдин иҗатында хатын-кызның гаиләдәге роле.

Танылган фикер иясе , дин галиме , җәмәгәть,эшлеклесе , тарихчы, журналист,педагог һәм әдип Риза Фәхретдин татар мәдәнияте , иҗтимагый фикере тарихында мәртәбәле урын тота.Татар мәгърифәтчелеге тарихында тәрбия әхлак , шәхес тәрбияләү мәсьәләләренә мәшһүр мәгърифәтче галимебез Ризаэтдин Фәхретдиннән дә күбрәк игътибар биргән, бу өлкәдә аннан да күп көч куйган һәм бик күп санлы җитди хезмәтләр язып калдырган зат юктыр, мөгаен.Моңа дәлил итеп аның тарафыннан җитмештән артык китап басылуын күрсәтергә мөмкин.

Бу олуг шәхеснең исем атамасы да аның җисеменә туры килешле : һәр икесендә дә "дин" , димәк, иман бар; фәхер фәхр горурлык, дан, намус төшенчәләрен,"риза" разыйлык, килештерү, итагатьлелек мәгънәләрен белдерә. Чыннан да, бу затның бөтен эшгамәле, эшчәнлеге иманлы, намуслы, әдәпле итүгә, килешеп, аңлашып яшәүгә, хәзергечәәйткәндә, толерантлыкка юнәлтелгән.Мәшһүр мәгърифәтчебез шәхес тәрбияләүне бишектән башларга кирәк дип саный һәм шуңа күрә ана булган хатын кызның үзен тәрбияләү мәсьәләренә дә бик күп игътибар бирә. Әдип "бала тәрбияләү - ананың гаиләдәге генә түгел, ә бөтен җәмгыять алдындагы изге һәм җаваплы бурычы булып тора" дип саный.Хатын-кызның нинди булырга тиешлеге хакында ул , бик тапкыр итеп болай ди :"Хатын дип әйтү -бер өйне тәртиптә тотучы вә бер гаиләне кагыйдә буенча тәрбияләүче ". Моннан чыгып без мәшһур мәгърифәтче галимебезнең хатын -кызга бернинди хокукы булмаган ярымкол хәлендәге бер җан иясе итеп түгел , ә зур хокукларга ия булган , гаиләнең дә , җәмгыятьнең дә терәге булган хәтта җәмгыятьнең бугенесе һәм киләчәге өчен дә җаваплы олуг зат итеп бәяләвен күрәбез.Яхшы вә яман гадәтләрдә ата һәм аналарына иярә торган балаларның аналары надан булса , балаларына әхлак дәресләрен , һәр кешегә белергә кирәк булган нәрсәләрне кем өйрәтер ? .. Аталар никадәр мәгълүматлы булсалар да , балаларны тәрбияләргә хәлләре җитмәс . Мәктәп укытучылары язуга өйрәтсәләр дә , табигать һәм холык мәсьәләсендә аналар өйрәтәчәк нәрсәләрне өйрәтә белмәсләр . Шуның өчен, бала тәрбиясе хакында булган хезмәтләрнең иң бөеге - аналар өстендәдер-дип саный ул.Балалар , бала вакытларында , һәр тарафка бөгелергә торган тал чыбыгы кебек , һәр төрле тәрбиягә әзер булып торалар. Шуның өчен , хатыннарның гыйлемле булулары кирәк . Шуңа күрә , мөселман хатыннары өчен аңлата белү , фәлсәфә , чит телләр өйрәнүдән элек дин , әхлак , халык белән аралашу әдәбе , уку һәм язу , йортны тәрбияләү , гаиләне идарә итү гыйлемнәрен белү, өйрәнү кирәк -ди .Саф дин булганда , балаларны дин тәрбиясе белән тәрбияләү - һәр төрле тәрбияләрдән әйбәтрәк . Дин тәрбиясе белән тәрбияләнгән кеше - Аллаһы тәгаләне хак Аллаһы дип таныр , кулыннан килгән кадәр гыйбадәтендә булыр , ата һәм анасын саннар.Әхлак гыйлеме - һәркемнән бигрәк , хатыннар өчен кирәк икәнлегендә шик юктыр .Әгәр хатын гүзәл холыклы булса - бөтән гаиләне төзекләндерер һәм рәхәтләндерер ; моның киресенчә , холыксыз булса - бөтен гаиләне харап итәр "-ди.Аш пешерә , кием тегә , өй тәрбиясе һәм кул һөнәрләре белү - хатыннар өчен бөек камиллектер .Һөнәр -фәкыйрьлектән иминлек" , -дияләр . Чыннан да , һөнәрле бер хатын - балалары белән тол һәм ятим калган кара көндә дә,һөнәрле килеш урамда хур булып калмас .Гаилә башлыгы булган хатын , кул һөнәрләре белсә , өйнең байлыгы юк җиргәсарыф ителмәс .Ирбулган кеше дә кирәк нәрсәләрне кистерү , тектерү, ямату өчен читләр арасында йөрүгә мохтаҗ булмас . Бу нәрсә - хатынның үзе өчен дә әйбәт бер эштер."Сезгә иң якын кешеләр дә - әлбәттә , ата вә аналарыгыздыр. Шуның өчен аларга һәрвакытта итагатьле булыгыз , гамәл вә сүздә аларга каршы килмәгез, бу сәбәптән аларның күңелләре дә рәхәтләнер, вә сезнең дәньяда торуыгыз да гүзәл булыр"-ди Р.Фәхретдин.[3, 45] Ул гаиләдәге бәхетсезлекләрнең сәбәпләрен хатын -кыздан эзли:"Яхшы тереклек -гүзәл холык иясе хатыннан башка булмас ,дөньяның бәхетсезләре -тәрбияле хатын белән тәрбияле баладан мәхрүм булган затлардыр .Адәм балаларының бәхете-хатыннар кулында-дип саный ул.Ата-анага аның хөрмәте зур."Ата вә аналарыгыз хозурында бик әдәпле булыгыз , аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз , ишарәләрен аңлагыз , алар белән артык кычкырмыйча , әдәпле итеп , ачык сөйләшегез . Алар аяк үрә торганда сез утырып тормагыз !"-ди ул."[ 1, 24]Җәннәт аналарның аяк астында -дигән рәсүлебез (с.г.в) ("Ибн Мәҗаһ",2781 нче хәдис).Р.Фәхретдин үзенең нәсыйхәтләрендә шушы хәдиснең эчтәлеген ачып бирергә ,балаларның күңеленә җиткерергә тырышкан .

Ризаэтдин Фәхретдиннең бөтен гомере Игелеккә, Белемгә, Яктылыкка, Иманга хезмәт итүгә багышланды. Р.Фәхретдин - чын мәгънәсендә олуг педагог.Чөнки аның бөтөн эшчәнлеге игелеккә , толерантлыкка , халыкны белемле һәм тәрбияле итүгә юнәлдерелгән .Бу затның халык педагогикасына , яшәеш тәҗрибәсенә , ислам диненә , башка халыкларның рухи казанышларына нигезләнгән тәрбия китаплары ("Тәрбияле бала ", "Тәрбияле ана " , "Тәрбияле ата" , "Тәрбияле хатын ") халкыбызны иманлы , әхлаклы итүдә инде гасыр буена дәреслек , тәрбия әсбабы ,вазыйфасын үтәп киләләр . ."Барлык заманнарда һәр халык өчен бәхеткә ирешү юлында иң кулай дин -Ислам дине " ,-ди ул. Р.Фәхретдин аңлавынча,дин адәмне әхлакый яктан да сафландыра,әхлаклы адәм җәмгыятьне яхшы якка үзгәртергә хезмәт итә."Ислам дине-балаларны яхшыга өйрәтү дине,-дип раслый ул.-Динсезлек -кешелек өчен һәләкәт ул"-ди.Ислам диненә шикләнеп куркып караучыларга бөек галим болай дип язган : "Дин кешелек җәмгыяте барлыкка килеп яши башлаганнан алып , Әдәп ,Әхлак,Шәфкать,Мәрәүвәт , Изгелек , Итагатьлеклек, Кешелеклек, Намус , Сафлык , Пакьлек , Гаделлек , Яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып , яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар тупланмасы , һәм тәртип, тәрбия һәм әхлакның нигезе , гаиләдә тәртип сакчысы , тормышның төзек , гомерлек бәрәкәтле вә файдалы узуына сәбәп ." ди[1, 24]

Р.Фәхретдиннең нәсыйхәтләренә 150 ел вакыт үтсә дә ,алар бүгенге көндә дәәһәмиятенюгалтмаганнар,әкиресенчәәхлаксыз,динсез,әхлаксыз,алкоголизм,наркоманиячәчәк аткан безнең чорда бигрәк тә актуаль.Аның китаплары хатын-кызлар,әти-әниләр,укытучылар өчен өстәл китабы булып торырга тиеш дип мин уйлыйм .

Файдаланылган әдәбият

  1. Миңнегулов Х.Ю "Халкыбызның рухи остазы"."Мәдәни җомга" , №2 2009.-24 б

  2. Миңнегулов Х.Ю "Рухи тамырлар". «Идел» журналы №4 -Казан: ОАО"ТАТМЕДИА",2003.-15 б.

  3. Фәхретдин Р."Нәсыйхәт".-Казан :Мәгариф нәшрияты,2005.-45б.

  4. Фәхретдин Р. "Фәнни-биографик җыентык".-Казан:Рухият нәшрияты ,1999.-28б


© 2010-2022